Логотип
Журналда укыгыз

ИДЕАЛЬ БУЛЫРГА ТЫРЫШМЫЙМ

Казан шәһәр филармониясендә эш гөрләп бара, гел тик утырганыбыз юк. Тиздән яңа музыкаль спектакльгә алынабыз. Җырлы-биюле комедия булачак, Аллаһ боерса. Тамашачының күңелен күтәрә алырдай тамаша куясы килә. Уйланып, бер дә моң-зарга биреләсе килми әле.

Ләйсән Мәхмүтова татар дөньясында үз йөзен булдырган артист. Булгалый бит ул менә артык бер ягы белән дә башкалардан аерылып тормаган артистлар. Ләйсән андый түгел. Аның фикер йөртүе дә башка. Ул «йолдызлык» артыннан кумый. Куса, күпләргә билгеле булган «Зө-Ләй-Лә» таралмас иде. Әнә, «Болгар кызлары» триосы үлер-үлмәс булса да эшләп килә бит. Ләйсән белән корылган җәһәт әңгәмәне укып чыгарга тәкъдим итәбез.

«Ирем адекват минем»

Ләйсән апа, хәзер концертлар артык күп түгел. Сез пандемия чорында нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Без эшкә йөрибез бит, ял иткәнебез дә юк. Казан шәһәр филармониясендә эш гөрләп бара, гел тик утырганыбыз юк. Тиздән яңа музыкаль спектакльгә алынабыз. Җырлы-биюле комедия булачак, Аллаһ боерса. Тамашачының күңелен күтәрә алырдай тамаша куясы килә. Уйланып, бер дә моң-зарга биреләсе килми әле. Сценариен үзебез, мин, Гөлшат Имамиева, Алсу Сөнгатуллина, яздык. Мин үзем режиссёр буларак та эшлим әле. Шулай ук төрле концертларда да катнашабыз. Бездә пандемия, дип борын асылындырып йөрү юк! Барысы да үзеңнән тора. Өйдә генә утырсаң, әлбәттә, пандемия сизеләдер ул. Ә мин үзем гел нәрсә белән булса да шөгыльләнәм, бер тик утырганым юк.

Күпләр челтәрле бизнеста акча эшли хәзер. Сез бу өлкәгә ничек карыйсыз?

– Бу өлкә минеке түгел. Дөресрәге, минем кулдан килә торган эш түгел, аңа да сәләт кирәк. Кайчандыр бер фирма блеән кызыксынып, эшләп караган идем. Миндә сәүдәгәр каны да юк, үземдә теләк тә булмагач, эшли алмавымны аңладым. Кыстый белү дә кирәк бит әле. Дөресен әйтсәк, кешедән акча сорарга уңайсызландым. Холкымның шушы сыйфаты челтәрле бизнеста гына чагылмый, ул, гомумән, тормышта да миңа хас. Хәтта бурычка биргән акчаларны кире сораганда да кыенлыклар туа. Әгәр башкалар булдыра икән, эшләсеннәр. Алдау гына булмасын. Чыннан да, продукт сыйфатлы икән, ник кулланмаска, ди?!

Сез тиз кызып китүчегә охшаган.

– Болай мин үзем тыныч. Кебек шикелле тоела. Шаярам да, елмаям да. Әмма, әйе, кайчак тиз кабынам. Мәсәлән, менә спортчы Камилә Вәлиева белән бәйле вәзгыятькә карата мин кискен фикердә. Мондый очракта мин тиз кабынып китеп, дөреслек булсын дип, бик каты ите әйтеп ташларга мөмкинмен. Аннан соң үкенеп тә куям кайчак. Бәлки, алай ук әйтәсе булмагандыр, дип уйлыйм. Аңлыйм, кәефемнең шундый вакытында әйтелгән сүзләр кемнедер үпкәләтергә дә мөмкин. Әмма, ул сүзләр бары тик гаделлек эзләү максатыннан гына әйтелә. Кемнедер үпкәләтим дип яисә начарлык кылыйм дип, бервакытта да кырыс сүзләр «чәчмим». Иң мөһиме – ялгышсам, мин гафу үтенә беләм. Әмма хаклы булсам, үз сүземдә калам. Мәсәлән, эш буенча шелтә белдерсәм, үпкәләсәләр дә, бәреп әйтәм. Нишлим инде, бөтен кешегә дә ярап булмас. Миндә андый теләк тә юк.

Винарис белән сез яхшы тандем. Ирегез көнләшмиме?

– Юк, көнләшми. Эш бит ул. Винариска килгәндә, ул сезон саен яңа кеше белән эшли. Ирем адекват минем.

Ә сез көнчеме?

– Юк. Көнләшү бит ул болай гына барлыкка килми. Сәбәп булырга тиеш. Иремнең миннән нидер яшерүен сизсәм, бәлки, көнләшер идем дә.

Сез ирегезне бик күрсәтмисез, әйеме?

– Дөресен генә әйткәндә, мин, гомумән, бернәрсәне дә күрсәтмәс идем. Әмма шулай да әз-мәз тамызып торырга кирәк дип уйлыйм. Мине онытып бетермәгән тамашачы бар бит әле һаман да, рәхмәт яугыры. Минем иҗатым белән кызыксынучылар ни белән шөгыльләнгәнемне күз алдына китерсен дип концертлардан, төрле чыгышлардан фото-видеолар урнаштырам. Ә шәхси тормышымны күрсәтергә бер дә яратмыйм, тик кешенекен карарга яратам. Кем кая барган, кемгә кияүгә чыккан, кем өйләнгән дә кем аерылган...

Сез гаиләдә нинди?

– Мин бик төрле. Кәефтән дә, өйдәгеләрдән дә тора ул. Мин идеаль хатын һәм әни булырга тырышмыйм. Миннән чыкмый да ул. Кайвакыт тауларны гизә алам мин, кайчак бик тыныч мин. Балалар белән мин төрле темаларга сөйләшә алам. Менә монысы әйбәт. Балалар белән сөйләшергә кирәк. Кайбер балалар аңлата алмаслык гамәлләр кыла. Шул ук кул салуларны гына алыйк. Алар белән вакытында аралашмаганнар!..

Сезнең гаиләдә кайсыгыз күбрәк акча эшли?

– Монысы сер булсын әле.

– Серләр яратасыз инде сез. Кредитыгыз бармы?

– Бар, кемдә генә юк соң ул?

Гашыйклар көне ничек үтте соң?

Бу бәйрәмне алай зурлап үткәрүне кирәк дип тапмыйбыз. Кызыклы бүләкләр алырга мөмкинбез. «Тәмлүшкәләр» дә пешерергә була яки берәр җиргә барып утырубыз да ихтимал. Төрлечә, кыскасы. Быел, мәсәлән, төзелеш материалларын алдык. Бәяләр күтәрелгәнче, алып куярга булдык. Аннан соң шушы материалларны бергәләп ташыдык. Ахырда кафега барып ашап алдык. Күңелле булды, иң мөһиме – көн бушка үтмәде.

Улларыгызның гашыйк булганы бармы соң?

– Олысының гашыйк булганы бар бугай. Үзе сөйләмәде, укытучы апасы әйтте. Кечкенәсе әле гашыйк булуның ни икәнен белми. 

Балалар белән татарча аралашасызмы?

– Юк шул, русча. Үзем дә гаепле. Без шәһәр балалары булгач, өйдә русча сөйләшә идек. Эй, әни мәрхүмкәем безне ачулана торган иде. Татарча аралашу кирәк. Әни буларак бу вазифамны үти алмадым.

«Йомшак җирләренә тибеп...»

Кеше тормышын чәйнәү бар хәзер, әйеме?

Ул гел бар иде, хәзер масштабы гына бүтән. Мине кайвакыт кайбер кешеләр үзенең әдәпсезлеге белән таң калдыра. Шул ук «Инстаграмм»га килделе-киттеле, тузга язмаган сүзләр язуларны алыйк. Артистның аккаунтына кереп, аның тормышы белән, соңгы яңалыклар белән танышалар. Шул Интернет дөньясында да үзеңне кунакка кергән сыман әдәпле тотарга тиеш. Син кер, кара, тыңла, матур теләк телә дә бетте. Кунакка барып «ихахай-михахай» дип көлеп утырмыйлар бит. Аяк киемне дә, өс киемне дә салалар. Әйе, кешеләр кайчак бер-берсенең фикерләре белән килешми, бу нормаль күренеш. Әмма беребезнең дә башкаларны дөрес яшәргә өйрәтергә хакы юк. «Кыек басып торасың, дөрес җырламыйсың», – дип акыл сата башлый кайберәүләр. Андый кунакларны, гафу итегез, йомшак җирләренә тибеп, куып чыгарасы гына кала. Яраткан, әйбәт артистларга гына кунакка йөрегез!

Юк, барыбер шул ук «кыек басып торган» артистның аккаунтын караячаклар.

Әйе, килешәм. Артист та шул ук кеше бит, аның үз фикере, үз карашы, үз максаты һәм үз ялгышлары бар. Ул, чит кешедән сорап тормыйча, ничек тели, шулай яши. Кайберәүләрнең шуның хәтле ямьсез итеп, кешене мыскыл итүдән тәм табып, оялмыйча язуларына гаҗәпләнәм. Әле ярый хәзер яңа закон чыкты, шулай мыскыл итеп, белмәгән килеш, дәлилләнмәгән фактларга нигезләнеп, теләсә нәрсә язган өчен, шәхесне кимсеткән өчен, судка биреп була. Бәлки, шушы факт бераз булса да кайберәүләрне әдәплерәк кыланырга мәҗбүр итәр.

Сез кире театрга кайта алыр идегезме? Тинчуринга, мәсәлән.

Минем спектакльдә уйныйсым килә. Әмма ниндидер башка төрлерәк рольдә һәм үз эшенең остасы булган режиссёр белән. Әле составтан да күп нәрсә тора. Лилия апам һәм җизнәм Ринат Шәмси белән дә уйнап карыйсым килә, кызык бит.

Камал театры өчен яңа бина төзиләр. Әле күрдегезме?

Проектын күрдем. Эскизлар буенча миңа нишләптер куркыныч бер бина кебек тоелды ул. Эчке ягы да караңгы кебек... Бәлкем, Австралиядә булган концерт залы төзергә кирәк дип аңлагандыр архитекторлар?! Ак таштан булса, матуррак булыр иде дип уйлыйм. Миңа ошамады әлегә.

Сезне бер ду китереп сүккән журналист бармы ул?

Бәлки, бардыр да, минем генә андый язма укыганым юк.

Әгәр сезгә «пиар» өчен генә берәр гауга уйлап табарга тәкъдим итсәләр?..

 Илфак Шиһаповның шундыйрак бер тәкъдим белән чыкканы бар иде. «Зө-Ләй-Лә»нең чәчәк аткан чыганда төркемнең таркалуын язып чыгыйк, дигән иде. Бу үзенчә продюссерлык адымы булгандыр, күрәсең. Һәм иң мөһиме – бу яңалык чыннан да сенсация булыр иде. Әмма миңа ошамады бу идея. Халык талаштылар, дип сөйләр иде инде. Мин андый адымнарга тәнкыйть белән карыйм. Ә менә шаярырга, «пажалысты», шаяруны үз итәм.

Ничек уйлыйсыз, нигә сары матбугатны аналитикага караганда күбрәк укыйлар?

Хәзер мәгълүмат ачык бит. Күбесен белеп була: кем нәрсә ашый, кайда һәм ничек киенә һәм башкалар. Сары матбугат күбрәк шәхси һәм интим темаларны күтәреп чыга. Ул темаларны күтәреп чыгу «матур түгел» калыбы астында йөри. Гайбәт, кыскасы. Ә гайбәтне сөйләргә, бер-берсен чәйнәргә яраталар. Әмма, шөкер, Россия күләмендәге сары прессага безгә әле ерак. Әгәр чынын әйтсәк... Мөселман динендә гайбәт сөйләү, кемнедер чәйнәү гөнаһ булап санала. Әмма безнең халыкта бу күренеш еш очрый. Аңламыйм: нигә? Яулык ябынган, ә уй-фикерләре башка сыймаслык. Бу бер кысаларга да сыймый бит.

«Артык популяр булу теләгем юк»

Сез көчле бугай. Әллә көчле булып күренәсегез генә киләме?

Белмим дә. Миңа кирәк булган эшне кем минем өчен эшләсен соң?! Максатка ирешер өчен, уңайлы шартлардан чыгарга кирәк. Башкача булмый. Түшәмгә карап ятып кына алга китеш булмый. Мәҗбүри рәвештә эшләргә кирәк.

Сезне нәрсә елатырга мөмкин?

Яшь барган саен, андый очраклар күбәя. «Няшный»фотолар, мәсәлән, кочаклашып утырган әби-бабай да елатырга мөмкин. Әлбәттә, музыка тыңлаганда да күңел тулырга мөмкин. Спектакль караганда да эмоцияләр бер-бер артлы түгелә. Көтмәгәндә дә күз яше атылып чыгарга мөмкин. Бәлки, нервалар какшый башлагандыр инде.

Әле төрле премияләр алып, радиоларда еш яңгырап торыр чагыгыз булыр микән?

 Премияләр алына ул хәзер дә, ләкин премияне бер тапкыр аласың, ә аңа кадәр күпме эш эшләргә һәм акча түгәргә кирәк. Бөтен көне-төне телевизордан яңгыраган җырчылар, акча түли. Кайберләре кредитка зур суммалар ала. Шуңа күрә күбесе челтәрле бизнеска кереп китте бит инде, чөнки хәзерге эстрада акчаны йота гына: фонограмма, клип, ротация, ә концертны әйтәсе дә юк, залның арендасы, утлар, плазмалар, аппаратура... Үлеш!

Без популяр булганда концертлар куеп карадык. Иң текә биючеләр, иң яхшы тавыш алып йөрдек. Акчасы керми иде, диярлек. Банкетларда, шәһәр көннәрендә чыгыш ясагач, акчасы күбрәк була иде. Беләсеңме, менә шушы премияләрне алу, артык танылган булу теләге юк та инде хәзер. Режиссура агымы миңа кызыграк. Миндә әни каны уяна башлады. Шәһәр филармониясендә артистлар белән музыкаль спектакль куйдым. «Көтегез, без киләбез» музыкаль фильмын тошердем. Клипларга сценарийлар яздым. Хәзер менә үзебезнең артистлар белән тагын бер яңа проект башлыйбыз. Алардан чын драма артистлары ясыйм әле мин, Аллаһ боерса.

Әниегез Исламия апаны сорамыйча калалмыйм. Төшегезгә керәме?

– Юк шул, миңа да, апама да керми, ә башкаларга керә. Бик матур булып керә, диләр. Бик матур урыннарда, чәчәкләр үсә торган болыннарда... Я концертта катнаша, я кинода төшә, диләр. Анда да тик утырмый икән, дип көлешәбез апа белән. Керсен иде, мин аны көтәм...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк