Логотип
Журналда укыгыз

Гомеремне иҗатка багышладым

Татарстанның халык артисты, популяр җырчы Гүзәл Уразова белән интернет аша элемтәгә кердек. Ул махсус «Сәхнә» журналы укучылары өчен төрле темаларга уй-фикерләре, хатирәләре белән уртаклашты.

Татарстанның халык артисты, популяр җырчы Гүзәл Уразова белән интернет аша элемтәгә кердек. Ул махсус «Сәхнә» журналы укучылары өчен төрле темаларга уй-фикерләре, хатирәләре белән уртаклашты.

«Рәхмәт сезгә, газиз тамашачыларыбыз! Татар сәнгатен, телебезне, динне саклаучылар сез ул! Без иҗат иткән, башкарган җырларны хуплап концертка килгән, ничә еллар дәвамында заллар тутырып, үз моңына сусап, милләтне саклаучылар сез ул. Без шушы арада күпер булып торучылар гына»

Мәктәп, студент еллары

Мин Пермь өлкәсенең Барда төбәгендә туып-үстем. Мәктәп еллары бик күңелле, актив узды. Ике мәктәптә белем алдым: гимназиядә һәм җиде еллык музыка мәктәбендә. Үзебезнең «Таң» газетасы редакциясенә кайвакыт мәкаләләр дә яздым. Мәктәп тормышы турында, мәдәният сарайларына артистлар килсә, шуларның чыгышын карап, кыска репортажлар ясый идем. Мавыгуларымның тагын берсе – спорт, аеруча теннис белән бик яратып шөгыльләндем, ярышларда катнашып, берничә ел районның чемпионы булырга да насыйп булды. Спортка мәхәббәтем бүгенгечә күңел түремдә, ел саен мәктәбебез нигезендә, теннис буенча район күләмендә генә түгел, күрше өлкәләрдә яшәүчеләр белән берлектә ярыш уздырам. Катнашучылар күрше Башкортстаннан да килә. Гадәттә, чараны апрель аенда оештыра идек, быел пандемия булу сәбәпле, билгесез вакытка кичектерелде.

11 сыйныфны уңышлы тәмамлап, 1999 елда Казанга килдем. Документларымны төрле уку йортларына, берничә кабул итү комиссиясенә бирдем – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына һәм чит телләр бүлегенә. Нәтиҗәдә, мине мәдәният һәм сәнгать университетына укырга алдылар, ләкин түләүле нигездә. «Бик матур җырлыйсың, әмма шундый шартларда гына кабул итә алабыз», – диделәр. Әти-әнием өчен бу бик авыр иде, ләкин нишләтәсең, мин ризалаштым. Нәкъ менә сәнгать университетына укырга керәм дигән максатым юк иде, башкаларына балларым җитмәде. Шулай итеп мәдәният һәм сәнгать университетында Айдар Фәйзрахманов төркемендә укый башладым. Беренче вакытта авыррак булды, чөнки Казанда танышларым юк иде, соңрак туганнарымны эзләп таптым. Әнием кебек икътисадчы булырга дигән хыялым да булганга, аны тормышка ашыра алдым, шул юнәлеш буенча укырга кердем. Көндез берсенә, кичен икенчесенә чаптым. Шул вакытта җырлар да яздырырга тырыштым, аларны халыкка җиткерәсем килде, радиоларга бирдем.

Узган ел мәктәпне тәмамлавыбызга 20 ел булды. Сыйныфташларым белән күрешә алмадым, бик еракта гастрольләрдә калдым, концерт графигым бик тыгыз иде. Элемтәгә чыгып, барысын да сәламләдем, котладым. Берничә сыйныфташым белән аралашып торабыз. Группадашлар белән очрашканым юк шул, элемтәләребез югалды, кайберләрен генә күреп, уңышлары өчен сөенәм, берничәсе белән дустанә мөнәсәбәттә.

Уңыш сере

Концертлар вакытында тамашачыларыбыз иҗат һәм тормышыбызга кагылышлы шактый сораулар бирде, җавап йөзеннән, махсус китаплар чыгарырга булдым. Өч китап яздым, соңгысы «Ничек җырчы булырга?» дип атала. Уңышка ирешүнең төгәл формуласы юк, һәркем үз юлын үтә, китапта үземнең тарихны сөйләдем. Аны укыганнар үзләре өчен файдалы мәгълүматлар алсын иде дип телим. Кеше иң беренче чиратта талантлы булырга тиеш. Талантлы кешеләр алар чын шәхесләр. Яшьләргә әйтәсе сүзем шул – белем алырга кирәк, шушы очракта гына каршылыклар тулы олы юлны гизеп барырга була. Үз өстеңдә ныклап эшләргә, бирешмәскә, үз җырларың булу зарур. Җырчы булуга җиңелчә карарга ярамый, ул бик тәрбияле, укымышлы, зәвыклы, түзем булырга тиеш, шушы сыйфатларга ия булганда гына халыкка хезмәт итә алабыз. Җырчыга, халыкка тәрбия һәм күңелгә рухи азык бирү вазифасы йөкләнелә. Вакытын, көчен тәүлек буена сарыф итәргә әзер булырга тиеш. Мин үзем иҗатка гомеремне бирәм, яшәешем шул юнәлештә көйләнгән. Үзебез булдыра алганча тырышып, шушы өлкәдә менә инде 16 ел эшлибез, Аллага шөкер. Шушы дәвердә мактауны да, тәнкыйть сүзен дә ишеттек  – алга таба барырга көч, чыныгу алдык. Гастрольләребез бөтен Россия буенча уза, шул төбәкләргә яңа программа белән килүебез бер матур традициягә әверелде. Елына 200дән артык концерт бирәбез. Эшебезне бик яратып башкарабыз, тамашачы да безгә рәхмәтле булып, ничә еллар залларыбызны тутырып килгән икән, бу зур бәхет! Һәрбер килгән буынга, милләттәшләребезгә динебезне, телебезне саклап калырга ярдәм итә алуыбызны тою шулкадәр рухландыра!

Талантлы кеше барыбер үз юлын, үз тамашачысын таба. Аның бар яклап та талантлы була алу мөмкинлеге белән килешәм. Ул яктан автор-башкаручылар кешелек өчен икеләтә зур байлык. Кеше үзенең барлык мөмкинлекләрен ачарга тиеш. Заман белән авторлар да үзгәрә, аларның иҗат җимешләрен тыңлаучы тамашачылар да. Сирәк булса да, үзем дә җырлар иҗат итәм, мәсәлән, «Синсез яшәүләре», «Кызларыма»  – 2012 елның 12 декабрендә һич уйламаганда утырдым да берничә шигырь һәм көй яздым, үзем дә гаҗәпләндем, илһам килгән мизгел булгандыр. Хәзер дә үзем иҗат иткән, чыгармаган җырларым бик күп. Барлык җырларымны да бик яратып башкарам, һәрберсе күңелем аша уза, шулай да иң яратканы – «Онытмагыз безне».

Гаилә

Минем өчен эшем дә, гаиләм дә беренче урында тора. Газизләремне читкә этәреп, карьера эшләү юлында булмадым. Мондый фикерләү кыз чагымнан ук күңелдә, гаиләдә үзебез дә өч бала үскәнгәме икән, һәрвакыт кимендә өч балам булыр инде, дип уйлап йөрдем. Илдарым белән кавышкач, минем өчен иң мөһиме балалар үстерү, ныклы гаилә кору булды. 2002 елда, әле җырларым белән халыкка таныла гына башлаган чакта, бер журналист кызның: «Ничә бала булуын теләр идең?» дигән соравына «Өчәү булсын иде» дидем. Нәкъ шулай булды да!.. Әлбәттә, көндәлек тормышта катлаулы хәлләр булып тора. Илдар гаиләбезнең башлыгы, бөтен нәрсәне ул уйлый, планлаштыра, аннары шул эшләрне бүлешеп башкарабыз. Берничә тармак бар – иҗат, техник як, балалар, өй эшләре. Кирәк чакта киңәшләшәбез. Безгә болай җиңелрәк тә, бәхәсләр килеп чыкмый. Гаиләбезнең нигезендә бер-береңне аңлау тора. Берәребез борчылса, кечкенә генә бәхәс туа башласа, аны тиз генә чишәргә тырышабыз, бер-беребезгә вакыт бирәбез. Матур итеп, тату яшәргә кирәк, бәхәс бер-береңне аңламаганда килеп чыга торган күренеш. Безне әти-әниләребез шулай тәрбияләп үстерде, аларның бер-берсен ничек ихтирам итеп яшәүләрен күреп үрнәк алдык. Балаларыбызны да үстерергә ярдәм итәләр, тәрбия бирәләр, алар алдында баш иеп рәхмәт әйтәбез. Аллага шөкер, балаларыбыз мәрхәмәтле, гадиләр, үзләрен артист балалары итеп тоймыйлар да. Мөстәкыйль булсыннар, үз юлларын үзләре табарга тиеш, дигән фикердәбез. Олы кызыбыз Эллари 9 сыйныфта белем ала. Көне-төне инде бу укулары, башкасын параллель рәвештә алып барырга җитешми. Бераз бию белән шөгыльләнгән иде ул. Сынауларын уңышлы тапшыруын теләп торабыз. Үсешнең, белем алуның беркайчан да чиге юк. Хәзерге мәгариф системасы балаларны күпкә белемлерәк итүгә юнәлтелгән.

Балаларыбызны 1 яшькә кадәр халык хозурына чыгармаска тырыштык. Иҗатыбызны сөючеләрнең нәниләребезне күрәсе килү теләген исәпкә алып, аларга 2-3 яшь чакта видеога төшереп, интернетка куя башладык. Иң беренчеләрдән булып, YouTube каналында урнаштырылган файдалы, кызыклы челенджлар үрнәгендә, үзебезчә төшергән контент тәкъдим иттек. Хәзер Камилә белән Самир үстеләр, ояла башладылар, видеога төшәргә бик яратмыйлар, әллә ни кыстамыйбыз да. Бик тиз үсә шул алар!.. Ярый шул чакта төшереп калганбыз әле диешәбез, безнең өчен шәп истәлек, яңадан карап утырырга бик кызык. Төрле уеннар уйнатырга тырыштык, кечкенәләребез яңа һөнәрләргә дә өйрәнде. Алар замана балалары, интернет вакытларының бик күп өлешен алып тора, ләкин без чамалап кына вакыт бирәбез. Замана шаукымы икәнен аңлыйбыз, шуңа күрә хезмәт тәрбиясендә бирергә, тормышның башка якларын да күрсәтергә тырышабыз. Үзебез төрлесен эшләп үстек, маллар да тоттык, тавыклар да, бакча эшенең дә рәтен белә идек. Интернетның тискәре яклары да, уңай яклары да бар, әлбәттә. Ул киң колач җәйгәч, кешелеккә бик нык тәэсир итте. Тынычлык бетте, тормышыбыз күпкә тизләнде, бик еш кына ул гауга тудыру урынына әверелде. Интернетка урнаштырылган мәгълүмат яшен тизлегендә таралып, бөтен дөнья күләмендә болганыш китереп чыгарырга мөмкин. Элек менә ничек тату яшәгәннәр, хатлар язышканнар, очрашканнар, гаеп ату, кимсенү күрмәгәннәр. Кешеләр бер-берсенең кадерен белгәннәр. Сүз дә юк, аның аша бөтен нәрсәне диярлек табарга була, оператив һәм бик аралашучан кеше була аласың, башка өлкәләрдә дә хәбәрдарлыкны арттыра, ләкин чама хисен генә югалтмасыннар иде.

Интернеттагы рәсми сайтымны 2009 елда эшләтеп җибәрдек, Илдар миңа менә шундый шәп туган көн бүләге ясаган иде. Тамашачыларыбыз белән элемтәдә тору өчен әйбәт чара иде ул. Хәзер исә барлык мәгълүмат кыры социаль челтәрләргә күчте. Без дә шунда «кайныйбыз».

Интернетка ияләшкәнеңне сизми дә каласың, чыннан да вакытны күп ала, хәтта чын тормыш белән яшәргә вакыт та калмый. Гаилә, әти-әни,туганнар, дусларга һәрчак вакыт табарга тырышырга кирәк. Туган көн белән интернет аша гына котлау модага керде. Шалтыратып, күрешеп котлаучылар сирәгәйде. Күзгә-күз карап аралашуга ни җитә!..

Психология

Социаль челтәрләрдә теркәлгәннән соң, тамашачыларыбыздан бик күп сораулар килә башлады. Рәсми сайтыбызга да язалар иде, мөмкин булганча җавап биреп барырга тырыштык. Киңәш сорап та мөрәҗәгать итәләр. Ләкин бөтен кешегә дә җавап биреп бетереп булмый. Кайчак бер җылы сүз, киңәш кешенең тормышын уңай якка үзгәртеп куярга мөмкин, шул чакларда бик шатланам. Юлымда бик күп яхшы кешеләр очрады, киңәшләре белән дөрес юнәлеш бирүләрен искә алам да, кем өчендер шулай ук файдалы буласым килә. Үземнең дә аптырап калган чаклар күп була, чишелеш табарга үзләштергән белемнәрем ярдәм итә, психологик яктан нык булырга тырышам. «Вакыт барысын да үз урынына куя, җавабын бирә» дигән фикерне искә төшерәм дә, алга таба атлыйм. Дөресен генә әйткәндә, озаклап аптырап торырга вакыт юк, тормыш шулкадәр зур тизлек белән чаба, барысына өлгерергә кирәк. Аллага шөкер, киңәшләшер кешеләрем бар – әти-әнием Әскәр белән Фира һәм тормыш иптәшем Илдар, бертуганнарым Рушан (берничә ел төркемебездә тавыш режиссёры булып та эшләп алды) белән Гөлназ. Чын дусларым күп түгел, ләкин бар, олы яшьтәгеләренең үз тәҗрибәсе белән уртаклашуы хәзинәгә тиң. Андый киңәшчеләрем янәшәмдә булганда психологларга йөрү дә кирәкми. Соңгы вакытларда халыкның тормышы бик авырлашты, борчулар күп. Ниндидер аеруча җитди, кискен чакларда психологларның ярдәме дә кирәктер. Үземнең андый белгечләргә барганым юк, моны иң соңгы инстанция дип саныйм. Күбрәк үз өстеңдә эшләргә, китаплар укырга кирәк. Үз өлкәмдә яхшы белгеч булырга омтылышым психология өлкәсен өйрәнергә дә әйди. Җыр театрыбызның җитәкчеләре буларак, һәр ситуациядә стресска каршы торучан булуыбыз мөһим. Бик күп еллар элек яшәгән акыл ияләре тарафыннан әйтелгән афоризмнар, цитаталар, зирәк сүзләр җыентыкларын укырга яратам. Фәлсәфәчеләрдән калган мирасны өйрәнергә тырышам һәм кулланып, файдасын да күрәм.

 

Торак

Торак булдыру мәсьәләсе белән бөтен кеше очраша, без дә искәрмә түгел. Күп еллар фатир алабыз дип тырыштык, гаилә коруыбызның беренче елларында кечкенәсендә яшәдек. Сигез елдан ипотека шартларында зуррак фатир сатып алдык. Яшәгән урыныбызны бик яратам, мәктәптән дә, балалар бакчасыннан да ерак түгел, уңайлы. Биредә унбиш ел яшәгәннән соң, җыйнак кына дача салдык. Моңарчы гел авылга кайтып йөрдек, 800 чакрым ара бик ерак шул. Кайчак ыгы-зыгыдан арынып, бераз җирдә казынып ял итәсе, саф һава сулыйсы килә. Монда бакча булдырдык, балалар да табигатькә якын булсыннар, эшкә өйрәнеп үссеннәр дибез. Теплицабыз да бар, үзең үстергәне барыбер яхшырак дип, анда да тырышлык куябыз.

Сәяхәт

Бүгенге көндә чит илләргә сәфәр кылмаган кеше сирәктер. Башка урыннарны күреп кайту әйбәт күренеш, үзаң офыклары киңәя. Ләкин анда булмаганнар да күп әйбер югалтмаган дип уйлыйм, чөнки үзебездә дә рәхәт. Шактый җирләргә сәяхәт кылганым булса да, үзебезнең ил урманнарга, суларга, тауларга бай искиткеч табигате, мәрхәмәтле кешеләре белән күңелгә якын. Соңгы 3 елда беркая бармадык, ялларыбыз ны тулысынча гаилә белән үткәрәбез, эшебез дә сезоннан сезонга бик тыгыз барды, вакыт таба алмадык. Анда карап торышка гына матур кебек ул, минемчә, яшәп карамагач берни әйтеп булмый. Чит илләрдә яшәргә теләгем дә юк, үз илемнән канәгатьмен, аңа тугры булып каласым килә. Ватаннан аерылуны Аллаһ күрсәтмәсен, анда барулар сәяхәт өчен генә булсын.

Сәхнә

Программаларыбызның сыйфаты турында һәрвакыт кайгыртабыз. Мин үзем һәрчак эзләнүдә, иң яхшы вариантка тукталганчы эшлим. Концерт сезонына әзерләнү безнең өчен бик зур, аерым бер эш. Һәрчак режиссёрлар белән эшләдек. Башлангыч чорларда кайвакыт бер концерт программасының авторлары ике-өч кеше дә булып китә иде. Иң-иңнәрен генә сайлап, алып баручыларыбызга да бик җитди карашта булдык. Җырларга карата да бик сайлаучан мин, ул истә калырга, милли дә, заман таләпләренә туры килергә тиеш. Төрле программаларыбыз булды, «Сабантуй кунаклары», «Улым», «10 нчы юбилей сезоны», «Үскәч» программалары аеруча уңышлы килеп чыкты. Мәскәүдә Кремль концертлар залына, февраль аенда Казандагы «Татнефть Арена»га, «Уфа-Арена»га безне зурлап, җыр-моңнарыбызга сусап, зур залларны тутырып килгән тамашачыларыбызга рәхмәт, сез безне канатландырып, илһам бирдегез. Зурлап әзерләнгән проектны куярга мөмкинлек биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтлемен, күп тә үтмәде, үзизоляция ясап, кисәк кенә барлык чараларны туктатырга мәҗбүр булдык бит. Безнең дә март ахырында булырга тиешле зур концертларыбыз кичектерелде. Ләкин тормыш дәвам итә, бүгенге көндә 17 нче сезоныбызга әзерлек бара.

Концерт костюмнарыбыз мәсьәләсе үзе бер дөнья!.. Артист зәвыклы костюмнар кияргә тиеш. Мода индустриясе бик нык алга киткән, стилистларга да мөрәҗәгать итәбез. Ләкин аларга үз таләпләребезне куябыз, заманча булса да, яраклаштырылган милли бизәкләребез булсын дип. Репертуарымдагы халык җырларыбыз өчен аерым костюмнар тектерәм. Ел саен стилистларның төрлесе белән эшлибез, үз фикерен әйтеп, бик кыстый торганнары да бар, аларга да колак салабыз. Эшеңне җиренә җиткереп башкару өчен күпмедер дәрәҗәдә барлык профессияләр вәкиле булырга туры килә. Күп кенә костюмнарны күз алдыма китергәнчә аңлатып сөйлим, белгечләр эскизларын ясап, тормышка ашыра. Образны тулысынча үзе уйлап таба торган стилистларыбыз да бар. Концерт костюмнарым арасында бер тапкыр да кимәгәннәре эленеп тора. Шуларга карыйм да ник тектек икән моны дип аптырыйм, бер дә күңелгә ятмый. Киресенчә, гел киясе генә килеп торганнары да бар. Кабат кисәң, тагын шушы күлмәк, башкасын тектерә алмаганмы инде – дип сүз куерта башлыйлар, халыкка ярап бетеп булмый. Концерт киемнәренә карата без бик таләпчән, эшебезнең иң төп тармакларының берсе ул. Электән озын күлмәкләр киям, тегүчеләр ничек кыскартырга ризалаштырыйк икән дип аптырап бетәләр иде. Бүгенге көндә төрлесен киям. Бии торган чыгышларымда уңайлырак булсын дип, кыскарак күлмәк тә тектерәм.

Дин

Дингә карашым бик яхшы, Аллаһы Тәгаләгә ышанам, ул һәрберебездә яши дип саныйм. Ел саен мөмкинлегем булганда уразанытотарга, белгән догаларымны балаларыма өйрәтергә тырышам. Күптән түгел уразага кердек, гамәлләребез саваплы, теләкләребез кабул булсын иде,Амин! Кечкенәдән мәчетләргә барып, әрвахларыбыз рухына сәдакаларбиреп, гореф-гадәтләр үтәп, тәртипне бозмаска, олыларны хөрмәтләргә өйрәнеп үстек. Әбием гел догалар өйрәтеп тора иде, моның белән исәнләшергә ярамый, өйгә шундый кеше кертергә ярамый дигән кискен караш булмады. Шулай булса яхшырак та, минемчә. Төп бурычыбыз – телебезне, гореф-гадәтләребезне балаларга тапшырып калдыру. Коръәнебез кушканнарны үтәп, һәрвакыт яхшы эшләр кылырга тиешбез. Кадерле әбиләрем Гадилә һәм Роза бу тормыштан китеп, фани дөньяга күчтеләр. Үлем үкенечсез булмый, диләр. Менә шул вакытларда нишләп кайтып өлгермәдем икән, дигән үкенечләрем булды. Язмышына ни язылган, кеше шул юлны уза. Гомер бер генә, ничек яшәсәң дә үтә дә китә, яхшы итеп, күңелле, үрнәк итеп, үзеңне бәхетле итеп тоеп яшәргә кирәк. Аллаһы Тагәләгә бик рәхмәтлемен, бүгенге көнне башымны югары тотып, үз эшемә тугры булып, яратып башкарам, кешелеккә бераз булса да файда китереп яшәвемә куанам. Кечкенә чактан «мин тарихта эз калдырырлык итеп яшәргә тиеш» дип әйтә идем, бу фикерне берәр әсәрдән укыдыммы икән, кино яки мультфильмнан ишеттемме, анысын төгәл генә әйтә алмыйм. Халкыбызга җырларымны бүләк итә алуым белән бик бәхетлемен. Хәзерге вакытта шөкер итәм, иртәгә ни буласын беркем белми. Аллаһы Тәгалә нинди генә юл бирсә дә ризамын, нык булырга тырышырмын. Җыр дөньясында билгеле бер урын алып торам икән, исән-сау эшли алсам, алга таба да җаваплылыкны тоеп яшәячәкмен. Үземә карата «йолдыз» сүзен кулланганны яратмыйм. Нинди генә һөнәр иясе булсам да, ул эшемне дә яратып эшләр идем, нәкъ шулай ук җәмгыятькә, халкыбызга файда китерергә тырышыр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк