Логотип
Журналда укыгыз

Гастрольләр тормышы

1967 елның җәе. Без концерт бригадасы белән Актаныш ягына гастрольгә чыктык. Ул вакытта гостиницалар район үзәкләрендә генә. Шуңа күрә, авылдан авылга күчеп, фатирларда кунып йөрибез...

1967 елның җәе. Без концерт бригадасы белән Актаныш ягына гастрольгә чыктык. Ул вакытта гостиницалар район үзәкләрендә генә. Шуңа күрә, авылдан авылга күчеп, фатирларда кунып йөрибез. Бер авылда чыгыш ясагач, күрше авылга китәргә дип, иртән сәгать сигездә идарә янына җыелдык. Безне илтәсе машина колхоз йомышы белән икенче җиргә киткән булып чыкты. Сәгать тугыз тулды, ун да тулды. Унбер тулганда гына, ниһаять, килеп җитте ул. Без, йөк машинасының кузовына төялешеп, күрше авылга киттек. Барып җиткәндә, сәгать унике тулган иде инде. Безне шунда ук фатирларга тараттылар. Наил Әюпов белән әле быел гына салынган яңа йортка туры килдек. Клуб мөдире безне шунда илтте. Без ишегалдына кергәндә, беркем күренми, хуҗабикә арт бакчада булып чыкты.

Клуб мөдире безне аның белән таныштырды да китеп барды. Наил белән мин өйгә үттек. Чемоданнарны бушатмыйча гына утырып торабыз. Хуҗа хатын ишек яңагына сөялгән дә безне күзәтә. Без иртәдән бирле бер бөртек ризык капмаган, хет чәй булса да куяр бит инде бу апа, дип өметләнеп көтәбез. Әмма ул сүзгә хирыс булып чыкты. «Сез айлар буе гастрольдә йөрисез, хатыннарыгыз ничек чыгарып җибәрә сезне? Хәер, сезнең инде авыл саен хатыннарыгыз бардыр. Әле үткән айда филармония артистлары килгән иде. Абау, җаным…» Шулай ярты сәгать чамасы телен чарлады бу апа. Чәй куярга исендә дә юк. Безнең әле чемоданнар да бушатылмаган, үзебез дә юл киемендә. Мин кинәт тордым да: «Әйдә, Әюп, киттек, ал чемоданыңны», – дидем. Наил әле бернәрсә дә аңламый. Ә апабыз аптырап калды: «Кая китәсез, хәзер чәй куям». – «Юк, апа, рәхмәт хөрмәтегезгә, без китәбез, хушыгыз». Ул, кулын җәеп, ишеккә аркылы басты: «Сез нәрсә, бөтен авыл алдында рисвай итеп!» – «Җибәрегез, тоткарламагыз!» Без туп-туры клубка киттек. Әле клуб мөдире китмәгән иде. «Нәрсә булды?» – дип сорады. Без хәлне аңлатып биргәч: «Шуларга кеше кертмәм дигән сүзем бар иде инде. Нишләргә соң? Бөтен кеше эштә, сөйләшеп куйган фатир да юк». – «Әйтегез әле, зинһар, ул хатынның кодагые бармы бу авылда?» – дип сорадым мин. «Бар, бар. Әнә биш-алты йорт аша гына». – «Илтегез безне шунда». – «Ничек инде, сөйләшенмәгән көе?!» – «Илтегез, илтегез, калганы – безнең эш». Әюп әлегә берни дә аңламый, ияреп кенә йөри. Бу хуҗабикә дә бакчада булып чыкты. Ул, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, безне каршы алды. «Нигә алданрак әйтмәдегез, бернием дә әзер түгел, ирем дә кырда», – дип, клуб мөдиренә ризасызлык белдереп, өйгә үтте. Без аңа иярдек. Ул арада клуб мөдире тиз генә күздән дә югалды. Ху-уш! Без, өйгә кергәч, чемоданнарны бушатып, бераз хәл алырга булдык. Түрдә, чаршау эчендә, карават бар иде. Әюп шунда кереп ятты. Мин әлегә апа белән гәп корам. «Кемнәргә керткәннәр иде соң? Нигә чыгып китәргә булдыгыз?» – ди апа. «Менә сездән биш-алты йорт аша фәлән апаларга керткәннәр иде дә, бик ошап бетмәде», – дим. Мин шулай диюгә, апа ярсып күтәрелеп китте. «Минем кодагыем бит ул. Алар шикелле явыз, алар шикелле кабахәт, алар шикелле карун дөнья йөзендә дә юктыр. Кызымны шуларга биреп харап иттем. Заразалар!» Апа эшне кызулатты. Ул арада самовар да кайнады, өстәлгә төрле-төрле тәм-томнар да чыкты. Апа җәһәт-җәһәт кенә базга да төшеп менә, шул арада кодагые турында сөйләп тә өлгерә. Өстәлгә сөт-катык, каймак тезелә. Кыскасы, хәзинәдә ни бар, бары да өстәлдә. Ә сүз дәвам итә: «Авылда беркем дә керми бит аларга. Беркем сөйми аларны. Паразитлар. Сез тамак ялгый торыгыз, юлдан килеп тамагыгыз ачкандыр, хәзер аш салып җибәрәм. Кичә генә сарык суйган идек. Ирем комбайнёр минем. Кичкә кайтыр. Тормышыбыз биргәненә шөкер. Ә хәзер гаеп итмичә генә тамак ялгап алыгыз». Наил эшнең кая таба барганын сизеп, тыела алмыйча көлә башлады. Ә ул бер көлә башласа туктый алмый. Сәхнәдә дә, тормышта да шулай. Буыла-буыла көлә, күзеннән яшь чыга-чыга. Өстәл янына килеп утыра гына, чыдый алмыйча торып китә. «Бар, – мин әйтәм, – ишегалдына чыгып көл. Бөтен эшне харап итәсең». Кыскасы, фатир менә дигән булды. Без ял итеп, хуҗаларга чакыру билетлары калдырып, клубка киттек. Концертыбыз хуҗаларга бик ошаган. Кайтканда, алар, табын әзерләп, безне көтеп торалар иде. Хуҗабыз да ачык күңелле, уен-көлке, җыр ярата торган булып чыкты. Без күңел ачып, сыйланып озак утырдык. Икенче көнне «пачти» туганнар булып аерылыштык. «Тагын килгәндә, туры безгә килегез», – дип озатып калдылар.

Еллар үтте. Без дә олыгайдык. Әмма шушы авылны искә төшергәндә, Әюпов тыела алмыйча көлә башлый иде мәрхүм. Кызганыч, ул авылның исеме хәтердә калмаган.

1968 ел. Без Чиләбе шәһәрендә гастрольдә. Бу шәһәрдә атаклы «Солёное озеро» («Тозлы күл») дигән зур күл бар. Бу күлдә спортчыларга суга сикерү өчен ун метрлы вышка тора. Вышка өч секциягә бүленгән: өч метрдан, җиде метрдан һәм иң биеге — ун метрдан сикерергә. Без шунда коенырга, кызынырга йөрибез. Мин барган саен өч метрдан да, җиде метрдан да сикерәм. Әмма ун метрлыга ук күтәрелгән юк. Шүрләтә.

Беркөнне М. Сәлимҗанов, Шәрәфи, Таҗи, Дунай, Әзһәр Шакиров, мин иртән шул күлгә киттек. Көне буе комда ятарга исәп. Бераздан Марсель Хәкимович: «Хәлим Бәдриевич, сине суга сикерергә яратасың, диләр. Әнә шул ун метрлы вышкадан, иң югарысыннан сикерә аласыңмы?» – дип сорап куйды. «Сез нәрсә?! Минем әле яшисем килә», – дидем. «Алайса, синең турыда арттырып сөйлиләр икән», – диде дә сүзен бетерде. Ул көнне режиссёрыбызның кәефе шәп иде. Юмартланып китеп, шундагы җәйге кафега чакырды. Чүт кенә тамак ны чылатып алдык. Янәдән пляжга чыктык. Марсель Хәкимовичның бая әйткән сүзләре искә төште. Мин, тәвәккәлләп, беркемгә берни әйтмичә, вышкага үрмәләдем. Өч метрны үттем, җиде метрны үттем, үттем дә ун метрлы вышканың иң өстенә (очына) менеп бастым. Аска карасам… анда-а! Йа Хода! Шундый биек, башым әйләнеп китте, суның дулкыннары әллә кайда, түбәндә җемелди. Котым очып басып торам. Астан караганда, алай куркыныч күренмәде бит ул. Миңа ышанмаган кешенең үзенә шунда менеп карарга киңәш итәр идем. Күземне йомып, икеләнеп басып торам. Аякларны урыныннан кузгалтырга көч юк. Ниндидер кыштырдау ишетелеп, артыма борылып карасам, Марсель Хәкимович, алты потлы кеше, шунда кадәр үрмәләп менгән. Вышканың өстенә үк менмичә генә, баскычтан үрелеп, минем аяктан кысып алды. «Кирәкми, сикермә!» – ди. Әгәр дә ул алай дип әйтмәгән булса, мин, бәлки, сикермәгән дә булыр идем. Аның сүзләре минем үҗәтлегемне генә арттырды. «Китегез, Марсель Хәкимович, комачауламагыз!» Ул, аяктан тоткан килеш, астагыларга кычкырды: «Карагыз, егетләр, мин аңа сикермәскә кушам, ишетәсезме? Алай-болай муенын сындырса, мин җавап бирмим». – «Китегез, алыгыз кулыгызны!» – дим. Күземне йомып шактый басып тордым. Артка юл юк, ниһаять, Аллага тапшырып, түбәнгә очтым. Гаҗәп! Төшәм, төшәм, һич төшеп җитеп булмый. Үтсә нибары ике-өч секунд вакыт үткәндер инде, әмма ул миңа бик озак булып тоелды. Суга төшеп җитеп чумдым да шундук су өстенә калкып та чыктым. «Күрегез, янәсе, мин исән!» Барысы да, билдән суга кереп, ул-бу булса коткарырга дип әзер торалар иде. Минем баш күренгәч, шаулап кул чабарга тотындылар. Мин, балачакта гел сикереп күнеккәч, суга сикерүнең техникасын бераз чамалый идем. Шулай да, бу сикергәндә, бераз төгәлсезлек китте, минем аяклар чак кына арткарак бөгелгән булып чыкты. Ә алар, суга кергәндә, тип-тигез булырга тиешләр. Мин бер мәртәбә чирканыч алгач, тагын да шәбрәк итеп сикереп, «класс» күрсәтергә теләдем һәм яңадан өскә күтәрелдем. Бу юлы тыныч идем. Бөтен шартын китереп, тагын бер кат сикердем. Бу юлы ярыйсы килеп чыкты кебек. Баш режиссёрыбызга тагын бер кат расходланырга туры килде. Еллар үткәч тә, ул бу сикерүне искә төшереп сөйләргә ярата иде.

Өч көннән без театр коллективы белән шушы күл буена пикникка чыктык. Күптөрле ярышлар булачак икән дә, профсоюз бу юлы бүләкләргә акчаны кызганмаган, имеш. Шау-гөр килеп барып җиттек. Чыннан да, ярышларның ниндие генә юк?! Сыңар аякта йөгерешү дә, җимеш төшен ераккарак төкерү буенча да, биеклеккә, озынлыкка сикерү дә, аяк көрәштерү дә, тагын әллә нәрсәләр. Ә бүләкләр… Теш щёткасы дисеңме, исле сабын, теш пастасы дисеңме, бер дә галәмәт инде. Чын-чынлап Сабан туена әйләнде ул пикник. Аяк көрәшендә Марсель Хәкимовичның җиңүче икәнлеге бәхәссез иде. Барыбызны да берәм-берәм тәгәрәтеп кенә атты ул. Йөз килолы гәүдә, өстәвенә спорт остасы дигән исеме дә бар. Әнисе Галия апа чиксез шат, куанычы йөзенә чыккан. Һәрбер ана кебек, ул да баласының уңышына шат иде.

Иң зур приз – шампан шәрабы – йөзүдә беренче килгән кешегә. Марсель Хәкимович – йөзү буенча спорт остасы (мастеры), аның җиңүче булачагы беркемдә дә шик уятмый. Тик шунысы: аның белән ярышырга теләүче табылмады. Нәтиҗәсен алдан ук белә торып, кем җөрьәт итсен?! Ул минем белән Шәрәфине дәгъваларга тотынды. «Әйдәгез инде, минем белән йөзегез, ә шампанны бергә эчәрбез». Баш режиссёрга ничек карышасың? Ризалаштык. Пантон күпердән пляжга кадәр ара өч йөз метр чамасы. Күпергә менеп бастык. Команда булды. Без суга сикердек. Мин су астында озак тормадым, шундук су өстенә калкып, колач салып йөзә башладым. Яр буена тезелгән халык, Сабан туендагы шикелле, безгә көч биреп шаулаша. Хәзергә мин беренче киләм, борылып күз салам, минем арттан ук диярлек Шәрәфи йөзә. Бераз арттарак баш режиссёрыбыз. «Әһә, мин әйтәм, бу моның тактикасыдыр инде. Хәзер арттарак калып килә дә, финиш алдыннан бер талпыныш ясап, безне узып китә һәм адәм хурына калдыра».

Йөзәбез. Инде ярты араны үттек. Марсель Хәкимовичның «рывок» ясарга талпынуы сизелми әлегә. Акрынлап һаман арттарак кала. Бу нихәл? Шәрәфи дә кызуламый. «Бәлки, боларның чынлап калуларыдыр», – дидем дә тизлекне арттыра төштем. Финишка беренче булып килеп җиттем. Дунай билдән суга кереп көтеп тора иде, мине, кулларына күтәреп, ярга чыгарып салды. Минем арттан ук Шәрәфи икенче булып килде. Бераздан гына, шактый вакыт үткәч, Марсель Хәкимович та килеп җитте. Тик игътибар үзәгендә без идек. Мине котларга, чөяргә тотындылар. Әмма котлаучылар арасында Галия апа гына күренмәде. Нишләтәсең?

Мин, бер читкәрәк китеп, күләгәлерәк җиргә барып яттым. Хәлем беткән, әлсерәгәнмен, башым әйләнә, укшыта, күз алдымда боҗралар оча – үләм дип торам. Тамак төбем яна. Мондый халәтне мин, алдарак язганымча, беренче тапкыр 1954 елда, ундүрт яшемдә, авылда Сабан туенда йөзгәндә кичергән идем. Хәзер дә аңлый алмыйм, ничек инде, суда йөзгәндә, су эчендә тамак төбе шулкадәр кибәргә мөмкин? Мин хәлсезләнеп ятам, шампанны миннән башка гына шундук «хәл» иттеләр. Ә минем әйләнеп тә карыйсым килми. Марсель Хәкимович, яныма килеп: «Ну, Залялов, бу кадәр выкладываться итәрсең дип уйламаган идем. Нишләтәсең, миңа инде утыз дүрт яшь шул, авырлык та йөз килога тарта», – диде. Аннары: Молодец, поздравляю, һәрвакыт шулай бул», – дип, кулны кысты. Ул елны безнең гастрольләр әле моның белән генә бетмәде. Безне ерак Себер көтә иде…

Хәлим Җәләловның «Кала юлы» автобиографик китабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк