Логотип
Журналда укыгыз

Җете кызыл тиз уңа

Алсу Гыйлманова — Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актрисасы. Чаллы шәһәре — криминал шәһәрме? Партнёрың белән интим сәхнәләрен ничек башкарырга? Нигә кешегә гаиләң турында берни дә сөйләргә ярамый? Бу сорауларга Алсу ачыктан-ачык җавап бирде.

Алсу Гыйлманова — Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актрисасы. Чаллы шәһәре — криминал шәһәрме? Партнёрың белән интим сәхнәләрен ничек башкарырга? Нигә кешегә гаиләң турында берни дә сөйләргә ярамый? Бу сорауларга Алсу ачыктан-ачык җавап бирде.

Группировкалар, комплекслар һәм «стрелкалар» — Чаллы шәһәре турында

— «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектакле аша Чаллы нинди шәһәр булып ачылды?

— Мин 1991 елда — үзгәртеп кору елларында тудым, без үскәндә бандитлык, кеше үтерү очраклары кимегән иде инде. Мин туганчыга кадәр андый вакыйгалар булган дип беләм.

Зыялылар гаиләсеннән булам. Әни — татар теле һәм әдәбияты укытучысы, әти — атказанган энергетик. Алар безне урамга чыгармады. Әниләр Чаллының нинди шәһәр икәнен белгән, ләкин урамга ни өчен чыгарга ярамаганлыкны аңлатмады. Музыка мәктәбенә, гимназиягә трамвай белән йөреп укыдым, үземне генә җибәрмиләр, әти-әни һәрчак каршы ала иде.

Безнең комплекс белән күрше комплекс егетләренең «стрелка»ларын хәтерлим, без аны гадәти күренеш кебек кабул итә идек. «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектаклендә бу темалар ачык бирелә. 1980 елларда үскән буын балалары бөтенләй икенче төрле. Алар өчен әниләре авторитет булса да, алар әниләренә бер сүз дә сөйләми — балалар үз тормышлары, әниләр үз тормышлары белән яши. Спектакль ахырында әти кеше белән бала базда икәүдән-икәү генә калып, серләрен сөйли, якын кешеләр икәнлекләрен аңлыйлар.

Чаллыга эшчеләр Рәсәйнең төрле өлкәләреннән килгән. Мин Ульян өлкәсеннән институт тәмамлап килгән яшь укытучы Марина Михайловна ролен башкарам. Ул Чаллыда эшкә урнаша, аңа өч ел дәвамында кияүгә чыкмаска, балага узмаска дигән таләпләр куялар. Ә ул Витальтоличка гашыйк була, аннан авырлы икәнен белеп ала. Марина Михайловнага беркемгә әйтмичә шәһәрдән китәргә туры килә.

Минем өчен Чаллы әле һаман да ачыла бара. Чаллы — сәнәгать шәһәре. Казанда тормыш гөрли, ә бездә ул салмак кына бара. Кешеләр заводларда хезмәт куя, үзәк урамнарда аларны кичен очрату сирәк күренеш. Чаллы шул ук вакытта романтик шәһәр.

Яшүсмер чакта бездә группировкалар да бар иде, бер комплекстан икенче комплекска керү рөхсәт ителмәгән вакытлар да булды. Абыйларым барлыгын беләләр иде, бәйләнмәделәр. Шәһәр бик үзенчәлекле. Тыныч та түгел, тыныч та. Контрастлы. Кеше эшкә бирелгән.

Казаннан аермалы буларак, күңел ачу урыннары әзрәк. Бездә театр бар, аның үз тамашачысы бар. Ләкин хәзер замана башка, күбесе интернеттан гына фильмнар карый, блоглар алып бара. Театрга бару кайбер яшьләр өчен «хайп» кебек әйбер.

— Үзгәртеп кору еллары үтте. Ә шулай да тормыш үзгәрдеме соң?

 — Совет заманында рәхәтрәк яшәдек, диләр. Мин ул чорда тумасам да, хәзерге тормыш күпкә яхшырак дип әйтер идем. Балачагым миңа аклы-каралы рәсем кебек тоела.

Без матур яшибез. Теләгән ризыкны ашый алабыз, теләгән җиргә бара алабыз, теләгәнчә киенәбез. Киләчәгебез якты, кояшлы, ачык кебек. Тормыш яхшыга үзгәрә.

«Сәхнәдә мин беркайчан да ямьсез булырга курыкмыйм»

— Актёрлык юлын сайлау үзегезнең карар идеме?

— Әнием дә, әтием дә милли җанлы кешеләр. Әнием балачагында артист булырга хыялланган. Стәрлетамакка барып, театр бүлегенә укырга кергән булган. Бу хакта әниләренә кайтып әйткәч, аңа «башка өйгә кайтма», — дигәннәр. Шуңа күрә ул укуын ташлап, Алабуганың педагогика университетына укырга керә.

Икеләнгән вакытлар булды, фикерләр төрлегә бүленде: минем дирижёр да, журналист та буласым килде. Казанга килгәч, документларны журналистика факультетына һәм театр бүлегенә тапшырдым. Әмма театр күңелгә якынрак иде. Әниләр каты тормады. Актёрлык юлын сайлау беркадәр әнинең хыялын чынга ашыру да булды.

— Актёрлар сәхнәдә пыр тузып чаба, кирәксә, күзләрен мөлдерәтеп елый, көлә, бии, егыла... Кыскасы, нинди генә образга керми артист. Татар кешесенә хас булмаган күренешләр уйнарга туры килгәне булдымы?

— «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектакленең интим өлешләре дә бар. Без аны чишенмичә, берберебезгә тотынмыйча башкарабыз. Ләкин без партнёрым белән күзгәкүз карашабыз һәм дәвамны тамашачы үзе уйлап бетерә.

Мин холкым буенча бик оялчан, тыйнак кеше. Әмма ул сыйфатымны кешегә белгертмим. Бу үзенә күрә саклану реакциясе дә. Каршылыклар төрле очракларда була. Мәсәлән, режиссёрыбыз Олег Кинҗәгулов «Туйга ничә көн кала?» спектаклендә мине  Фәридә роленә билгеләде. Ул күзлекле «ботаник», ягъни укымышлы кыз. Репетицияләрдә ул образга ияләшүе кыенрак бирелде.

Гомумән, сәхнәдә мин беркайчан да ямьсез булырга курыкмыйм. Әгәр артист сәхнәдә матур булырга тырышса, ул ясалмага әйләнә. Һәр артистның үз каршылыклары була һәм һәр рольне уйнаганда режиссёрның сүзенә колак салырга туры килә. Марина Михайловнаны уйнаганда, интим сәхнәләрне башкарыр алдыннан күземне йомып: «Ничек итеп уйнап чыгарбыз икән?» —  дип тынгысызланып алам.

Сәхнәдә үзең булудан туктыйсың — мин бөтенләй Алсу түгел, ә укытучы образында. Үз-үземә: «Тыйнак Алсуны оныт», — дип әйтәм. Тик торганнан елап та җибәреп булмый, образга кереп, сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп, шуны эчтән үткәреп чыга ул яшьләр.

Партнёрың — синең ирең түгел, чит ир-ат. Син аны «ул — минеке» дип күз алдыңа китерәсең. Ә инде сәхнә артында без аерылышабыз. Дөрес, спектакль алдыннан әзерлек була, берберебезгә ияләнер өчен сөйләшеп торабыз — сүзләрне кабатлыйбыз, хәлләрне белешәбез. Спектакльгә салкын борын белән кермибез.

Иң яхшысы — артистның спектакль башлануга ике сәгать алдан килүе. Килеп, сәхнәгә кереп, чынбарлык тормыштан арыну кирәк.

— Сәхнәдә мәхәббәт уйнаганда партнёрлар арасында «химия» барлыкка килә, диләр...

— Күпмедер процент бар дип уйлыйм. Күзләр бар, күзләрне алдап булмый. Син партнёрыңның күзләрендә «батасың», профессиональ актёр партнёрының күзләренә ышанып, «ул мине ярата», дип уйный. Спектакль тәмамлану белән бу элемтә өзелә. Әлбәттә, ниндидер җылылык кала. Сәхнәдә уйнаган партнёрың сиңа якынрак, ул сиңа якын кешең булып кала. Партнёрым миннән 3040 яшькә олырак булырга мөмкин, аерма юк. Аннары, артистлар кызык бит ул: бер-берсен ир-ат, хатын-кыз дип кабул итми шикелле. Мәсәлән, бер гримёркада янәшә басып кием алыштырырга мөмкинсең, яныңдагы кешенең нинди җенестә икәненә игътибар да итмисең, күрмисең дә.

«Тамашачыга Зифа Кадыйрованың Сөмбел образы белән танылдым»

— Актёрның күңелендә иң истә калган, яратып яки киресенчә, авырсынып башкарган образлары була. Сез кайсы рольләрне искә алыр идегез?

Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» драмасында Сөмбел роле — иң истә калган образ. Ул вакытта мин декрет ялыннан чыктым, улым Сәидкә ике генә яшь иде. Режиссёр Илфат Камалиев шул рольне миңа тапшырды. Әле дә күңелем тула, ул рольне төннәр йокламыйча өйрәндем. Сөмбел булырга коллегаларым ярдәм итте.

Байрас ролен уйнаган партнёрым Фәнис Сәхәбетдинов (мәрхүм) блокнотына минем өчен киңәшләр язып утыра иде. Алсу Хәбетдинова да: «Алсу, синең барысы да килеп чыгачак», — дия иде. Ышандырдылар, ышандылар. Премьера әле дә хәтердә, ул ролемне шок хәлендә уйнап чыктым. Мин тамашачыга Сөмбел образы белән танылдым. Тамашачы спектакльне дә, ролемне дә яратып кабул итте.

Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» драмасында режиссёр Илсур Казакбаев миңа немка ролен бирде. Спектакль сугыш чоры турында. Хатын-кызны интектерү, мыскыл итү, көчләү күренешләре бар... Эш тыгыз булды, бик күп тарихи китаплар укырга, кинолар карарга туры килде.

Шушы рольләрем белән эчтән үзгәреш кичердем дип әйтер идем.

— Спектакльләрегез яңа бинада куела. Яңа бина ачылу Чаллының мәдәни тормышына йогынты ясадымы?

— Әйе, тормышыбыз үзгәрде. Чаллы халкы безнең театр белән ныграк кызыксына башлады. Театрыбызның бинасы искитмәле матур, бинаны махсус карарга килүчеләр дә бар.

Моннан тыш, яңа спектакльләргә хәзер күпләп яшьләр йөри. «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектакле чыкканда без 1980 елларда үскән буын килер дип көттек. Киресенчә, яшьләр килә, алар бу мохиткә күбрәк төшенә.

Яңа бина булгач, үзеңне башкача хис итәсең: гел матур киенеп, бизәнеп йөрисе килеп тора. Иске бинада да үземне беркайчан да кимсетелгән артист итеп хис итмәдем, сәхнә — сәхнә булып кала. Шулай да яңа йорт — яңа йорт инде!

Тамашачылар активлашты. Татар булмаган кешеләр дә еш йөри, кайчак колакчыннарны таратып өлгерә алмыйлар. Төрле милләт кешеләре канәгать булып китәләр.

«Гаиләмне үпкәләтмәскә тырышам»

— Алсу, дөресен әйтегез, һөнәрегезне башка өлкәгә алмаштырырга теләгән чаклар буламы?

— Организмга ял да кирәк, шулай да туйдым, арыдым, икенче эшкә китәм дип зарланганым юк. Балалар белән театр түгәрәкләрен алып бара идем. Татар яшьләре форумнарына, «Мин татарча сөйләшәм» кебек акцияләргә бик теләп катнашам.

— Театр белән гаилә тормышын бергә алып бару мөмкин хәлме?

— Мин тиз һәм төгәл кеше. Һәрчак алдан уйланылган төгәл план белән эш итәм. Бүген-иртәгә эшлим, берсекөнгә гаиләм белән булачагымны алдан беләм. Улымны өйдә калдыра алмасам, үзем белән эшкә алып барам. Гаиләмне үпкәләтмәскә тырышам. Сәид әнисенең артист булып эшләгәнен нормаль кабул итә, ул сәхнә артында театр балалары белән бергә уйнап үсә. Гаиләдә татарча сөйләшү — күбрәк әниемнең йогынтысы. Декрет ялыннан иртә чыктым, улым дәү әнисе һәм дәү әтисе белән булды.

Гаиләдә татарча гына аралашабыз. Сәид өч яшендә укырга өйрәнде. Аңа тиздән алты яшь тула, Алла боерса.

— Инстаграмдагы сәхифәгезне карап чыктым, кияүдә икәнсез дип башыма да килмәде. Сез шәхси тормышыгызны яшерү яклымы?

— Әнием әйтмешли, җете кызыл тиз уңа. Ул миңа кечкенәдән үк «кешегә гаиләң турында беркайчан да сөйләмә», — дип әйтә килде. Гаиләм минем өчен иң кадерле һәм ышанычлы урын. Шәхси тормыш турында сөйләргә яратмыйм. Кемгә нәрсә дәлилләргә соң? Социаль челтәрләрдә иҗатка басым ясыйм. Ирем бөтенләй сәнгать кешесе түгел.

— Ирегез актрисага өйләнәм дип алдан белеп өйләндеме?

— Әйе, ул эшемне кабул итә. Кемгә өйләнгәнен чамалады ул. Без бергә укыдык, сыйныфташлар идек. Унынчы класстан йөрештек. Бер-беребезне сынадык. Әнием мин кияүгә чыгар алдыннан кат-кат уйларга өндәде, әти-әнием иремне яратты.

Ирем сәясәтне аңларга, укымышлы, акыллы булырга, кинолар күп карарга тиеш дип күзаллый идем. Гомер буе мәхәббәт белән алданып яшәп булмый, ә акыл белән яшәп була. Акылың бар икән, гаиләне дә дөрес корасың, бөтен әйберне уйлап эш итәсең.

Безнең гаиләдә ике генә сәнгать кешесе: мин һәм абыемның хатыны, җиңгәм — алтын тавышлы җырчы Алинә Шәрипҗанова. Без берберебезне бик яхшы аңлыйбыз.

Кияүгә чыкканда миңа нибары 21 яшь иде. Анда бар нәрсәне дә идеаль күрәсең. Яшь чакта мәхәббәткә буйсынасың, сукыр кебек, берни күрмисең.

Яшьләргә шуны әйтер идем: үз кешегезне тапсагыз, баймы ул, ярлымы ул, анда үсешкә омтылыш күрәсез икән, кияүгә чыгыгыз. Бергәләп барысын да ерып чыгып була. Мин кияүгә чыкканда машина да, фатир да, өй дә юк иде. Аллаһка шөкер, бергәләп өй төзедек, машиналы да булдык. Барысы да үз көчебез белән.

— Дусларыгыз күбрәкме, дошманнарыгызмы?

— Дошманнарым юк дип уйлыйм. Мин ачык кеше. Дошман булырлык бернәрсә дә эшләмәдем. Дусларым бармак белән генә санарлык, калганнары — танышлар. Без бер көнлек дөньяда яшибез, ничек инде кешене дошман итеп була? Дөньяның кадерен белеп яшәү мең кат яхшырак.

— Сезне театрда нәрсә илһамландыра?

 — Сәхнә һәм тамашачы. Тамашачы сине аңласа, ролемне һәм спектакльне кабул итсә, канатланам. Эш күп булган саен, артист үсә, илһамлана бара. Эшемне яратам, эш булса, көне-төне театрда булырга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк