Логотип
Журналда укыгыз

ЭНҖЕ!

Чаллыда эшли башлаган елларны без театрдан чыкмый яшәдек. Театр - минем гаиләм иде, барыбыз да шулкадәр оптимистлар идек, эшлисе генә килеп торды. Төнлә "выездан" кайтасың - өйгә җыенган кеше юк, гримеркада бер-беребезнең уенын тикшереп, театрның киләчәге турында уйлап, чын татар театры булдырырга иде дип янып яшәгән вакыт бит ул.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шиһапованың 50 яшьлек юбилее дисәләр, ышанырга ашыкмагыз. Иҗат кешесенең гомере еллар белән исәпләнми лә ул... Яшәү сере турында, әйдәгез, Энҗе үзе сөйләсен. Мин аңа сорау бирмим, рольләрен күңелемнән генә үткәрәм.

Гайшә! Бер караганда, фахишә, икенче караганда - олы йөрәкле әни кеше, өченче бакканда М.Гыйләҗевның «Бурлак»лары кебек, үзенең нәзек иңнәрендә тормышның авыр йөген тартып барган гап-гади хатын-кыз. Ярата, яраттыра белгән, әле чегән кызларыдай янып торган, әле, күз алдында кинәт үзгәреп, сулып-суырылып калган яшь хатын. Бу үзгәрешләр бер-берсенә шулкадәр тыгыз үрелеп бара гүя сәхнәдә каршылыклы хис-тойгыларны шулай чагылдыра алган бер Энҗе түгел, гүя ул әллә ничәү...

Юрий Леонович Альшиц дигән шәхес бар, танылган театр белгече. Бервакыт мин аның мастер-классларына эләктем. Аның бер фикере бик ошады. Театр өлкәсендә эшләгән кешеләрне ике типка бүләргә мөмкин, диде: бар һөнәрчеләр, бар художниклар. Рәссамнар дигәндә, ул категориягә зур-зур шәхесләр керә, алар өчен бары тик иҗат кына бар. Һөнәрчеләр дә үз һөнәре буенча намус белән хезмәт куялар. Мин кем менә? Ун ел элек сорасалар - художник дияр идем. Бүген исә тәгаен гына әйтә алмыйм, чөнки хәзер беренче урында гаилә тора. Яшь белән бергә приоритетлар үзгәрә икән...

Элегрәк Чаллы театры сәхнәсендә Зөлфәт Хәкимнең "Курку" әсәре буенча куелган спектакль гөрләп барды. Энҗе-Айгөлнең гөл кебек чәчәккә генә бөреләнгән чагы булгандыр ул, бәлки әле үзенең дә тормыш дигән олы дәрьяда курка-курка гына йөзгән чагы булгандыр.

Куркалык диясем килми. Оялчан идем. Гаиләдән килгән тәрбиядер ул, мөгаен: татар кызлары тыйнак булырга тиеш, "выскочка" булма... Шулай да үземә кирәктә кыюлыгы да җиткәндер. Шулай булмаса, тугызынчы классны тәмамлагач, директор янына керергә дә, әниләр белән сөйләштем дип, документларымны алып чыгарга да батырчылык итмәс идем. Казанга, театр училищесына барырга җыенам. Әле өйдәгеләргә әйтү юк, документларны алгач кына әйттем әнигә, аның бик тыныч кына "ярар" дигәнен ишеткәч, әй сөендем инде. Артист булам диюемне шулай кабул итүенең сере соңыннан аңлашылды: барыбер керә алмас, урап кайтыр дип өметләнгән икән... Театр училищесына рус бүлегенә керермен дип ниятләп барган идем. Беренче турдан соң карыйм - мине татар бүлегенә күчергәннәр. "Синең бөтен фактураң татар театры өчен: кара кашлы, кара күзле", дип икенче турга татар бүлегенә тәкъдим иттеләр. "И, мин әйтәм, әллә соң кайтып кына китим микән?" - дим. Горурлык җиңде, кайтып, ничек әниләр күзенә күренәсең инде... Жюрида Марсель абыйны күрдем дә, коелып төштем (М. Сәлимҗанов). Ул шундый олпат гәүдәле, өстәлгә ята төшеп утырган. Эх, нигә кайтып кына китмәдем икән дип үкендем инде шул мәлдә. "Җырлый беләсеңме?" - ди Марсель абый. Әти искә төште, дуслары белән җыелганда "Ай, былбылым"ны еш җырлыйлар иде. Тоттым да шуны җырладым. Аннан этюд күрсәтергә кирәк булды. "Менә син паркта, караңгы, бер ир-ат кулыңны тота. Реакцияңне күрсәт", - диләр. Йомшак кына кычкырдым бугай. Шунда ассистент булып йөрүче Рөстәм дигән егетне ярдәмгә чакырдылар. Аның кулымнан тотып алуы булды, куркуымнан кычкырып та җибәрдем, елап та җибәрдем - барысы бергә булды...

Хәлилен тәрәз төбендә каршы алган Галиябану булмаса да, кызына "дөрес" тәрбия бирергә омтылган, укытучы икәнлеген мәктәптә генә түгел, гаиләдә дә исеннән чыгармаган Галиябануны ("Т.Миңнуллин. "Саташу") уйнаган иде Энҗе. Хәер, укытучы булудан битәр, "үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле" дигәндәй, таләпчән дә, беркадәр кырыс та, шул ук вакытта "без кайда ялгыштык" дигән сорауга җавап эзләп бәргәләнгән җанын сәхнәдә ялангачландырып күрсәтә алган йомшак күңелле әни иде ул.

Мәктәптә "бишле"гә генә укыдым, химиядән генә “4” ле чыга иде, шуңа микән, бөтен кеше миңа укытучы буласың, ди торган иде. Тугызынчыда укыганда, рус әдәбиятын укытырга Рушания Мөсәвировна дигән яшь укытучы килде. Ул дәресләрне шаблон рәвешендә генә үткәрми иде, кичәләр оештыра башлады. Укыган әсәрләрдән өзекләр эшләтеп, бер-беребезгә уйнап күрсәтә идек. Хәтерлим, Островскийның "Гроза" әсәрен сәхнәләштергәндә, мин Катерина монологын укыдым. “Бесприданница”, “Война и мир” әсәрләреннән өзек эшләгәнебез истә. Шул дәресләрдән соң театрга мәхәббәт уянгандыр инде. Училищеда укыганда да укытучылардан уңдым. Илдар Хәйруллин, Әмир Камалиев, Асия Хәйруллина, Рәүф Нуриев кебек шәхесләр белем бирде безгә. Илдар абый бик таләпчән иде. "Һай, марҗа... ", - ди иде миңа, татарчам әлле-хәлле генә булгангамы икән... Бүген үзем дә укытучы ролендә. Хезмәттәшем Чулпан Садыйкова белән "Тылсым" балалар театр түгәрәген алып барабыз. Ни хикмәттер, иң кыюсыз балалар безгә килә, шуларның артист буласы килә. Күрәсең, эчтә ялкын бар - ничек чыгарырга гына белмиләр...

Туксанынчы еллар башында Чаллы театры яшьлек рухы белән сокландыра, тамашачыларны үзенә чакырып тора иде. "Җәйге кырау" спектакле турында телгә алмаган татар кешесе калмагандыр.

Эшкә килеп төшкәндә, үзебез дә яшь идек бит! Безнең курстан берәү дә Камал театрына эләкмәде - ул чакта щепкинчылар кайтып төште. Җәвит Шакиров кына Камал театрында эшләп алды. Ул безнең белән бер төркемдә укыды, олы егет, аны абыебыз урынына күрә идек... Фаил Ибраһимов безне: "Әйдәгез, Казанны сагынсагыз, 3 сәгатьлек юл - барырсыз да килерсез", - дия-дия, Чаллы театрына чакырды. Илсөяр Хакова белән шунда кайттык. "Су буенда учак яна" спектакленә репетиция бара иде, шунда Римма роленә кердем. Аннан "Финляндиядә рәхәт, ди", "Җәйге кырау" спектакльләре чыкты. Соңгысын җыры да бик күтәрде. Ул җырны соңыннан Салават та җырлый башлады: "Миләш җиләкләре бик ачы, ташлап китмә, ялгыз итмәче..." Җыр дигәннән, менә 20 ел була - без бит әле Виталий Агаповның "Моңлы Чаллы" җыр театрында да эшләп киләбез, безне иҗади дуслык ничә еллар бәйләп тора.

Шәһәрдә туып, гомер буе шәһәрдә яшәгән Энҗене "Корт" спектаклендә күргәннәр янә бер сокланмый калмагандыр. Аның Сәлимәсе - чып-чын авыл хатыны! Атлап йөреше дә, психологиясе дә, гомумән, бөтен кыланышы авыл апаларының күчермәсе кебек. Фәридәсе (“Кияү абый”), Октябринанасы да (“Аты барның дәрте бар”) шундыйлардан.

Минем бөтен матур хатирәләрем авыл белән бәйле. Менә хәзер күпләр җәйне "Төркия, диңгез" дип көтә. Без исә җәй җитсә, авылга кайтуны шулай көтә идек. Әти дә, әни дә Апас ягыннан - анда кайту үзе бер олы сәяхәт. Аңа әзерләнүләребез... Юллар да әлле-мәлле генә бит ул чакта. "Ходаем, яңгыр гына ява күрмәсен", - дип тели иде әни. Авылда безгә ирек! 12-13 яшьтә клубка чыгармыйлар, ләкин кич утыруга чыгу бар. Бер көнне бер капка төбендә, икенче көнне башкасында гармун уйнап утырыш. Мин ул кич утыруларга гашыйк булдым, гореф-гадәтләр дә экзотика кебек тоела иде. Шакката идем: ничаклы җыр беләләр. ничек өйрәнгәннәр.... Көтү кайтканчы бер җыеласың капка төбенә, ананн көтү кайткач, яланда сыерларны көтәргә дип, тагын җыеласың. Кемдер учак яга, кемдер сыерларны карый: кукурузга кереп китмәгәннәрме; кемдер кызык сөйли... Авылда пекарня бар иде, андагы апалар безгә яңа пешкән ипи чыгарып бирәләр иде. Менә шул ипинең хуш исен хәзер дә тоям кебек!

Зөләйха (Кол Гали,"Йосыф"), Мөнирә (И.Юзеев, "Гашыйклар тавы"),Саргөл (Р.Батулла, “Яшь аралаш көлү”), Галия ("Н.Птушкина, "Кызым кияүгә чыга")... Мәхәббәтнең үзе өчен яралган хатын-кыз образлары. Кыйссалардан килгән Зөләйха мәхәббәте - патшабикәләр мәхәббәте булса, Мөнирә - тамашачыны тетрәткән эчке кичерешләргә ия җир кызы. Шагыйранә моң Энҗе-Мөнирә җан өргән образда әле еракка өмет булып төбәлгән күз карашы, әле иңнәргә шул өметнең үзе булып сарылган шәлъяулык булып тарала, ул моң күзгә күренмәгән скрипканың кылы булып синең йөрәгеңә килеп чиртә, җаныңны айкый...

Мин бит шәһәр кызы: авыл егетләренә карау юк... Бик “текә” идем. Авылга кайткач, "синең янга бер егет килгән", дисәләр, чыраем җимерелә иде. Бервакыт мотоцикл белән килде берсе. "Әйдә, сине дә йөртәм", - дигәч, киттем инде. Мин әйтәм, тик бер шарт белән - үзем йөртеп карыйм, дим. Басуга чыктык, мине рульгә утыртты. Үзе тыйнак, оялчан булгандыр инде - артка утырды, миңа ныклап ябышмаган да булган. Газга басуым булды - егетем очып төшеп калды, мин дә егылдым. Соң, беренче тапкыр утыруым бит... Аның белән дуслар булып калдык. Беркайчан да егетләр белән аралаша белмәдем, үземне чибәр дип санамадым. Гомумән, ояла идем. Кияүгә чыгу, гаилә турында артыгын сөйләргә теләмим. Шуны гына әйтә алам: хатын-кызның бәхете ирдән аның. Кызыма да шулай дия идем. Аллага шөкер, инде үзе әни булып, ире белән кыз үстереп яталар.

Чаллыда эшли башлаган елларны без театрдан чыкмый яшәдек. Театр - минем гаиләм иде, барыбыз да шулкадәр оптимистлар идек, эшлисе генә килеп торды. Төнлә "выездан" кайтасың - өйгә җыенган кеше юк, гримеркада бер-беребезнең уенын тикшереп, театрның киләчәге турында уйлап, чын татар театры булдырырга иде дип янып яшәгән вакыт бит ул. Фаил Ибраһимов - минем остазым, иң олы рәхмәтем аңа. Артистның бәхете рольдән, мин беркайчан рольсез утырмадым. Ихлас күңелемне биреп уйнавым белән бәхетле булдым. Яшь чагында Фаил абый миндә хисләр ташып торган образларны күргәндер, аннан башка типтагыларга да күчә башладым. "Тәңкәбикә" (М.Кәрим, "Ай тотылган төндә") - шундыйлардан булды. Бик катлаулы образ. Ул - гөнаһлы. Ә гөнаһсыз кешеләр юк бу дөньяда. Мин шул яшерен гөнаһларым өчен газап чиктем, шул гөнаһны үземдә яшереп тотарга да, түбән төшмәскә дә, ыру башлыгы булып калырга да кирәк иде. Бөтен тойгылар бергә җыелган. Ул спектакль алдыннан йөрәгем шартларга тора иде шул бурычларны искә төшерүдән... Бүген мин шәхси тормышым белән бәхетле, сәхнәнең әлегә сабырлык соравын яхшы аңлыйм. Шул сабырлыгыма таянам...

 

Автор - Айгөл Әхмәтгалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк