Логотип
Журналда укыгыз

Бәрәңге корты һәм мәхәббәт

Агымдагы елның 3-4 сентябрендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт  Яшь тамашачы театры 33 нче сезонын «Корт» спектакле белән башлап җибәрде.  Пьеса авторы – вакытсыз арабыздан киткән Фәнәвил Галиев – режиссёр,  артист һәм драматург буларак киң танылу алып, үзеннән матур эшләр калдырган  шәхес иде.

Агымдагы елның 3-4 сентябрендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт  Яшь тамашачы театры 33 нче сезонын «Корт» спектакле белән башлап җибәрде.  Пьеса авторы – вакытсыз арабыздан киткән Фәнәвил Галиев – режиссёр,  артист һәм драматург буларак киң танылу алып, үзеннән матур эшләр калдырган  шәхес иде. Шуңа да беренче көнне премьерадан соң, туганнары, якыннары, дуслары  һәм коллегалары катнашында Ф.Галиевны искә алу, спектакльнең мәгънәле дәвамы булды. Спектакльне театрның баш режиссёры Ренат Әюпов сәхнәләштерә,  рәссамы – Булат Гыйлванов, композиторы – Зөлфәт Вәлиуллин,  балетмейстеры – Алмаз Низамов, ут куючы – Илшат Сәяхов. 

Фәнәвил Галиевның 1980 елларда язылган пьесасында гади татар авылы тормышы сурәтләнә. Әнә районнан килгән врачларга күренергә дип халык җыелган. Барысының да телендә бер сүз – колорадо коңгызы бәрәңгене ашап бетерә бит, аннан ничек котылырга? Автор уңышлы чагыштыру таба: табиблар бөтен организмны тикшергән кебек, бәрәңге корты авыл кешеләрен бәяләүче метафора-символга әйләнә. Әлеге гадәти көнкүреш вакыйгасына бәйле авылдашлары белән Хәйдәр арасында каршылык туа. Сәбәбе гади, әмма бик тә серле: бөтен авыл халкының бәрәңгесен корт ашый, ә Хәйдәр бакчасында бер корт та юк, бәрәңгесе ямь-яшел утыра. Әлеге серне ачуга күпләр катнашып, әкренләп һәрберсенең рухи дөньясы ачыла башлый.

Режиссёр пьесаны комедия-фарс буларак сәхнәләштерә. Татар халкы тормыш каршылыкларыннан еш кына көлү ярдәмендә чыккан. Әлеге спектакль дә кимчелекләрне үз итеп тәнкыйтьләүгә, киң планда халыкчан көлүгә хезмәт итә. Р.Әюпов тәкъдим иткән мизансценалар тормышчанлыгы, геройларның үз-үзләреннән көлүе, ахыр чиктә кешене ярату, аны матур һәм бәхетле итеп күрү теләгенә йөз тотуы белән игътибарны җәлеп итә. Әнвәрбикнең караңгы төндә Хәйдәр бакчасыннан төбе-сабагы белән бәрәңге урлавына, хатыны Халисәнең ярты чиләк колорадо кортын бригадир бакчасына таратуына яисә геройларның өй базына бәрәңге сала торган тишек аша Хәйдәрнең өенә үтеп керү өчен тарткалашуларына бәйле күренешләр карнаваллык рухы, мәзәкчәнлеге белән уңышлы.

Вакыйгалар 42 яшенә җитеп тә өйләнә алмый йөрүче Хәйдәр йорты алдында бара. Илфат Камалиев әлеге геройны горур, үзсүзле, бераз үз эченә бикләнгән ялгызак итеп ача. Ул үзенә кирәк кадәр генә бәрәңге утырткан, ат асрый. Авылдашларының аңа ышанмауларына аптырый, түземе калмагач, үзе дә хәйләгә бара. «Бер препарат уйлап таптым мин. Шул препарат белән утырткан вакытта орлык бәрәңгесенә укол ясыйм», – ди ул аларның сорауларыннан тәмам туеп. И.Камалиев героеның күңел халәтен тирәнтен аңлап уйный, әлеге ир ярата һәм яраттыра белә. Үзеннән ике тапкыр яшьрәк кызга гашыйк булуында эчкерсезлеге, назга сусаган җаны ачыла. Рамиләнең үзенә гашыйк булуын белгәч, Саҗи әбигә күңелендәгене әйтеп сала: «Ә бу күзләр! Алар шундый тирән, төпсез диңгез кебек. Йөзә белмәсәң, батып үлүеңне көт тә тор. Алар бит сөеп, иркәләп һәм назлап карыйлар». Автор моның белән генә чикләнмичә, Хәйдәрнең каны да башка төрле булуын әйтеп, авыл кешеләрен тагын бер гаҗәпкә калдыра. Аның канында СПИДка каршы тора алырлык иммурнитет бар икән. Халисә исә ике арадагы каршылыкны тагы да үстерә: «Алланың кашка тәкәсе булды, билләһи. Бәрәңгесен корт ашамый, яшь кызлар гашыйк була, инде каны да кешенеке шикелле генә түгел». Дөрес, әлеге герой сәнгати планда ачылып бетми, автор, күрәсең, аны максат итеп тә куймый. Иң мөһиме, спектакль тамашачыны хис-кичерешләргә бай күңеле булганда гына кеше тормыштагы матурлыкны күрә ала, дигән нәтиҗәгә китерә.

Кортка каршы агуны табу өчен иң зур тырышлыкны Әнвәрбик һәм хатыны Халисә куя. Рәис Әхмәтзакиров көнче, шул вакытта авыл мокытлыгыннан котыла алмаган ир образы тудыра. Ул гаять тормышчан, ышандыра, шуңа да әйләнә-тирәбездә очраган шундый кешеләрне күз алдына бастыра. Халисә ролендәге Фирүзә Зиннәтуллина уенына да битараф калып булмый. Үткен, хәрәкәтчән, гаять актив, кем әйтмешли, таш астыннан чыккан хатын образы тамашачылар тарафыннан аеруча яратып кабул ителде. Корт даруын кулга төшерү өчен иренең кул уйнатуларын да җиңел генә кичерә ул. Бу образда тормышны ярату, өмет хисе, үз кимчелекләреннән көлеп арыну кебек сыйфатлар ачык чагыла.

Спектакльдә тракторист Рифат һәм аның хатыны Сәлимә образлары да үзенчәлекле ир-хатын булып хәтердә уелып кала. Фернат Насыйбуллин герое сабыр, акрын хәрәкәтләнүче, әмма үзсүзле, авылча төпле фикерле булып ачыла. Сәлимә ролендәге Энҗе Камалиеваның да үз йөзе, характеры ачык тоемлана. Яшь вакытта Хәйдәр белән очрашып йөргән хатын, корт агуы серен ачу өчен, яңадан яшьлегенә кайта алган кебек, үзе яңаклаган яшь ирнең күзләрендәге ачуны, үпкәләүне дә оныта алмый йөри.

Спектакльгә үзгә бер лиризмны, яшьлек романтикасын яшь геройлар Рамилә (Альбина Гайзуллина), Дамир (Дилүс Хәкимҗанов) һәм Әнисә (Алсинә Закирова) алып керә. Алар һич тә бер-берсен кабатламый. Әгәр Альбина герое инде акыл кергән, әмма әле дә үз хисләренә баш була алмаган гашыйк булып ачылса, Дилүс һәм Алсинә әлегәчә яшьлек беркатлылыгыннан арына алмаучы, әмма өлкәннәр йогынтысыннан китеп, үзләренчә яшәргә теләүче герой образлары тудыралар.

Авыл халкының гомумиләштерелгән образын тудыруда Саҗидә әби үзгә урын алып тора. Ул халыкның акылын, тәҗрибәсен үзенә туплаган карчык, башка әдәбиятларда да урын алган Карт кеше архетибы. Безнең драматургиядә шактый чагылыш тапкан образларының (Ана – Ш.Хөсәеновның «Әни килде»сендә; Нәүхәбәр – Р.Хәмиднең «Олы юлның тузаны»нда һ.б.) дәвамчысы ул. Шуңа да Рәмзия Закирҗанова герое язылмаган кануннарны башкаларга җиткерүе, яшьләрне кавыштыруы белән милләт сагында торучы Ана булып ачыла. Саҗидә әби авылда әхлакый кануннарның бозылуын тирән аңлый, шуңа да күңеле белән Хәйдәргә тартыла. Әлеге ике герой башкаларга үтеп кергән көнчелек, бер-берсеннән уздырып әйбер-мал җыю кебек күренешләргә каршы чыга. Татар халкы гомер-гомергә үзара ярдәмчеллеге, ихтирамы, миһербанлы булуы белән аерылып торган. Бу сыйфатларның кимүе исә милли йөзне юкка чыгаруга китерә. Автор фикерләрен үстерә барып, режиссёр Р.Әюпов катнашучы геройларны үз-үзләреннән көлдерә, үзара мөнәсәбәтләрне кискенләштереп, ихлас хисләр, ихтирамлы яшәеш аша гына үз-үзеңнән канәгать булып, тыныч, матур тормышка ирешеп булганлыгын кат-кат искәртә. Вакыйгалар барышында авылның киләчәге Хәйдәр һәм Рамилә, Дамир һәм Әнисә кебек геройларга бәйле дигән фикер уздырыла. Шуңа да Хәйдәр һәм Рамилә мөнәсәбәтенә шактый киң урын бирелә.

Рәссам Б.Гыйлванов тәкъдим иткән сәхнә бизәлеше гадилеге, бәрәңге сабагын хәтерләткән төсләр балкышы, З.Вәлиуллинның заманча җиңел музыкасы, балетмейстер А. Низамов куйган хореографик элементлар – барысы да комедиянең халыкчан рухын көчәйтеп, спектакльнең бөтенлегенә хезмәт итә. Шул рәвешле, вакыйгалар аша төп идея ачыла: бакчадагы корт була да бетә, иң мөһиме, үзебезнең эчебездәге көнчелек, әхлаксызлык, имансызлык кебек «кортлардан» арынсак иде. Үзара дус-тату яшәү генә татар милләтен берләштерә, аны көчле, матур, зыялы, иманлы итә. Спектакльне иҗат итүчеләрнең тамашачыга җиткерергә теләгән төп фикере әнә шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк