Логотип
Якыннан килеп кара

Ул әле өйләнмәгән иде

Әлмәт театрының «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакле вербатим һәм перформанс элементлары булган постмодернистик комедия рәвешендә эшләнгән. Режиссёрның тамашачы белән диалогында беренче минутлардан ук аның безне уенга чакыруы аңлашыла. Тамашачылар залга кереп утыруга яңа гына сөйләшергә өйрәнгән, әле теле ачылып та бетмәгән бала тавышын ишетә. Айдар Җәббаров шул рәвешле сөйләм уенын башлап җибәрә...

Форма җәһәтеннән

Режиссёр һәм сценарий авторы тамашачысын гиперчынбарлыкка алып кереп китә, чөнки Шәмси тарихы чынбарлыкта түгел, ә уен пространствосында бара һәм ул тарихны ХХ гасыр башындагы татар дөньясының «кырыс, таләпчән хөкемдары» Г. Исхакый түгел, ә Шәмсинең балалары гаилә легендасы рәвешендә бәян итә. Спектакльдәге фәрештәләр Маркесның «Канатлы карт» хикәясеннән. Шәмси тарихына балалар күзлегеннән карау сәбәпле, өлкәннәрнең барлык җитешсезлекләре коточкыч зур булып күренә, ә милли проблемалар күпертелеп күрсәтелә. Балалар ‒ өлкәннәрнең кеше дип аталу хокукына сынау ул, шулай ук тулаем милләтнең дә. Балалар белән беренче танышу мизгелендә алар тезләре җәрәхәтләнеп, зелёнка сөртелгән, дулкынланудан борыннарында казынган яки терәк эзләп, күлмәк итәкләренә ябышкан кыяфәттә иде. Аларның фәрештәдәй йөзләре костюм аша ассызыклана, костюмнар исә шулай ук уен пространствосына ишарәли, маскарад, кием алыштыру уеннары белән ассоциацияләр уята. Әлеге мотив иронияле комедия дөньясына ачкыч ролен үти. Без «үз» киемнәреңнең «чит» кешенекенә «алыштыруның» ахыргы нәтиҗәләрен күрү мөмкинлегенә ия булдык... Уен геройларның сәхнәдәге яшәү ысулына әйләнә. Без әдәби маскарад карыйбыз, аның образлары мәктәптә укыла торган әсәрләрдән алынган. А. Җәббаров үзенең уенын «мәктәп минимумы» базасына кора. Шәмси тормыш маскарадында авыл кешесеннән «бәләкәй кеше»гә, Купринның «Алеся»сындагы интеллигентка әйләнә, Анна «халык янына чыгып йөри торган» «Тургенев барышнясы» киемен киеп карый.

Безнең алда милли тормышның көзге арты, анда үткәннәр салмак кына бүгенге көнгә һәм киресенчә, бүгеннән үткәнгә әйләнә, ә шаян кояш нурлары, прожектор уты рәвешендә, компромиссыз киләчәккә төшә.

Г. Исхакый әсәре дөнья модерн дәверенә аяк баскан чорда язылган. Модерн дәвере әйләнә-тирә дөньяны хаос буларак бәяли. ХХ йөз башы татар әдәбиятының ассимлятив процесслар башланганда язылган данлыклы әсәре мотивларына таянып куелган постмодернистик комедиядә хаосны уен формасында кабул итәргә тәкъдим ителә. Комедиядә тәртип (милли патриархаль тормыш) хаос белән каршылыкка керә, шул сәбәпле юморга аерым бер урын бирелә.

Юмор А. Җәббаровның комедиясендә даими каршылыкта яши, шуңа да комедиянең төп герое Шәмси бер үк вакытта тәртип яссылыгында да, хаоста да (аның үз-үзен тотышына һәм эчке күңел халәтенә игътибар итегез).

Постмодернда уен перформанс кебек тәэсирле бер форманы күз уңында тота. А. Җәббаров мулла белән атакайга кискен пародия ясый, бу вакытта ул тамашачыны үткән көннәрдән бүгенге көнгә күчерә. «Ул әле өйләнмәгән иде» комедиясе шартларында көлке тамашачының үзен гиперчынбарлыкта икәнлегенә төшендерү өчен гарантия булып тора, тамашачы үзенең кайда һәм нишләвен төгәл аңлый. Комедиядә сүз уены мөһим элемент булып тора, А. Җаббаров вербатимга мөрәҗәгать итә ‒ дин әһелләренең диалоглары тәгаен кешеләрнең үзара сөйләшүләреннән яздырып алынган, хәтта аларның сөйләм үзенчәлекләре дә сакланган. Монда да А. Җәббаров үзенең тамашачысына тынгылык бирми... Кайчагында атакайның катнаш никахлар турындагы монологы танылып та китә. А. Җәббаров бүгенге көннең музыканты, җәмәгать эшлеклесе Рәдиф Кашаповның заманча мәдәният белән нәсел башлангычы арасында компромисс табарга тырышуына пародия ясау белән шөгыльләнә түгелме соң?!

Комедиянең юморы кагыйдәләрне җиңел һәм җитез генә итеп бозудан килеп чыга. Комедиядә бүгенге көннең туристик бизнесыннан ничек оста итеп көләләр! Кунакчыллыкның фин моделе башкортныкы белән чәкешә, һәм боларның барысына да ирония күзлегеннән карауга, иске мәгънәләр юкка чыга. Әлеге пародиянең асылы төрле сыйфатларны һәм вәзгыятьләрне сукырларча кабатлаудан гыйбарәт. Әлеге мизансценаларда пародия аерым бер милли сыйфатларны гиперболалаштыруга корыла, шуның аша аларга салынган пафос фаш ителә. Шушы мизгелдә пародия объекты ‒ стереотиплар ‒ көчсезләнә һәм көлкегә кала: горур башкорт һәм аралашудан кача торган фин образлары. Пародия, теләсә кайсы юмористик уен эшчәнлеге кебек хис һәм акылны берләштерә, шул ук вакытта көлке объекты турында уйланырга, аңа игътибар итәргә этәрә.

А. Җәббаровка уен аспекты барысына да ирония күзлегеннән карар өчен кирәк. Комедиядә ул риторик алым, анда өстә яткан әйберләр чынбарлыктагысы белән чагыштырганда, тамырдан аерылып тора. А. Җәббаров сүз белән әйтелгән генә түгел, ә драматик һәм ситуатив иронияләр белән дә осталарча эш итә. Комедия сюжеты үстерелеше барышында тамашачы режиссёрның һәм сценарий авторының төп бурычы тозсызлык өстенә тозсызлык күрсәтеп, көлдерү түгел, ә хак юлга бастыру, чөнки хәзерге заман кешесенең милли яссылыктагы тәҗрибәләре фин саунасыннан чыккач коенган бозлы су кебек өстен ала. А. Җәббаровның ирониясе хәзерге заман хаосында ориентир табарга ярдәм итә.

Сценарий авторы үзе дә татар буларак, үзирониягә мөрәҗәгать итә, ул үзенчә «бозны эретә» һәм тамашачыга постмодернистик комедия дискурсында хакыйкатьнең чагыштырмалылыгы белән килешергә мөмкинлек бирә. Теге яки бу күренешкә бәя юк, бу исә һәркемгә үзе күргәннәрнеүзенә бәяләргә, хәзерге заман «маскарад»ында үзенә катнашырга мөмкинлек бирә.

Сәхнә бизәлеше үзенчәлекләре

Спектакль сәхнәгә урнаштырылган басмада бара, ул спектакль дәвамында авышлыгын үзгәртә: йә тамашачыга таба авыша, йә теге якка таба янтая. Режиссёр шул рәвешле геройларының язмышындагы мәкерле бормаларны күрсәтә. Стена өстендәге көзге дә бик зур мәгънәгә ия, ул тамашачыны татар милләтенең көзге артын күрсәтә. Билгеле булганча, хис-кичерешләрнең үтемлелеге ягыннан көзге картинага якыная. А. Җәббаровның көзгесендә барысы да кыек, томанлы... Боларның барысы да хәзерге заманда милли тормыш трансформациясенең ни дәрәҗәдә булуын символлаштыра. Герой кебек үк без дә терәкләреннән купкан дөньяда терәк эзлибез, әмма тәшвишле төштәге кебек милли тормыш дилбегәсе кулдан ычкына да китә.

Музыкаль бизәлеш һәм аның эчке сюжетны ачудагы роле

Милләтнең эчке яшәеше әле татар моңында тере килеш саклана. А. Җәббаров актёрларны сайлый белә. Табигать Фаил Сафиуллинга моңны мулдан биргән. Милли моңның көчен ассызыклар өчен режиссёр героена әзмәвердәй таза кеше иллюзиясе бирә торган кием кидерткән. Көзге артыннан агылып чыккан озын көй тамаша залын тутыра да тамашачы күңеленең иң нечкә кылларына барып кагыла.

А. Җәббаровның җырлардан халык тормышының тәкыясын ничек үрүен рәхәтләнеп тыңладым.

«Тәфтиләү» җырының татар һәм башкорт версияләре бар, шуңа да А. Җәббаров көзге артында шулай ук үзенең хыял-сагыш структурасын күрсәтә. Тукай шигыренә язылган татарча вариант бар, ул шагыйрьнең халык җырларын җыю тарихын хәтерләтә һәм татар моңына һәйкәл булып тора. «Тәфтиләү»нең башкорт варинатында сүз башкорт җирләрен колониальләштерү турында бара. Шәмси анда туберкулездан дәваланырга бара. Бу җырда патшта хакимиятенең канлы җәллады, интриган, татар белән башкорт арасына дошманлык орлыклары чәчеп калдырган Тәфкилев мәңгеләштерелгән. Шул ук вакытта җырда халык җилкәсенә төшкән авыр сынауларны җиңеп чыгачагына ышаныч белдерә.

Шуннан соң тәкыядә «Ирәндек» башкорт җыры чират ала. Аның күтәренке темпына ияреп, тамашачы кыска көй әсирлегенә төшә, бәхет киләчәгенә ышаныч арта: «Бәйрәм булып китәр бер көндә». Сценарий авторы спектакльнең эчке сюжетын шулай кора. «Кара каш» җыры белән көзге артына мәхәббәт темасы килеп керә. Эчке сюжет өчен «җилләр исә» дигән юллар мөһим булып тора. А. Җәббаров Шәмси язмышы аша милләт язмышын чагылдыра, аның язмышы көзге артында индивидуальләштерелми, ә ялтыравыклар белән сәхнәне тутырып күбәя. «Авыр юллар үткәндә» юлы язмыш метафорасы булып аңлашыла. Мәхәббәт, дәрт һәрвакытта да тулаем милләт тормышы өчен сынау ролен башкара. Режиссёр безнең игътибарны «үкенерлек гөлләр» образына юнәлтә: сәхнәдә яңгыраган саен бу җыр теге яки бу ягы белән ачыла, ул тамашачыларны кеше тормышында никахның җаваплылыгы турында уйланырга этәрә.

«Озак торды атым, чапмады...» дигән татар халык җыры чынбарлыктан аерылган милләт тормышындагы озакка киткән торгынлыкка ишарә итә. Шул рәвешле көзге артында безнең халыкларның сувенир киләчәге ялтырап-ялтырап китә. Игътибар итегез ‒ А. Җәббаров татар моңындагы иҗади башлангычны татар эстрадасының билгеле фигуралары белән бәйләп теркәп куя ‒ Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева ‒ болар татар тормышының чәчәк аткан чорын символлаштыра. Әлфия Авзалова җепшеклек чорын символлаштырса, Хәмдүнә Тимергалиева мөстәкыйльлек дәверен, милли тормыш чишмәсенең көч җыйган вакыт аралыгына туры килә. Аларның ару-талу белмәс хезмәте нәтиҗәсендә СССР киңлекләре буйлап чәчелеп яшәгән татарлар туган җирләре белән элемтәләрен өзмәгән.

«Казан утлары» дигән халык җыры адәм баласының туган җиренә тартылуын ныгытып куя, аннан аерылу һәркем өчен сагышка әйләнә: Сине күрми йөрәк түзми, Янулары бетми күңелнең.

Спектакльдә дөньяның ТИЕШЛЕ халәте шулай теркәлгән: һәркемнең МИЛЛИЛЕКТӘ тамырлануы ул. Һәркем үз язмышын үзе язарга хаклы: СӨЮ-сәгадәтне сайларга яки дәртнең агулы чәчәген өзеп, аның нәселеңне корытуына юл куярга.

Артистларның уйнау осталыгы

А. Мифтахов сәхнәдә сокландыргыч осталык белән «кечкенә кешенең» тормышын тасвирлый. Аның герое бәргәләнә. А. Мифтахов Шәмси образын ясалма булмаган драматизм белән тудырганда кисәк буффонада һәм комик алымнар белән баета. Шәмси аякка басмаган, ул тормышта үзен эзли. Шуның өчен аның аягы астында яткан яссылык гел үзгәреп торган халәттә. Айратның герое йөгерә, сөртенә, тәгәри, баш тарта, кабалана... Тышкы яктан хәрәкәтсез «чакларда Шәмсинең уй фикерләре башында кайный башлый. Бу контраст аркылы артист үз героеның фаҗигасен ача. Бәхет эзләп, милли кыйбласын югалткан Шәмси, зур фаҗигагә дучар була. Туганнарының бәхетсезлегендә ‒ул үзе гаепле.

Анна образы да контраст алымнар нәтиҗәсендә туа. Миләүшә Хафизованың героинясы бик тыныч һәм кайгыртучан. Искиткеч матурлыгы Шәмси өчен агуга әйләнә. Тышкы яктан нәфис күренсә дә, Анна эчтән ‒ көчле, максатчан. Ялгызлыктан интеккән хатын үз көченә ышана һәм яраткан кешесен үзенчә «шомарта». Ләкин аның да аяк астындагы җире еш китә...

Динар Хөснетдинов атакай һәм мулла образларын искиткеч осталык белән тудыра. Артист тавыш потенциалын файдалана. Үгет-нәсихәт мизанcценаларын тудырганда Динар интонациясен гел үзгәртеп тора, аның тембры бик бай... Шуның өчен һәр сүзе залны яулап ала, тетрәндерә.

Фаил Сафиуллин сәхнәдә сокландыргыч образлар тудырды. Башкорт образын тудырганда артист, җырлап, тамашачыга милли моң байлыгын ача. Артист клоунада алымнарын оста файдалана.

Диләрә Фазлыева һәм Энже Сәйфетдинова сәхнәдә бала образларын зур осталык белән башкаралар. Алар сәхнәдә «яшәмиләр», алар «уйныйлар». Режиссёр аларның уенын атааналары тормышына контраст итеп бирә. Тамашачы тормыш уен тугел икәнен бик тиз аңлап ала. Балалар ‒ Шәмси һәм Анна образларының «көзгесе». Балаларның монологлары драматизмны сәхнәдә көчәйтә, ә хәрәкәтләре фаҗиганең тирәнлеген ачып бирә.

Айдар Җәббаров «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендә катнаш никахлар турында уйлана. Тамашачыны уяту өчен режиссёр бишек образын оста файдалана. Айдар Җәббаров ләззәт һәм сәгадәт турында безне уйланырга мәҗбүр итә. Режиссёр милләтнең киләчәген уйлап чаң кага: буш бишек образы тетрәндерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк