Логотип
Якыннан килеп кара

Татар дәүләт филармониясе татар джазының өч чорын тәкъдим итте

Бу көнне филармониянең концертлар залында үзгә бер җылы атмосфера хөкем сөрә иде. Гадәти концертларда була торган шау-шу да, чыш-пыш килүләр, чыгып йөрүләр дә юк. Әллә тамашачысы шундый, әллә сәхнәд...

Бу көнне филармониянең концертлар залында үзгә бер җылы атмосфера хөкем сөрә иде. Гадәти концертларда була торган шау-шу да, чыш-пыш килүләр, чыгып йөрүләр дә юк. Әллә тамашачысы шундый, әллә сәхнәдән яңгыраган моң шулай тәэсир итте. Ни генә булмасын, концертка килүчеләр ул көнне үзләре белән рәхәт тойгылар алып киткәндер дип ышанып әйтергә мөмкин.

Концерт программасы өч өлештән тора. Беренчесе Олег Лундстрем эпохасы. Тарихка күз салсак, Россиядә беренче джаз төркеме Казанда эшли башлаган икән. Биредә төпләнгән Олег Лундстерм оркестры башкаручыларыннан ТАССР дәүләт кинематография оркестры төзелә. Соңрак, оркестр Казанда укыган башкаручылар белән тулыландырыла. “Бу –безнең өчен зур горурлык. Шуңа да ул чорларда нигез салынган классик джаз традицияләрен саклап калып, дәвам итәргә кирәк”, –  ди бүгенге көндә джаз оркестрының җитәкчесе Лидия ханым Әхмәтова. Беренче бүлектә А.Монасыйпов, А.Ключеров, Р.Яхин, Н.Җиһанов, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи кебек танылган татар композиторларының әсәрләре яңгырады.

Икенче бүлек исә илленче елларны чагылдыра. Олге Лундстрем Мәскәүгә китеп бара һәм ярты оркестр аның белән бергә юлга кузгала. Соңрак оркестр белән 40 ел рәттән Олег Лунстремның Шанхайдан кайткан иптәше, тенор-саксофончы Виктор Деринг җитәкчелек итә. 2011 елның гыйнварында республиканың дәүләт кинематография оркестры һәм дәүләт эстрада-симфоник оркестры нигезендә Татарстанның филармония джаз оркестры оештырыла. Бу бүлектә яңгыран шул чор композиторлары – Алмаз Монасыйпов, Рәшит Кәлимуллин, Резидә Әхиярова әсәрләрен халык күңеленә аеруча хуш килде.

Ә өченче бүлек заманча әсәрләргә нигезләнеп төзелгән. Биредә Лидия Әхмәтова, Эльмир Низамов, Эльмира Галимова, Илгиз Шәйхеразиев, Эльнар Сабирҗанов эшләре урын алган.

Проектта татар эстрадасы йолдызлары:  Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова, Гөлнара Тимерҗанова, Айгөл Бариева, “Казан егетләре” төркеме, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Иркә, Раушания Мөшәрәпова, Эльнар Сабирҗанов, Эльза Заяри, Зарина Вильданова һ.б. җырчылар чыгыш ясады.

Концертның исемен ишетүгә үк “Үзгәреш җиле” турында уйлап куйган идем. Тик оркестр җитәкчесе Лидия Әхмәтова әлеге концертның аның ул проект белән бер бәйләнеше дә булмавын җиткерде.

“Бу проектны оештыру турында 2014 еллардан бирле хыялланып йөрим. Ниһаять теләгебез чынга ашты. Әлеге концертны ел саен үткәрергә ниятлибез. Филармониянең джаз оркестрын татар тамашачысы белеп тә бетерми бит. Кызганычка каршы, хәзерге заман артистларының күбесе фонграммасыз җырлый да алмый. Оркестрга кушылып, тере тавышка җырлаган артистларыбыз күзгә күренеп бер башка күтәрелеп китә. Чөнки моның өчен үз өстеңдә эшләргә, тырышырга кирәк. Бу проект – бер яктан оркестырны күрсәтү булса , икенче яктан җырчыларыбызны халыкка тәкъдим итү, аларга берникадәр профессиональ юнәлеш ярдәм итү дә булып тора. Теләк-максатларыбыз моның белән генә бетми. Алга таба 25 апрельдә Мәскәүдә Асдуллаев йортында Тукайга багышланган зур чарада чыгыш ясарга җыенабыз. Күптән түгел Сыктывкар шәһәренә “Бөтендөнья джаз музыкасы” фестиваленә чакыру алдык. 20 мартта шунда барырга җыенабыз”, – дип сөйләде Татар-информ мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова.

Концерт турында һәм гомумән татар эстрадасының бүгенге халәте хакындагы фикерләре белән Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов та уртаклашты. Видеоны биредә карый аласыз: http://sahne.ru/all-media/video/item/1553-z-f-r-kharisov-yrchy-z-eshene-ostasy-bulyrga-tiesh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк