Логотип
Якыннан килеп кара

Оренбург сәхнәсендә - “Аршин мал алан”

 Бу пьеса 1913 елда язылып, 75 телгә тәрҗемә ителгән, 87 ил сәхнәләрендә  куелган. Өлкән буын комедия буенча төшерелгән фильмны һаман онытмый: анда төп рольне танылган җырчы Рәшит Бейбутов башкарган...

 Бу пьеса 1913 елда язылып, 75 телгә тәрҗемә ителгән, 87 ил сәхнәләрендә  куелган. Өлкән буын комедия буенча төшерелгән фильмны һаман онытмый: анда төп рольне танылган җырчы Рәшит Бейбутов башкарган иде.

“Аршин мал алан” – романтик рухтагы әсәр. Шигъри нәфислеге, композициясенең төгәллеге, образларның камиллеге, җыр-музыкага байлыгы, мәхәббәтне күтәренке төстә, гүзәл итеп сурәтләве белән ул романтик драматургиядә үзгә бер урын били. Менә шуңадыр инде, премьераның өч көнендә дә театр залы тулы иде. Оренбурлылар милли җанлы әсәрләргә сусады; билетлар күптән сатылып бетте.

 

Үзенә ярдәмгә режиссер Мәскәү рәссамы Иршат Азихановны, балетмейстер РФ атказанган артисты Сергей Тишковны чакырган һәм театрның барлык яшь артистларын катнаштырган. Иҗатчыларның ирешкәннәре сокланырлык: спектакль бербөтен итеп кабул ителә, бу – гаять кызыклы декорацияләрдә, персонажларның кием-салымнарында һәм шулай ук бик үзенчәлекле музыкасында да чагыла.

  Элекке гореф-гадәтләр буенча кияү белән кәләш бер-берсен туйдан соң гына күрә алганнар. Әмма яшь сәүдәгәр Гаскәр (Илдар Байменов) булачак хатынын туйга кадәр куреп беләсе килә. Шуңа күрә ул дусты Сөләйман (Марсель Рәхмәтуллин) өйрәтүе буенча, капчыгына тукымалар тутырып, аршин-малчы (сатучы) булып, кыз эзләп чыгып китә. Ул заманда тик сатучыларга гына йортларга кереп, хатын-кызның йөзләрен күрергә мөмкинлек булган. Шулай, ул Солтанбәк кызын Гөлчәһрә белән очраша, алар бер-берсенә гашыйк булалар һәм бергә калыр өчен кыенлыкларга бирешмәскә тырышалар.

   Комедиядә тискәре геройлар юк. Алар төгәл берничә парга бүленгәннәр һәм бер-берсеннән аерылалар. Әмма барысы да төрле дәрәҗәдә булса да, иске гадәтләргә каршы торалар.

   Алдагы планда  төп геройлар – Гаскәр белән Гөлчәһрә (Элиза Яхина). Артистлар көчле хисле образлар тудыра алдылар. Режиссер аларның мөнәсәбәтләренә поэтик яңгыраш бирә, гомерлеккә урнашып катып калган кануннарны бозып ватучы язгы хисләр ташкынын беренче планга куя. Сөю хисен тасвирлаганда, ул романтик буяуларны мул куллана. Геройларның күтәренке хисләре, мәхәббәтләре аларны кинәт җирдән югары күтәрә һәм алар үзләренең искиткеч күңел халәтләренә бирелеп, чиксез күкне иңли.

         Сөләйман белән Асия (Назия Дибаева), Гөлчәһраның ике туган сеңлесе, шулай ук бәхетле тормыш турында хыялланалар. Сөләйман-бәк – сәүдәгәр,  эшлелекле, әмма хәйләкәр һәм һәртөрле хәйләләр кулланучы. Асия – үткен, кызыксынучан кыз. Тик ул, Гөлчәһрә кебек, аршин-малчыга, аңардан түбән кешегә, гашыйк була алмас иде. 

Вәли (Рәмис Яһудин) белән Тәлли (Гөлгенә Әбдрәкыйпова) – акыллы, шат күңелле, үтә күрүчәнлекле һәм тапкыр акыллы хезмәтчеләр. Алар да бәхетле киләчәкләре турында хыяллана. Артистларыбыз бу образларны жанр төгәллеге һәм нәфис чагылышлы итеп сурәтли. Тамашачыларга бу пар хуш килә, чөнки алар – халыктан чыккан геройлар, аларның да бәхеткә, мәхәббәткә хокуклары бар. 

Солтанбәк (ТР атказанган артисты Айрат Хәбибуллин) белән Җиһан (Рәзифә Хәйруллина) - өлкән буын кешеләре, әмма алар да “бәхетле оя корырга” өметләнә. Солтанбәкнең: “3 сум акча, бер мулла һәм бер баш шикәр – шуның белән эш бетте”, - дигән сүзләрен зал алкышлап ала. А.Хәбибуллин үз героен укымышлы кешеләрне яратмаган зат буларак тасвирлый. Ул ялгызлыктан арыган, туйга акча түкмичә генә, муллага 3 сум, бер баш шикәр биреп, котыласы килә, үзен дәртле дип саный. Ләкин, җомга көне булуын, базарга бару турында оныта. Аның Җиһан белән беренче тапкыр очрашу мизгеле – талантлы артистка гына хас уен дип әйтергә була.

         Нәтиҗәдә, бу дүрт пар морадына ирешә, берьюлы дүрт туй ясыйлар.

Гозәер Хаҗибәковның көйләре милли хисләрне чагылдыра: алар күңелгә ятышлы, ягымлы да, шук, шаян да, хисле, нәфис тә - нәкъ спектакльнең үзе һәм анда катнашкан артистларның уены шикелле.

Мондый әсәрләрдә уйнау һәм җырлау өчен аерым тавыш, музыкаль сәләт тә таләп ителә һәм без артистларыбызның җырлауларын тыңлап, моңа инандык.

Спектакльны куючылар сәхнә бизәлешенә җитди игътибар бирәләр – бу спектакльның идеясын тулырак ачуга  ярдәм итә. Ирләр һәм хатын-кыз милли киемнәре, милли бизәкләр төшереп чигелгән әйберләр, төрле төстәге тукымалар һәрбер эпизодның, күренешнең һәм тулаем спектакльның мәгънәсен тамаша залына җиткерүдә башкаручыларга нык ярдәм итә.

Р.Әюпов спектакленең үз идеясы, нәфис яңгырашы, үз темасы бар. Аның әйтүенчә, хәзерге базар алыш-биреш системасында кеше булып калу – комедиянең актуаль ягы.

Режиссер хореографиягә, рольләрнең пластикасына басым ясый.

Социаль тигезсезлек хөкем сөргән җәмгыятьнең югары катлау вәкилләрен сурәтләгән детальләрдән дә бик отышлы файдалана. Солтанбәк һәм аның өендәге хәлләр реалистик дөреслек белән сатирик планда күрсәтелгән.

 

Шунысы куанычлы: пьесага салынган фикерләр спектакльдә дә асылда дөрес чагылыш тапкан. Драматургның әйтергә теләгәне тирәнәйтелгән һәм тагын да ачыкланган урыннары бар.

Ике төп иҗатташ – театр һәм тамашачы арасындагы диалог барып чыкты. Залның туктаусыз кул чабып, “Афәрин!” дип кычкыруы спектакльнең искиткеч уңыш казануы турында сөйли. Режиссер һәм актерлар, рәссам һәм хореограф, һәрбер хезмәткәр (яктыртучы, сәхнә машинисты, кием тегү, декорация, бутафория ясаучылар һ.б., бер сүз белән әйтсәк, спектакльне әзерләүдә катнашкан һәркем) үз асыл максатына тулаем иреште – тамашачыларның рәхмәт тулы йөрәкләрен чиксез шатлык хисләре белән тутырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк