Логотип
Якыннан килеп кара

"Ефәк баулы былбыл кош"

Әсәрдә күтәрелгән проблемалар да көннән-көн яңара. Авылларның бетүе, балалар саны җитмәү сәбәпле авыл мәктәпләрен ябулары, татар авылы белән бергә моң, халык җырлары, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр юк...

Әсәрдә күтәрелгән проблемалар да көннән-көн яңара. Авылларның бетүе, балалар саны җитмәү сәбәпле авыл мәктәпләрен ябулары, татар авылы белән бергә моң, халык җырлары, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр юкка чыгу турындагы бу әсәр, гүя әле генә табадан төшкән. Нык традицияләр югалу бөтен тормышны астын өскә китерә: хатын-кыз аза, иренә баш була башлый, балалар ата-аналары сүзен санга сукмыйча, үз белдекләре белән яшәп, хәләлне хәрәмнән аерырга өйрәнми, ялгыш юлларга кереп китә. «Ефәк баулы былбыл кош» спектаклендә, мәсәлән, сәрхуш Әдһәм (Илгизәр Хәсәнов) хатыны Хуриянең (Люция Галләмова) котыртуы белән әнисенең авылдагы йортын саттырып, үзен картлар йортына илтеп олактырган, торымнан торымга янына кайтып пенсия акчасын суырып алып тора. Ә картлар йорты директорының улы Рәсим (Айдар Фәтрахманов) колхоз акчасына шәһәрдә укыса да, авылга әйләнеп кайтырга җыенмый һәм сөйгән кызы Шифанга (Лилия Камалиева) өйләнүдән баш тарта, бәйсез булып калырга тели, үз өстенә җаваплылык аласы килми. Күргәнебезчә, бу әсәр моннан утыз еллап элек иҗат ителсә дә, бер дә искермәгән.

 

Спектакльгә яраткан артисткабыз Исламия Мәхмүтованы күрер өчен генә дә килүчеләр шактый булгандыр. Ул картлар йортында соңгы көннәрен үткәрүче Рәшидә карчыкны уйнады. Аның, җәфа улы килгәч, калтыраган куллары белән кофта кесәсеннән алып дару эчүе, күзләрендә җемелдәгән яшь бөртекләре, тыштан кырыс булырга тырышса да, эчтән бәдбәхет улын кызганып януы, шул ук вакытта кешедән оялып, сау-сәламәт өч бала анасы икәнен, улы Әдһәмнең ни өчен килгәнен яшерергә тырышуы бәгырьләрне телде. Люция Галләмованың зәһәр килене нәфрәт уятты. Илгизәр Хәсәновның Әдһәме умыртка сөяге булмаган, кая борсаң, шунда борыла торган мескен бөҗәк булып күз алдына килеп басты. Мияссәр (Сәлим Мифтахов) холкы белән үлемсез Әлмәндәрне хәтерләтә һәм аны шул рухта гәүдәләндерергә кирәк иде. Әмма кызганыч ки, актерның байтак монологлары коры лозунг кебек яңгырады. Картлар йорты директоры Әсма ролендә Лилия Мәхмүтовага – җылылык, яшьләргә исә табигыйлек җитмәде. Күренекле композиторыбыз Мәсгут Имашев музыкасы спектакльнең матур бизәге булды. Наилә Кумысникованың сәхнә бизәлешләре реалистик өслүптә хәл кылынган. Спектакльнең режиссеры – Рәшит Заһидуллин.

Бер үк вакытта спектакль борчуга да салды. Бу киеренке тойгы классикага мөнәсәбәт белән бәйле булса кирәк. Чөнки классика вакыт узган саен яңара, анда яңа мәгънәләр ачыла бара. Ул шуның белән кызык та. «Ефәк баулы былбыл кош» спектаклендә авыл артында – дәүләт; гаилә артында – милләт, тел, гореф-гадәтләр; шулардан баш тартып бәйсез яшәргә омтылган яшь егет Рәсим артында милли хисләрен җуйган бүгенге манкортлар тора. Менә шуларга ныграк басым ясарга кирәк иде. Чөнки бүген глобальләшү заманында манкортлашу проб­лемасы элеккегә караганда да кискенләште.

 

Тагын бер мөһим мәсьәлә – сәхнә теле. Спектакль нинди тамашачыга багышланган һәм нинди сәхнә телендә башкарылырга тиеш соң? Тамашада үзәк урында яшь егет Рәсим, аның кыек юлдан кире борылып традицияләргә кайтуы. Актерның яшьлеге, режиссерның эшләп бетермәве нәтиҗәсендә герой күңелендәге кискен борылыш, саран чаралар белән тасвирланып, тамашачыга аңлашылмый калды. Шулай да спектакльнең күбрәк яшьләргә багышланган булуы бәхәс уятмый. Чыннан да, алтмыш, җитмеш ел буе театрдан аерылмаган икән, өлкән буын тамашачыны традицияләргә кайтырга чакыруның хаҗәте юк. Ә менә милли мохит эзләп театрга килгән татар яшьләрен ничек кызыктырырга? Һәрхәлдә бу спектакльдәге, хәрәкәт ясарга курыккан гыйффәтле туташлар сыман, сәхнәдә тораташтай катып торган актерлар, яисә мөмкин булганча чынга охшатып ясалган пейзаж-декорация белән түгел. 1984 елда режиссер Равил Тумашев куйган «Ефәк баулы былбыл кош» спектаклен карамасам да, бүгенге тамашаның шул вакыттан бирле әллә ни үзгәрмәвен аңлар өчен зур акыл кирәкми. Димәк, хәзерге заман яшьләре белән сиксәненче еллар сәхнә телендә сөйләшәбез булып чыга. Аңларлармы алар, театрыбызга әйләнеп кайтырмы? Ай-һай!Сәхнә теле нык үзгәрде, төрлеләнде бит. Эзлән, яңалык уйлап тап, яшьләр кебек фикерләргә өйрән, ни эшләсәң-эшлә, яңа буынга, үз милләтеңә тугры кал, дигән фикерне сеңдер! Язучының исемен, аның әсәрен зурлау әнә шул була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк