Логотип
Якыннан килеп кара

Җаныңның ваклыгын сылтама заманга!*

  *(Р.Фәйзуллин)      «Егерме ел… Шул вакыт эчендә егерме пьеса язылган… Һәммәсе дә тигез, бер югарылыкта димим. Сәнгать спорт түгел, аның казанышларын метрлап үлчәп булмый. Валерий Брумель генә...

 
*(Р.Фәйзуллин)
 
   «Егерме ел… Шул вакыт эчендә егерме пьеса язылган… Һәммәсе дә тигез, бер югарылыкта димим. Сәнгать спорт түгел, аның казанышларын метрлап үлчәп булмый. Валерий Брумель генә ул, үз гомерендә бер югарылыкны ала да, гомере буе шуның даны җитә аңа! Сәнгатьнең казанышын бары тик заман сынавы гына билгели. Заман гына аның «иңен-буен һәм авырлыгын» үлчи ала! Егермесе дә калыр дип өметләнмим, әмма «Киек каз юлы», «Җиргә тапшырылган серләр», «Эңгер-меңгер», «Өч аршын җир», «Кар астында кайнар чишмә» һәм кайбер башка пьесаларым югалыр дип уйламыйм», – дип яза А. Гыйләҗев Г. К. Хөсәеновка 1976 елның 18 ноябрендә Подлипкида урнашкан Язучылар иҗат йортыннан.
 
   «Кар астында кайнар чишмә» пьесасы нәкъ менә Әлмәт театрында куелу өчен, 1975–1976 елларда, ягъни 40 ел элек язылган була. Спектакльнең премьерасы 1976 елда уза (режиссер Г. К. Хөсәенов). А. Гыйләҗевнең хатыны Н. Гыйләҗева искәртүенчә, спектакль 500 тапкыр куела. Әлмәт театры сәхнәсендә дөнья күргән «Кар астында кайнар чишмә» спектакле, «заман тәләпләреннән чыгып, мөнәсәбәтләр үзгәргән саен, конфликтлар тормышның эченәрәк яшеренә, проблемалар катлаулана барган саен, кеше җанының пульсы да үзгәрүе турында» сөйләде, дип яза Д.Гыймранова «Бай иҗат мирасы калдырган әдип» мәкаләсендә. Әсәр, төрле сәхнәләрдә куелып, тамашачыларның мәхәббәтен яулап ала. Спектакль Бөгелмә һәм Оренбург театрларында да уйнала. Әлмәт театры сәхнәсенә спектакльне икенче тапкыр Л. һәм М. Ростороповичлар исемендәге Оренбург дәүләт сәнгать институты профессоры, Россия Театр әһелләре берлеге әгъзасы Булат Хәйбуллин алып менә.
 
   Жанры буенча ул – характерлар бәрелешүеннән туган комизмга нигезләнгән гаилә-көнкүреш комедиясе. Әти-әниләреннән хәер-фатиха алмыйча гына, заманча итеп өйләнергә теләгән яшьләр – Тәскирә (Ләйсән Нуриева) һәм Әбүзәр (Рифат Әхмәдиев), үзләре дә сизмичә, картларның ялгыз йөрәкләрен бер-берсенә бәйләп, аларга бәхет бүләк итә. «Инде җырлары җырланган» картлар, балаларын шаккатырып, өйләнергә була: кар (ягъни яшәлгән еллар) астыннан кайнар чишмә (хисләрнең кайнар чишмәсе) бәреп чыга. 
 
   Сюжет нигезенә А. Гыйләҗев «бөтенләй көтелмәгән вакыйга» сала һәм замандаш геройларның типик сыйфатларын, аларның психологиясен күпертеп күрсәтергә тырыша. Комедиянең сюжет сызыгын үстереп, язучы шулай да спектакльнең эчтәлеген бу көтелмәгән хәлне тасвирлауга гына кайтарып калдырмый, ә бәлки персонажларның характерын ачып бирергә, аларның бәрелешен тасвирларга тырыша. Шул ук вакытта «Кар астында кайнар чишмә» образларының искиткеч төрлелеге сюжетка, сурәтләнгән вакыйгаларга капма-каршылыкта түгел, ә шулар белән берлектә үстерелә. Комедиядә геройлар тормышының интим-лирик ягы алга чыга.
 
   Туй образлары һәм персонажлары, туй йоласының тематикасы һәм проблематикасы – әдәби әсәрләрдә иң кирәклеләрдән санала, чөнки ул кеше шәхесе тулы итеп ачыла торган, кеше тормышының шәхси, интим, көнкүреш өлкәсенә нигезләнгән сюжет булып тора. Туй сюжетын куллану А. Гыйләҗевкә замандашлары шәхесенең эчке мотивларын өйрәнергә, аларны социаль, иҗтимагый тормышта, үз-үзләренә һәм башкаларга булган мөнәсәбәттә, хезмәт итүдә сурәтләргә, аларны хәрәкәткә китерә торган көчне билгеләргә мөмкинлек бирә. Туй искедән яңаның тууын символлаштыра, ул – берләшү, кушылу символы, кеше тарихын һәм үсешен хәрәкәткә китерә, буыннар арасында бәйләнеш тудыра торган көч. Туй феноменында аның бусага (чик) мәгънәсе бигрәк тә мөһим: ул – санның сыйфатка күчү этабы, иң киеренке нокта. Балалар да, әти-әниләр дә тамашачылар каршында җитлеккәнлеккә имтихан бирәләр. Туй ул – тылсымлы, серле йола. Яшьләр моны үзләренчә аңлыйлар һәм әти-әниләренә әйтмичә генә өйләнергә булалар. Һәм бары олылар зирәклеге генә аларга бу четерекле хәлдән чыгарга ярдәм итә. 
 
   Ниндидер яңалыкның туу феномены ир-ат һәм хатын-кыз башлангычларының, җир белән күкнең, рухи белән матдинең диалектик синтезыннан гыйбарәт. Ир-ат башлангычы кияү образында (ул әле ир түгел!), хатын-кыз башлангычы кәләш образында (ул әле хатын түгел) тәкъдим ителә. Бу спектакльнең сценографиясендә дә чагылыш таба. «Бусага» мотивы киң итеп ачып куелган ишек образында гәүдәләнә. Ишекләр исә хатын-кыз һәм ир-ат профильләре рәвешендә сурәтләнгән, бер-берсенә тигез һәм симметрик итеп урнаштырылган (рәссам – Нурия Габидуллина).
 
   Кәләш сайлау алдында кала. Һәм бу сайлау аның киләчәк язмышын билгеләячәк. Ул «үлү» халәте аша үтәргә тиеш. Кәләш, яңа йорт бусагасыннан атлап кергәч тә, туган йорты өчен «үлә». Йола буенча кәләш яңа йортта үз исемен югалта һәм «йорт кешесе»нә, «килен»гә әверелә, хәзер инде ул – бөтен барлыгы белән яңа ыру, яңа оя кешесе. Кәләш беркайчан да эллекке асылына, үз ыруына кайтмаячак, ә әлегә үзе өчен ят булган ыруны дәвам итәчәк. Бу мәгънәдә туй яшәү белән үлем арасындагы чикне белдерә, ләкин килен, һичшиксез, башка тәндә, башка дөньяда тереләчәк. Моны «Килен төшкәндә» җыры (Р.Миңнуллин сүз.) белән чагыштырыгыз: 
 
«Күптән инде ачып куйганнар  
Килен төшкән өйнең капкасын.        
Килен төшкән өйнең капкасын
Китәргә дип кире япмасын, 
Кайгы җиле килеп какмасын».
 
  Кәримҗанның (Эдуард Латыйпов) хатыны бу имтиханын тапшыра алмый: ире белән улына хыянәт итә, хәзер аның өчен бу йортның ишекләре ябык, чөнки ул бу йортка кайгы алып килгән, якыннарын ятим иткән. Шулай итеп, ачык ишекләр килен төшүен символлаштыра, йортның бәхетне дә, кайгыны да каршыларга әзер икәнлеген аңлата. Мәхәббәт борчуларын «Карлыган кара була» башкорт халык җыры бик тирән ачып бирә. 
 
   Комедиянең сюжеты иркә кәләш турындагы әкият кануннарына нигезләнә. Тәскирә – заман модасы кулындагы марионетка. Аның образы битлек комедиясенең иң яхшы традицияләренә корылган. Кайвакыт героиня Андерсен әкиятләрендәге җанлы марионетка курчагын, сәгатьтәге фарфор сынны хәтерләтә. Бу аның жестларында һәм мимикасында чагыла. Кәләшнең киемнәре Кэрроллның «Алиса в Стране Чудес» китабындагы иллюстрацияләрдә сурәтләнгән костюмнарга, «Король-Дроздовик» әкиятендәге готик киемнәргә охшаган. Костюмның почмаклы детальләрдән торуы исә геройның психологик портретын тудырырга мөмкинлек бирә: аның иркә холкына һәм бары тик матур принцның тырышулары ярдәмендә генә үзгәрә алуына басым ясый. Марионетка мотивы кәләшнең аңын югалту вакыйгасында бигрәк тә ачык күренә.
 
   Өйләнешү турындагы бу сюжетта кияү образы ир-ат башлангычын ачып бирә. Ләкин бу башлангыч әле тулысынча тормышка ашмаган: ул – кияү, ләкин әлегә ир түгел. Кияү кәләшне яулап алырга, үзенең башкалардан яхшырак икәнлеген күрсәтергә тиеш. Нәкъ менә көчле булуында һәм, максатына ирешү өчен, төрле гамәлләр кылырга курыкмавында кияүдәге ир-ат башлангычы чагылыш таба да инде. Боксерлар рингы режиссер ихтыяры белән комедиянең структурасын булдырган алымга әйләнә. Бер мизансценаны икенчесе алыштыра, шулай итеп аталар һәм балалар, кияү белән кәләш арасындагы көрәш сурәтләнә. Бу көрәш хис-кичерешләрнең киеренкелеге ягыннан чын раундларны хәтерләтә.
 
   Башта җиңүенә тәмам инанган Әбүзәр рингта нык басып тора: «Миңа үз оямны корырга вакыт». Ләкин әтисе аны нокаутка җибәрә: «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга!», «Тикшер: тезгенең ныкмы, ук-җәяң әзерме?» «Хатынны бер көнгә алмыйлар. Туйлар уза, туннар туза. Тормышта әллә нинди чаклар була». Ата кешенең сүзендә бабалар зирәклеге сизелә: «Ир башын харап иткән өч нәрсә: аракы, кара эчле хатын-кыз һәм ашык-пошык уйламыйча бирелгән вәгъдә». Битендәге фингал – геройлар арасында барган киеренке көрәшнең ачык дәлиле. Бер яктан, бу деталь вакыйгага комизм өсти, икенче яктан, гротеск ярдәмендә күпертеп, һәр вәкиле мин-минлеген күрсәтергә теләгән заман гаиләсендәге мөнәсәбәтләрнең табигатен ассызык­лый. 
 
   Киләсе мизансцена кияү белән кәләшнең көрәше буларак төзелә, монда кияү өстен чыга (ул кәләшкә бабалар зирәклеген җиткерә: «Синең әниеңне мин күрергә телим. Мин!»). Гротеск ярдәмендә режиссер бу вакыйганы да көчәйтеп күрсәтә. 
 
   А. Гыйләҗев әсәрендә кыз, ризасызлыгын белдереп, тыпырдап куйган булса, монда ул «перчатка ату» метафорасын визуальләштерә: кәләш аткан боксер перчаткасы кияүнең әтисенә эләгә. Шулай итеп кәләшнең үз-үзен тоту стратегиясе ассызыклана: ул гореф-гадәтләргә, йолаларга, ата-бабалар сүзенә каршы чыга.
 
   Ана (Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Вәлиева) һәм кыз раундында булачак кәләш шулай ук җиңелә. «Сине дә, Әбүзәреңне дә, аның орденлы әтисен дә күрәсем килми», – ди кызына үзе дә озак еллар «иркә принцесса» ролен уйнарга ирек биргән ана. Кайгыртучан ана образы ике баскычлы метафора ярдәмендә формалаша: ата-ана – бакчачы, ә балалар чәчәк булып төгәлләшә. Геройның кулындагы бөркегеч (опрыскиватель) әнисенең бердәнбер кызын бик кадерләп үстерүен, аның һәрбер теләген үтәргә әзер торуын күрсәтә. Нәтиҗәдә ул тәртипсез, иркә кыз тәрбияли. Безнеңчә, актрисаның кызы белән кырысрак сөйләшүе автор концепциясенә, геройның үз-үзен тотышына туры килми, аның яшәү принцибына каршы чыга. Болар барысы да спектакльнең икенче яртысында төзәтелә.
 
   Көзгелелек әсәр композициясенең ачкыч принцибы булып тора. Бер гаилә икенчесендә чагылыш табып, тәрбия бирүдәге бер үк гөнаһлар ачыла. Кияүнең әтисе – улына, кәләшнең әнисе кызына карап, аларда үзләренең дәвамын күрергә тырыша. Геройның бер гамәле икенчесендә чагылыш таба (ата-аналарның бишек җырларын: «Йокла, алма кисәгем», («Фәрештәләр сакласын / Улымны йокыда»; чәй эчү вакыйгасын, ата-ананың һәм кияүнең кәләшнең үзен уңган хуҗабикә итеп күрсәтүен көтеп утыруын чагыштырыгыз). Р.Әхмәдиев сәхнәдә гаҗәп якты һәм самими кияү, яшь, көчле, шаян, тормышта барысына да ирешеп һәм бар киртәләрне дә җиңеп булуына ышанучы егет образын тудыра ала. Р.Әхмәдиев һәм Э.Латыйпов уенында ансамбльлек сиземләнә.
 
   Геройның әтисе тылсымлы ярдәмче, конфликтны чишүче ролен уйный. Ул рингта казый, рефери буларак чыгыш ясый. Бу бигрәк тә ачык детальдә – улы белән талашкан Тәскирә өстендә сөлге белән җилпеп торуында чагылыш таба. Эдуард Латыйповның бер җаваплы атага, бер оялчан гашыйкка әверелә алуы бигрәк тә сокландыра.
 
   Тәрбиясез кәләшнең уңган хатынга әверелүе хакындагы әкияттә егет, кагыйдә буларак, башта кызга гашыйк була, ягъни начар тәрбия аркасында күренмәгән уңай башлангычны табып ала. Алар икесе дә бәхетле булсын өчен, кияү кәләшкә үзгәрергә булыша. Хатыны белән бергә кияү тормыш мәктәбен үтә, авырлыклар, сынаулар һәм югалтулар белән күзгә-күз очраша. Әбүзәр сабыр гына хатынына әтисе биргән тәрбиягә туры килгән үз-үзен тоту нормаларына өйрәтә. Уртак сынаулар булачак ир белән хатынны бер-берсенә якынайта. Алар бер-берсен аңлый башлый, бу исә киләчәккә өмет уята. 
 
   Туй темасы А.Гыйләҗев әсәрендә халкыбызның социаль, иҗтимагый һәм рухи потенциалын ачу, аңа анализ ясау өчен кулланыла. Заман җәмгыяте авыруының симптомы бик төгәл билгеләнә: эчтәлек турында кайгыртмыйча, форма артыннан чабу. Ата кешенең реп­ликасында нинди тирән мәгънә яшеренгән: «Берәүнең дә сан өчен генә яшисе килми. Берәүнең дә! Иң гади кешеләр дә асылда заман өчен җываплы. Синең өчен, синең кем булуың өчен заман алдында мин җаваплы». Тормыштагы вакыйгалар өчен һәркем җаваплы. А. Гыйләҗев дәрәҗә, байлык артыннан куучылардан көлә, киләчәктә Идел-Йортның язмышын билгеләячәк балаларны тәрбияләүче ата-аналарның җаваплы булырга тиешлеге хакында искәртә.
 
   Гашыйкларның очрашу мизгелләре лирик һәм романтик рухта сурәтләнә. Атмосфера тудыруда геройлар күңеленең проекциясе булган җырлар һәм биюләр кулланыла. Бигрәк тә деталь – вальс вакытында ак яулыкка – туй йоласы символына әверелгән яулык/шарф әһәмияткә ия. «Карауҗа халык көе»: 
 
«Күгәрчен гөрлидер
Баласын уятырга. 
Әле ярый дусларым бар
Күңелне юатырга», –
рефрен булып кабатлана.
 
   Хронотоп үзгәрешендә кызыклы алым кулланыла: хәрәкәт урыны үзгәрү фатир интерьерындагы обойларда рәсем үзгәрү аша чагылыш таба. Өй һәм урам арасында үтәкүренмәле ятьмә генә бар. Бу метафораның мәгънәсе шулай ук аңлашыла: ятлар күз карашыннан үз өеңдә дә качып булмый. Эчке проблемалар өеннән читтә дә ачык күренәчәк. Пространствоның киңәюенә исә залның урам, парк, очрашу урыны ролен үтәве китерә. Залның тамашага кереп китү алымы монда бик уңышлы чагылыш таба. 
 
   Комедия классик төргә карый. Артистлар үзләрен тормыштагыча тоталар, артык уйнамыйлар. Кайвакытта гына режиссер, проблеманы кискенләштерү өчен, характерларны гротеск ярдәмендә сурәтләүгә мөрәҗәгать итә. Пьесаның текс­ты – кыскартуга, ә ремаркалары модернизацияләүгә дучар булса да, А.Гыйләҗевнең тавышы сакланган. Без авторның күз яшьләре аша көлүен ишеткәндәй булабыз. Пьеса авторы һәм спектакльне тудыручылар бар көчләрен безнең күңелләрдәге карны эретүгә, тере хисләр ташкынын уятуга, безне игътибарлы һәм сизгер итүгә юнәлтәләр. Кеше ничә генә яшьтә булса да, ул барыбер бәхетле булырга, яратырга тели. Безгә ничә генә яшь булса да, бу мизгелләр – ярату, хыяллану һәм тормыштан рәхәт табу өчен иң кулай вакыт.
 
   Уңышлы премьера белән котлыйм сезне, әлмәтлеләр! Бу спектакльне иҗат итүчеләрнең барысына да бик зур рәхмәт. Әсәр белән танышкач, тамашачы тыныч кына кала алмас, «уйланыр, дөнья гаме белән дә яши башлар» дип ышанам. «Талантлы драматургыбыз Аяз Гыйләҗев белән һәр очрашу истә калырлык вакыйга ул», дигән Р.Игъламов. Аның фикере белән без дә килешәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк