Логотип
Барлык сәхифәләр

Өзелмәсен кайтыр юлыгыз...

Шундыйларның берсе, тыныч кына иҗат итеп, сәнгать өлкәсендә кайнаучы якташыбыз, күпкырлы талант иясе – Рәмзия Сабирҗан кызы Хөсәенова. Кукмара үзәк китапханәсендә аның «Өзелмәсен кайтыр юлыгыз» дигән шигырьләр китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Һәр якның, һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Аның белән очрашу һәркемнең тормышында җуелмас якты эз калдыра, искә төшкән саен күңелгә җылылык бирә, үз көчеңә ышаныч, дәрт тудыра, кешеләргә булган ихтирамыңны арттыра, рухыңа көч, җаныңа дәрман бирә. Аның белән үткәннәр хакында сөйләшәсеңме, киләчәк турында хыялланасыңмы, ничектер баеп, ныгып каласың.

Шундыйларның берсе, тыныч кына иҗат итеп, сәнгать өлкәсендә кайнаучы якташыбыз, күпкырлы талант иясе – Рәмзия Сабирҗан кызы Хөсәенова. Кукмара үзәк китапханәсендә аның «Өзелмәсен кайтыр юлыгыз» дигән шигырьләр китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

«Өзелмәсен кайтыр юлыгыз» – шигъри күңелле авторның төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре тупланмасы. Рәмзия  ханымның шигырьләре тормыш тәҗрибәсен чагылдыра, укучыларны тормыш мәйданында ныклап көрәшергә чакыра, яшәү дәрте бирә.

Әлеге кичәдә Рәмзия Хөсәенова төрле яклап ачылды. Бүгенге көнгә кадәр без аны Кукмара төбәгенең күренекле шәхесе, сүз остасы, шагыйрә, режиссёр, бөтен гомерен районыбыз мәдәниятен үстерүгә багышлаган талант, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре буларак белсәк, ул әле искиткеч кече күңелле, олы йөрәкле, сабыр, игелекле, мәрхәмәтле кеше буларак та тирән ихтирамга лаек шәхес икән.

Рәмзия апа якты кояш төсле – җылысы барысына җитә. Әйе, гомер буе бөтен якыннарын үзе янына җыеп, җылытып торучы якты учак булып яши ул. Рәмзия ападагы күңел киңлеге... сокланырлык һәм үрнәк алырлык.

Очрашу барышында кунаклар тарафыннан укылган шигырьләр, язучының тормыш һәм иҗаты турындагы презентация  катнашучыларда тагын да матур тәэсирләр калдырды. Кичәгә килгән һәркем Рәмзия апага, аның иҗатына карата үз фикерен, җылы сүзләрен җиткерде. Кичә бик җылы мохиттә үтте, һәркем үзенә рухи азык алып, Рәмзия ханым шәхесенә сокланып таралышты. Мондый очрашулар һәркемне уйланырга, тормыш кадерен белергә, сынауларны лаеклы үтәргә өнди. Бай эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия  әдәби очрашу безнең күңелләрдә әле озак сакланыр.

Лилия Саттарова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк