Логотип
Барлык сәхифәләр

Мәхәббәт сукмагы

       Бу әкияткә бераз төзәтмә кертәсе иде. Һәркем үзенчә ярата, һәркемгә мәхәббәт дигән илаһи хис үзенчә килә: гашыйклар сукмагы төрле-төрле ул. Табигате белән сокландырган Яшел Үзән шәһәре кызы Э...

       Бу әкияткә бераз төзәтмә кертәсе иде. Һәркем үзенчә ярата, һәркемгә мәхәббәт дигән илаһи хис үзенчә килә: гашыйклар сукмагы төрле-төрле ул. Табигате белән сокландырган Яшел Үзән шәһәре кызы Эльвира да: “Мин аның төсен дә, матурлыгын да, кайнарлыгын да 21 яшендә күрдем һәм тойдым дип әйтер иде.

       Сукмак башында  - Даян исемле Арча егете...

       1987 ел. Әле яңа гына Казан театр училищесын тәмамлаган яшь артистка Эльвира Сибгатуллина “Әкият” курчак театрына “курчак уйнарга” килә. Чынлап! Ә бу вакытта язмыш Даян Гыйлемханов белән очрашу әзерли. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан Арча районы Субаш авылы егетенең сәнгать дөньясында әллә ни гаме юк кебек. Ул сәхнә һәм артист карьерасы турында хыялланмый, ә җанда гүзәллек дөньясына әйдәгән моң яши. Ул гаиләдә үк бөреләнгән: әнисе мандолинода, әтисе баянда уйнаса, Даян гармун белән дуслаша. Әллә шул аны иҗади мохитка тартканмы икән, кичәге солдат башта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына еш бара. Анда эшләгән  администратор апасының хәл-әхвәлен сораштырса, ара-тирә спектакльләр караштырса, менә “Әкият”тә аңа ни калган соң диярсез? Бит  бәләкәй тамашачылар арасында утырудан яшь узган инде. Андагы җылылык, ихласлылык, җитәкчеләрнең, артист халкының бер-берсенә дустанә мөнәсәбәте ошый Солтан улына һәм ул ике дә уйламыйча биредә яктыртучы булып эшкә урнаша. Озын буйлы, чибәр егеткә кыз-кыркын игътибар итмәсә, чү, болар табигать кануннары белән нигә санлашмыйлар икән дип борчылыр идек. Һәр бармагыннан сөю тамчылары тамган гармунчы ла ул! Тикмәгә генә Казанда яшәгән Субаш Аты чибәркәйләре: “Ял көннәрендә Даян авылга ялга җыенамы икән?” -  дип, атна уртасында ук моң сибүче егет турында белешмәгәндер. Арада ут үрләткәннәре дә булгандыр, мөгаен. Сукмак башында Даян тора дисәк тә, Эльвирабызның “сөю сандыгы” буш түгел бит әле. Яшел Үзәндә зәңгәр күзле, аксыл чәчле бармен төшләренә кереп йөдәтә шул аның. Кыз аңа мәхәббәт хатлары яза, тик берсен дә җибәрми, ертып ташлый. Егет кинога чакырса: “Ничек инде син гарьләнмичә аның белән очрашасың! Ул бит бармен гына!” - дип акыл чәчрәп каршы чыга. Күңел исә сизенә: кайдадыр аны насыйп яры көтә. Кайда?

       Бервакыт театр ишегалдында өмә уздыралар. Эльвиралар да өмәчеләргә кушыла. Шунда кызның күзенә Даян чалына. “Нинди матур егет! Тик мин аңа тиң түгел!” - ди ул, уфтанып. Янәсе, аның чибәрлеге чамалы гына. Беләмени Эльвира, егетнең дә аңа карап: “Бигрәк гүзәл бу кыз”, - дип соклануын! Белми, әлбәттә! Бәлки еллар үткәч Даян аңа  күңелен ачкандыр: “Син мине бер күрүдә гашыйк иттердең”, - дигәндер.

       Труппа ике айга Мәскәүгә гастрольләргә китә. Юк, мәхәббәт сукмагы икегә тармакланмый: Эльвира белән Даянга башкалага бергә бару насыйп була. Аннан кайтканда алар мәңге аерылышмаска дип телдән бер-берсенә вәгъдәләр бирешмәсәләр дә, шуны аңлыйлар: бу чын сөю! Төшләргә кергән бармен егет бөтенләй хыял иленнән югала, Эльвира аны оныта, шулай ук Даян да кайчандыр күз аткан кызларын бөтенләйгә хатирәләр аръягына “озата”.

       Гармун күрекләре тарта-тарта күңелендәге хис өермәсен бастырганда, гашыйк егет Эльвирага багышлап шигырь укымады микән?

                         Җанын фида иткән фәкыйрьмен

                                       Гыйшкың күбәләгемен;

Кил, гүзәл, күрсәт матурлыгың: янаем, кил,

                                                           янаем.

            И Хода, бир акыл, тоткыннар йортына эләкмим;

                             Бу кызга гыйшкым сәбәпле диванамын,

                                                                         диванамын.

       Бу юллар Габдулла Тукайныкы. Ихтимал, илһам фәрештәсе Даянга да канатлары белән кагылгандыр, аның да каләме мәхәббәт шигыре сырлагандыр, ник дигәндә ул шагыйрьнең якын карендәше: әнисенең әбисе Фәйзә әби белән Габдулланың атасы Мөхәммәтгариф бер ата-ана баласы.

       Бүген Элвира ханым көлеп-шаярып:

       - Безнең хакта ишеткәч бер артистыбыз мине кисәтте. “Син ялгышмыйсыңмы, сеңелем, ул егетнең кызлары көтү-көтү бит”. Йә, шунда Эльвира: “Шулаймыни”, - дип, егеткә үпкәләп “тәртәгә типсә” ни хәл итәр идең? Яисә, беренче мәртәбә сөеклесен әти-әнисе белән таныштырырга дип авылга алып кайткач, өлкән Гыйлемхановлар сагаеп:

       - Улым, дөнья көтәр өчен артист халкы ярап бетәрме икән соң? Алар эшкә дә уңмаган диләр, - дигәндә Даян:”Дөресме икән?”,- дип шикләнсә, аралар көне-сәгате белән өзелүе дә ихтимал.

       - Яраткач, әниләрнең сүзен колак яныннан гына уздырдым, - ди ул үзе. Хәер, ягымлы, ачык йөзле килен белән бик тиз уртак тел таба, “әти-әни” дип, кадерләп эндәшүләре белән үк өлкәннәрнең бөтен шик-шөбһәләрен куып тарата.

       Ә  кияү Яшел Үзәнлеләр тарафыннан ничек кабул ителә соң? Солтан улын Эльвираныкылар күптән - өйләнешкәнче үк “энә күзе”ннән үткәрә. Авыл баласы бит, бер эштән дә чирканмый, хәтта ки кичләрен төзелешкә йөри, чөнки элеккеге заманнарда кем дә кем төзү эшендә үзеннән өлеш кертә - шушы кеше беренче чиратта фатирга тиенә иде. Цемент, кирпеч бушата Даян, озакламый яшь гаилә моның нәтиҗәсен дә күрә: якты һәм иркен куышка күченә. Ә Казан белән Яшел Үзәнне чакрымнар тоташтыра. Артист тормышы безгә таныш: соң гына тәмамланган спектакльләр, репетицияләр. Эльвираны исә тукталышта автобус көтми, аңа 47 чакрымдагы шәһәргә кайтасы бар. Төнге электричкада йөрү хатын-кызга аеруча куркыныч икәнен исәпләсәң, һәм, шуларга гастрольләрне дә өстәсәң - театр белән  саубуллашу берни тормый төсле. Әгәр янәшәсендә Даян кебек ир заты булмаса, бәлки, яшь ханым һөнәр үзгәртү турында да уйланыр иде дисәм, ялгышырмын. Андый уй беркайчан да Эльвираның башына килмәгәндер, чөнки егерме сигез ел мәхәббәт сукмагыннан бергә атлаган алар. Кайтсалар - бергә, китсәләр - бергә. Театр икесенең дә уртак йортына әверелгән.

       - Эшнең ояты юк, - ди Солтан улы. - Мин “Әкият”тә нинди генә вазыйфалар башкармадым - тавыш операторы, тавыш режиссеры һәм менә постановка (куелыш) бүлеге мөдире. Урам себерүдән дә хурланмадым. Аллага шөкер, хезмәтем бәяләнде: “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булдым.

       Татарстанның халык артисткасы Эльвира Гыйлемханованың да иҗаты йөз кызартмый: егерме сигез елда иллеләп әкияти геройлар аның теле белән “сөйләшкән”. “Әни, зур-зур апалар да курчак уйныймыни?”  - дип сорый икән бер нәни генә тамашачы. Әле нарасый мондый уенның хикмәтенә бик үк төшенмидер. Золушка (“Золушка”), Аленушка (“Сестрица Аленушка  и братец Иванушка”), Аленка (“Гусенок”) һ.б. кебек рольләрне башкарыр өчен йөрәк мәхәббәт белән сугарылырга тиеш. Моны дәлилләү артык дип саныйм. Нигезенә ярату түшәлгән Гыйлемхановлар гаиләсендә ике кыз – Диана белән Динара үскән. (Һава исемле онык тәрбиялиләр инде.)

       - Мин иремне әтигә охшатып сайлар идем, әти безнең өчен идеал, - ди Диана. Сүз уңаенда, ул да “Әкият” театрында эшли, тик юнәлеше генә башкарак: оештыручы-педагог. Хәер, “курчак уйнарга” бер талантлы әни дә җитә!

       Әлбәттә, вакыт кайчандыр күкләргә ашып дөрләгән сөю учагын әзрәк бастырып куя. Бу - табигый нәрсә. Әгәр бер-берсен табышкан парлар дистә-дистә еллардан соң да: “Әле дә син бар”, - дип яшиләр икән, димәк,  “ник язмыш безне кавыштырган икән?” дигән үкенү-үкенечләр җанны телгәләмәгән.

       - Мин бәхетле, - ди Эльвира ханым. - Бөтен нәрсә чагыштыруда беленә. Холыксыз, ялкау, хөрәсән ирләр турында ишетсәм, Ходаема рәхмәт, миңа Даян кебек акыллы, сабыр, булдыклы ир насыйп әйләде дип сөенәм!

       Моңа тагын нәрсә өстисең инде? Бүтән сүз артык бугай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк