Логотип
Театр

«Яратып һәм сокланып...»

Тамашачы аны кем сыйфатында гына күрмәде: Анна (И.Франко, «Урланган мәхәббәт»), Кызбикә (Н.Исәнбәт, «Җирән чичән һәм Карачәч»), Аның дус кызы (Йонфоссе, «Җәйнең бер көнендә»), Галия (Р.Зәйдулла, «Үл...

Тамашачы аны кем сыйфатында гына күрмәде: Анна (И.Франко, «Урланган мәхәббәт»), Кызбикә (Н.Исәнбәт, «Җирән чичән һәм Карачәч»), Аның дус кызы (Йонфоссе, «Җәйнең бер көнендә»), Галия (Р.Зәйдулла, «Үлеп яратты»), Мөнәвәрә (Зәки Зәйнуллин, «Арбалы хатыннар»), Диләфрүз (Т. Миңнуллин, «Диләфрүз–Remake»), Сонэ (А.Цагарели, «Ханума»), Эстрелья (Педро Кальдерон, «Тәкъдир»), Венера (И.Зәйниев, «Люстра») һ.б. һ.б. рольләре белән Алсу театр күгендә иң якты йолдызлар янәшәсендә балкып яна дисәк, шәт арттыру булмас иде. Тик менә Турандыкны (Карло Гоцци, «Хан кызы Турандык») уйнавы аның холкына ярады микән соң? Бу әсәрдә «ягымлы, нечкә күңелле мөлаем» Алсуыбыз рухына һич кенә дә туры килмәгән хан кызы,  берәм–берәм кияүләренең башларын чаптырып, Пекин мәйданындагы казыкларга утырттыра, аннары, акылдан язгандай, Калафка гашыйк була. Мәхәббәт өлешендә актриса, билгеле үзенең йөрәк кичерешләрен дә өстәгәндер, чөнки  үлем белән хис–дәрт арасында аерма зур: соңгысы өметләр һәм хыяллар чагылышы. Яратасың икән, димәк яшәүнең мәгънәсе арта! Инде Алсу Каюмованы Кытай мохитеннән үзебезнең җирлеккә кайтарыйк.  Ут бөрчәсе кебек җитез, тере, май чәчәге төсле сары чәчле кыз бала Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туа. Салихҗан абзый хатыны Әлфияне өченче тапкыр балалар тудыру йортына илткәч:  «Ике апасы янына энекәшләре өстәлер инде», – дип, малай көтеп йөргәндә аңа: «Тагын бер кызың бар!» – дип әйтәләр. Алсу бүген гаилә «хәсрәте»н мәзәк итеп, көлеп кенә искә төшерә:
– Иң өлкән апамны әтиләр машина белән барып ала, икенчесен – ат белән, ә мине – качып кына су буеннан җәяү күтәреп кайталар! Янәсе, оят, өченчесе дә кыз бит!
 
 Әйтерсең Алсу әтисенең хыялындагы «малай»ны кысрыклап чыгарырга җыена, бәләкәйдән үк кул арасына керә. Атага кем булыша? – төпчек! Бергәләп ат җигеп урманга барулар, печән чабулар, утын ярулар, абзарда терлек-туар тирәсендә кайнашулар, кыскасы, хуҗалыкта ир-атка йөкләнелгән нинди эш бар, һәммәсе дә кыз кулыннан үтә. Апалары җилкәсендә исә хатынкыз вазыйфасы: алар кер юа, өй җыештыра, ашарга пешерә. Инде гаилә башлыгы да канәгать! Әгәр шул чакта Салихҗан абзыйдан: «Алсуыңны берәр ир балага алмаштырыр идеңме?» – дисәләр, ул: «Аллам сакласын», – дип җавап бирер иде.
 
– Әти мине – ярдәмчесен бик яратты, – ди Алсу. – Хәтта ки, велосипед сатып алды. Әй, йортта эш беткәч, капканы тутырып ачам да, шуңа утырып урамга элдерәм! Мин күбрәк малайлар белән дус идем, алар  мине үз тиңе саный иде, шуңа күрә клубтан берсе дә озатмады.  Гәүдәгә дә тазарак сыман идем, бүгенге нәфислекнең эзе дә юк иде.
 
«Үзгәрәм!» – дип максат куй да, омтылышыңнан ваз кичмә икән: Алсу балачактан ук үзе дә аңлата алмаган сәнгать дөньясына тартыла. Ерак мишәр авылына театрлар да еш килми югыйсә, нәселдә дә иҗатчылар күренми. Әнисе – алгебра һәм геометрия укытучысы яшь вакытта артист булырга теләгән, бәлки шул теләк аңа да күчкәндер, урта мәктәпне тәмамлагач төпчек Казан мәдәният һәм сәнгать академиясенә укырга керә, аннары Г.Камал исемендәге театрга эшкә урнаша. Алсу дип-лом спектаклен хәтерли әле. Ул – Анна (Иван Франко, «Урланган мәхәббәт»). Җитәкчеләре Илдар Хәйруллин «тел чыбыркы»сы белән кызганмыйча Алсуны «кыйный».
 
– Сәхнәдә арыш капчыгы кебек селкенеп йөрмә! Хатын-кыз бул!
 
Хак, сәхнә кызны бик нык үзгәртә.
 
 – Мин авылдагы малайлыгымнан арындым, – ди Алсу. – Шундый рольләр бирә башладылар, анда мин нәфис һәм нәзәкатьле ханым-туташ образларын тудырырга тиеш идем. Җитешсезлекләремне күрсәтсәләр – үпкәләмәдем, киресенчә, рәхмәт кенә укыдым.
Әнә шулай театр Алсу Каюмованы иҗат бәхетенә тиендерә. Тик сылу гәүдәле, ачык йөзле чибәркәйгә бу бәхет кенә җитәмени, шунда берәр егет мәхәббәт образында гәүдәләнсә, нишләрсең?! «Сәнгать корбаннар сорый», – дип баш тартырсыңмы? Алсу кебек көчле рухлы кызларга пар табуы, ай-һай читен
.
-Егет-җиләннәрне караштыр-гансыңдыр инде. Аларның төрлесе очрагандыр. Син җебегән, булдыксыз ир-атны сайламас идең кебек, – дигәч, актриса:
– Мин андый таләпләр куеп беркемне дә эзләмәдем, – ди. – Табигать безгә үз парыбызны табышадыр, халык юкка гына: «Чиләгенә күрә – капкачы», – димәс иде. Булачак ирем Рамил Вәҗиев белән бер үк уку йортында актерлык серләренә өйрәнгәнбез, мин беренче курста укыганда, ул инде Г. Камал исемендәге театрда эшли иде. Директорыбыз Шамил Закиров миңа да Рамил яшәгән тулай торактан бүлмә алып бирде. Менә шунда безнең аралашулар башланды. Әүвәл ул иҗади дуслык кына иде. «Казан егетләре»ндә (М.Гыйләҗев)  без парлашып, мин – Асия, ул – Альфредны уйнадык. Бергә театрга киләбез, бергә кайтабыз, егет еш кына үзенә чәй эчәргә чакыра, табынга нинди генә тәм–том тезми иде! Көннәрдән беркөнне мин аңа гашыйк икәнемне сиздем. Рамилдә дә хисләр уянды, һәм без, тугыз айдан соң өйләнештек.  Бер-беребезнең уңай сыйфатларын да, кимчелекләрен дә белә идек, гаилә коргач: «Нишләп син мондый икән? Нишләп син тегенди икән?» – дигән уфтанулар, аһ-зарлар булмады. Өч тапкыр туй ясадык: Яңа Ибрайда, Чаллыда һәм театрда. Аллага шөкер, бүген Нәргиз  исемле  кызыбыз белән игезәкләребез – Әмирхан һәм Ирхан – тормышыбыз бизәге.
 
Алсуның «ярты җаны», Татарстанның атказанган артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты – тумышы белән Яр Чаллыдан. Егет кайсы ягы белән чибәр якташымны үзенә каратты икән? Кайчакта  «мәхәббәт»нең күзе сукыраеп, якты дөньяны томаларга да мөмкин бит. И, Алсу ире турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер икән! Сокланып һәм яратып!
 
– «Эштә бергә, өйдә бергә – ничек туймыйсыз?» – диләр, ә мин икәүләшеп театрга хезмәт итүебезгә чиксез шат. Әгәр ирем бүтән һөнәр иясе булса – мине аңламас иде. Сез карагыз, парлы артистларның гаиләсе нинди нык! Рамил ул һәр яктан булдыклы кеше. Бала җанлы ата. Кызыбыз-улларыбызның туган көне безнең өчен зур бәйрәм, Рамил бу көндә торт ясый, телеңне йотарлык  баллы камыр ризыклары пешерә. Әлбәттә, мин дә аңардан калышмыйм. Балалар «тәмле» дип ашаса – моннан да күңелле хәл юктыр.
Тормышта гел үбеп-кочаклашып кына яшәмисең. Элек Рамил миңа «сандугачым» дип эндәшә иде, хәзер инде ул исемне онытты шикелле. Гомумән, ир белән хатын мәхәббәте, еллар белән сыналгач, ныгый гына төшә икән. Рамилдән башка яшәүне мин күз алдына да китермим. Ходай безгә тигез гомер бирсен дә, балаларның һәм оныкларның шатлык-сөенечләрен күрергә насыйп итсен дип телим.
 
«Тукта әле, яратам дигәч тә, иренең  бер генә кимчелеген дә күрми микән», – дип, Алсудан сүз җебен тарта торгач, ниһаять, ул:
– Әле егет белән кыз булып йөргәндә мин аңа кунакка керсәм, ул мине чәйнеккә тотындырмый: «Юк, син утырып кына тор », – дия иде, – ди. – Ә өйләнешкәч, чынаякны миңа таба гына төртә. Чын татар ире инде! – ди. Билгеле, ханым шаярып кына әйтә. Алсу һәр су тамчысына мәхәббәтен куша, шуңа аның кулы белән ясалган чәй Рамил өчен иң шифалысы булып тоела да. Сере шул гына!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк