Логотип
Театр

Учак янында

Ачык кеше ул Хәлим абый, беркайчан да дөньядан туйган сыман караңгы чырай белән йөрмәс. Югыйсә тормышта төрле хәлләр була: кәеф кырылган чаклар да, моңсуланган вакытлар да. Холык-фигыльләре белән тө...

Ачык кеше ул Хәлим абый, беркайчан да дөньядан туйган сыман караңгы чырай белән йөрмәс. Югыйсә тормышта төрле хәлләр була: кәеф кырылган чаклар да, моңсуланган вакытлар да. Холык-фигыльләре белән төрледән-төрле геройларны уйнаганда шактый гына үзгәреп, шулар мохитында яшәп алырга да кирәк. Әйтик, татар халык җыры «Сибелә чәчәк»не җырлаганда (Т.Миңнуллин, «Моңлы бер җыр») ничек инде актер елмаеп торсын ди! Һәм киресенчә, шат кыяфәтле кияү Шәкүрне (Т. Миңнуллин, «Диләфрүзгә дүрт кияү») боектырып кара син!

Тамашачы хәтерендә озак-озакка сокланырлык үлемсез рольләр тудырыр өчен артисттан нәрсә таләп ителә? Беренче чиратта – талант. Җәләйдән табигать анысын да кызганмаган: кочагы белән китереп аударган. Уен эшмени, илле ел театр белән иш-әшнә булып яшә әле. Алай гына микән? Саннарны киметтем шикелле. Баксаң, Хәлим Бәдри улы Казан театр училищесында сәхнә серләренә төшенгәндә үк (1962 ел) Камалга сукмак салган икән. Хезмәтче (А.Муис, «Фаҗигале юлда») ролен алар Рабит Батулла белән алмаш-тилмәш уйнаса, Тимергалине (Т.Гыйззәт, «Чаткылар») гомумән дә бүлешер «көндәш» калмый: Миргалим Харисов үз теләге белән бу рольдән «ваз кичә».

Хуп, 1965 елда яшь егет, театр училищесын тәмамлый һәм «закунный артист» статусында (диплом кесәдә!) зур коллективка кушылып китә. Режиссер Абдулла Йосыпов Бөек Җиңүнең 20 еллыгына Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры»н куярга әзерләнә икән. Спектакльнең умыртка  баганасы –Каюм. Әле берсен, әле икенчесен сынап карый режиссер, бармый гына бит, бармый гына! Озак уйламый Абдулла ага, Хәлим Җәләйне беренче репетициядә үк шушы җырлы рольгә беркетә. Һәм ялгышмый. Егет аның өметен тулысы белән аклый.

– Димәк, Сез: «Кайчан роль бирерләр икән?» дип театр тирәсендә этелеп-төртелеп йөрмәгәнсез? Сезгә талантыгыз юл ярган, югыйсә «урта уенчы» булсагыз, сәхнәгә якын да җибәрмәсләр иде. Сез шаяртып кына: «Училищеның соңгы курсында мине инде ярты Казан белә иде», – дигән идегез, мин моңа шикләнмим. Сездәге дәрт, Сездәге энергия белән башкаланы яулавы берни тормагандыр ул. 

 Минем бу сүзләремә әңгәмәдәшем көлеп:

 – Укыганда ук Җәләй ярты аягы белән театрда дигәннәр иде, – диде. – 1961 елда Мәскәүдән бер төркем щепкинчылар кайтып төште. Миңа аларга кушылып китүе кыен булмады. Җитмәсә, без Равил Шәрәфи белән авылдашлар һәм дуслар идек.

– Гомер – аккан сулар кебек, ди халык. Кулны каш турысына куеп карасак, еракта байтак еллар тезелешеп калган, әйеме, Хәлим абый. Тик Сез бер дә үзгәрмисез кебек. Әллә безгә  генә шулай тоеламы? Менә сәхнәгә атылып чыгарсыз да, кияү Шәкүрегез (Т.Миңнуллин, «Диләфрүзгә дүрт кияү») белән кабат безне әсир итәрсез кебек. Сез аны алты йөз тапкыр уйнагансыз, ди.

– Киметтегез, алты йөз дә бер мәртәбә!

– Мин инде йөзләгән рольләрегез арасында кайсылары күңелегезгә бик-бик якын дип төпченмим. Аларның берсен дә үги итмәгәнсездер.  

Дәвамы бар

«Сәхнә» журналы 2015 ел, апрель

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк