Логотип
Театр

Төштә кайнанасын күргән ханым һәм хатынына мөкиббән ир

Бу гаилә турында мин моннан берничә ел элек тә язган идем. Сәхнәдә тудырган образына соклана торгач, аларның тормыш-көнкүреше белән дә танышып, шул турыда бу икәүне яраткан тамашачы-укучыларыбызга да...

Бу гаилә турында мин моннан берничә ел элек тә язган идем. Сәхнәдә тудырган образына соклана торгач, аларның тормыш-көнкүреше белән дә танышып, шул турыда бу икәүне яраткан тамашачы-укучыларыбызга да сөйләгән идем. Ул язмам да болай тәмамланган икән: «...Алсуны мин уналты еллап беләм. Ул тудырган һәр образга сокланам. Бу юлы мин аның пар канатлы, сөекле ир хатыны, бәхетле әни, әйбәт хуҗабикә була белүенә сокландым. Әгәр дә миннән: «Бәхетле гаилә нинди була ул?» – дип сорасалар, «Алсу белән Илдарныкы кебек» диячәкмен...»

Әйе, әлеге юлларны мин туксан берне каршылау алдыннан язганмын. Ә бу еллар эчендә кайберәүләр «демократия» дияргә яраткан зилзилә җилләре һәр гаиләнең ишеген какты, нигез ташларын какшатып үтте, бик күпләрнең рухын сындырды. Мәхәббәтләре чын, рухи дөньялары бөтен гаиләләрдә генә, «вакытның үз эшен» исәпкә алмаганда, әлләни үзгәреш сизелмәде. Алсу белән Илдар Хәйруллиннар гаиләсен дә мин әнә шундыйлар рәтендә дип уйлыйм.

Минем бу фаразымны әңгәмәдәшләрем дә кире какмады.

Илдар:

− Әйтәләр бит әле, кеше җидесигез ел саен үзгәрә, диләр. Кырык яшьтәге чагым белән чагыштырганда, мин инде бүген – иллем тулып килгәндә – үзгә кеше... Акыл ягың камилләшә, сабырланасың икән. Күп нәрсәләргә яңача карыйсың. Капма-каршы фикерләр туа үзеңдә. Мондый очракта акыл байлыгыңа, тормыш тәҗрибәсенә таянасың. Улыбыз Искәндәрне генә алыйк... Бүген инде ул – сез интервью алган чордагы мәктәп баласыннан, ягъни 16 яшьтәге үсмердән – дөньяга карашы үзгәргән, үз фикере булган 25 яшьтәге егеткә әйләнде... Сәнгать һәм мәдәният академиясен тәмамлаган актер улың белән инде бүген бөтенләй башкача сөйләшәсең. Гаиләдәге иҗат әңгәмәләре дә башка сыйфат алды. Аллага шөкер дип әйтергә кирәк, бер ягы белән дә йөзгә кызыллык китерми әлегә. Киресенчә, тырышлыгы, сәхнәдәге уңышлары белән шатландыра. Безнең гаиләдә бер Алсу гына үзгәрмәде. Яшь чагында ничек иде, шулай калды. Ничек чибәр булса, ничек уңган булса – шулай сакланды.

Илдар әфәнде сүзләрен раслагандай, күңелдә бер философның гыйбарәсе яңара. «Хатын-кызның бәхете – йөзендә чагыла... Аңа картаерга сәбәп юк!» – дигән әлеге акыл иясе. Дөрестән дә шулайдыр ул. Илдар кебек гаярь ире булган ханым, әлбәттә инде, матурлыгын югалтмый. Тормыш зилзиләләреннән саклый аны мондый ир. Алсу ханымның теге чакта, тугыз ел элек үзе әйткән сүзләрен дә искә төшерик әле: «Илдарыммы? Ул, талантлы артист булуы өстенә, режиссер һәм педагог-остазбуларак та үзен аямаучы шәхес. Ә өйдәге Илдар зур мәгънәсендә тормышны алып баручы чын ир кеше.

Мин, Аллага шөкер, һәрдаим хатын-кыз икәнлегемне тоеп яшим. Фатирыбыздагы ремонтны, мәсәлән, гел үзе ясый. Бакчадагы йортыбызны да үз көче, үз куллары белән салды. Бакча-җир эшләрен дә үз өстенә алды. Тормыш кирәк-ярагын юнәтү дә аның җилкәсендә. Мин инде ул тапканны әрәм-шәрәм итмәүче генә...»

Чыннан да... Алсу ханыма үзгәрергә, яшьлегеннән аерылырга сәбәп юк шикелле. Шөкер, дөньяның мондый могҗизасы да була икән бит.

Ә бу пар бер-берсен ничек табышкан соң? Һәм кавышу тарихлары да язмыш могҗизасымы?

Дәвамы бар

Рәйсә Йосыпова

«Сәхнә» журналы 2014 ел, июль, август

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк