Логотип
Театр

«ASYL» театр һәм авторлар өчен!

Җиңел һәм рәхәт атмосфера, иҗат һәм бары тик актёрлык осталыгы, театр һәм реквизит. Болар барысы да 13 февральдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы тетарында узган «ASYL» бәйгесендә җиңүче пьесаларны тәкъдим итү чарасының төп билгеләре иде.

Җиңел һәм рәхәт атмосфера, иҗат һәм бары тик актёрлык осталыгы, театр һәм реквизит. Болар барысы да 13 февральдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы тетарында узган «ASYL» бәйгесендә җиңүче пьесаларны тәкъдим итү чарасының төп билгеләре иде.

«ASYL» – балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат ителгән пьесаларының драматургия лабораториясе. Проектның максаты – сәләтле яшь драматургларның иҗатын үстерү, балалар милли театрларының репертуарын баету. Әлеге бәйгедә рус һәм татар телләрендә язучы авторлар катнаша, алар элегрәк бастырылмаган пьесаларны тәкъдим итә.

Барлыгы финалга 217 пьессадан бары тик 4се генә үтте: «Миңа дус кирәк», «Кыргый Джунгулс», «Бүре башлы кыз» һәм «З.А.Б.Р.О.Ш.К.А». Аларның һәрберсе төрле яшьле аудиториягә юнәлдерелгән: балалар, яшүсмерләр, яшьләр. Балалар өчен «Миңа дус кирәк», «Кыргый Джунгулс» пьесалары сайланып алынды.

Галимҗан Гыйльманов каләменнән сугарылган «Миңа дус кирәк» пьесасы беренчеләрдән булып тамашачыга тәкъдим ителде. Сюжет салмак кына 5-6 яшьлек Марат, аның кызыклы һәм гыйбратле маҗараларына юлдаш булган Ильдар, Зилә арасында үрелеп бара. Комедия 90 яшьлек Хөрмәт бабай белән шук малайның «дус», «дуслык» кебек сабый балалар өчен бик мөһим төшенчәләр турында сөйләшү, уйлану эпизоды белән башланып китә. «Кем соң ул дус?», «Дус нинди булырга тиеш?» – шундый сорауларга җавап табу теләге Маратны олы сәяхәткә китәргә этәрә дә инде. Дус эзләшү дәверендә барлыкка килгән авырлыклар, кинәт кенә каршыга очраган, ләкин очраклы булмаган танышулар сабый балаларның барлык сорауларына җавап табарга ярдәм итә. Нәрсәсе белән пьеса тамашачылар күңеленә үтеп кереп, җиңелчә елмаю калдырды соң? Үзенең гадилеге һәм самимилеге белән. Комедия аудиториясе 6 яшькә кадәрге сабыйларны күзаллый һәм автор балалар психологиясен яхшы белеп, әсәрендә дөрес һәм урынлы алымнар куллана. Дөрестән дә, кечкенә шәхесләргә бу яшьтә дус табу мәсьәләсе төп проблемалар рәтенә керә. «Миңа дус кирәк» акыл сатмый, авыр сүзләр белән мавыгып китми, ә, киресенчә, аңлаешлы итеп үз тамашачысын тәрбияли, аңа гыйбрәтле дәрес бирә. Театр безгә кызык кына түгел, белем, тәрбия дә бирергә омтылырга тиеш һәм бу күрсәткечләр пьесада бик ачык чагыла. Кечкенә язмышлар артыннан күзәтү – күңелле, мавыктыргыч һәм гаҗәп тамашага әверелергә тиеш. Әмма юмор сөйләшүгә генә кайтып кала, әсәрне тагы да җырлар, биюләр, дәртле хәрәкәтләр белән баету таләп ителә. Текстта нинди генә кызыклы метафоралар, алымнар, көлкеле ситуацияләр булмасын, сабый балаларны, иң беренче чиратта, мавыктырырга, аларга зур шоу оештырырга кирәк, чөнки игътибарны үз иҗат җимешеңә караткач кына, әйтәсе сүзеңне, фикереңне белдерергә мөмкин. Аудиториясенә килгәндә, бу матур һәм гыйбрәтле тамаша сабыйлар өчен генә түгел, ә алар янәшәсендәге әти-әниләр, олылар өчен дә бик эчтәлекле булачак. Яшь барган саен ышанычлы дусны табу кыенлаша гына бара, шуңа күрә әлеге проблема шәхес булып формалашкан кешеләр арасында да бик актуаль. Сценарийны Габдулла Кариев театрының атаклы һәм тәҗрибәле актёрлары Нуриәхмәт Сафин, Рәис Әхмәтзакиров, Динар Низамиев, Ләйсән Большова, Илфат Гыйбадуллин, Дилүс Хәкимҗанов укыды. Режиссёр вазифасын Резеда Гарипова башкарды. Аның сүзләре буенча, мондый чаралар, иң беренче чиратта, тамашачы өчен түгел, ә пьесаларның авторлары өчен бик әһәмиятле.

«Кыргый Джунгулс» пьесасы үзенчәлеген һәм чыганакта булган әйтемнәрне саклап калу максатыннан рус телендә укылды. Рязань шәһәреннән Игорь Витренко һәм Ырынбург өлкәсеннән Александр Тюжин авторлыгында чыккан әлеге әсәрне бер шиксез комедия дип атап була, чөнки геройларның реприкалары, үз-үзләрен тотышлары, эләккән төрле очраклары тамашачыны көлдерә, елмаерга мәҗбүр итә. Беренче карашта балаларга юнәлтелгән, маҗараларга гына бай булган пьеса шикелле тоелса, аның эчтәлегендә гаилә, бертуганнар арасында мөнәсәбәтләр, олыларның вакыт белән могҗизага ышанырга теләмәү кебек проблемалар уелып ята. Вакыйгалар Рита, Леня, әтисе диалогы белән башланып китә. Леня – акыллы һәм механика белән кызыксынучан малай, аның апасы Рита, киресенчә, укуны бөтенләй күрә алмый, әмма энекәшеннән аермалы буларак, физкультура дәресләрен яратучы шук кыз. Ике төрле характерлы булу сәбәпле, алар гадәттә еш кына бәхәсләшәләр. Әтиләре исә чәчтараш ачарга хыяллана. Кыскасы, һәр герой авторлар белән яратылып язылган, һәрберсенең үзенчәлекле характеры, үз-үзен тотышы, сөйләшүләре дә төрлечә. Сюжет ягыннан карасак та, комедия үз аудиториясен мавыктырырга сәләтле күңелле маҗаралар, табышмаклар, чабышлар белән бай. Әйтерсең спектакль түгел, ә фантастика жанрындагы фильм. Сюжет шәһәрдә джунгли барлыкка килү һәм Ританың Федя исемле малай, Трансформер 1 һәм Трансформер 2 белән Леняны эзләүгә корылган. Аларның маҗараларын күзәтү – үзе бер тамаша. Ахырда исә кинәт үсеп чыккан джунглиларның барлыкка килү сәбәбе билгеле була һәм бу комедиянең, юморның иң югары ноктасына әверелә. Әсәрдә көн кадагындагы, балаларга билгеле булган төшенчәләр дә үз урынын тапкан – «миньон», «Егор Крид» һәм башкалары да еш чагыла. Кызганыч, Рита персонажыннан чыккан «коймак» сүзе дә күренгәли һәм бу тамашачының колагына кискен итеп бәрелә. Шунысы гына кәефне төшерде. Пьесаның вакытын кыскарту ягын да игътибарга алырга кирәк, чөнки озак барган вакыйгалар бик тиз кызыксынуны сүрелдерә, балаларда бигрәк тә, баш миендә үзенә күрә болганчык туа. Режиссурага килсәк, Булат Минкин мәйданны зурайту максатыннан түгәрәк сәхнә ясады һәм, иң күңеллесе, бала-актёрларны пьесаны тәкъдим итүгә чакырды.

Чара дәверендә, тамашачылар ябык тавыш бирүдә катнашты: 4 тартмачыкта әсәрләр исеме язылды, һәркемгә кәгазь талоннар таратылды. Иң күп талон җыйган пьеса Габдулла Кариев исемендәге театр сәхнәсендә уйналачак, театр репертуарына кертеләчәк. Рус телендәге әсәр татар теленә тәрҗемә ителәчәк.

Тамашаның сценариен актёрлар тарафыннан уку һәм тәкъдим итү дә, спектакльне сәхнәдә караудан бөтенләй аерылып тора. Образларны хыял һәм уйлап чыгару ярдәмендә гәүдәләндерү гади генә күзәтүдән тулаем аерылып тора. Шуңа күрә мондый үзенчәлекле чараларны калдырырга һич ярамый – театр дөньясындагы әһәмияте чиксез.

Мәкалә КФУ студенты Айзилә Сабирова тарафыннан язылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк