Логотип
Тарих

Юрт татарлары

  ХVI гасырның икенче яртысында Әстерхан халкы яңа сәяси шартларга яраклашырга мәҗбүр була. Патша сәясәте акрынлап җирле төрки халыкларны дәүләт эшенә җәлеп итүгә юнәлдерелә. Әстерхан татарларының ...

 

ХVI гасырның икенче яртысында Әстерхан халкы яңа сәяси шартларга яраклашырга мәҗбүр була. Патша сәясәте акрынлап җирле төрки халыкларны дәүләт эшенә җәлеп итүгә юнәлдерелә. Әстерхан татарларының биләмәләре сакланып кала. Аларның җирләре Идел елгасының ике як ярында да, көнчыгышка таба Бузан елгасына таба, күчмәннәр яши торган Нугай Урдасы белән чиктәш булган. Әстерхан татарларына дин иреге бирелгән, башкалар белән бергә алар да казнага ясак түләгән һәм Мәскәү дәүләте файдасына төрле йөкләмәләрне үтәгән.

ХVI гасырның икенче яртысында Түбән Идел буенда яшәүче татарлар рус хакимияте вәкилләре – нугайларга каршылык күрсәткән. Патша хакимияте әстерхан татарларының Бузан
елгасы көнбатышындагы җирләренә кул сузмаган. Нугай бие Исмәгыйльнең үзенә дошман булган татар морзаларын Әстерханнан куу турындагы таләбен дә Мәскәү түрәләре инкяр иткән. Шул ук вакытта, татарлар Явыз Иван тарафыннан оештырылган канкойгыч сугышларда, аеруча Кавказ һәм Ливон яуларында катнашырга мәҗбүр ителгән.

Мәскәү дәүләте составында яшәүгә барча төркиләр дә риза булмаган. 1569 елда кырым-төрек гаскәриләренең Әстерханга һөҗүме вакытында, әстерхан татарлары аларга актив ярдәм итә. Бу елгы вакыйгаларны, җирле татарларның Россия хакимиятенә каршы иң эре сугышларыннан берсе, дип атарга мөмкин. Нәтиҗәдә, актив сугышучы халыкның байтагы чит җирләргә һиҗрәт кыла.

Әстерхан татарларының бер өлеше патша хакимияте тарафыннан илнең башка урыннарына күчерелгән, дип әйтергә дә дәлил бар. 1570 еллар башына нисбәтле документта юртларның Новгород җирләрендә игенчелек белән шөгыльләнүе теркәлгән.

ХVII-ХVIII гасырларда юрт татарлары тормышына төрле социаль-сәяси һәм икътисади процесслар йогынты ясаган. Әстерхан татарлары, Идел елгасы, Хәзәр диңгезе буе, Төньяк Кавказ тау итәгендә яшәүче кавемнәр, шулай ук Көнчыгыш илләреннән, Урта Азиядән килгән башка халыклар белән дә тыгыз мөнәсәбәттә яшәгән. Вакытлар узган, нугайларның да бер өлеше юрт татарлары белән кушылып, туганлашып беткән. Әмма туганлык мөнәсәбәтләре, юртлар белән нугайлар арасында кискен каршылык булмаган, дигән сүз түгел. Дөрес, әстерхан татарлары Мәскәү белән уңай мөнәсәбәттә торган һәм Әстерхан тирәсендә күчмә тормыш белән яшәүче нугай морзаларына даими ярдәм иткән. Шул ук вакытта юртларның
русларга салым түләүдән баш тарту һәм Кара диңгез буе, Төнья Кавказга килеп төпләнгән нугай морзалары олысына һөҗүм итү фактлары да билгеле.

Юртларның һинд сәүдәгәрләре белән дә үзенчәлекле мөнәсәбәте турында әйтергә кирәк. Әстерханга сәүдә эше белән килеп, шунда төпләнеп калган индусларның күбесе, С.Разин восстаниесе вакытында җан һәм малларын саклап калыр өчен, җирле татар гаиләләренә сыенган, ислам динен кабул итәргә мәҗбүр булган, татар кызларына да өйләнгәннәр. XVIII гасыр-ХIХ гасыр башында Россиягә хатынсыз килгән һинд сәүдәгәрләре Әстерхан шәһәрендә сөеклесен юртлар арасыннан бик тиз табу бәхетенә ирешкән. И.Г.Георги күп һиндларның татар хатыннары белән яшәве турында яза. Н.Я.Озерецковский искәртүенчә, еш кына юрт татарлары, һиндларга зур суммага бурычлы булып, финанс коллыгыннан хатыннарын һәм кызларын биреп котылган. 1740 елларга кадәр кайбер юртлар һинд сәүдәгәрләренең Ирандагы приказчигы да булып торган, шул ук вакытта үзләре дә фарсылар белән мөстәкыйль рәвештә сәүдә эшләре алып барган.

Гомумән, Әстерханның тирә-ягында яшәүче юртлар көнчыгыш илләреннән килгән сәүдәгәрләр белән аеруча яхшы мөгамәләдә булган, аеруча алып-сату эшләрендә бергә хезмәттәшлек иткән, аларга хезмәткә кергәннәр, үзара гаилә корганнар, бистәләренә күчеп тә киткәннәр. Бу мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә, юртларның башка төрки халыклар белән туганлык мөнәсәбәте ныгыса, икенчедән, сәүдә белән шөгыльләнү өчен киң мөмкинлек тә ачылган.

Юртлар җирле рус түрәләре тарафыннан даими күзәтү астында яшәгән. Дәүләткә тугры хезмәт иткәне өчен аларга бүләкләр бирелгән. Бу очракта җирле түрәләр юрт морзасының дәрәҗәсен, үз халкына йогынты ясарга сәләтле кеше булуын һәм дәүләт алдында казанышын истә тоткан.

Дөрес, Әстерхан татарлары берничә мәртәбә канәгатьсезлек тә белдерә. 1717 елда Кубань солтаны Бәхетгәрәй Түбән Идел буена һөҗүм иткән вакытта, юрт татарлары, ыгы-зыгыдан файдаланып, баш күтәрә һәм аларның бер өлеше Россиядән китәргә мәҗбүр була. ХVIII гасырда юртлар гаиләләре белән гадәттә Төньяк Кавказга аеруча еш качкан, бу күренеш сәяси каршылык белдерү төсмерен алган. 1727 елда бер төркем юртлар качып киткәннән соң, Әстерхан губернаторы И.А.фон Менгден тотылган качакларны халык алдында хөкем итәргә – татар сәүдә сафлары һәм урамнары буенча йөртеп, чыбыркы белән суктырырга, хәтта кемнеңдер качып китәчәген белеп, бу турыда хәбәр итмәүчеләрне җәзаларга да уйлый. Качакларны эзләргә гаскәр һәм җирле төрки халыклар күтәрелгән, аларны сыендырмасын, дип, Төркиягә дипломатик басым ясалган.

Качып китүдән тыш, юртлар үз хокуклары өчен башка ысул белән дә көрәшкән. ХVIII гасырда Татар һәм калмык эшләре конторасы мәхкәмәсе җитәкчеләренә карата Әстерхан татарлары тарафыннан булган шикаятьләр берничә мәртәбә вазифаи затларның эштән азат ителүе белән тәмамланган.

Күчмә кабиләләрнең һөҗүме, Әстерхан губернасында төрки кавем кимү нәтиҗәсендә иррегуляр гаскәр җитмәү сәбәпле, 1737 елда хакимият йомышлы кешеләрнең яңа категориясен – әстерхан казакларын формалаштыра, аңа иң элек чукынган калмыклар керә. Әстерханда В.Н.Татищев губернатор булган чорда (1741-1745), юрт җәмгыятенең эчке структурасын казак гаскәриләре принцибында үзгәртеп кору буенча тәкъдимнәр карала. Эш азагына кадәр җиткерелмәсә дә, юртлар өстенә шактый күп вазифа йөкләнә. Аларны тышкы – хәрби һәм дипломатик, эчке – талау, җәбер-золымнар белән көрәш, казна йөген ташу, почта тарату, дәүләт файдасына, Мәскәүгә яки армиягә ат бирү кебек эшләргә җәлеп итәләр. Төрле телләрдә камил аралашкан юртларның хезмәте илчеләрне, Әстерхан аша узучы аеруча мөхтәрәм юлчыларны транспорт белән тәэмин итүдә һәм якындагы крепостька кадәр озатып барганда, чит илләрдә дипломатик бурычларны башкарганда аеруча кирәк булган. Нәтиҗәдә, ХVIII гасырда юртларның Әстерханнан Царицын һәм Кизляр арасындагы почта трактларында хезмәт йөкләмәләре арткан. Шул ук гасыр урталарында исә дала табигатен яхшы белгән халыкны сода ясауда кулланылган үлән җыю эшендә дә файдаланганнар. Тырыш юртларның хезмәте өчен җирле хакимият һәм Әстерхан бакча конторасы арасында үзара көрәш барган. Бу һәм башка актуаль мәсьәләләр 1767 елда Әби патшаның Уложенная комиссиясенә юрт татарларыннан вәкил итеп җибәрелгән Бәйморза Урысовның наказында чагылыш таба.

Юрт татарлары ХVII гасыр башында болгавыр заман вакыйгалары, 1705-1706 елгы Әстерхан восстаниесе, 1670-1671 елларда С.Разин, 1773-1775 елларда Е.Пугачев җитәкчелегендәге крестьян сугышларының үзәгендә катнашкан.

Болгавыр чорда юрт татарлары воеводалар Ф.Шереметев һәм И.Салтыков җитәкчелегендәге кораллы сугышларда катнашкан, Олы Нугай Урдасына яу чапкан. 1705-1706 еллардагы Әстерхан восстаниесендә җирле төркиләрнең катнашуына, беренчедән, Әстерхан хакимияте алып барган сәясәткә канәгатьсезлек белдерү сәбәп булса, икенчедән, аларны моңа калмыклар һөҗүменнән саклану ихтыяҗы да этәргән. Юрт татарлары барлык баш күтәрүчеләр белән дә актив хезмәттәшлек иткән, патша хакимияте тарафдары булган калмыкларга каршы да көрәшкән, шулай да, зирәклек күрсәтеп, эзәрлекләүләрдән качып котыла алганнар. С.Разин җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы да юртларның тормышында тирән яра калдыра. Нәтиҗәдә, татарларның күбесе Төньяк Кавказга күченергә мәҗбүр була. Шуңа да карамастан, юрт татарлары, баш күтәрүчеләрдән яшереп кенә, качып китүчеләргә ярдәм күрсәткән, үзәк хакимиятнең Әстерханга патша грамоталарын ташу турындагы йөкләмәсен дә үтәгән. Әстерханга патша гаскәриләре килү белән, төрки халыклар идарә итүче хакимияткә ачыктан-ачык ярдәм иткән һәм воевода И.Б.Милославскийга С.Разин восстаниесен бастырырга булышкан. Е.Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы вакытында исә юрт татарлары түрәләргә үзләрен хакимияткә каршы көчләрне бастыру өчен җитди хәрби куәт түгел икәнлекләрен күрсәтә.

Гомумән, ХVII-ХVIII гасырларда юрт татарлары баш күтәрүчеләр белән конфликтка кермәскә тырышкан һәм бу аларның күпмедер дәрәҗәдә куркынычсызлыгын да тәэмин иткән. Үзәк һәм җирле хакимият юрт татарларын баш күтәрүчеләргә каршы файдаланырга омтылган. Үлемнән качып котылырга өлгергән патша хакимияте вәкилләре, аеруча хәрби башлык һәм җирле түрәләр еш кына юртларда үзләренә сыену урыны тапкан. Бу очракта әстерхан татарлары баш күтәрүчеләр белән үзара килешүләр дә алып барган. Түбән Идел буендагы хакимият өчен хәлиткеч көрәшләрдә патша гаскәриләре әстерхан татарларының хәрби ярдәменә һәрвакыт өметләнә алган.

Юрт татарларына ХVII йөз-ХVIII гасырның беренче яртысында Төньяк Кавказ һәм Кырым ханлыгы белән сәяси мөнәсәбәтләрдә төрле дипломатик вазифалар да йөкләнгән. Воевода һәм губернаторлар аларга хатлар йөртү, чик буенда хәрби-сәяси вазгыять турында мәгълүмат җыю эшен ышанып тапшырган. Юртларның аеруча мөхтәрәм вәкилләре тау һәм күчмә халыкларның җитәкчеләре, Кубань сераскерлары һәм кырым ханнары белән сөйләшүләр алып баруда турыдан-туры катнашкан.

Рус-калмык корылтайлары да юртларның актив катнашында уза. ХVIII гасырда М.Булатаев калмык ханы Дондук Омбоны русларга яңадан буйсынырга күндерә. Соңрак Россия хакимияте калмыкларны 1735-1739 елларда Төркия белән сугышларда файдалана. Россия түрәләре Урта Азияне яулап алганда да юртларның ярдәменнән файдаланган. Хакимият ул төбәккә разведка ясау, сәүдә эшләрен җайга салу эшләрендә, сугыш һәм солых вакытында җирле халыкның телен, гореф-гадәтләрен яхшы белгән юртларга еш мөрәҗәгать иткән. Мисал өчен, 1620 елда Бохарага рус илчесе Иван Хохлов белән берничә юрт татары да җибәрелә. Хәзәр диңгезе буендагы разведка вакытында аларның икесе төрекмәннәргә әсир төшә, ә берсе, эзәрлекләүдән качып, каршы якның планнарын сөйләп, рус илчелеген бәла-казадан коткарып кала. Төрекмәннәр илчеләр белән һөҗүм итешмәү һәм үзара сәүдә эшен җайга салу турында сөйләшә. Әмма, Россиягә таба кайтырга чыккач, төрекмәннәр, килешүне бозып, аларны куып җитеп талый, тоткынлыкта өч ай булганнан соң гына, илчеләр азат ителә.

Юртларның аеруча мөһим вазифасы хәрби хезмәт булган. ХVII гасыр-ХVIII гасырның беренче чирегендә әстерхан татарлары Россия дәүләте оештырган күп санлы сугышларда катнашкан. 1613-1618 елларда юртлар, рус гаскәриләре составында, Речь Посполитая белән сугышкан. 1615 елда А.Ю.Лисовский отрядының эзәрлекләвенә каршы көрәштә, 1616 елгы Литва походында, 1617-1618 елларда Можайск бәрелешләрендә, 1618 елда Пафнутьев монастыре янындагы һөҗүмнәрдә һәм шул ук елның октябрендә Мәскәү астындагы сугышларда татар каны аеруча күп коелган. 1610-1617 еллардагы рус-швед сугышында да юрт татарлары шведлар тарафыннан камап алынган Псков шәһәренә юл тоткан И.Д.Плещеев отрядында сугышкан.

Украинаны Россиягә кушу максатыннан оештырылган рус-поляк сугышы башлангач, патша Алексей Михайлович әстерхан татарларына Польшага каршы хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга боера. Түбән Идел буенда яшәүче төркиләр 1654 елда Смоленск өчен бәрелешләрдә, шулай ук Беолоруссия территориясендә дә сугыша. ХVII гасыр урталарында булган рус-фарсы сугышлары вакытында Терек елгасы буена, дворян һәм бояр балалары белән бергә, әстерхан морзалары да җибәрелә. Алар фарсы һәм кумык гаскәрләре һөҗүмнәрен туктатуга ирешәләр.

Юрт татарлары Кырым ханнары белән сугышларда берничә мәртәбә катнаша. 1646 елда әстерхан татарлары, нугайлар белән бергә (2350 хәрби), кенәз С.Р.Пожарский җитәкчелегендә кырым һәм азовлыларга каршы сугыша. 1678 елда татарлар рус-төрек сугышына җибәрелә. Алар, кенәз К.М.Черкасский җитәкчелегендәге җыелма полк составында, Чигирин шәһәре янында, төрек һәм кырымлыларга каршы канкойгыч бәрелешләрдә катнаша.

Петр I патшалык иткән дәвердә исә әстерхан татарлары шведларга каршы оештырылган Төньяк сугышта, 1708 елда Терек буе, 1717 елда кенәз А.Бекович-Черкасскийның Хива экспедицияләрендә катнашалар. Соңгы сәфәр уңышсыз тәмамлана: кенәз һәлак була, татарларның да күбесе әсир төшә. Бай татарлар бу әсирлектән берничә елдан соң гына йолым түләп котыла алган.

ХVII гасырның беренче яртысында юрт татарлары, рус гаскәре составында мөстәкыйль көч буларак, әмма патша хәрби җитәкчелеге командасында, Мәскәү дәүләте оештырган барлык сугышларда да кан койган. ХVII гасырның икенче яртысы-ХVIII гасыр башында исә юртлар, патша воеводалары оештырган сугышларда катнашыр өчен, Түбән Идел буенда барлыкка килгән җыелма хәрби отрядлар составына кертеләләр. Дөрес, Әстерхан татарларының сугышларда катнашуы чикләнгән булган. Алар рус армиясенә сугышның башыннан азагына кадәр түгел, ә аерым хәрби бәрелешләргә генә чакырылган. Сугышта катнашканнары өчен бүләк буларак, Мәскәү дәүләте әстерхан татарларына акча һәм калҗа малы, шул исәптән әсирләр белән дә бүлешү хокукы биргән.

ХIХ гасырда юрт татарлары дәүләт крестьяннары категориясенә кертелә. Замандашлары аларны Түбән Идел буеның иң хәлле, бай кешеләре буларак тасвирлаган. Бу чорда берничә корабка ия юрт байлары барлыкка килә. 1854 елда сәяхәтче П.Небольсонның: «Юртларның хезмәт сөючәнлеге – үрнәк, алар гадел, нык һәм үҗәт характерга ия. Үзләрен тыныч һәм мәһабәт, горур тоталар», – дип язып калдыруы – моңа бер дәлил.

Гомумән алганда, юрт татарлары ХVI гасырның икенче яртысы ХIХ гасырда Россиянең барлык вакыйгаларында да диярлек катнашып, дәүләтнең социаль-икътисади тарихында сизелерлек эз калдырган. Аларның мөселман һәм төрки халыклар белән уртак телне җиңел табуы, тырыш, намуслы һәм яуда батыр булуы аеруча югары бәяләнгән.

                                  Безнең мирас

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк