Логотип
Тарих

Ул минем укытучым

  Талантлы кешебез Илдар абый Хаҗиев безне, армиядән яңа гына кайткан егетләрне, илебезнең төрле төбәкләреннән төзелешкә, заводка килгән кызларны тулай тораклардан җыеп, татар театр түгәрәге оештыр...

 

Талантлы кешебез Илдар абый Хаҗиев безне, армиядән яңа гына кайткан егетләрне, илебезнең төрле төбәкләреннән төзелешкә, заводка килгән кызларны тулай тораклардан җыеп, татар театр түгәрәге оештырды. Кыска гына вакыт эчендә зурдан-зур спектакльләр куеп, үзебез дә “зур” артистларга әйләнеп, бер ел эчендә “Татар халык театры” исемен алдык.

Берзаман шулай эштән соң ашыга-ашыга “Энергетик”ка кереп барам. Каршымда күрешергә кулын сузып, бик итәгатьле бер кеше тора. “Сез, энем, Булат буласыз бит, рәхим итегез,” – ди. Миңа үз гомеремдә “сез” дип әйткән кеше булмаганга, берәрсе юкмы икән дип артка борылып карадым. Каушадым. Эндәшми генә кулымны бирдем. “Эштән соң арыгансыздыр, театр төзүдә уңышлар телим,” – ди. “Рәхмәт,” – дидем дә, кереп киттем инде.

“Энергетик” мәдәният сараеның яңа директоры Шамил Зиннур улы Закиров белән танышуым менә шулай булды. Хәзергә кадәр баш ватам, каян белде икән ул минем исемемне...

Җ.Мәҗлүмбековның “Илдарым” спектаклендә баш рольне уйнагач, “Энем, сиңа укырга кирәк, – диде, – Казан мәдәният институтына укырга керергә ярдәм итәрмен”. Мин ул чагында мәдәният институтында “мөгезле” кешеләр генә укый диеп уйлый идем.

Укыдым мин анда. Режиссер һәм актер һөнәрен үзләштердем. Институт ректоры Рәис Кыям улы Беляев кулыннан диплом алдым.

Шул ук театрда, бергә уйнап йөргән хатыным Фәнүсә белән өйләнешкәндә дә хәер-фатихасын бирде Шамил абый.

Чыңгыз Айтматовның “Ахрызаман” спектакле чыккан вакыт. Без Казанда, җәйге сессиядә. Салават белән (Фәтхетдинов, биш ел буе бер курста укыдык) үтеп барабыз шулай Камал театры яныннан. “Ахрызаман”ны куялар икән. Яңа бинада. Мин искесендә караган идем инде аны. Шулвакыт, безне тәрәзәдән күреп, Шамил абый йөгереп чыкты. “Энем Булат, әйдәгез, спектакль карагыз”, – ди. Шамил Зиннур улы Закиров бу вакытта берничә ел Камал театры директоры булып эшләгән иде инде.

Утыртып куйды безне алтынчы рәткә. Вип-персоналар урыны! Салават сорый миннән, “кем бу?” – ди. Мин әйтәм, театр директоры Шамил абый Закиров. Салават башта аптырап калды, ышанмады. Ничек инде шундый “зур” директор, безнең кебек “бәләкәй студентларны” урамга чыгып, җитәкләп, театрга алып керсен. Хуш китмәле хәл бу!

Спектакль беткәч, Шамил абый безне озатып калды. Салават белән дә таныштырдым. Җырлый дидем. Шул көннән алар арасында иҗади дуслык башланды. Кеше ниндидер дәрәҗәгә ирешсен өчен билгеле бер вакытта, билгеле бер җирдә, билгеле бер кеше белән очрашырга тиеш икән. Ходай кушуы буенчадыр инде...

 Мин дә иҗат эшенә ныклап тотындым. Яр Чаллы шәһәрендә татар дәүләт драма театрына нигез салучыларның берсе. Хатыным Фәнүсә дә труппа мөдире булып инде егерме биш ел буе театрга хезмәт итә. Иң беренче язган сәхнә әсәремне дә Шамил абыйга укыттым. Ул нигез салган иҗат орлыклары менә шулай үсеп киттеләр.

Илле яшьлек юбилеема да зурлап килде. Салават белән. “Минем иң хөрмәт иткән кешеләремнең берсе син, Булат энем,” – диде. Мин дә: “Сез, Шамил абый, минем иң зур укытучым,” – дидем. Салават миңа алтын сәгатен бүләк итте.

Алтмыш яшьлек юбилеема хәзерләнеп йөргән көннәрдә ул бу дөньядан бакыйлыкка күчте. Юбилейны үткәрергә көчем дә, дәртем дә булмады. Бу дөньяда ярдәмчесез, терәксез калудан күңелем тулган иде...

Шамил абый бакый дөньяда да, фәрештәләр арасында изгелекләр эшләп йөридер. Ул директор гына да, шәхес кенә дә түгел иде. Изге! Ел саен, Шамил абыйның туган көнендә, унбишенче мартта, “Чаллы татар дәүләт драма театрында аның яраткан спектакле “Яр”ны куябыз. Үзем яздым. Үзем уйныйм. Рухыңа рәхмәт булып яусын, Шамил абый!

P.S. Шамил Зиннур улы Закиров Яр Чаллыдан китмәгән булса, югары дәрәҗәдәге театр төзеп, шәһәрне чын театрлы иткән булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк