Логотип
Тарих

Театр - элгечтән, ә спектакль - декорациядән башлана

Анда инде артистларның да югары про­фессиональ уеннан «ничарадан бичара» мәхрүм ителгән булуы мөмкин. Театр сәнгатендә рәссамның роле, аның спектакльгә керткән өлеше, режиссер һәм артистларны­кы бел...

Анда инде артистларның да югары про­фессиональ уеннан «ничарадан бичара» мәхрүм ителгән булуы мөмкин. Театр сәнгатендә рәссамның роле, аның спектакльгә керткән өлеше, режиссер һәм артистларны­кы белән бердәй дияргә мөмкин. Шунысы бераз аяныч, зур уңыш белән барган, халык яратып йөргән спектакльдә тамашачы кемнәр уйнаганын, сирәгрәк очракта аны кайсы режиссер куйганын белә, ә менә рәссамы кем дип сорасаң, моңа җавап бирүче булыр микән? Театр сөюче татар тамашачысының спектакль башланганда, декорацияне ху­плап, кул чабып каршы алуы да сирәк күренеш…

Ә бит милли театр сәнгатендә алтын кул­лы, гаҗәеп талантлы рәссамнар булды һәм бар. «Сәйяр» труппасында С.Яхшыбаев, Акаде-мия театрында П.Беньков, П.Спе-ранский, Э.Гельмс, М.Абдуллин, М.Сутюшев, Ә.Тумашев, Р.Газиев һәм театрның хәзерге баш рәссамы С.Скоморохов. Шулар арасында Г.Камал исемендәге театрга иң озак, тугрылыклы хезмәт иткәне, бөтен гомерен, иҗатын сәхнә белән бәйлә-гәне Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татар-станның халык рәссамы Мәэмүн Гали улы Сутюшев. Мәэмүн аганың тууына да 110 ел тулды. Ул 1990 елда 84 нче яшендә арабыздан китте. Театр һәм сугыш ветераны игелекле озын гомер кичерде.

М.Сутюшев 1906 елда Төньяк Ка-закъстандагы Петропавловск шәһә-рендә гади һөнәрче гаиләсендә туа. Кечкенәдән рәсем ясарга ярата, матур йортлар төзергә хыяллана. 1926 елда Казанга килеп, сәнгать техникумының сәнгать бүлегенә укырга керә. 1930 елда аны уңышлы тәмамлап, ул чактагы Татар эшче театрында иҗат юлын башлый. 1931-1932 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, нәшриятта, Яшь тамашачылар театрында эшли. 1939 елда исә яшь, талантлы рәссамны Камал театрына кабул итәләр һәм шунда ул үзе өчен гомерлек илһам чыганагы таба.

Ватан сугышы башлангач, Мәэмүн абыйга да рәссам каләмен мылтык­ка алыштырып торырга туры килә. Мәскәү, Белоруссия янында каты су­гышларда каһарманнарча батырлык күрсәтеп, орден-медальләр белән бүләкләнә. Көннәрдән беркөнне авыр яралана (әле дә исән кала!). Яз­мыш аягын аямаса да, талантлы кул­ларын саклый. 1944 елда ул яңадан театрга кайтып, баш рәссам йөген тарта башлый. Театрга мөкиббән киткән, тырыш, бик таләпчән, эшкә искиткеч җаваплы караучы, тынгы белмәс фидакярь рәссам бу вази­фаны 1976 елга кадәр лаеклы үти. 40 еллык иҗат, эзләнү чорында М.Сутюшев 120 спектакльне бизәп, аларга чын мәгънәсендә тылсым өрә.

Театрның музей фондында рәссамның хатыны Рокыя апа бүләк иткән 50ләп эскиз саклана.Персонажлар өчен ясалган кием үрнәкләренең рәсемнәре дә бар. Әлеге эскизлар 1940-1960 елларда барган сәхнә әсәрләрен күзалларга, җанландырырга, ерак еллар аһәңен, чор сулышын тоярга ярдәм итә. Театр белгечләре тарафыннан телгә алынмаган яисә ул турыда әйтелеп тә, рәсемгә дә төшерелми калган шул чор спектакльләренең эскизлары белән танышу бигрәк тә тәэсирле. Танылган классик әсәрләрне гәүдәләндергән эшләре дә игъти­барны җәлеп итә, тарихта спектакль турында язылган сүзләрдән күбрәк сөйли. «Мәкер һәм мәхәббәт» (Ф.Шиллер, 1950), «Галиябану» (М.Фәйзи, 1952), «Бәхетсез егет», «Банкрот» (Г.Камал, 1950, 1962), «Чын мәхәббәт» (Т.Гыйззәт, 1948), «Анджело» (В.Гюго, 1954), «Муса

Җәлил» (Н.Исәнбәт, 1968, 1977) эскизлары рәссамның күпкырлы белгеч булуын искәртеп тора; та­тар тарихын, этнографиясен, рус, Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләре халкының да гореф-гадәтләрен, көнкүреш шартларын, киемнәрен төгәл белүен, сәхнә кануннарына туры китереп, архитектурадагы төрле дәвер алымнарын куллануын күрсәтә. Өстәвенә, интерьер, таби­гать күренеше һәм төсләр ярдәмендә авторның фикерен, режиссерның идеясен тормышка ашыру, артист­ларга җайлы, уңайлы иҗат мәйданы көйләү, ахыр чиктә тамашачының зәвыгын тәрбияләү кебек мөһим максатларны да күздә тота Сутюшевның сәхнә бизәү иҗаты.

Күренекле рәссам төрле елларда Гомәр Исмәгыйлев, Ширъяздан Са­рымсаков, Кәшифә Тумашева, Равил Тумашев, Габдулла Йосыпов, Празат Исәнбәт һ.б. танылган режиссерлар белән иҗат итә.

Гадәттә кеше, алтмышы тулгач, лаеклы ялга китсә, М.Сутюшев өчен 1966 елдан яңа иҗади күтәрелеш чоры башлана – театрның баш режиссеры булып Марсель Сәлимҗанов билгеләнә. Тирән бе­лемле, хыял-идеяләре ташып торган яшь, кыю, зур талантка ия режиссер белән берлектә тәҗрибәле остаз-рәссам 20ләп әсәр сәхнәләштерә. Алар арасында «Бәйрәм кичендә» (Э.Филиппо), «Шамил Усма­нов» (А.Гыйләҗев, А.Яхин), «Хуш, Назлыгөл» (М.Байҗиев), «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин), «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт), «Бер төн» (Б.Горбатов) кебек, театрның йөзен билгеләп, аның тарихын бизәп торган мәшһүр спектакльләр бар. Алар беренче чиратта рәссам эше белән күз алдына килеп басалар. «Хуш, Назлыгөл»дә, мәсәлән, сәхнәдә чын тын табигать почмагы: су, урман, таулык, учактагы ялкын телләре, па­латка, ял итәргә килгән парның «По­беда» машинасы да күренә – 60 нчы елларда бу бер яңалык иде. Мондый бизәлеш тамашачыны шундук әсәр эченә алып керә, ышандыра, сихер­ли, артистларны да сәхнәдә чынлап яшәү ысулына этәрә.

Мәэмүн ага соңгы көннәренә кадәр театрга килеп, спектакльләр карап, аралашып яшәде. Ул та­тар театрының сәхнә бизәлеше сәнгатенә нигез салышкан, аны про­фессиональ югарылыкка күтәргән мәшһүр рәссам һәм шул өлкәдә аксакалга әйләнгән остаз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк