Логотип
Тарих

Татар теле «Ул менә синең кебек кешеләргә “ахмак” дип әйтер өчен кирәк!»

Разил Исмәгыйлевич, әйдәгез Туфан абыйны искә алыйк әле. Сез аның якын дусты буларак, шәхесен, холкын, гамәлләрен яхшы беләсез. Менә ул йорт салырга ярата иде. Бу турыда Сезнең белән киңәшкәне, сөйл...

Разил Исмәгыйлевич, әйдәгез Туфан абыйны искә алыйк әле. Сез аның якын дусты буларак, шәхесен, холкын, гамәлләрен яхшы беләсез. Менә ул йорт салырга ярата иде. Бу турыда Сезнең белән киңәшкәне, сөйләшкәне булдымы? Ул авылда да, Казанда да, минем туган ягымда Ашыт буенда (Габдулла Шәрәфи белән Рафис Корбанның туган авылы Кече Битаман. Бу авыл тау башы­на урнашкан, мари урманнарына терәлеп үк тора, Ашыт елгасының уң ягында ул, минем туган авыл Бикна­рат исә Ашытның сул як ярында. Ту­фан абый: «Зиннур, синең өй түбәң күренә миңа», – дия торган иде) бәләкәй генә булса да йорт салды.

– Мин дә аңа аптырый идем, сораулар бирә идем. Мин әйтәм: «Туфан абый, әйдә, ташла инде бу алачыклар салуыңны, бер хан сарае шикелле йорт салып куй да, шунда яшә шәп итеп». «Юк ди, миңа, ди, андый йорт кирәк түгел. Мин үз авы­лымны сагынам, балачакта яшәгән йортларымны сагынам ди. Шушы йортларны салгач, үземнең туган авылыма, балачактагы йортыма кайткан шикелле булам», – ди торганиде. Ул бит әле Нагорныйда да йорт салып куйды. Анда мин әйтәм: «Әнә, күршеләреңнең йортлары хан сарае шикелле, ә синеке тимерче алачы­гы сыман гына». «Юк, миңа шулай ошый, миңа аның йортыннан бигрәк бакчасы кирәк. Бакчада минем тавыкларым, әтәчләрем булсын», – ди торган иде. Шушы йортларны салуы, үзе әйткәнчә, әлеге дә баягы балачагына, яшь чагына кайту булган икән. Ә ул үзенең балачагын, яшь чагын шул хәтле сагына иде, авылын да, туган йорты белән бергә сагына иде. Мин аңа шакката идем. Ул соңгы елларда күбрәк киләчәк турында түгел, үткән гомере турында уйлана иде. Югыйсә аның балачагы, яшь чагы бик үк рәхәт булмаган. Ачлык, авырлыклар. Аның гел әйтә торган сүзе бар иде: «Бу дөньяда өч төрле иң төп һөнәр бар. Беренчесе төзүче, икенчесе – укытучы, өченчесе – табиб». Беренче урынга, нишләптер, төзүчене куя торган иде. «Без бит җимерүчеләр чорында яшибез, безгә төзүчеләр кирәк», – дип күп мәгънә сала иде бу сүзгә. Дәүләт төзү, милләт төзү, әдәбият, сәнгать төзү. Шуңа күрә аңа йорт салу да төзүчелекнең бер өлеше булганга күрә күңеленә якын булгандыр, бәлки.

– Аннан соң ул атлар, йорт хай­ваннарын ярата торган иде. Азна­кайдан Сезнең ат җигеп кайтулары­гыз үзе бер хикмәт бит?

– Азнакайдан кайту, әйе, үзе бер тарихи вакыйга булды. Мин башта аптырап та калган идем. Нәкъ менә шушылай өстәл янында утырабыз: «Әйдә, Разил, Азнакай­дан минем Мәрәтхуҗага хәтле атбелән кайтыйк әле? Минем хәләлем Нәҗибәгә туган көненә ат бүләк иткәннәр иде, шуны алып кайтырга кирәк!» – ди бу. «Ничек итеп? Ат­ланып кайтабызмы?» – дип сорыйм, һаман аптырап. «Бер атка өч кеше атланып кайта алмый инде. Арба җигәбез. Атны ничек алып кайтасың инде тагын, мин, гомумән, атны ма­шина белән апкайтуны яратмыйм. Атның аягы икәү генә түгел, дүртәү. Ат үз аягы белән кайтырга тиеш». «Туфан абый ничек кайтырбыз икән, анда хәзер авыл юллары юк бит, асфальт бөтен җирдә», – дип һаман үземнекен тукыйм. «Юл кырыен­нан, авыл юлы булган җирләрдән кайтырбыз!»

Чынлап та, иң авыры без уйлаган­ча булып чыкты. Асфальт юл кыры­еннан кайтуны ат бигүк яратмады. Машиналар узганда ат өркеп кала. Әмма без, мөмкинлек булган саен, таш юлдан басу юлларына чыга идек. Шулай биш көн биш төн кайттык, басуларда, гади кешеләрдә кундык. Бер кичне урманда палаткада йокла­дык. Һәм менә бу искиткеч кызыклы сәяхәт булды. Сәяхәт, беренчедән, атта кайту булса, икенчедән, без һәр авыл саен туктап, халык белән очраштык. Халык безнең авыл аша узасын әллә каян ишетеп каршы ала иде. Мине авыл халкының Туфан абзыйга, шул исәптән безнең язучы­ларыбызга ихтирамлы мөнәсәбәте сокландырды. Авыл халкы ипиләр, чәк-чәкләр күтәреп авыл башына чыга. Югыйсә, беркем дә кисәтмәгән аларны, беркем дә каршы алыгыз дип, тантаналы рәвештә киләләр дип әйтмәгән. Без бит гади сәяхәттә. Район җитәкчеләре дә ишеткән, алар янына да кереп сөйләштек. Мәктәпләрдә, авыл клубларында очрашулар да оештырдык. Кайва­кыт айлар буе шалтыратып, ал­дан сөйләшеп куясың очрашулар хакында, әмма ләкин бу үзеннән-үзе килеп чыккан шулкадәр кызыклы күрешүләр булды. Мин көндәлек алып бардым, әле аны бер иркенләп язасы бар. Видеога төшердек, аның киносын телевизордан да күрсәттеләр.

Өстәл янында утырып барысын да сөйләшеп бетереп булмый икән. Юлда төрле хатирәләр үзеннән-үзе искә төшә, яңа фикерләр туа. Без бит ат арбасына гына утырып йөрмәдек. Үргә таба менәсе булса, бишәр чакрым җәяү атлыйсың, шунда нинди генә сүзләр сөйләшмәдек, нинди генә мәзәк хәлләргә очрамадык. Без өчәү идек: Туфан абзый, мин, Мар­сель. Безне үз туган ягында Әнвәр Хәйри дә каршы алды.

Менә килеп җиттек берзаман­ны Болгарга. Минем башыма бер табышмаклы уй кунды… Ә Идел аша теге якка, Туфан абыйның авылына ничек чыгарбыз? Казаннан әйләнеп кайтырбыз микәнни? Туфан абый монда да Туфан абый булып кал­ды. Масштаблы фикер, масштаблы планнар кора торган кеше иде бит инде ул. Шул арада, кемнәр беләндер сөйләшеп, баржа китерттерде. Ул баржа бик зур иде, ат анда чыпчык кадәр генә булып калды. Иделнең теге ягына чыктык, авылга әйбәт кенә кайтып кердек. Авыл халкы зурлап каршы алды, Туфан абыйның йортында кундык. Икенче көнне без Марсель белән Казанга кайтып кит­тек, Туфан абый, авылыннан аерыла алмыйча, шунда калды.

Туфан абый, гомумән, көтелмәгән фикерләре белән шаккатыра иде. Гамәлгә ашырдай булмаган әйберләрне тормышка ашыра белә торган гадәте бар иде аның. Инде без аның белән төрле районнарга, авыл­ларга күп йөрдек. Кулдан килгәнчә клуб, мәктәпләр салырга ярдәм иттек. Әмма ләкин Казанда кызлар гимназиясе ачу артыннан йөри баш­лагач, мин аптырап калдым. Казанда, беренчедән, урын табарга кирәк, аннары ул бит кызлар гимназиясе, аннары татар гимназиясе. Аннан соң аңа йөзләгән миллион акча табарга кирәк бит?! Тукай урамында кыз­лар гимназиясе бар иде инде, тик ул җимерек бинада, бик авыр хәлдә иде. Анда мин дә бардым. Бардык та Туфан абый әйтә: «Ничек инде татар кызлары шундый җирдә укыргатиеш?! Бу бит адәм мәсхәрәсе! Үзебездән-үзебез көлү ләбаса бу?!» Һәм шул вакытта, Премьер-министр вазыйфасын башкарган Рөстәм Нургали улы Миңнехановны алып килеп, бу мәктәпне күрсәтә алды. Әгәр дә ул килмәсә, бу мәсьәлә хәл ителмәгән булыр иде. Рөстәм Нур­галиевичНур­галиевич бу гимназияне үз күзләре белән күреп, ярдәм кирәклегенә инанды. Монда Туфан абыйның авто­ритеты һәм кешене ышандыра белүе зур роль уйнады. Премьер-министр теләсә-кем артыннан ияреп тә йөрми ич әле, аның болай да вакыты тыгыз. Һәм шуннан соң инде хәрәкәт башланып китте. Ләкин баштарак шәһәрдә җир табып булмады. Анна­ры инде Илсур Рәис улы Метшинны үгетләп, Казанның үзәгендә диярлек бер урын табылды. Туфан абыйның кирелеге, үҗәтлеге белән әкрен-әкрен генә акча тупланды. Һәм аның башына тагын бер фикер килде: «Ничек инде кызлар гимназиясе бас­сейнсыз була ала? Башкаларында бар бит, нигә монда булмаска тиеш?». Барыбер үзенекен итте, бассейнны төзи башладылар. Шулай сентябрь җитеп килә, гимназияне ачу танта­насы көтелә иде. Туфан абыйга бас­сейнны өлгертә алмаулары турында, гимназияне бассейнсыз гына ача торыйк дип хәбәр иттеләр. Туфан абый: «Мин бу илне беләм. Әгәр дә гимназияне ачканда бассейн да ачылмаса, мин аның киләчәктә булу­ына ышанмыйм да!» – диде. Шулай итеп бассейн гимназия белән бергә ачылды. Туфан абыйның тәкъдиме белән Ф.Аитова исеме бирелде әлеге гимназиягә.

Татарның милли тәрбиясенең мөһимлеге турында ул гимназиягә йөри башлагач тагын бер кат инан­дым. Чөнки анда татар балаларын гына түгел башка милләт ата-анала­ры да үзләренең балаларын бирергә тырыша. Мин берничә ата-анадан да, вьетнам кызларыннан да «Нишләп бу гимназияне сайладыгыз?! – дип кызыксындым. Казанда бит 150 ләп мәктәп бар?» Юк! Монда тәрбия бүтән, татар тәрбиясе, милли тәрбия!» – дип җавап бирделәр.

– Сизәсезме аның юклыгын, сагы­насызмы?

– Минем тормышымдагы иң авыр чорлар әткәй-әнкәй вафат булган вакытлар һәм 45 ел бергә эшләгән, бергә кулга-кул тоты­нышып иҗат иткән, бергә атлаган Туфан абый вафат булган вакытлар, дип уйлыйм. Шул дәрәҗәдә авыркичердем. Соңгы егерме елда гел бергә идек. Безнең бер генә тапкыр да бер-беребездән башка коман­дировкага да чыкканыбыз булмады. Шуңа миңа шактый кыенлыклар да күрергә туры килде. Туфан абый бит самолетка утырмый, шуңа күрә Финляндиягә, Австриягә, Германиягә, Мәскәүгә, Казахстанга да поезд белән бардык. Ләкин аның яхшы ягы да бар икән. Самолетта бернәрсә күреп булмый бит, ә по­ездда дөнья күреп барасың.

Дәүләт Советында булсын, җитәкчеләр белән сөйләшкәндә булсын, гомумән, кешеләр белән аралашканда булсын, аның бер өстенлеге бар иде, ул иң кирәкле вакытта, иң кирәкле сүзне калын тавышы белән яңгыратып әйтә белә иде. Менә аның шул актерлык сәләте Дәүләт Советында бик зур роль уйнады. Һәм аның сүзенә колак салалар иде. Әйткәндә беркемне дә рәнҗетмичә әйтә белә. Кешене тап­тарга, бетерергә тырышмый, акыллы рәвештә проблеманы гына күтәрә. Аннары без бергә Милли коми­тетта эшләдек. Безнең икебезне дә кайберәүләр милләтчеләр дип саный иде, ләкин беркем дә нигә алар мон­да эшлиләр дип каршы чыкмады. Ни өчен? Чөнки без бер милләт турында да бер яман сүз әйтмәдек, без бары тик үзебезнең милләтне якладык. Һәр кешенең үз телен, гореф-гадәтләрен якларга хокукы бар лаба­са! Әгәр дә без үзебезне якламасак, безне кем якларга тиеш ди?!

Туфан ага киткәч, Дәүләт Сове­тында мин ятим калдым… Моны мин генә әйтмим. Туфан абый вафатын­нан шактый вакыт үткәннән соң Минтимер Шәрипович: «Син инде ел буе шулкадәр моңаеп утырасың. Бер канаты сынган кош шикелле», – диде. Чыннан да, шулай булды шул. Элек Туфан абый сөйли иде, мин аны хуплап сөйли идем, мин чыгыш ясый идем, ул мине хуплый иде. Ә хәзер сөйлисең, диварга борчак аткан сыман. Беркем дә сине хуплап, яклап чыгыш ясарга атлыгып тор­мый. Әле күптән түгел генә шактый кискен чыгыш ясадым. Берәү дә авыз ачып бер сүз әйтмәде. Миңа кайвакыт «Туфан абый урынына син калдың инде», – дип тә әйтәләр. Юк, мин аның урынына калмадым, аны беркем дә алыштыра алмый! Мин үз урынымда… Әгәр дә хәзер без бергә булган булсак, бермә-бер көчлерәк булыр идек. Менә хәзер бөтен өмет яшьләрдә, без киткәч алар килер. Милли аңы тагын да югарырак булган, милли тәрбия алган яшьләр килеп, бәлки, безнең эшне дәвам итәр.

– Аңа гади халыктан да хатлар күп килгәндер?

– Хатлар бик күп килә иде. Һәр хатны үзе укый, кешегә тапшырмый иде. Мәсәлән, авылда мәктәп салу буенча хат килде ди. Ул анда бара, ха­кимият башлыклары белән сөйләшә иде. Берзаман Тәкәнештән: «Нигә балаларыбызны татарча укытасыз, татар теле белән кая барып була?!» – дигән эчтәлектәге хат килеп төште. Туфан абый нинди кеше язды икән бу хатны дип кызыксынып, мине шунда барып кайтырга чакырды. Барып төштек, мәктәпкә ата-аналарныҗыйдык. Туфан абый ялкынлы гына чыгыш ясады. Хат авторы чәчрәп тора торган бер хатын. «Россиядә дәүләт теле рус теле, ә без татар теле белән кая барабыз, безне кайда эшкә алырлар? Менә мин кече баламны урыс мәктәбендә укытырга телим!» – дип сүз тотты. Туфан абый: «Тагын балаларыгыз бармы?» – дип сорады ханымнан. «Олы улым бар, ләкин аның белән күңелсез хәлләр булып, ул хәзер Себердә төрмәдә утыра», – дигән җавап ишеттек. «Кайда укыган иде?» «Ул Үзбәкстанда, урыс мәктәбендә укыды». «Ә-ә-ә-ә, урыс мәктәбендә укыгач, бик еракка, Себергә үк киткән икән шул», – дип уфтанып куйды Туфан абый.

Халык шаркылдап көлде дә Туфан абый ягына авышты. Мәктәп татар телендә укытырга тиеш дигән карар­га килделәр.

Әйе, ул менә шулай нәкъ кирәк вакытта иң кирәк сүзне әйтә белә иде шул. Бервакыт Туфан абыйга бер хакимият башлыгы, көлеп, шаярткан булып: «Туфан абый, син менә тел дә тел дисең, татар теле белән хәзер кая барасың? Нәрсәгә кирәк ул татар теле?» – диде. Әле дә хәтеремдә, Ту­фан абый шулчак бик ярсып: «Татар теле ул менә синең кебек кешеләргә «ахмак» дип әйтер өчен кирәк!» – диде дә борылып китеп барды.

– Рәхмәт, Разил Исмәгыйлович! Без Сезнең үзегезгә игелекле эшегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк