Логотип
Тарих

«...Шекспир әсәрләрендә уйнармын дип яшәдем»

Артистлар турында язганда, нишләптер, мине аларның балачагы нинди гаиләдә тәрбияләнүе, мәктәп еллары, гомумән, театр сәнгатенә ничек килеп эләгүләре бик кызыксындыра. Бу бала ник сәнгать юлына кереп...

Артистлар турында язганда, нишләптер, мине аларның балачагы нинди гаиләдә тәрбияләнүе, мәктәп еллары, гомумән, театр сәнгатенә ничек килеп эләгүләре бик кызыксындыра. Бу бала ник сәнгать юлына кереп китә икән? Кайбер яшьләр тормышта үз урыннарын тапкач та шундый катлаулы сәнгать юлын сайлый. Менә шундый кешеләрнең берсе – артист Хәлил Мәхмүтов. Үзенең «җылы» урынын ташлап, ягъни 150 сум зарплата алып, үз эшендә күтәрелеп, Казан университетының геология факультетына керергә дип документларын әзерләгәндә, 23 яшьлек егет (егетнең дә ниндие бит әле!) Казан театр училищесына барып керә. Айлык стипендия 14 сум, шуның 10 сумын фатирга түләргә.

Хәлилнең исән-сау калуы да гаҗәп хәл бит. Мамадыш районының матур табигатьле Катмыш авылында Сабира апа белән Зәки абый гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә ул. Әти-әнисе, күрәсең, җырга-моңга гашыйк кешеләр булган, балаларына «Галиябану» спектаклендәге халыкның иң яраткан герое Хәлил исемен бирә. Хәлилнең әтисе авылда кибетче була. 1939 елда Советхөкүмәте Финляндиядән тартып алган җирләргә Россиянең төрле өлкәләреннән гаиләләрне күчереп утырта башлый. Катмыш авылына да «вербовщик» килеп төшә. Хәлилнең әтисе Зәки абый, шаярып: «Мин дә Финляндиягә китәм», – дип языла. «Без синнән калмыйбыз», – дип, аңа тагын алты гаилә иярә. Уеннан уймак чыга диләр. Китәр вакыт җиткәч, Зәки абый: «Мин шаярдым гына, нишләп мин туган илемнән китим», – дип тавыш чыгара башлый. Шул сүз җитә кала. «Алай бик карышсаң, Совет властен алдаган өчен без сине төрмәгә ябабыз», – дип Зәки абыйның котын алалар. Нишләсен, берсеннән-берсе бәләкәй өч бала белән Петрозаводск өлкәсе Сартовал дигән авылга китеп яши башлыйлар. Тормышлары начар булмый үзе. Ләкин 1941дә көтмәгәндә сугыш башлана. Бер атна эчендә Зәки абый фронтка китә. Сабира апа, авылдашлары белән киңәшеп,туган илләренә кайтырга була, чөнки немец ул якларны бомбага тота башлый, фронт якынлаша. Авылдашлар җыелышып бер карарга килә: бәләкәй балаларны машинага утыртып, Катмыш авылы хатыны җитәкчелегендә туган якларына кайтарып җибәрәләр. Калганнар, сыерларын җитәкләп, күтәрә алган әйберләрен күтәреп юлга чыга. Анда күргән кайгы-хәсрәтне язып тормыйм. Шуны гына әйтәсем килә, Сабира апа 9 яшьлек кызы Әлфинур белән авылга кайтып егылгач, ни күрсен, монда аның кырыгын уздырып яталар. Ә иң аянычы, балаларны озата кайтучы теге хатын Сабира апага ике улы – Фәрите белән Хәлиленең машинада кайтканда сазлыкка төшеп һәлак булулары хакында әйтә. Ләкин ана күңеле ышанып бетми, балалары исән-саудыр сыман тоела. Теге хатынны милициягә чакыртып дөресен әйттерәләр. Ул балаларны кайда төшереп калдыруын әйтә. Ана ике ел буе балаларын эзли һәм, ниһаять, таба. Фәрит белән Хәлил Киров өлкәсе Урҗум балалар йортында үсеп яталар. Хәлил әнисен танымый, Фәрит абыйсы русчалап:«Братик, это наша мама», – ди, чөнки Хәлилнең теле русча ачыла. Бик озак әнисенә ияләшә алмыйча интегә ул.

Дәвамы бар

Әзһәр Шакиров

«Сәхнә» журналы 2014 ел, июль, август

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк