Логотип
Тарих

Сайра, Сара – Сандугач

  Драма театры тамашачыларын – халыкчан рольләре, опера сөючеләрне саф, матур тавышы белән куандыра. 1925 елда беренче татар операсы “Сания” дә нәкъ аның тавышы өчен иҗат ителгән. Сара Садыйкова бе...

 

Драма театры тамашачыларын – халыкчан рольләре, опера сөючеләрне саф, матур тавышы белән куандыра. 1925 елда беренче татар операсы “Сания” дә нәкъ аның тавышы өчен иҗат ителгән. Сара Садыйкова беренчеләрдән булып  танго, фокстрот, блюз өслүбендәге татар җырлары иҗат итә. 1942 елда язлыган “Көтәм сине” тангосын җырчыларыбыз бүген дә яратып башкара.

Бер үк вакытта композитор җәмәгать эшләренә дә, яшь буынны тәрбияләүгә дә вакыт таба. 1 ноябрьдә Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, үзебезчә гади генә итеп әйтсәк, калфаклы сандугачыбызның 110 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул нисбәттән укучыларыбыз игътибарына язучы Рабит Батулланың Сара Садыйкова хакында истәлекләрен тәкъдим итәргә булдык.

Остазбикә

Була шундый шәхесләр, алар гомерең буена сине үзләре ар­тыннан ияртә, бу турыда үзләре дә белмәстән, алар сиңа остаз була. Шундый олуг шәхесләрнең берсе Сара ханым Садыйкова булыр.

Үзе белән танышканчы, сугыштан соңгы еллардан ук, Сара апа миңа остаз була килде. Кулыма гармун алганнан бирле мин Сара апаның көйләрен уйный башладым. Мәскәүдәге Татар бакчасында да, Ватаныбызның төрле шәһәрләрендә, татар яшьләре җыела торган уенлыкларда да, авылдан авылга гастрольләрдә йөргән чакларда да яшьләр гелән: «Теге тансы көен уйна әле», – дип, Сара апаның «Көтәм сине» исемле тангосын сорыйлар иде. Шулай итеп, без – яшьләр – үзебезнең тангога, беренче татар тангосына, Сара Садыйкова көенә бии идек.

Син кайларда йөрисең икән,

Алтыным, көләч йөзле иркәм,

Кайтырсың дип мин өмет итәм.

Мин сине көтәм, көтәм, көтәм...

Соңыннан, тора-бара Сара апаның үзе белән танышкач кы­на белдем: бу җыр 1942 елда, якын дусты сугышка китеп хәбәрсез югалгач, Сара апаның җан сыкравыннан барлыкка килгән моң булган икән. Хәрби хастаханәләрдә ята торган яра­лы сугышчылар – урысы, татары, башкалары – шушы җырны җырлап юана торган булалар. Ул җыр барыбызның да юанычы, өметләр чаткысы була килде.

Сугыштан соңгы ятимлек заманасында атасыз, абыйсыз калган сабыйлар, ирсез калган толлар, үбешергә дә өлгермәгән җегетләрен югалткан ялгыз кызларның хисләрен, аларның кайгыларын, төзәлмәс җан җәрәхәтләренең сызылып-сызылып сызлавын ишеткән-күргән, күңеле белән шул хәсрәтләрне тойган кеше генә шундый моңлы-сагышлы да, шул ук вакытта өмет дәрте булган җыр чыгара ала. Әхмәт Ерикәй сүзләренә иҗат ителгән бу үлемсез җыр халкыбызның музыка сәнгате мәйданында алтын һәйкәлләрнең берсе булып тора.

Олег Лундстрем җитәкчелегендәге эстрада оркестры баш­каруында Сара Садыйкова көйләре без татарларны гына түгел, бөтен дөнья музыка сөючеләренең дә күңелен яулады.

Режиссер Рәфкать Бикчәнтәй үз спектакльләрендә Сара апаның җырларын, оркестрга салынган музыкасын еш куллана иде. Алар (Сара апа, Хәй Вахит, Бикчәнтәй) таркалмас иҗади берлектә яшәделәр һәм нәтиҗәле рәвештә иҗат иттеләр. Алар барлыкка китергән «Рәхим итегез», «Күк капусы ачылса» спек­такльләре үзләре генә дә ни тора!

Сара апа белән безнең юллар гел генә кисешә торды. Ул ни өчендер Композиторлар берлегендә дә түгел, филармониядә дә түгел, кайчандыр үзе җигелеп хезмәт иткән Опера театрында да түгел, ә Язучылар берлегендә партия учётына теркәлгән иде. Сара апаны мин еш кына сәхнәдә күреп йөрсәм дә, без якыннан таныш түгел идек. Партиянең ачык җыелышларына бергә йөри торгач, без якыннан танышып та киттек, табындашлар да булдык, уртак әсәрләребез дә бар, шөкер.

«Казан кичләре»

1973 елда мин «Өчәү юлга чыктык» исемле драма яздым. Камал театры аны куярга әзерләнде. Режиссер Празат Исәнбәт төп рольләрне әле яңа гына Петербургта югары уку йорты тәмамлап кайткан яшь актерларга тапшырды. Спектакль куелып бетә язганда да музыка өлеше әле хәл ителмәгән иде. Фонотекадагы әзер язмаларны гына файдаланырга уйлаштык. Ихлас ролен башкаручы җегет Шамил Бариев беркөнне репетициягә гитарасын алып килде. Тәнәфестә Шамил, гитарасының кыл­ларына чиертеп-чиертеп, Сара апаның Хәсән Туфан шигыренә иҗат ителгән «Казан кичләре» исемле җырын ишетелер-ишетелмәс кенә көйли башлады.

Куела торган бу пьеса әле яңа гына диплом алып, Казаннан районга китәргә җыенган яшь укытучылар, яшь журналистлар турында иде. Казанны ташлап китүе аларга бик тә сагышлы, ләкин Ватан алдындагы бурыч, вөҗдан ал арны сөекле башкаладан китәргә өнди.

Шамил салмак кына җырлый:

Ак булып, саф булып истә калсын Казанның кадерле кичләре...

Менә! – дип кычкырды Празат ага. – Менә шушы җыр кирәк безгә, шушы музыка спектакльнең увертюрасы, лейтмотивы булырга тиеш!

Чыннан да, бу олы бер табыш иде. Ихлас та (Шамил Бариев), Морат та (Шамил Галиуллин), Морзахан да (Илдус Әхмәтҗан) спектакль барышында авыр чакларда шушы көйне моңлы итеп, шатлыклы чакларында дәртле итеп җырлый торган булып киттеләр. Шулай итеп, Сара Садыйкованың җыры олы бер спектакльнең музыкасына әверелде.

Спектакльнең уңышы, бигрәк тә яшьләр, студентлар ара­сындагы уңышы, яшь актерларның гайрәтле уенында, режиссерның талантлы эшендә генә түгел иде, спектакльнең тукымасына үз булып килеп кергән, ярашкан музыканың да бу уңышта кантарлы өлеше бар иде. Бу көй, бу җыр инде әллә кайчан иҗат ителгән, ләкин ни өчендер «Казан кичләре» артык популяр булып китә алмаган иде. Шамил Бариев тәкъдим иткән шушы җыр спек­такльне җанландырды, үзе дә яңа тормыш белән яши башлады. «Өчәү юлга чыктык» спектакленнән соң тамашачылар урам буйлап шушы җырны җырлап кайталар иде. Яшьләр җыелган җирдә һәрвакыт шушы җырны күмәкләп җырлыйлар иде. Хәзер дә җырлыйлар.

Сара Садыйкованың бу җыры барыбызга да уртак куаныч алып килде.

Каһарманлык

Сара апа янына киләсемне мин алдан ук, телефон аша хәбәр итә торган идем. Ничә тапкыр гына килсәм дә, ул, кадерле кунак көткәндәй, өен ялт итеп җыештырган булыр, үзе көяз итеп киенгән-ясанган, сизелер-сизелмәс бизәнгән булыр иде. Кайчан гына килсәң дә, аның өстәлендә саф чыклы чәчәкләр бәйләме торыр. Кайчан гына килсәң дә, аның өстендә бәбәй итәкле озын күлмәк булыр. Кайчан гына килсәң дә, аның башында энҗе калфак булыр. Сабый кыз чагыннан ук калфак тагып, гомере буе, әҗәленә чаклы калфагыбызны мәгърур йөрткән батыр хатын берәү генә булгандыр, ул – Сара Садыйкова. Искелек калдыгы дип, калфакларны, бәбәй итәкләрне чүплеккә чыгарып аткан заманда, йолаларыбызны яндырган­да, гүзәл гадәтләребезне мыскыл иткән чорда милләтебезнең затлы ханымнары кебек киенеп йөрү ул батырлык иде.

Аурупалашырга, урыслашырга, денсезләшергә атлыгып торганда, башына кәләпүш киеп йөрүче татарлар калмаганда, Мәхмүт Хөсәен берьялгызы кәләпүшне күтәреп алды. Урамда гына түгел, кунакка барганда гына түгел, сәхнәгә чыкканда да Мәхмүт ага кәләпүшен мәгърур йөртә иде, мәрхүм. Авыр туфрагы җиңел булсын! Дин корып бетте инде дип торганда машинасына тәсбих асып йөрүчеләрнең иң беренчесе Сәет ага Шәкүр булды. Дин ул – халык әфьюны дип авыз суы корыткан денсезләр, дәһриләр мәйдан тотканда тәсбихне, дин символы ' итеп, бөтен узган-сүткән кеше күрсен дип, машина көзгесенә элеп кую, тәсбих тартып йөрү батырлык түгелмени? Хәзер ул калфак таккан хатыннар күбәйде, кәләпүш кимәгән ир заты юктыр, машинасына тәсбих такмаган, машинасына «Мөхәммәд, Аллаһ» исемнәре белән шәмаилләр асмаган шофер юктыр! Хәзер барысы да кыю! Ә менә «милләт, татар, дин» кәли­мәләрен кычкырып әйтергә дә куркытылган дәвердә композитор Сара апа Садыйкова, шагыйрь Мәхмүт абый Хөсәен, Сәет ага Шәкүр кебек кешеләрнең дәһриләрне мәгънәви көрәшкә чакыруы иде ул каһарманлык.

Сара апа белән очрашкан саен, мин ул сөйләгәннәрне дәфтәремә төрткәли бара идем. Бу язмаларны мин шомартмадым, ничек язылган булса, шулай калдырдым. Хәтта вакыт эзлеклелеге сакланмаган очракта да мин аларны тәртипкә салмадым, Сара апа тарафыннан ничек сөйләнгән булса, шул тәртиптә яздым. Тарих шулай кытыршы хакыйкать килеш кала бирсен, дип уйладым. Сара апаның сөйләм рәвешенә дә каләм тыкмадым. Ул ничек сөйләгән, ничек җөмлә корган – барысы да шул килеш сакланды.

Ләйсән яңгыр

Өйләдән соң сәгать бер. Июль аеның иң матур көннәренең берсе. Шатлыклы, матур бу көнгә, ямь өстенә ямь өстәп, чалт аяз һавада ястык хәтле генә бер болыттан ләйсән яңгыры ява. Мин Сара апа Садыйкова янына барам. Максатым: хәл-әхвәл сорашу, гәп корып утыру иде.

Сара апа яшел күлмәк кигән. Түшенә алтын ай таккан. Өй җыештырылган. Өстәлдәге матур кувшинда көләч чәчәкләр. Әллә бу чәчәкләрне Сара апа, иртүк торып, базардан алып кайткан, кайтканда чәчәкләр өстенә ләйсән яңгыр тамчылары тамганмы, әллә хуҗабикә үзе чәчәкләр өстенә су бөркегәнме – чәчәкләрнең нәфис касәләрендә чык тамчылары уйный иде. Кая карама, журналлар-журналлар, әллә ничә төрле газеталар-газеталар. Пианиносы ачык. Пианиноның киштәчегенә кулъязма ноталар сөялгән. Сара апа яңа гына эшеннән аерылган, ахрысы. Чәй куеп йөри. Утырыштык.

Мин Сара апаның мәзәкчән кеше, җор телле икәнен яхшы беләм. Әлбәттә, мине вакыйгалар, мәзәкләр, артист-язучылар белән булган тузга язмаган хәлләр күбрәк кызыксындыра. Ләкин Сара апаның бай тормыш юлы узганын белгәнгә күрә, аның үз авызыннан, кыскача гына булса да, тәрҗемәи хәлен дә язып каласым килә.

– Син сора, мин сөйләрмен, – диде хуҗабикә.

Киң мәгълүматлы, мул куәгә ия шәхесләргә алдан ук әзерләнеп торуның һич кирәге юк. Нинди генә сорау бирсәң дә, алар җавапсыз калмас. Мин шундый шәхесләрне беләм: аларның куәсе дә бар, иҗаты да мул, ләкин кара-каршы әңгәмәдә алар югалып кала, сөйләшергә сүз таба алмый интегә. Сара апа юмарт табигатьле шәхес. Ул үзе турында да, башкалар турында да гаҗәеп моңлы итеп сөйли, гыйбрәтле хәлләр белән рәттән көлеп туймаслык кызык мәзәкләр сөйләү остасы да. Ул аларны үзе уйлап чыгармый. Шаһит булганын гына сөйли. Ләкин кешенең игътибарын үзенә кадаклап сөйли.

Сараның тууы

Әле яңа гына пианинодан-иҗаттан аерылган бармакларын өстәл өстендә кушырып, Сара апа салмак кына сүз башлады.

Әткәй – Апае төбәгенең Тутай авылы кешесе. Казанга күчеп килгән. Әнкәем Бибигайшәгә өйләнгән. Әнкәйнең ата-бабасы да Тутайныкылар. Минем белән йөкле чагында, инде соңгы аенда була, әткәй әнкәйне апаларга кунакка алып китә. Мәҗлес гөрләп барганда, әнкәйне тулгак тота башлый. (Сара апа көр тавыш белән көлә.) Бүлмәчтә мин дөньяга киләм һәм җырлаучыларга кушылам. Кендекче әби, олы якка чыгып, әткәйдән сөенче ала: «Гариф, кызың бар, биләү генә юк», – ди. Әткәй күлмәген салып бирә. Шулай итеп, мине әткәем күлмәгенә төрәләр. Безнең үзебезнең йортыбыз Киров урамы белән Чернышевский чатындагы егерме алтынчы йорт иде. Кечкенә­дән гармун уйнадым мин. Һаман уйнадым, хәтта олыгайгач та гармун уйнавымны ташламадым. Гадәт профессиягә әверелде.

Остазлар

Мин яшьли үк Фатих Әмирхан әсәрләрен, Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләрен укып үскән кыз. Аннан соң үзләрен дә гел күрә идем, белә идем, йөрешә-аралаша идек без алар белән. Тукта-тукта... Мин әле иң башта Солтан Габәши белән таныштым. Мин аның хорына йөри идем. Җырларга. Солтан абзый Фатих Әмирханнар, Фәтхи Бурнашлар белән таныштырды. Әткәй алып кайткан китаплар белән киштәләр тула иде. Тукай да бар анда, Дәрдемәнд тә, Заһир Бигиевнең «Хәдичә»се дә бар анда... Урысча китаплар да бар анда. Урысчаны да күп укый идем мин. Өй тулы музыка кораллары иде: гармуннар, граммофондыр... Минем гармунга ябышканны күргәч, әткәем пианино алып бирде... Беләсеңме нәссә, Батуллаҗан...

Сара апа «беләсеңме нәрсә» гыйбарәсен тиз сөйләгәндә «беләсеңме нәссә» шәкелендә әйтә.

Беләсеңме нәссә, Батуллаҗан, сабыйны аны мохит тәрбияли бит. Әйләнә-тирә формалаштыра. «Оясында ни булса, очканында шул булыр». Шул китаплар, музыка кораллары, гармуннар, кубызлар, Тумачый апамның әкиятләре мине сәнгатькә, сәхнәгә этәргәндер. Бүгенге баланың өендә аракыдан бушаган шешәләр, юылмаган табак-савыт. Каян килсен миһербан, каян килсен зәвык? Әнкәй мине театрларга алып бара, Шәрык клубына, мәдәният йортына йөртә. Әткәй белән әнкәй мине мәшһүрә Фатыйма Аитова мәктәбенә бирә. Һо-о, ул гимназия бүгенге университетыңа тора! Фәннәр, телләр, диннән башка анда нәфислек дәресләре дә керә иде. Һо-о, андагы мөгаллимнәребезнең исемнәрен генә атасам да, шаккатарсың, Батуллаҗан: Сорбоннаны тәмамлаган математика мөгаллимәсе Шакулова, ул Касыйм ханнары нәселеннән. Әдәбият укытучысы Рокыя Мөштәриева, Мәрьям Мөштәриевалар, тарихтан – Газиз Гобәйдуллин. Утыз сигезенче елда аны төрмәдә атып үтерделәр...

Дөнья куласасы

Менә шулай яшәп ятканда, дөньялар буталып китте. Теге, революция дигәннәре килеп җитте. Әткәй каядыр Дон якларына эшкә киткән иде. Без Казанда. Усия дигән җир ул вакытта елга порты иде. Ослан тавына якын тора. Осланга урнашып, прямой наводкой Кремльгә, Мулланур Вахитовка туптан ата башлыйлар. Бишбалта, Усия белән Казан арасына шрапнель ява. Төшә дә гөлт итеп шартлый. Атлар аягүрә тора. Чиныйлар-кешниләр, дулыйлар. Кешеләр акыра, хатыннар-балалар әче итеп кычкыра. Без утырган ат чыгымчылый башлады. Без – анам, дөм сукыр Тумачый апа, мин, Салих (имчәк баласы, анысы әнкәй кулында), Хафиз энем җәяү калдык. Миңа ул вакытта ундүрт яшь иде инде. Ба­рыбыз да Бишбалтага, бабам (дәү әтием) йортына таба кыр өстеннән чабабыз. Сукыр апамны мин җитәкләгән. Әнкәй энемне күкрәгенә кыскан килеш, сулышы кабып йөгерә. Мин Тумачый апаны кулыннан тарта-тарта кабаланам. Чаба торгач, ух-вах килеп кайтып җиттек. Чәй эчәргә генә утырган идек, ярапланнан туп ташладылар. Без базга төшеп постык. Байтак кына базда ятканнан соң, тавышлар тынгач, өскә чыктык.

Шуннан ары сун әнкәй Казаннан чыгып китәргә карар итте. Кавал авылына юлыбыз... Ләкин Кавал авылына кайта торган олаучы Әхмәтҗан абзый безне утыртмады, имчәк баласы белән әнкәйне дә, хәтта сукыр Тумачый апамны да алмады. Утыз чакрым араны тагын җәяү киттек. Олавыбыз булмагач, берни алалмадык. Кияргә дә, ашарга да... Шулай, соранучылар кебек, буш кул белән Кавалга килеп егылдык. Ачыктык, ку­рыктык. Әткәйдән дә хәбәр юк, әнкәйгә дә авыр, миңа да. Ми­нем бер уч чәчем менә шунда агарды, югыйсә миңа әле ул вакытта ундүрт кенә яшь иде. Кавалда без өч атна чамасы яшәдек. Монда да рәт калмагач, әнкәй Бишнәгә күченергә булды.

Анда Казаннан да хәтәррәк булып чыкты. Сугыш бара Бишнәдә. Туп аталар, мылтык шартлаталар. Кырый йортка кереп постык. Хуҗалар әйтә: «Әле кызыллар кереп талап чыга, ал ардан соң аклар талый, ашарыбызга юк, гаепләмәссез», – диләр. Шуннан без тиз генә Казанга кайтып киттек. Казанга кызыллар баш булды. Менә шул көннән соң инде дөньяның куласасы дөбер-шатыр әйләнә башлады. Байларга көн бетте, бай булмаса да, бераз гына хәлле кешеләрне дә кырырга тотындылар...

Дәү әти вафатыннан соң без бабайның ике катлы йортында яши башладык. Әткәй кайтты. Шомлы булса да, тормышлар бераз рәтләнде дип торганда гына, ачлык башланды.

Ялгызлык

Бу килүемдә Сара апа газета бөктәре белән өендәге бердәнбер чебенне куып йөри иде. Чебен суктырмый, кача, оча-китә.

Йөрмә көз җиткәч бызылдап, йөрмә! Үләргә вакыт сиңа да, миңа да. Бар, яшәгән гомереңә канәгать бул, денсез! – дип, Сара апа, чебенне куа торгач, үзе әлсерәп беткән.

Шулвакыт чебен ачык тәрәзәдән очып чыгып китте. Сара апа чебеннең чыгып китүенә шатланды кебек. Иреккә чыккан чебен артыннан бераз карап торганнан соң:

Очты дөнья читлегеннән, тарсынып, күңлем кошы, – дип моңланып алды да: – Жәл, тагын ялгыз калдым, – дип, пианиносы янына барып утырды.

Ялгыз түгел иде ул Сара апа. Аның дуслары күп булды, ул аралашучан, киң күңелле, ачык йөзле шәхес иде. Ялгыз калган чакларда да ул ялгыз булмады, пианиносы аңа ялгыз калырга ирек бирми иде. Пианино янына утыргач, Сара апа үзгәреп китә, яшәрә, дәртләнә. Сара апа Садыйкова иҗат итә. Иҗаты булган кеше ялгыз була алмый!

Татар халкының сөекле артисткасы Сара ханым Садыйкова 1986 елның 7 июлендә фани дөньядан бакый дөньяга рихләт итте. Урыны җәннәттә булсын!

Татар сандугачының вафатыннан соң аның исемен мәңгеләштерү эшенә керешелде. Сара Садыйкова исемендә Вакыф корылды. Бу Вакыфны рәсмиләштерүче кеше Шәех углы Әзһәр Хөсәен. Вакыф, Сара Садыйкованың шәхси әйберләрен, аның иҗатын барлап, Татарстан шәһәрләрендәге берничә урамга, культура сарайларына Сара Садыйкова исеме бирдертү эшләрен башлап җибәрде. Вакыф Сара апаның иҗатын барлау белән генә шөгыльләнми, Зифа Басыйрова, Рокыя Ибраһимова һәм башкалар кебек мәрхүм сәнгатькәрләрнең иҗатын барлау эшенә дә тотынды. Вакыфка инде шактый материал тупланды. Шулар арасында иң кадерлесе – Сара Садыйкованың Сандугач чагында язылып калган җыры. Бу җырны тыңлаганда, чыннан да, Сара апаның кайчандыр Сандугач-Былбыл булганына инанасың.

Һаман сайрый, сайрый бит Сара-Сандугач!

Сара Садыйкова вафат, ләкин аның рухы, аның көйләре үлемсез рәвештә халык арасында яшәячәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк