Логотип
Тарих

Җәлил опера театрында

1935 елның кышы. Мәскәү. Петр Ильич Чайковский исемендәге Дәүләт консервато­риясе янында оештырылган Татар опера студиясендә дәрт­ләнеп укып йөргәндә, мин шагыйребез Муса Җәлил белән таныштым.   У...

1935 елның кышы. Мәскәү. Петр Ильич Чайковский исемендәге Дәүләт консервато­риясе янында оештырылган Татар опера студиясендә дәрт­ләнеп укып йөргәндә, мин шагыйребез Муса Җәлил белән таныштым.

 

Ул болай булды. Беркөнне мин консерватория классын­да бөтен күңелемне биреп ноталар өйрәнә идем, ишекне ак­рын гына ачып, кемдер килеп керде.

Мин күзләремне ноталардан алып күтәрелеп карасам, ишек янында бер кеше басып тора. Буйга озын түгел. Ко­яшта янган бите фонында күзләре ут кебек яна (ул күзләрне мин әле дә оныта алмыйм).

 

                  Гафу итәсез, Галия ханым! Тавышыгызны ишетү бе­лән сезне танып кердем, бер генә минутка мөмкинме? — диде ул.

 

                  Исәнмесез! Сез кем буласыз? — дип сорадым мин һәм кул бирдем.

 

                  Мин — Муса Җәлил. Хәмит Камилович мине студи­ягә эшләргә чакырды һәм әдәбият эшләренә җитәкчелек итүне миңа тапшырды, — диде ул, үзен танытып.

Мин аның белән танышуыма һәм аның шулай җитез ке­реп килүенә куанганымны белдергәч, ул бик шатланды, йөзе ачылып, чын күңеленнән елмаеп көлеп куйды. Мин дә кө­леп җибәрдем.

 

Бер минут эчендә безнең арада һичбер тартынусыз, күп­тәнге танышлар арасында гына була торган фикер алышу башланды.

 

                  «Свадьба Фигаро» операсында сез бит Сюзанна ролен уйныйсыз? Мин ул операны татарчага тәрҗемә итә башладым. Мөмкин булса, сезнең арияне җырлап, тикшереп карыйк әле, — диде ул.Җырның татарчасы башкару өчен җиңел иде. Ария татар телендә безнең күңелгә тагын да ягымлы булып ишетел­де. Моңа бик шатландык.Рус классик һәм Көнбатыш Европа классик операларын тәрҗемә итү җиңел эш түгел. Шуны искә алып, бүгенге тәр­җемәне җырлаганда, мин Муса Җәлилнең һичшиксез зур талант, сәнгать нечкәлекләрен, аның үзенчәлеген тирән тою­чы кеше икәнен аңладым.

 

Татарчага тәрҗемә ителгән классик әсәрне мин дә берен­че мәртәбә башкара идем, сөенечемнән Муса Җәлилнең кулын бик каты кысып алдым да тәбрикләп аны мактый баш­ладым. Ул миңа елмаеп карады да:

 

                  Ярамый, ярамый, шагыйрьләрне мактарга ярамый, — диде. — Бу беренче эшем әле, сезгә тагы тәрҗемә итәрмен, — дип, үзенең бу яңа эштә беренче тәҗрибәсе икәнлеген аңла­тып куйды. Үзе тыйнак кына сөйләшсә дә, күзләре шатлык белән тулган һәм бу шатлык аның һәрбер хәрәкәтендә күре­неп тора иде.  

 

                 Зинһар, алайса, менә шушы арияне дә тәрҗемә итеп бирегезче! Бик матур әйбер, итальян музыкасы. Компози­тор Гретри операсыннан Леонора ариясе. Мин аны экза­менга хәзерли идем, — дип, пианино алдындагы ноталарны алып бирдем.

 

Муса Җәлил минем бу соравымны кире какмады. Ул тиз генә кул сәгатенә күзен төшереп алды да, үземне җырлата-җырлата, арияне русчадан татарчага тәрҗемә итеп тә бир­де. Моны ул бик тиз эшләде.Икенче вакыт, Дзержинский исемендәге мәйданны аркылы  чыгып барганда, каршыма көләч йөзле Муса Җәлил очрады.

                  Әй! Әнә машина таптый күрмәсен үзегезне, — дип ша­яртып куркытып алды да: — Галия ханым, кичә мин Большой театр филиалында «Севильский цирюльник» операсын тыңладым. Хәзер менә консерватория китапханәсендә аны тәрҗемә итеп утырдым, сезне эзләп килә идем. Җырларсыз­мы? Мин сезнең өчен тәрҗемә иттем бит, — диде һәм ашыга- ашыга портфеленнән ноталарын ала башлады.Мусаның йөзендә балкыган нур, күтәренке рухы, җитез хәрәкәте аның музыкага булган кайнар мәхәббәтен күрсәтеп тора иде. Шуның белән ул үзенең үтенеченә каршы килергә һичбер урын калдырмады.

 

Розина ариясенең тәрҗемәсе бигрәк тә яхшы, җырларга җиңел итеп эшләнгән иде. Татар теленең үзенчәлекләрен саклап, Муса колоратура өчен кирәкле ачык авазларны бик уңай, бик кирәкле урыннарда кулланган. Шул ук вакытта ариянең эчтәлеге тулы килеш сакланган.

 

Муса Җәлилнең ялкынлы хезмәтен мин бик күп күрдем, дисәм, ялгыш булмас. Студиядә уку чорында булсын, Ка­занда эшләгән чакта булсын, ул миңа чын дусларча кулын­нан килгән ярдәмен кызганмады.Муса шулкадәр намуслы, яхшы гадәтле кеше иде! Ул әйткән сүзендә тугрылыклы, биргән вәгъдәсендә нык бул­ды. Романс, арияләрне һәм башка әйберләр булсын — тәр­җемә итәргә кирәк икән, ул һичбер вакытта да минем вакы­тым юк әле дип, икенче көнгә сузып йөрмәде. Шул көнне үк йә булмаса үз янында ук тәрҗемә итеп бирә иде. Ә җырчы­лар өчен нинди кыйммәтле эш бит ул. Татар телендә музы­каль яңгыраулары нәтиҗәсендә Муса тәрҗемәләре сәхнәдә икешәр тапкыр кабатланалар иде. «Севильский цирюльник» операсыннан Розина ариясе, «Ревнивый любовник» опе­расыннан Леонора ариясе Муса Җәлил тәрҗемәсендә күп вакытта Казан сәхнәсендә дә икешәр мәртәбә җырланды. Муса Җәлил нәрсә тәрҗемә итәргә белә һәм тәрҗемәсе ха­лыкка аңлаешлы була иде.

 

Муса Җәлил татар композиторлары белән уртак тел таба белә иде. Аның лирик җырлары композиторларга романс тудыруга бик күп булышлык итте. Билгеле булганча, «Ал­тынчәч» операсының либреттосы Муса Җәлил тарафыннан, музыкасы композитор Нәҗип Җиһанов тарафыннан языл­ды. Бу опера беренче тапкыр Казанда 1941 елны сәхнәгә куелды. Операны куярга дип хәзерлек алып барганда, опера театрының бөтен коллективы чын иҗат уты белән янып эш­ләде. Партия оешмалары һәм театр җитәкчеләре бу эшкә зур игътибар бирделәр, коллективның эшенә күп ярдәм ит­теләр. Шуның өчен дә театр, операны бик тиз вакыт эчендә әзерләп бетереп, зур иҗади уңышларга иреште.

 

Бу эшләргә инде егерме елдан артык вакыт үтүгә кара­мастан, Муса Җәлилнең ул көннәрдә янып йөрүе, бу опера­ның һәрьяктан яхшы хәзерләнүе өчен барлык эштә һәм бө­тен кешегә ярдәм итәргә хәзер булып йөрүе әле дә минем күз алдымда.

 

Опера коллективының сызганып эшкә керешүе компози­тор Нәҗип Җиһановның операны язып бетереп театрга тап­шырган көннән башланган булса, авторлары Җиһанов белән Муса Җәлил өчен бу эш, әлбәттә, күптән башланган иде ин­де. 40 нчы елларда булачак операның һәрбер ариясен ар­тистларга биреп, алардан җырлатып караулары, уңышлы чык­кан саен Муса Җәлилнең чын күңелдән шатлануы әле дә исемдә. Хәтта без, артистлар, партияләребез өстендә эшли башлагач та, Муса Җәлил безнең концертмейстер белән эш­ләгәнне күзәтеп, яныбызга кереп һаман тыңлый һәм шундук теге яки бу кытыршы җирләрен төзәтеп тә куя иде.

1941 елның май ахырларында безнең хәзерлегебез яхшы гына иде инде. Булачак спектакльнең төп элементлары ое­шып килә иде. Хәтта аерым сценалар, декорация һәм кос­тюмнар да була башлады. Бу көннәрдә Муса Җәлил чиксез шат, аның күңеле әллә нинди күтәренке романтик хисләр белән тулган, ул һәрбер артистны рухландыра, шатландыра белә иде.

 

Премьера көннәрендә спектакльнең уңышлы чыгуына Муса Җәлил һич тә шикләнмәде. Чыннан да, спектакль уңыш­лы үтте. Халык тарафыннан туктаусыз яудырылган алкыш­лар раслады моны.

 

1941 елда Мәскәүдә булачак Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына «Алтынчәч» операсын алып баруга нык хәзер­лек бара иде. Көтелмәгәндә илебезгә ерткыч фашистлар ба­сып керделәр. Тынычлык бетте. Ватан сугышы башланды. Декаданы үткәрергә туры килмәде. Бөтен ил халкы дош­манга каршы күтәрелде. Сөекле шагыйребезнең дә йөрәге өзгәләнде, ул фронтка китәргә ашкынды.

 

Якты талантын, бөтен тормышын халыкка багышлаган, халык эше өчен янган Муса Җәлил сугышка киткән вакытта да күтәренке рух белән җиңүгә нык ышанып китте.

 

Аның эшләрен халык мәңге онытмас. Ә без, җырчылар, сәнгать эшчеләре, мең-мең рәхмәтләребезне әйтеп, аның ка­дерле образын үзебезнең күңелләребездә саклыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк