Логотип
Тарих

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…

«Бүгенге көнгә кадәр күп нәрсәне аңламаганмын икән. Мин татар дөньясының үзәгендә кайныйм, татар матбугаты, яшьләр хәрәкәте һәм башкалар… Ә бит бездән читтә дә тормыш бар икән, татар телен, гомумән...

«Бүгенге көнгә кадәр күп нәрсәне аңламаганмын икән. Мин татар дөньясының үзәгендә кайныйм, татар матбугаты, яшьләр хәрәкәте һәм башкалар… Ә бит бездән читтә дә тормыш бар икән, татар телен, гомумән, белмәгән сабыйлар, урыслашкан яшьләр, татар теле кирәкми дип тәкърарлаган әти-әниләр… Әйләнә-тирәмдәге мохит боларны оныттырган. Спектакльдән соң, иллюзиям җимерелде», – дип сөйләде журналист Римма Бикмөхәммәтова. Чынлап та, тормышта үзебез корган хыял дөньясыннан чыга алмыйбыз. Алдыйбыз һәм алданабыз. Тел өлкәсендә дә шулай. Үзем ике бала анасы булгач, бу хәлләр белән еш очрашырга туры килә. Шул ук мәктәп, балалар бакчаларын гына алыйк. Ата-аналар чеп-чи татар булуга карамастан, сабыйларыбыз бер-берсе белән русча аралаша. Кайсы гына өлкәне алма, бу мәсьәлә авырткан урын булып кала бирә.

 

«Сәрләүхәсез» спектакле дә мәктәптә 40 ел эшләгән татар теле укытучысының зары белән башланып китә. Бүгенге көндә аның телебезгә мөнәсәбәте бик тә әрнүле, сагышлы. Күңеленә җыелганнарны «Калеб»челәрнең бер вәкиле, элек «Тәртип» хәзер «Болгар» радиосында шул исемдәге тапшыруны алып баручы Эльвина Нәҗиповага җиткергән ул. Аның сүзләренә караганда, укытучы яшьләрнең тел белмәвен беренче чиратта ата-аналардан күрә. Ул хәтта аттестацияне дә татар телендә уза алмаган. Соң чиктә, гайрәте чигеп, укучылары белән башка беркайчан да татарча сөйләшмәскә сүз бирә.

Әлеге спектакльнең режиссеры – Нәфисә Исмәгыйлева. Көйне консерватория студенты Зөлфәт Вәлиуллин иҗат иткән.

«Калеб»нең театраль проектларына хас булганча, вакыйгалар ярымкараңгы сәхнәдә бара. Бер-бер артлы ундүрт артист чыгып, реаль кешеләрнең тел мәсьәләсенә кагылышлы фикерләрен җиткерде. Болар барысы да Казан кешеләре белән сөйләшүдән тупланган материал. Яңача төрдәге спектакль дидек. Татар сәхнәсендә әле моңарчы бер мәртәбә дә спектакль-вербатим күрсәтелгәне юк иде. Безнең колакка ятрак булып тоелган «вербатим» сүзе документаль театр дигәнне аңлата. Димәк, иҗат төркеме башта теманы ачыклый, аннары шул спектакль өчен махсус сайлап алынган кешеләргә сораулар бирә. Җаваплар буенча актерның монологы төзелә. Артист шулай ук персонажның сәхнә сыйфатламасын да алып килә.

Нәфисә Исмәгыйлева әйтүенчә, биредә бернәрсә дә уйлап чыгарылмаган. Артистлар үзләре шәһәр урамындагы очраклы кешеләр, укытучылар, туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләрен үзләренә сиздерми генә сөйләштереп, шул интервьюларның каһарманнарын бар булмышлары белән тамашачыга тәкъдим итте. Спектакльдәге монологлар да нәкъ тормыштагыча, русчалы-татарчалы бара. Персонажларның күбесе рус телле булса да, татар теленең югала баруына борчыла. Ләкин тел аларга кулланылыш өчен түгел, ә бары тик колакка ятышлы, матур яңгырашлы булуы өчен генә кирәк. Мәсәлән, Гөлсинә Шиһапованың кайбер җөмләләрен искә төшереп үтәсем килә: «Бар бит әле ул… Нәрсә әле?.. Исемен оныттым… Мин татарча сөйләшәм, дип йөриләр бит, димәк все это не зря, димәк, ул кемгәдер ниндидер файда китерә. Хәзер мин лично үземнең мнениене әйтәм, лично үземнекен. Миңа татар теле кирәкми…»

 

Бүгенге көндә нәкъ шулай уйлаучылар бик күп. Кызганычка каршы, үзебезне күпме генә тынычландырырга тырышсак та, тормыш чынбарлыгы әнә шундый.

Вербатимда милләтебезгә кагылышлы күпкырлы мәсьәләләр күтәрелде. Татарча сөйләшергә теләмәгән табиблар да, чеп-чи татар районында мәхкәмәдә үз телеңдә сөйләү мөмкинлеге булмау да, үз теленнән оялган, күралмаган яшьләр дә. Шул ук вакытта ана телен өйрәнергә, сөйләшергә теләгән, әмма дусларының көлүләре сәбәпле рус телендә сөйләшергә мәҗбүр булган укытучы кыз яки ике теллелекне хуплап, төрле системаларга хат язучы, мәктәптә үк татар телендә сөйләшергә өйрәнгән рус малае яисә үзе татарча белмәсә дә, балаларына ана телен өйрәтергә тырышучы эшмәкәр, инде килеп, авылда туып-үскән, рус телен белмәү аркасында күп җәфа чиккән, шуңа үз балаларының күбрәк рус телендә белем алуларын теләгән ханымның зарлары да сурәтләнде.

 

Актерларның уены ышандыра. Күбесе әле беренче елын гына укучы театр училищесы студентлары булса да, җитәкче, укытучы, тел галиме, спорт сөюче «братан» һәм башка персонажларны оста сурәтләп бирделәр. Артистлар арасында сәхнә һөнәреннән ерак торучылар да бар иде. Әмма аларның да уенын чын актерларныкыннан аера торган түгел, киресенчә, рольләр зур осталык белән башкарылды. Шунысы кызык, сәхнәдәге геройлар арасында укытучысын, дустын һәм хәтта үзен танучылар да булган. Берничә атна алдарак Казанның химиклар сараенда үткәрелгән тамашада бер кыз спектакльне карап бетерә алмыйча чыгып киткән, дип сөйләделәр. Соңыннан, елый-елый әнисенә татар телен өйрәнергә теләге туганын белдергән.

Шулай да бер типтагы персонажларның күбрәк булуы, мәсьәләнең икенче ягы да яктыртылып бетмәве күңелгә тиде. «Татар теле кирәкми, кирәкми»… «Дөнья шундый инде ул», дип әйтеп торуыгызга карамастан, миңа капма-каршы фикер җитмәде», – диде шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин да, тамашадан соңгы фикер алышу вакытында. Чынлап та, әгәр милләтебез сагында торучы, үз теле белән горурланган, инде икенче, өченче буын шәһәрдә яисә чит илдә яшәп тә ана телен саклап кала алучыларны да күрә алсак, соңыннан фикер алышуда күпләр зарланган караңгылык, төшенкелек тә бераз кимер иде. «Бүгенге көндә татар теле үсә, яшьләребез телне өйрәнә, белә дип алданып яшәүдән мәгънә юк. Максатыбыз алсу күзлекләрне салып, реаль чынбарлыкны күрсәтү иде», – дип сөйләде ахырдан «Калеб»нең җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова. Әмма күпчелек тамашачы үз фикерендә калды.

Вербатимның буеннан-буена кызыл җеп булып сузылып барган тагын бер кызыклы күренеш – Тукай феномены. Спектакльдәге персонажлар өчен шагыйрь турында аерым бер сорау әзерләнгән. Аларның күбесе Тукайның мәктәп программасында өйрәтелгән берничә әсәрен генә хәтерли. «И туган тел», «Шүрәле»… һәм шуның белән шул. Кем икәне истә калмаган, ахырдан бер персонаж: «Тукай, Тукай, дисез. Ярый әле шул Тукаегыз бар. Ул булмаса, күрсәтер шәхесләрегез дә юк бит сезнең…» дигән үзәк өзгеч фикер җиткерде. Бу чынлап та шулаймы соң? Юк, әлбәттә! Дөньяга танытырдай, күтәреп алып, зурлап күрсәтердәй шәхесләребез азмыни безнең?! Күп очракта дөнья күләменә телебезне дә белмәгән, чит җирләрдә яшәгән, мөмкинлекләре зур булган милләттәшләребез калкып чыга. Телебез, милләтебез өчен әллә ни мөһим эш кырмасалар да, аларны күкләргә чөеп мактыйбыз, данга күмәбез, ә үзебезнекеләр арткы планда кала шул. Әйе, татар телен, мәдәниятен саклап калу, үстерү өчен күп төрле эшләр алып барыла. Шул ук яшьләр форумы, төрле проектлар. Ләкин яшьләрнең күбесе кызыксынмый. Чөнки кулланылыш даирәсе бик аз, шуңа да кирәге юк дип саныйлар. Ата-аналар да, татар теле урынына инглиз теле яисә башка тел өйрәнүне файдалырак, дип уйлый. Халыкка этәргеч, мотивация җитми. Имеш күңелең белән татар булсаң, тарихны өйрәнсәң, шул җитә, телне белү ул кадәр мөһим дә түгел. Спектакльдә татарчалы-русчалы яңгыраган кай- бер монологлардан әнә шундый фикерне дә тоярга мөмкин иде. Әмма: «Кем дә кем туган телендә аралашудан туктый – аның нәсел тамыры да терек булудан туктый, – дигән бит халкыбыз. Аннары: «Туган тел – үзем өчен, башка тел – көнем өчен», «Бер телдә – ун хикмәт, ун телдә – йөз хикмәт» кебек йөзләгән мәкаль, әйтемне китерергә мөмкин. Аннан соң, татар телен камил белү, күп кенә төрки телләрне өйрәнүгә юл ача, уку процессын җайлаштыра. Моннан тыш та күп мисаллар китерергә була. Әлбәттә, тел, милләт проблемасы авырткан ягыбыз. Узган гасырлардан ук Тукайлар, Гаяз Исхакыйлар чорындагы борчуларыбыз һаман да бер үк өлкәгә кайтып кала. Кайчак, бу теманы тагын күпме сөйләргә була инде дип, уфтанып та куябыз. Әмма, шуңа карамастан әледән-әле яңа әсәрләр, мәкаләләр языла, күбесе үз фикерен белдерергә ашыга. Ә кайвакыт, чын-чынлап яңа фикер, яңача караш туа. Камал театрының кече сәхнәсендә күрсәтелгән «Сәрләүхәсез» вербатимы һичшиксез әнә шундыйлардан дип әйтергә мөмкин. Бүгенге чорда тел, милләт мәсьәләсенә халыкны, бигрәк тә яшьләрнең игътибарын җәлеп итәрдәй яңа төрдәге тамашалар бик актуаль. Спектакльне карап шаулашып алдык та, бер мәлгә онытылдык. Вербатим тагын сәхнәгә менәрме – әлегә билгесез. Миңа калса, калебчеләр бу тамашаны Казан мәктәпләрендә күрсәтүләрен дәвам итсә, эшләре тагын да нәтиҗәлерәк булыр иде.

Фәния Лотфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк