Логотип
Тарих

Грек театры

Борынгы грек театры үзенең башлангычын Дионис алласы хөрмәтенә оештырылган бәйрәмнәрдән ала. Башта Дионис грекларда табигатьтә барлыкка китерүче көч буларак кабул ителсә, берникадәр соңрак, Борынгы...

Борынгы грек театры үзенең башлангычын Дионис алласы хөрмәтенә оештырылган бәйрәмнәрдән ала. Башта Дионис грекларда табигатьтә барлыкка китерүче көч буларак кабул ителсә, берникадәр соңрак, Борынгы Греция халкы виноград эшкәртә башлагач, ул шәраб ясаучыларның алласына әверелә, ә инде ахырдан шигърият һәм театр алласы дип атала башлый. 
 
Әлеге милли бәйрәмнәр елына берничә тапкыр үткәрелгән. Бу чараларда дифирамб – Диониска дан җырлана торган була. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән трагедия барлыкка килә, ә кызык һәм шаян өлеше – беренче комедияләрнең нигез ташы булып тора. 
 
Борынгы грек сәнгате үзенең башлангычы белән мифологиягә барып тоташа. Грек трагедиясенең үсеше белән бергә ул Дионис алласының тормышын сурәтләү генә түгел, Эдип, Агамемнон, Геракл, Фесей кебек батырларның да эш-гамәлләрен, тормыш-яшә-ешен дә яктырта башлый. Шулай итеп, грек трагедиясе һәрдаим борынгы мифларда сакланып килгән сюжетлар исәбенә байый. Бу аңлашыла да, чөнки мифологиядә сәнгати тәэсирлелек көчле. Грек мифологиясенең тамырлары тирән: ул халыкның тирә-як дөньяны, анда барган хәл-вакыйгаларны аңлатырга омтылыш ясауларының нәти-җәсе буларак формалаша. 
 
Борынгы тарихи документлардан чыгып эш иткәндә түбәндәге нәтиҗәгә килергә мөмкин: грек трагедиясе инде б.э.к. VI гасырда ук шактый үсеш алган була, чөнки ул эпос һәм лириканың бай мирасын үзендә берләштерә. Шул чорда яшәүче трагик – Феспид бер ачыш ясый: ул хордан бер җырчыны – актерны аера. Еш кына бу актерны «гиппокрит» («җавап бирүче») дип атап йөртәләр. Әлеге исем трагедиядә төп роль һаман да хорга йөкләнгәнен ачык күрсәтә. 
 
Феспид – Афины шәһәрендәге беренче трагик шагыйрь. Аның беренче пьесасы б.э.к. 534 елда куела. Шул чордан алып әлеге дата дөньякүләм театрның туган көне санала. 
 
Башлангыч чор грек трагедияләре еш кына хор һәм актер җырларыннан торган лирик кантанталарны хәтерләткән. Кызганыч, күпчелек беренче әсәрләр безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән.
 
Комедияләрнең, һәм траге-дияләрнең сюжетлары нигезенә дини генә түгел, ә алга таба нык артып, ахыр чиктә бердәнбергә калган тормышчан мотивлар яткан. Әмма комедияләр барыбер һаман да Диониска багышланган була. Бәйрәм кичәләрендә җырлардан кала кечкенә комик күренешләр да куела башлый. Әлеге скетчларда актерлар еш кына көндәлек тормыштагы күренешләрне сәхнәләштергән була. Шул ук вакытта комедиянең эчтәлегенә иҗтимагый һәм сәяси сатира да килеп керә башлый. Актерлар илнең сәяси төзелеш мәсьәләләренә, Афина республикасының аерым бер оешмалары эшчәнлегенә, сугышлар алып баруга, ягъни тышкы сәясәткә кагылышлы һ.б. бик күп сәяси сорауларны күтәрә башлый. 
 
Грек театраль сәнгате үзенең чәчәк ату чорын дүрт күренекле шәхес – атаклы трагиклар: Эсхил, Софокл, Еврипид һәм комедиограф Аристофаннар заманында кичерә. Әлбәттә, шул ук чорда башка бик күп драматурглар да иҗат итә, әмма аларның иҗат җимешләре, кызганыч, безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән.
 
Борынгы Грециядәге театр дәүләт оешмасы саналганга күрә спектакльләрне оештыручылар да махсус сайланган кешеләр була. Драмалар елына өч тапкыр күрсәтелә: кече яки авыл дионисияләрендә (Дионисий алласына багышланган бәйрәм кичәләре), ленеяләрдә яки бөек, шәһәр дионисияләрендә. Еш кына әлеге күренешләр драматургларның ярышларын хәтерләткән. Гадәттә әлеге чарада өч трагик һәм өч комик катнашкан. Һәр трагик дүртешәр әсәр (өч драма һәм бер комик характердагы пьеса, яки сатирик драма) тәкъдим иткән. Моннан тыш, өч драма да бер сюжет тәшкил итәргә, ягъни трилогия булырга тиеш булган. Шушы шартны үтәгән очракта гына драматургларга сатирик драмаларын сәхнәләштерү мөмкинлеге ачылган. Барысы бергә әлеге сәхнә әсәрләре тетралогияне тәшкил иткән. 
 
Ярышның җиңүчеләрен билгеләү өчен чарада аерым сайланган кешеләр – хакимнәр утырган. Җиңүче драматурглар өчен 3 бүләк каралган була. Әмма шуңа да карамастан, өченче урынны яулаган драматург җиңелүче булып саналган. Гонорардан тыш, шагыйрь дәүләттән хәтфә тәкыяга ия булган. Ярышның барлык нәтиҗәләре дә, һичшиксез, «дидаксалия» дип аталган аерым протоколда теркәлеп барган һәм дәүләт архивында сакланган. 
 
Борынгы Грециядәге барлык театрлар да ачык һавада төзелгән. Гадәттә алар бик күп тамашачаны сыйдыра алган (мәсәлән, Дионисның Афиныдагы театры 17 мең тамашачыны кабул итә алган) һәм төп өч өлештән торган: орхестра, тэатрон һәм скена. 
 
Орхестра дип хор һәм актерлар басып торган түгәрәк мәйданчыкны атаганнар. Элек тамашачыларны әлеге мәйданчык тирәли утырткан булганнар, бераз соңрак тамашачы өчен орхестрага якын булган сөзәклекләрдә урнашкан махсус урыннар булдырыла. Скена орхестрадан ерак түгел урнашкан. Аның алгы дивары – 
проскений, колоннада формасында булган һәм гыйбадәтханә яки сарай фасадын хәтерләткән. Скенаның ике башында да кырый төзелмәләр – параксенияләр була. Монда, гадәттә, театраль мөлкәт сакланган. Кайбер очракларда параксенияләр спектакльне сәхнәләштерүдә декорация вазифасын да үти. Скена һәм тамашачы урыннары арасында пародлар – үтеп йөрү өчен юллар була. Пародлардан актерлар орхестрага үткәннәр. Ул чорда актерлар проксений каршында нәкъ орхестрада уйнаганнар, чөнки бернинди дә сәхнә мәйданчыклары булмаган. 
 
Вакыт узу белән грек драмаларын сәхнәләштерү театраль машиналар куллануны да тәлап итә башлый. Иң киң таралганнары арасында эккилема һәм эорема була. Эккилема – ул тәгәрмәч өстендәге кечкенә мәйданчык. Аны скенаның үзәк ишегеннән чыгарганнар һәм тамашачыга бина эчендә барган вакыйгаларны күрсәткәннәр. Эорема – актерларны күккә күтәрү өчен булдырылган җайланмадан гыйбарәт. Бераз соңрак ул «механэ», ягъни «машина» дип атала башлый. 
 
Антик театрларны яхшы аккустикалы итеп төзегәннәр. Кайбер чакта театрларда тавышның көчен арттыру максатыннан тамашачы утыра торган урыннар арасында резонлаштыручы савытлар да көйләгәннәр. Мондый театрларда пәрдәләр булмаган. Шул чорның тарихи документларына нигезләнеп сүз йөреткәндә, Феспид исемле шагыйрьнең һәрвакыт диярлек үзенең драмаларын сәхнәләштерүдә актер буларак катнашуы билгеле. Актерның партиясе пьесаларда хорның җырлары белән чиратлашкан. Тулаем драма шушы күренештән гыйбарәт булган. Драмадагы төп рольләрне башкаручы актерны «протагонист», ягъни беренче актер дип атаганнар. Соңрак Эсхил девтерагонист – икенче актер төшенчәсен кертә, ә Софокл әсәрләрендә тритагонист – өченче актер да пәйда була. 
 
Иң элек драматик ярышларның җиңүчесе исеменә бары тик драматург һәм хорег (хорны өйрәтүче, репетицияләр оештыручы, шулай ук акча һәм костюмнар белән тәэмин итүче кеше) кына лаек була алган булса, б.э.к. V гасырның икенче яртысыннан башлап, протагонистлар да ярышларда катнашу хокукы ала. 
Гадәттә грек драмаларын сәхнәләштерүдә өч актер катнашкан. Моңа бәйле рәвештә бер үк актерга берничә рольне башкарырга туры килгән. Әмма пьесаның күп кенә вакыйгалары тамашачы күз алдында куелмаганга күрә (әлеге вакыйгалар турында тамашачы ялчы, хәбәр китерүче, өйдәгеләрнең һ.б. диалог һәм монологларыннан белгән) берничә актерлык кына пьесалар кую мөмкинлеге туган. 
 
Ул чорларда театрларда хатын-кызлар булмый. Аларның рольләрен ир-атлар уйнаган. Яхшы дикция һәм сөйләм осталыгыннан тыш актерлар шәп итеп җырларга да тиеш булган, чөнки пьесаның кайсыбер урыннарында актерларга монодияләр (арияләр) җырларга туры килгән. Тавышны көчәйтү һәм аһәңле ясау, ачык һәм аңлаешлы дикция булдыру максатыннан актерлар өчен аерым күнегүләр булдырылган. Бераз соңрак пьесаларның куелышында бию элементларын да кертә башлыйлар. 
 
Эмоцияләрне актерлар мимика ярдәмендә күрсәтә алмаган, чөнки аларның йөзләрен битлекләр каплап торган. Шуңа күрә дә актерлар үзләренең хәрәкәт һәм жестларына шактый игътибарлы булырга тиеш булган. 
 
Актерларның костюмнары үзләренең тышкы кыяфәте белән Дионис алласына табынучы һәм изге йолаларны башкаручы каһиннарның кабарынкы киемнәрен хәтерләткән. Театраль хитонны тубыкка кадәр, озын җиңле итеп теккәннәр, плащлар ике төрле булган: гиматий – киң, берничә катлы итеп урала торган кием; хламида – кулбашында замоклы кием. Трагик актерлар тамаша вакытында «котурна» дип аталаган аяк киеме кигәннәр. Котурна – ул озын балаклы, калын табанлы, берничә кат тиредән тегелгән аяк киеме. Мондый аяк киеме актерның буен бермә-бер озынрак күрсәткән. 
 
Трагедиядә катнашучы хор составында башта 12 кеше булган. Соңрак әлеге сан 15кә җиткән. Хорда катнашучылар «хоревтлар», ә хор белән идарә итүчене – 
«корифей» дип атаганнар. 
 
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, барлык тамашалар да дионисийлар вакытында күрсәтелгән. Халык өчен ул зур бәйрәм саналган. Бу хакта шушы көннәрдә барлык эшләрнең дә туктатылып торуы да исбат итә. Хөкемнәр эшләмәгән, бурычлыларның барлык салымнарын түләүне дә бераз кичектереп торганнар. Бәйрәм хөрмәтенә төрмәләрдән тоткыннарны да азат иткәннәр. Ир-атлар белән бергә театрларга хатын-кызлар, балалар һәм хәтта коллар да килгән. Театрга керү түләүле булган, әмма артык кыйммәтле түгел. Перикл исемле кешенең идарә итү чорында халыкка театрга йөрү өчен аерым акча бүлеп биргәннәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк