Логотип
Сәнгать

Тукай башыннан сыйпар иде

Мин 1966 елда Германия Демократик Республикасында, Берлинда, татар шагыйре Муса Җәлилнең алтмыш яшен билгеләп үтү өчен прогрессив немец язучылары тарафыннан оештырылган зур мәҗлестә катнаштым. Язучы...

Мин 1966 елда Германия Демократик Республикасында, Берлинда, татар шагыйре Муса Җәлилнең алтмыш яшен билгеләп үтү өчен прогрессив немец язучылары тарафыннан оештырылган зур мәҗлестә катнаштым. Язучылар, мәдәният әһелләре белән аралаштык. Аннан немец язучылары белән без Мәскәүгә кайт­тык. Бәйрәм Мәскәүдә дәвам итте. Мусага багышланган кичәдә шагыйрьләр шигырьләр укыдылар, аннан сәхнәгә җырчылар чыкты. Илһам Шакиров чыкты. Ул борынгы халык көйләрен башкарды. Җәелеп, җырларның рухына кереп башкарды. Халык көйләре - аның стихиясе. Мондый вакытта безгә күңелле, бигрәк тә чит кешеләр алдында... Ниндидер горурлык хисе күңелдә туа. Менә ул немец язучысының Илһамнан алган беренче тәэсире: бездә күбрәк булсын иде шундый җырчылар... Гадәттә без артык игътибар итеп бетермәгән сүзләр Илһам Шакиров йөзендә кинәт конкретлашты...

Көрәштә халык рухын сөйли торган талантлы җырчылар кирәк... Дөресе, немец язучы­сы авызыннан татар җырчысы турында мондый сүзләрне мин гомеремдә дә ишетмәгән идем. Муса өчен мин бер сөендем. Мәскәүдә Илһам өчен икенче сөендем. Эчемнән халкыма рәхмәт әйтеп утырдым. Шулай, башка халыклар каршында безнең дәрәҗә бетмәсен дипме, сирәк булса да, ул йә Тукаен, йә Сәйдәшләрен биреп куйган... Моннан соң да бирер, - рухы бай.

Биргәннәрен күрә белү - безнең эш. Илһам Шакиров - чын талант, халык улы. Тукай исән булса, башыннан сыйпар иде аның.

Сибгат ХӘКИМ,

Татарстанның халык шагыйре

«Сәхнә» журналы 2015 ел, февраль

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк