Логотип
Сәнгать

«Кире» фильмы яки кәҗә сакалының хикмәте

  Нәфис фильмның режиссёрлары – Рөстәм Рәшитов һәм Илсөяр Дамаскин, сценарий авторы – Дан Дамаскин. Шушы ук иҗатчылар Гадел Кутуйның әсәренә нигезләнеп «Тапшырылмаган хатлар»ны төшерде һәм XIII Х...

 

Нәфис фильмның режиссёрлары – Рөстәм Рәшитов һәм Илсөяр Дамаскин, сценарий авторы – Дан Дамаскин. Шушы ук иҗатчылар Гадел Кутуйның әсәренә нигезләнеп «Тапшырылмаган хатлар»ны төшерде һәм XIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә Казан мэры Илсур Метшинның махсус бүләгенә лаек булды.

Комедия искелек һәм яңалык, традиция һәм заманчалык көрәшенә нигезләнгән. Милли тел, борынгыдан килгән гореф-гадәтләр Фәнис Җиһанша герое аша чагылыш таба, заманча рух, яңача фикерләүне исә Камил Ларинның герое гәүдәләндерә. Ларинны Мәскәүдән кадәр китертеп уйнатуларының бер сәбәбе «Кире»нең популярлыгын арттыру, әлбәттә. Ә аннан да мөһимрәге – татар казанында кайнамаган актёрны җәлеп итеп тамашачыны ышандыру көчен арттыру.

 

Интернет челтәрендә «Кире» турында инде байтак мәгълүмат урнаштырылса да, фильмның сюжетын, бюджетын төгәл генә белмибез. Әлегә кадәр билгеле булганнардан шул – «Кире»гә дәүләт акчасы кермәгән, ул фестиваль өчен түгел, тамашачы өчен төшерелә, бюджеты Айнур Әскәровның шау-шулы «Из Уфы с любовью» фильмына кергән биш миллионнан артык, әмма егерме миллион сум торган якут киносыннан калыша.

«Кире» – киләчәккә өмет уята торган якты рухлы, зыялы комедия, шуңа күрә төшерүчеләр аның үз тамашачысын табуына шикләнми.

Фильм башлыча рус телендә булачак, әмма анда татарча кадрлар да бар. Тәрҗемәче – Гөлназ Җиһангирова. Татарча матур итеп сөйләшүче Фәнис Җиһанша үз героеның сөйләмен үзе тәрҗемә иткән.

Актёрның рольгә билгеләнүенә исә «Тапшырылмаган хатлар» сәбәпче. Ул «Кире» фильмының режиссёрлары белән «Тапшырылмаган хатлар»га кастинг узганда таныша. Бу роль шунда туды дисәк дә була.

 

– Миңа бер бит бирделәр дә: «Галия, ач ишекне, ач!» – дип кычкырырга куштылар. Мин шуны әйттем дә тагын сүз бирмәсләрме дип көтеп торам. Ә тегеләр, «Китсәгез дә була», – дип чыгарып җибәрделәр. Шушының өчен эшемнән бүлдереп чакырдыгызмы, дип, кайтып киттем. Җәй көне исә: «Сез кастингны уздыгыз», – дип шалтыраттылар, – дип сөйләде актёр Ф.Җиһанша.

– Ул шушы бер җөмләне дә шулкадәр күп төрле ачып бирә алды. Шунда мин, йә Ходай, ни өчен бу актёрны тиешенчә ача торган роль юк соң бездә, дип кызганып куйдым. Һәм кино төшерә башларга кирәк дигән карарга килдек, – диде «Кире» фильмының режиссёры Илсөяр Дамаскин.

Шулай итеп, фильмның сценарие Камал театры артисты Фәнис Җиһаншага атап язылган. Төп герой белән актёрның хәтта охшаш яклары да бар.

– Миңа персонажымның татарча гына сөйләшүе ошады. Мин үзем дә, кирелегем белән, кибетләргә кергәч, кайчак татарча гына сөйләшәм. Персонажның татар теленә, милләтенә, туган йортына, ватанына, милли көйләренә булган мәхәббәте җәлеп итте мине, – диде Фәнис Җиһанша.

Шулай да Казан дәүләт университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә «Кире» фильмының санаулы гына секундлардан торган визуаль эчтәлеген караганнан соң, сюжетка берникадәр ачыклык керде. Фәнис Җиһаншаның герое Мансур татар журналында эшли, Казанның үзәгендә шәхси йортта яши. Гасырлардан килгән борынгы гореф-гадәтләрне үти, матур әдәби телдә генә сөйләшә, заман яңалыгын, аерым алганда, иҗади хезмәтне алмаштыра торган техник чараларга күңеле ятмый. Камил Ларин исә Мансурны шәһәр үзәгендәге йортын сатарга ризалаштыру өчен килгән риэлтор ролен башкара. Мансурга шул риэлтор гына җитмәгән иде! Кыска гына визуаль эчтәлеккә караганда, хатыны һәм кызы Мансурның башын шактый әйләндерә. Җитмәсә, кызы кияүгә чыгарга эзерләнә. Кияве әллә Кытай кешесе шунда…

 

Интернет челтәрендәге «Кире» фильмы турындагы реклама роликларында ал төстәге кәҗә бар. Визуаль эчтәлекне карарга килгән журналистлар, әлбәттә инде, кәҗәнең экранга ничек килеп эләгүе турында кызыксынмый калмады. Төшерүчеләрнең әйтүләренә караганда, алар баш геройның берәр җәнлеге булуын теләгән. Кәҗә риэлторныкы түгел, Мансурныкы булырга охшап тора һәм героена мәзәк төсмер өсти. Әмма бу хайван фильмга кызык өстәп кенә калса бер хәл. Татарда элек-электән кәҗәгә карата кимсетүле караш яшәп килгән бит. «Кәҗә мал түгел, баҗай туган түгел», «Кәҗә асраган каргыштан чыкмас», «Бер кәҗә ике күршене сугыштырган», «Кәҗә бар җирдә каза була» мәкаль, әйтемнәрендә дә бу малны түбәнсетү сизелә. Электән кәҗә хәерчеләр малы саналган, тәкәбберлек, хәйләкәрлек символы булып танылган. Мөртәт, ристан исемнәре дә бу малны бизәми. Бу фильмда милли традицияләрне хөрмәт итеп яшәүче, саф татарча сөйләшүче Мансурдан әллә көләләрме, дигән шик туды. Фильмны төшерү төркеменең, телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне берәүгә дә көчләп тагып булмый, мәхәббәт хөрмәттән башлана, диюләре дә күңелгә шом салды. Тырышырга теләмичә, бары мич башында бот кашып яту турында хыялланган берничә ата-ананың, Татарстанда татар булмаган балаларга татар телен мәҗбүри укыталар, телне, мәдәниятне көчләп яраттырырга телиләр, дип мәхкәмәгә шикаять язып илтүләре булды, газиз телебезне мәктәпләрдән кысырыклап та чыгардылар. Бу шомлы хәл-вакыйгалар күңелләребезгә мәңге төзәлмәслек яра салды. Һәм «Кире» фильмы җәһәтеннән кабат, мәдәниятне көчләп яраттырып булмый, дигән сүзләрне ишеткәч, күңелдәге ул яра яңадан чыдап булмаслык итеп сулкылдый башлады. Татарның бәгырен кимереп торган ачы хәсрәтен уен-көлкегә әйләндерергә йөрмиме болар? Мич башыннан төшергә иренгән әкияттәге Емеля сыман, телләр өйрәнергә, гасырлар буе күрше булып яшәгән халыкның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә теләмәгән тар карашлы, сай фикерле кемсәләрнең җырын җырламыйлармы? Матбугат вәкилләре «Кире» фильмы продюсерларына әнә шул сорауларны бирде. «Фильм җиңелчә комедия рухында иҗат ителгән, анда сәясәт тә, бүген Татарстан мәктәпләрендә килеп туган вәзгыяткә бернинди ишарә дә юк», – дигән җавап ишетте.

 

Продюсерлар Дмитрий Паклин һәм Татьяна Ивашкин Мәскәүдән Казанга нәрсәгә кызыгып килгәннәр икән, дигән сорау да тынгы бирмәде. Әйтүләренә караганда, «Кире» фильмы эчкерсез булуы белән игътибарларын җәлеп иткән. Казандагы иҗади мохитне бик ошатканнар, имеш. Мәскәүдә акча камерадан алда йөри, диләр бит. Дөрес булса, Татьяна һәм Дмитрий Казанга гашыйк булган, биредә кино төшерү өчен мөмкинлекләр күп булуын күргән, киләчәктә дә Казанда иҗат итәргә ниятлиләр. Кәҗә сакалының хикмәтен исә шушы елның җәй айларында күрербез. «Кире» шушы вакытка әзер булып бетәчәк, ди.

Миләүшә Мәхмүтова

«Сәхнә», №1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк