Логотип
Күзгә-күз

Тормыш миңа күрсәтте, еламаска өйрәтте...

– Бер көнне инстабитеңә язып элгән «ике ел элеккеге тарих» – әтиең белән булган күңелсезлекләр... Җайлашып беттеме әле, Заһир Исрафилов үз бизнесын кире кайтара алдымы? – Әйе, акрынлап бар да җайланы...

– Бер көнне инстабитеңә язып элгән «ике ел элеккеге тарих» – әтиең белән булган күңелсезлекләр... Җайлашып беттеме әле, Заһир Исрафилов үз бизнесын кире кайтара алдымы?

– Әйе, акрынлап бар да җайланып килә. Ширкәтен үзенә кайтарды әти, дөрес, әле суд эшләре автопром белән бәйле бизнесыбыз эшләрен консервлап

куйды... Әмма анда ул суд, сизо проблемаларыннан бигрәк, башкасы бик авыр булды. Гаиләбезнең бик якын дусты тез астына китереп сукты. Бик зур суммада безнең гаиләнең акчасын үзләштерде... Без аны дусларча өйгә чакырып кунак итә идек, ул баксаң, безгә досье туплап йөргән булып чыкты. Әмма дөреслек бар ул: без үзебезнең карак булмавыбызны расладык, ә ул кеше бүгенгесе көндә сак астында. Ә иректә калган бизнесы суд юлын таптаган юристлар кесәсен калынайтып ята.

IISfB6E2AOU

– Тормыш миңа күрсәтте, еламаска өйрәтте...

– Өйрәтә килә. Ул авыр вакытларда йөрмәгән психолог, укымаган китап калмагандыр, ул сатлыкҗанлылыкның дус кеше тарафыннан эшләнүе бөтен кешегә ышанычны сөртте тә ыргытты. Хәзер ул авырлыклар артта инде, әмма алай да, борылып карауга...

– Ул вакытта мин синең сеңелең Альбина белән бер йодрык булып, бик күп каршылыкларга каршы тора алуыңа шаккаткан идем. Шул бердәмлек, бер-берең өчен тау була алуыгыз барысын да хәл итте шикелле?

iVGz5Pn7Buk

– Тормышта «без зыялы нәсел, без мондый, без тегенди», дип кычкырып йөреп, ни дә булса килеп чыкканда, үз шәхесен генә кайгырткан, туганы аша бик җиңел атлап чыгучылар – минем иң җенемә ярамаган кеше. Ул Корьәндә дә әйтелгән – иң мөһиме туганлык җепләре. Шуңа да без Альбина белән, тфү-тфү-тфү, ул хакыйкатьне бик яхшы аңлыйбыз, арабызга нинди генә чөй кагарга тырышканда да, утырып сөйләшеп, киңәшләшеп, үпкәләүләрне тамырыннан корыта киләбез. Балачак, үсмер чакта да шулай булды, гаиләбезгә авырлыклар килеп, әлеге зур сынау вакытында да башка төрле булмады. Әгәр үзебез – ике бертуган бу хәл-әхвәлдә сыгылып төшсәк, дөреслекне юкка чыгарып, безне ярык тагарак алдында калдырган булырлар иде.

– Әтиең өчен «минем бер кызым ун егеткә торырлык» булгандыр бу?..

– Ул сүзне әти тормышта да әйтә. Әти белән әни безне гаярь булырга гына түгел, теләсә нинди очракта нәселеңә тап төшермәскә, нинди генә авырлыклар килгәндә кеше булып калырга, акчаны түр башына утыртмаска өйрәтте. Иң зур кыйммәт – кешеара мөнәсәбәтләр. Калганын тормышта булдыру авыр түгел. Мисал итеп, шул ук үзебезне китерә алам – бизнесыбызны тартып алгач, «менә хәзер нишләрләр инде бу әти акчасына яшәүче тәти кызлар», дип аю биетергә тырышканнар булмады түгел, булды. Мин фәнни эшемне яклап, университетта, журналистика факультетында укытырга керештем, Альбина, тиз арада гына яңа һөнәр үзләштереп, матурлык сферасына кереп китте – һәм ике ел ярымда без элеккеге керем югарылыгына чыктык. Симәнке чиртеп, диванда гына утырганыбыз юк һәм булмас та.

Автор: Гөлнара Җәлилова

Сәхнә журналының 2019 елның июнь саны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк