Логотип
Күзгә-күз

БУЛГАН ИКӘН, УРТАК БУЛСЫН

Салават Зәкиевичка үпкәләгән вакытлар булды, ләкин аңа ачулануның мәгънәсе юк

 

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров һәм аның тормыш иптәше Миләүшә Сабирова белән юмор, эстрада, тормышка ашкан һәм ашмаган хыяллар турында сөйләштек.

«Юмор ул минем төп сакчым һәм иммунитетым»

– Данир, төрле мәзәкләреңне ишетергә туры килде. Син темаларны төрлеләндерергә яратасың, шуның белән тамашачының да игътибарын үзеңә җәлеп итәсең. Шулай да, шаярырга ярамый торган темалар бармы?

– Сәясәт. Сәясәт темасына мәзәк сөйләмәсәң яхшы. Анда без белмәгән бик күп нечкәлекләр бар... Андый темага мәзәк сөйләсәң, алдан көтелмәгән хәл була ала. Һәр тамашачы моны үзенчә кабул итә. Нәтиҗәдә, шаярып утыру ситуацияне үзгәртә дә куя: ул синең файдага булмаска мөмкин. Мондый хәлгә юлыкканым булды. 2019 елда интернетта дүрт ел элек куелган юмористик номерымның язмасы килеп чыкты. Шуннан, берничә концертымны гамәлдән чыгардылар. Күңелсез булып китте. Шул очрактан соң сәясәт темасына бер дә шаяртмыйм. Артистларны күрсәтү күпкә кызыграк.

– Пародияне дә һәр кеше уңай кабул итми торгандыр...

– Минемчә, юморга үпкәләргә кирәкми. Берәр артистка пародия ясыйлар икән, димәк, ул популяр, ул – шәхес! Әлбәттә, мин тәкъдим иткән номерлардан канәгать калмаучылар булды, әмма пародияләрне ошатучылар бик күп.

Пародия ясар алдыннан артисттан рөхсәт сорамыйм. Кайчак җырчы дусларымны кисәтеп куям: «Мин сиңа пародия әзерлим. Күрсәтимме?» – дим. «Юк-юк, концертта карармын. Сюрприз булсын», – диләр. Пародия ясый торган кешегә хөрмәт һәм әдәп белән каравымны, аны һич тә рәнҗетергә теләмәвемне белеп торалар.

Сүз уңаеннан, күпчелек артистларыбызның юмор хисе яхшы, алар мәзәкләрне адекват кабул итә һәм үзләре дә шаяртырга ярата.

– Репертуарыңда остазың Салават Фәтхетдиновка да пародияләр күп. Аның белән конфликтка кергәнегез булдымы?

– Мин институтта Салават абыйда укыдым һәм әлегә кадәр укуымны дәвам итәм. Аның мәктәбе көчле. Салават Зәкиевичка үпкәләгән вакытлар булды, ләкин аңа ачулануның мәгънәсе юк. Талашканыбыз булмады. Ул, һәрвакыттагыча, артык мактамый. Кирәк икән, тәнкыйтен дә әйтә, киңәшен дә бирә. Салават абый – кумирым. Аны хөрмәт итәм һәм үзенә дә пародияләрне рәхәтләнеп күрсәтәм.

Ул үзе дә зур юморист, шаярырга ярата, сүз эзләп кесәгә керми. Минем пародияләрне ошата. Аңа ошый икән, мин дә канәгать.

– Юмор тормышта ярдәм итәме?

– Әлбәттә, юморсыз булмый. Юмор – ул минем төп сакчым һәм иммунитетым. Бәхеткә, безнең гаиләдә хатыным да, балаларыбыз да, каенанабыз да – барысында да юмор хисе бар. Каенанам өйдә беркем дә эшләми, чөнки гаиләдә спортчылар һәм артистлар гына бар, дип шаярта.

– Спортчылар кызларыгызмы?

– Әйе, Мәрьям белән Дания нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Берничә ел элек Мәрьям Максим Галкинның «Лучше всех!» тапшыруында катнашкан иде.

– Балаларыгыз үсеп җиткәч, Татарстанда калдырырга теләр идегезме? Әллә чит илгә җибәрәсезме?

– Тәгаенләп кенә әйтә алмыйм. Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, диләр. Үсешкә ирешергә теләсәң, Татарстан белән генә дә чикләнергә ярамый. Күз күрер әле. Ләкин биюсез яши алмыйбыз. Тренировкадан кайтуга биергә тотыналар. Мин дә бил сызлыймы-юкмы – кыландырган булам шунда...

«Дәвалаучыларга йөрим. Бар яклап та үземне сакларга тырышам»

– Гаилә бюджеты өчен кем җаваплы?

– Безнең гаиләдә син яки мин җаваплы дигән нәрсә юк, миңа нидер кирәк икән, Миләүшәгә әйтәм һәм киресенчә. Икебез киңәшләшеп, карар чыгарабыз. Миләүшә җаема килеп тора. Мондый хатынны ничек яратмаска, ди?! Тормыш юлын бергә башлаганбыз, ахыргача бергә картаерга язсын.

– Ир-ат акчасы гаиләнеке, ә хатын-кызныкы үзенеке. Килешәсеңме?

– Бу хатын-кызларның яраткан соравы. Миңа калса, хатын-кыз акчасы да гаиләнеке булырга тиештер инде ул. Нишләп әле гаилә бюджеты ир-атныкы гына булырга тиеш икән... Булган икән, уртак булсын.

– Сәхнәдәге артисткалар барысы да матур, идеаль булып күренә. Син сәхнәдәге хатын-кызларны Миләүшә белән чагыштырасыңмы?

– Юк, юк. Чагыштырмыйм.

– Гаиләле икәнеңне бөтен кеше белә. Ә шулай да, мәхәббәт аңлатырга тырышкан хатын-кызлар булдымы?

– Хәтерләмим. Чәчәк бәйләме биреп, «мин сезне обожаю» диючеләре булды.

– Концерт вакытында тулы зал тамашачы карап утыра. Анда төрле энергияле кешеләр бар. Сезгә шул кешеләрдән күз тигән яки начар энергия тигән очрак бармы? Андый очрак булса, халык дәвалаучыларына йөрисезме?

– Иң әйбәте – җомга саен мәчеткә барып намаз уку. Дәвалаучыларга йөрим. Бар яклап та үземне сакларга тырышам.

– Ачуың килә нишлисең? Нәрсә ачуыңны чыгара ала?

– Бөтен дөньяны пыр туздырам. Исерек кеше һәм теләсә нәрсә сөйли торган хатын-кызга ачуым чыга. Хатын-кыздагы иң яхшы сыйфат – акыл.

«Тормышка ашмаган хыялым – 70 килограмм авырлыкка ябыгу»

Сүзгә оста булмасагыз, җырлый яки бии белмәсәң, кем булган булыр идең икән? Кайсы өлкәдә эшләр идең?

– Көрәшче булыр идем. Яки көрәш буенча тренер, чөнки көрәш белән бик яратып шөгыльләндем, физик тәрбия һәм спорт институтына укырга керергә хыялландым. 2005 елда яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан чемпионы булдым. Көрәшкәнемне күбесе белеп бетермидер.

Тормышка ашырылмаган хыялың бармы? Булса, моның өчен нәрсә комачаулый?

– Тормышка ашмаган хыялым – 70 килограмм авырлыкка ябыгып, аннан соң матур гына массалы гәүдә булдыру. Әмма мин аны җыя алмыйм – ялкаулык комачаулый. Бу өлкәдә үҗәтлегем дә юк.

Тулай торакта үскән бала буларак, мин һәрчак зур йорт турында хыялландым. Һәм хыял тормышка ашты. 8 ел элек җыелган акчабызга, аннары, кем бирә, шуннан бурычка алып торып, тиз арада үз йортыбызны төзеп чыктык. Әмма «төзеп бетердек», – дип әйтү авыррак. Кем үз йорты белән яши, алар беләдер – һәрвакыт нәрсәдер эштән чыга, ишелә... Яңартып, алыштырып тормасаң булмый. Алдагы елларга план – брусчатканы алыштыру. Ул күпме акча һәм күпме көч җәлеп иткәнен белсәгез?! Зарланмыйм. Тормыш шул – хәрәкәттә булу. Иң мөһиме – нәрсәдер эшләргә теләк булсын! Һәм җае да.

Кыш җиткәч гаиләм белән җылы якларда яши алу мөмкинлеген булдырасым килә.

– Дөньяда иң төп уңышың нәрсә?

– Әнигә яхшы ул булу, хатынга яхшы ир булу, сәхнәдә танылган артист булу, кызларыма яхшы әти булу.

«Кайвакыт ниндидер бер гади нәрсә өчен генә дә бәхәскә керә алабыз»

Данир Сабировның тормыш маягы, терәге һәм таянычы – тормыш иптәше Миләүшә Сабирова бүгенге көндә аның концерт директоры. Аның белән дә тиз вакыт аралыгында блиц-әңгәмә корып алдым.

Миләүшә, нинди өлкәдә аңлашылмаучанлык туарга мөмкин?

– Төрле өлкәдә, кайвакыт ниндидер бер гади нәрсә өчен генә дә бәхәскә керә алабыз. Ләкин без еш талашабыз, үпкәләшәбез димәс идем, андый хәл бик сирәк була. Без гармониядә яшәргә тырышабыз.

– Балаларыгызда кайсыгызның характеры күбрәк чагыла?

– Мәрьям нәкъ Данирның копиясе, ә Дания миңа охшаган.

Ике як әти-әниләрегез сезнең тормышта ничек катнаша?

– Без минем әнием белән бергә яшибез. Балаларыбызны да ул караша, өйне дә җыештыра, ашарга да пешерә. Әтием дә безнең янда, кызларны мәктәптән алып кайтырга ярдәм итә.

– Кызларыгыз арасында үзара көнчелек бармы?

– Көнчелек юк. Кайчак бәхәскә керәләр. Кызларыбызның бер-берсенә терәк-таяныч булуларын телим.

– Данирның сәхнәдәге образына карап, тормышка да шулай җиңелчә юмор белән карый, дигән фикер туа. Чынлыкта ул нинди?

– Данир ул сәхнәдә дә, тормышта да бер үк. Һәрчак көлеп йөрми, бу – табигый. Төрле вакытлары була. Кәефсез чагы да булгалый, хәзер инде иңгә-иң 13 ел яшәп барысына да өйрәндем: Данир иртән торуга ук кәефсез булса, аңа дәшмәвең яхшырак. Барысы да җайлангач, үзе синең белән сөйләшә башлый ул.

– Данир белән сезнең арада көнләшү бармы?

– Беренче ел мин аңа карап көнләшә идем, хәзер ул мине көнли башлады.

– Сез кайткан җиргә ашарга пешмәгән булса, Данирның реакциясе нинди?

– Данир югалып калганнардан түгел. Ачуын чыгармый. Кәеф булса бергә тиз генә пешерәбез яки ресторанга барабыз. Алай да булмаса, заказ ясыйбыз, өебезнең ишегалдына кадәр китереп бирәләр.

– Данир өйгә кайтты, ә син ниндидер эш белән бик мавыгып китеп, аннан аерыла алмыйсың, ди. Данир сиңа шулчак каядыр тиз арада бергә барырга тәкъдим итә. Син нишләрсең? 

– Кайсы җиргә чакыра бит әле. Күпчелек очракта Данир белән бергә чыгып китәм, кая барасың инде, тормыш шул булгач.

Тату гаиләдә генә мәхәббәт була ала. Иреңнең синең хыялларыңны тормышка ашыруын, берәр карар кабул иткәнче синең белән киңәшләшүен мәхәббәт дип атап була. Бергәләп оя корганда һәм шул оя эчендә җылылыкны саклап калган очракта гына мәхәббәт була ала. Мин дөньяда һәр кешенең үз гаиләсе булуын һәм аның дөньяда барлык асылташлардан өстен булуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк