Логотип
Яңа проект - Ел артисты

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Камалиев Илфат Дамир улы

1996 елда Яр Чаллы татар дәүләт драма театрына күчә. Шушы театрда эшләү дәверендә ул төрле онытылмас образлар иҗат итә. Алар арасында Дон Жуан – “Дон-Жуан Балчыклыда” (М.Гыйләҗев), Исмәгыйль – “Гали...

1996 елда Яр Чаллы татар дәүләт драма театрына күчә. Шушы театрда эшләү дәверендә ул төрле онытылмас образлар иҗат итә. Алар арасында Дон Жуан – “Дон-Жуан Балчыклыда” (М.Гыйләҗев), Исмәгыйль – “Галиябану” (М.Фәйзи), Мәһдүм, Надир – “Сүнгән йолдызлар” (К.Тинчурин), Кыйтфир – “Йосыф” (Кол Гали) һәм Сарбай – “Абау, мәхәббәтсез!” (И.Юзеев) һ.б. бар.

2001 елда Камалиев И.Д. Мәскәүнең Е.Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театрының Б.В.Щукин исемендәге Югары театр училищесын читтән торып тәмамлап, “Драма театры режиссеры” белгечлеге ала.

2002 елда Казанга кайтып янәдән Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына эшкә урнаша. Туплаган тәҗрибәсе һәм тирән һөнәри белеме Илфат Камалиевка үзенә тапшырылган барлык рольләрне дә югары дәрәҗәдә башкарырга этәргеч бирә. Бүгенге көндә аны әйдәп баручы сәхнә белгече дип әйт әйтергә мөмкин. Кәрим бай – “Башмагым” (Т.Гыйззәт), мәрхәмәтле, тыйнак Баязит – “Улыбыз өйләнә, без аералышабыз” (И.Юзеев), тере, энергиясе ташып торган Тимерташ – “Ничек миллионер булырга?” (М.Гыйләҗев), акыллы, интеллигент Хәмит – “Нигез ташлары” (Т.Миңнуллин), карап торышка кырыс, ә чынлыкта нечкә күңелле генерал Исмәгыйлов – “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди), Ислам – “Артист” (Р.Зәйдулла), исерекбаш Кирам – “Кичер мине, әнкәй” (Р.Батулла), Ак Тукай – “Печән базары” (Р.Әюпов), Шүрәле – “Тапкыр егет” (Д.Аппакова) һәм Газинур – “Сержант” (И.Сираҗи) һәм башкалар тамашачыны әле көләргә, әле уңай геройлар өчен борчылырга мәҗбүр итә.

Илфат Камалиев туктаусыз иҗади эзләнүдә, чагылдырган образны камилләштерүдә, аның эчке халәтен ачуда. Ул образлар театраль критиклар һәм жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп итә. 2003 елда Бишкәк шәһәрендә I нче Халыкара “АРТ-ОРДО” театр фестивалендә «АРТ-ОРДО» Р.Батулла әсәре буенча куелган “Сак-Сок” спектаклендә Албасты ролен башкарганы өчен дипломга лаек була. 

Артистның эчке энергиясе ташып тора.  “Печән базары”ндагы (Р.Әюпов) – Ак Тукай, шул ук спектакльдәге Кисекбаш, «Король Лир»  (У.Шекспир)  трагедиясендә –Альбани һәм «Йосыф-Зөләйха”да (Кол Гали, инс. Н.Гайнетдин) – Рауль рольләрен искәртеп үтәсе килә. Автор уйлавы буенча, Ак Тукай 27 яшьлек үлеп баручы яшь шагыйрь Габдулла Тукайның җаны, рухи халәте дип әйтергә була. Камалиев И.Д. Тукай тормышының соңгы минутлардагы фаҗигасен искиткеч талант белән тамашачыга җиткерә. Белемле, үз яшенә хас булмаганча укымышлы, үз халкының киләчәге өчен тирән борчылучы, икейөзлелеккә каршы торучы, татар халкының наданлыгы өчен борчылучы шагыйрьне күзалларга мөмкинлек туа.

Илфат Камалиев үзен укытучы буларак та таныта.  2003-2007 елларда ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында  Габдулла Кариев театры өчен махсус җыелган студентларга актерлык осталыгы буенча дәресләр бирә. Ул лекцияләрдә импровизацияләр ясауга, иҗади фантазиягә нык игътибар бирә, актер һәм педагог буларак шәхси тәҗрибәсенә таянып эш итә.

Илфат Камалиевнең тагын бер талантлы ягы – аның режиссерлык эшләре. 2008 елда ике премьера булса, шуларның берсе – яшь драматург И.Зәйниевнең Яңа ел уңаеннан язылган «Урман klub» музыкаль әкиятенең   режиссеры  – Илфат Камалиев.  Спектакль нәни тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителде.  2013 елда исә Илфат Камалиев тагын бер спектакль – нәни тамашачыларны Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче “Super Светофор” (Аманулла) маҗаралы әкиятен сәхнәләштерә һәм әлеге спектакль зур уңыш белән бара.

Камалиев И.Д. Татарстанның атказанган, “АРТ-ОРДО” I нче Халыкара театр фестивале дипломы иясе (Бишкәк), Казан шәһәренең Киров районы һәм Татарстанның Азнакай районы хакимиятләренең Мактау грамоталарына, күпсанлы Рәхмәт хатларына лаек була.

Камалиев И.Д. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрын үстерүгә үзеннән сизелерлек өлеш кертә.  Театрда 15 елдан артык эшләү дәверендә югары актерлык осталыгы, пластика, дикция, вокал һәм хореографик осталык таләп итә торган 30 дан артык төрле характердагы роль башкарган. Илфат Камалиев башкарган рольләрне балалар да, өлкән тамашачылар да яратып кабул итәләр.

Камалиев И.Д. ирешелгәннәр белән генә туктап калмый, ул туктаусыз эзләнә.  Аның хыялы – кинофильмнар төшерү. Шушы хыялын тормышка ашыру максатында ул вакытсыз арабыздан киткән Татарстанның халык артисты, режиссер, актер Фәнәвил Галиевның “Тутык кыңгырау” кинофильмын төшерде.  Әлеге фильм 2016 елда Мөселман киносы фестивалендә дә тәкъдим ителде. Шулай ук үзе дә фильмнарда катнаша.  Ул Яңа гасыр телерадиокомпаниясе тарафыннан төшерелгән “Күк капусы ачылса”, “Уеннан уймак” һәм “Бөркетләр” сериалында рольләр башкара. Ә Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча төшерелгән телефильмындагы Сәлахетдинне тамашачы чыннан да онытмастыр. Илфат төрле жанрда эшли алучы актер һәм ул башкарган һәрбер роле белән исбат итә. 

{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/el-artist/kariev/mal{/jlex} 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк