Логотип
Авансцена

Җырчы сандугач

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Вафирә Гыйззәтуллинаның якты истәлегенә багышлана.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Вафирә Гыйззәтуллинаның якты истәлегенә багышлана.

«Вафирәбезне 35 ел буе сәхнәдә күрдек. Халык аны ярата иде. Тормышка актив карашы белән ул халыкны кузгата ала торган җырчы иде. Вафирә үз-үзен аямыйча иҗат итте. Матурлыкка, камиллеккә омтылып яшәде. Зифа буйлы, янып торган кара күзле, искиткеч саф моңлы тавышлы иҗатчан Вафирәне Татарстан, Россия, Австрия, Америка, Куба тамашачысы да алкышларга күмде. Ул композиторлар, шагыйрьләр, җырчылар белән дустанә яшәде. Бигрәк тә Р.Яхин, Ф.Әхмәт әсәрләрен яратып җырлый иде Вафирә». Вафирә Гыйззәтуллина турында Туфан Миңнуллин менә шундый юллар язып калдырган.

Бик иртә китте шул арабыздан Вафирә Гыйззәтуллина. Без, барлык музыкантлар, гомумән татар халкы аны бик юксынып яшибез.

Аның белән дустанә яшәдек. Бик еш очрашып сәнгать турында сөйләшә идек. 55 яше тулуга багышланган кичәнең сценариен язарга да миңа ышанып тапшырды һәм без аны сәхнәдән Инсаф Абдулла белән алып бардык.

1990 елның 24 июлендә Татарстан радиосы аша яңгыраган тапшыруны әзерләгәндә озак сөйләшеп утырдык. 8 балалы гаиләдә үсүе, музыка училищесе, консерватория, Татарстан сәнгать осталары белән аралашуы, сәхнә серләренә төшенүе, камиллеккә омтылуы хакында... Искиткеч саф моңлы тавышын, янып торган күзләрен, иҗатчанлыгын, сәхнәне яратуын күреп, 1972 елда Вафирәгә «Чулпан» ансамбле белән Австрия тамашачысы алдында чыгыш ясарга тәкъдим итәләр. 1974 елда Америкада узган Совет яшьләре делегациясендә Татарстаннан берүзе шулай ук Вафирә була. Вашингтон, Нью-Йорк, Лос-Анджелес, Чикаго шәһәрләре. Чикагода негрлар гына уйнаган джаз оркестры белән «Көймә килә», «Ай былбылым» җырларын башкарып Вафирә халыкны таң калдыра. Ә инде бөтендөнья яшьләренең Кубада узган фестивалендә «Ай былбылым»ны җырлап, лауреат исеменә лаек була.

Радиога әзерләнгән тапшыруга әңгәмәнең бик азын гына сыйдырып булды. Бигрәк тә аны сәнгатьтәге проблемалар борчый иде, шуларны яктыртырга тырыштык. Сезгә 1990 елда булган әңгәмәнең бер өлешен язма рәвешендә тәкъдим итәм. Вафирә Гыйззәтуллинаның фикерләре әле бүгенге көнгә дә туры килә сыман.

– Вафирә, сезне иҗат кешесе буларак ниләр борчый?

– Бу сорауга берьяклы гына җавап бирерлек түгел, минемчә, четерекле заман, ыгы-зыгылы дөньяда яшибез. Илебездәге барлык халыкларны нәрсә борчыса, без иҗат кешеләрен дә шул ук нәрсәләр борчый. Еш кына «җырлау җиңел эш, артистлар рәхәтләнеп яши» дигән фикерләр ишетергә туры килә. Без дә адәм балалары бит, шуна күрә илебездә барган хәлләргә без дә битараф түгел. Иҗат кешеләренең эшләре бөтенләй үк мөшкел түгел әле. Җыр, сәнгать булганда, әле кеше яши дип ышанам мин. Шулай да заманга яраклашып түзгән чаклар бик күп. Үземне кармакка эләккән чуртан балыгы кебек хис итәм. Балык та бит кармакка эләккәч дулкыннарга кагыла, ярларга бәргәләнә, менә иҗат кешеләре дә шулай яши. Җаныңны кая куярга белмәгән чакларда, бер кычкырып җырлап җибәрәсең дә, дөнья яктырып, үзгәреп киткән сыман була. Хыялыйлар бит без. Иҗат кешеләренә беркайчан да игътибар җитмәгән инде ул. Чөнки һәрбер кеше үз эше белән мәшгуль. Күпләре акча җыя, әйбер җыя. Икенчеләре «иртәгәсе өчен ишәк кайгырга» дип яши. Әйе, иртәгәсе көнебез юк безнең, максатыбызны югалттык. Иртән уйлаган планнарыбыз кичкә ярамый башлады. Әмма мин киләчәккә ышанам. Ачылыр әле дөнья, әгәр дә барыбыз да үз эшен белеп, тормышта һәрбер кеше үз урынын тоеп яшәсә, ачылыр ул.

– Вафирә, сез әле генә хыялыйлар без, дидегез. Һәм менә шушы сүзләрдән чыгып радиотыңлаучыларга үзегез яраткан нинди җырны тәкъдим итәр идегез.

– Менә халык арасында Луиза Батыр-Болгариның Фирая Зыятдинова сүзләренә язылган «Китмим әле яшьлегемнән» дигән җырын бик яраталар. Үзем дә аны бик яратып башкарам.

– Вафирә, сез хәзерге көндә сәнгатебез торышы белән канәгатьме?

– Минемчә, олы сәнгать вакланды сыман. Бәлки мин аңлап бетермимдер. Һәрбер чор, һәрбер буын үз сәнгатен булдырырга тырышадыр инде ул. Ләкин үзебезнең милли татар сәнгатенең нигезен җимереп үк бетермәскә иде инде. Әлбәттә, менә шушы 4 ел эчендә халкыбыз уянды дибез, боз кузгалды, дип әйтик инде. Хәерлегә булсын. Әмма сәнгатебез халәте мине бик борчый. Ни өчен дисезме? Вакланды дип әйтүемнең дә сәбәбе шул инде. Халкыбыз җәүһәрләре булган халык җырларын да, классик әсәрләр булып саналган композиторларыбыз әсәрләрен дә әллә ниләр кыландырып, сыргалый-сыргалый башкарабыз бит. Бу заман таләбеме, әллә төптән уйлап бетермәүме. Мин элеккене бөтенләй үзгәртмичә җырларга кирәк дип әйтмим. Әмма шулай да йөз еллар буена килгән халкыбызның милли сәнгатен бик кадерләп сакларга иде. Җыр сәнгатендә Аллаһка шөкер әле. Илһам абыебыз бар һәм ул чыннан да шушы мөлкәтебезне түкми-чәчми саклый, минем шушы әңгәмәдән файдаланып милли сәнгатебезне матурлап сакларга тырышучылар Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Флёра Сөләйманова, Рафаэль Ильясов кебек җырчыларыбызга, Рамил Курамшин, Кирам Сатиев кебек баянчыларыбызга рәхмәт әйтәсем килә.

– Вафирә ханым, рәхмәт сезгә. Радиотыңлаучылар, ишеткәнегезчә, Вафирә матур итеп татарча сөйләшә. Сез татар мәктәбен тәмамлагансыз, кайбер ата-аналар татар мәктәбендә укыган балаларыбыз нәрсә эшләр дип борчыла. Ике телне яхшы белү сезгә тормышта ярдәм итәме?

– Әйе, мин элеккеге Бондюг районы, хәзерге Менделеевск районы Камай авылы кызы, һәм сигез класс татар мәктәбендә белем алдым. Менә хәзер исемә төшереп утырам әле. Инде шул елларда ук телебезгә карата бу караш бар иде. Безнең күрше авыл бар, Күрәк дип атала. Өч чакрым. Кайбер ата-аналары балаларын урыс мәктәбенә бирәләр иде, янәсе, татар теле белән нишләсен алар. Кышкы бураннарда йөри-йөри шунда барып укыдылар, әмма берсе дә рус профессоры да, академигы да булмады, һәм без дә үзебезнең ана телебез белән төшеп калмадык. Балаларыбыз — безнең киләчәгебез, телебезне, иманыбызны аларга сеңдереп калдырыйк, һәрбер атаананың колагына киртләп әйтәсем килә: үз телен яхшы белгән кеше башка телләргә дә бик тиз өйрәнә, минем кызым, Иншаллаһ, ике телне дә яхшы белә. Югыйсә ул да шәһәр кызы, урыс мәктәбендә дә укыды. Әмма иң беренче чиратта, баланың теле, холкы ата-ана тәрбиясеннән килә. Халык сүзе дөрес ул, оясында ни күрсә, очканда шул булыр. Курыкмагыз татарча укытудан, укытыгыз, өйрәтегез, балаларыгыз үсеп җиткәч, сезгә мең-мең рәхмәтле булыр. Иманым камил.

Вафирә, имеш, урыслар белән татарны аерырга торасыз икән, диләр. Юк, газизләрем минем, мин кан теләмим. Урысның да баласы газиз, татар баласы да газиз. Әмма инде үз җиребезнең, Татарстан дәүләтенең суверен бәйсез булуын мин 27 нче сессиядә сорамыйм, таләп итәм. Югыйсә, тын кысыла башлады, җырлап булмый. Күпме инде кеше күзенә карап сөяк көткән этләр сыман яшәргә була. Туйдырды, бөлгенлек, хәерчелек. Шулкадәр дөнья мөлкәтебез булып республикабызда хәерчелектә яшибез. Юк, мин урыс белән татарны аерырга теләмим, үзебезнең республикабыздагы санаторийда булган хәлне искә алып әйтәм, бер-ике урыс телевизордан ярты сәгатьлек татар концертын каратмас өчен тавыш чыгарган. Үз-үзебезне танытырга, һәм алар кебек үк беренче сортлы булырга вакыт җитте. Күпме икенче сортлы булып яшәргә була, бик туйдырды бит.

– Вафирә, сез татар композиторларының бүгенге иҗатыннан канәгатьме?

– Бик үк канәгать түгел. Минем уемча, яшь композиторлар әле нәрсәдер эшлиләр сыман, җырлары күп яңгырый. Әмма урта буын, өлкәнрәк композиторлар бөтенләй язмыйлар кебек. Әллә язып та безнең колакка килеп җитми торган әсәрләрме? Яшь композиторларның бар җырларын да, әлбәттә, шедевр дип әйтеп булмый. Күбесенчә, бер-берсенә охшаш лар. Музыкаль интонацияләре бик еш кабатлана. Аннан соң вакланды дип әйтүем шул – безнең буын композиторлары арасында да классик әсәрләр рәтенә куярлык эре жанрдагы әсәрләр юк. Кая китте симфонияләр, опералар, музыкаль комедияләр? Фасил абый Әхмәтов: «Ә минем симфонияләрне кая куясың, Вафирә, саңгырауландыңмы әллә?» – дип әйтергә мөмкин. Юк, Рөстәм абый, Фасил Әхмәтов, Ренат Еникеев, Әнвәр Бакиров кебек бөекләребезгә сүз тидерәсем килми. Алар артыннан нык кына шәхес булып калырлык композиторлар күренми. Рәшит Кәлимуллин, Резидә Әхиярова, Луиза Батыр-Болгарилар үз буыннарының шәхесләре булып сәнгатебезне җанландырырга тырыша, әлбәттә. Әмма үзең генә тырышып, бу дөньяда берни дә эшләп булмый. Миңа калса, безнең Казан дәүләт консерваториясенең эшен үзгәртеп корасы бар. Бездә милли профессиональ сәнгатебезне үстерү юнәлешендә эшләгәннәре күренми. Чыннан да менә, мин үзем дә шул консерваториядә биш ел укыдым. Әле бүгенгедәй хәтеремдә, татарча сөйләшергә ояла торганнар иде. Көн буена бер татар сүзе ишетеп булмый иде. Татар композиторларының әсәрләрен, үзебезнең милли сәнгатебезне өйрәнү юк дәрәҗәсендә. Әле ул вакытта. Ә хәзер, бөтенләй бетте ул нәрсә. Йолдыз Нәкыевна Исәнбәткә зур рәхмәт. Ул берүзе тиргәп-тиргәп булса да, милли музыканы өйрәтергә тырыша иде.

– Якты истәлек калдырып киткән композиторлар арасыннан сез Исмай Шәмсетдиновның «Кызарып кояш баткан чакта» җырын бик яратып башкарасыз. Ул әсәр турында язган хатлар белән сез үзегез дә таныш.

– Мин ул апаның язган хатын яхшы хәтерлим. Ул минем тавышны дулкыннар шаулавы белән чагыштырган. Гомумән, мин Исмай абыйның бу җырын үзем дә бик яратам.

– Вафирә, сез Татар дәүләт филармониясендә бик күп еллар буе эшлисез. Сезнеңчә, анда яңарыш сизеләме?

– Бар дөнья үзгәргәндә бер филармония генә калмас инде. Сизелә. Директорыбызны алыштырдык, хәзер бездә Сафин Әсхәт Зөфәрович директор. Әлбәттә, ул филармониягә җан өрергә бик тырыша, әмма әлегә бик авыр. Элеккеге директордан башка чыккан гаилә хәлендә калдык бит без. Шулай да икенче ел инде филармониядә артистларга карата җылы караш тоела башлады. Әмма әле болар белән генә әллә нәрсәләр эшләп булмый. Безнең филармониянең уз концерт залы да юк бит. Менә Офицерлар йортын филармониягә алырга йөрибез. Январь аенда зур-зур конвертларга печать салган хатлар тотып үзем дә Мәскәү җитәкчеләренең кабинетларында йөрдем. Губенкода да булдым. Мәскәүдә урында хәл итәргә кирәк бу мәсьәләне диләр, ә монда – югарыда диләр. Эт – эткә, эт – койрыкка. Татарстанда бәйсезлек игълан ителсә (мин чыннан да ышанам бу эшкә), күп нәрсәләрне хәл кыла алыр идек.

1990 елның 24 июлендә Татарстан радиосы аша яңгыраган тапшыру менә шулай тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк