Логотип
Блоги

Зөләйха кыйссасы (унынчы өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/11397.html Шул мари хуҗаңда гына яшәгән булсаң, бәлкем, аягың сынмаган да булыр иде әле. Менә минем дә язмыш. Кешеләр үз-үзләрен юату өчен әнә нинди матур сүз...

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/11397.html

Шул мари хуҗаңда гына яшәгән булсаң, бәлкем, аягың сынмаган да булыр иде әле. Менә минем дә язмыш. Кешеләр үз-үзләрен юату өчен әнә нинди матур сүз уйлап тапканнар. Яз-мы-ы-шшш... Кешеләр һәрвакыт үз-үзләрен юаталар. Үзләре алдында үзләрен юаталар, башка кешеләр янында да... Әйбәт сылтау бит, әйеме? Берәр уңышсызлыкка очрасаң, язмыш гаепле, берәр гөнаһ кылсаң, тагын язмыш.

Менә шулай, бозау дус. Син дә күпер ярыгына кысылып аяк сындыруыңны язмышка сылтап ятма. Терел тизрәк, савыга күр».

Бозау акрын гына күши дә күши, аның ике күзеннән яшь ага.

«Син елама. Авырта торгандыр, аңлыйм, дидем бит. Элек синең ата-бабаларыңны тәртә арасына кертеп җиккәннәр дә әле. Зарланмаганнар, түзгәннәр. Җир сөргәннәр, урман ташыганнар. Менә бүген дә минем бер кулсыз әтием белән пенсиядәге әнием урманга киткәннәр. Ат җигеп, билгеле. Сезнең кавемне җикмиләр хәзер, сез күпердән дә карап кына йөри белмисез, аяк кыстырасыз. Йә, йә, үпкәләмә. Шаяртам гына. Күрәсеңме, мин шаярта да беләм. Димәк, бөтенләй үк беткән кеше түгелмен икән әле. Хәер, без барыбыз да шаяра һәм шаярта беләбез, без бозаулар түгел, без – кешеләр. Авыр булса да, шаяртырга сәләтле без. Шатлана да беләбез. Менә күрерсең, әтием белән әнием урманнан арып-талып кайтсалар да, мине күргәч шатланачаклар! Урманнан утын алып кайту җиңел эш түгел. Минем дә әти белән барганым бар. Корыган агачларны эзләп табасы, кисеп арбага төйисе бар. Лесник Иван күрмәсә ярар иде дип, курка-курка кайтасы бар аннары.

Ә утын кирәк. Өйне җылытасы бар, мунчага ягасы. Ә мин мунча керергә яратам. Бөтен гөнаһларымны мунча себеркесе белән тәнемнән куып чыгарам. Менә җаннан чыгарып булмый. Аның өчен янып торган мунча миченә кереп утырырга кирәктер. Хәер, үзең янсаң да, гөнаһлар янмыйдыр, ут алмыйдыр аларны...

Шул тирәдә кайнашкан яшь әтәч очынып килде дә Зөләйханың аягын чукып алды. Кыз чырыйлап кычкырып читкә сикерде. Әтәч тагын очынып килә башлаган иде, Зөләйха, яртылаш калган әрдәнәдән бер утын алып, сугыш чукмарына томырды. Утын агачы усал әтәчнең башына килеп эләкте, ул ишегалдын яңгыратып бер мәртәбә «Кррыйк!» дип кычкырды да җан тәслим кылды. Бер як яңагында ике генә тамчы кан җемелди иде.

Шулчак урыс капкага дың итеп нидер килеп бәрелде дә ишегалдына ак күбеккә баткан ат килеп керде. Арбасына утын төялгән, үзенең борын тишекләре киңәйгән, еш-еш сулый. Зөләйха, әтәчне онытып, ишегалдына чыкты. Куркудан тыны кысылды: әтисе белән әнисе күренми. «Ай Аллам, холыксыз хайван, әти белән әнине кайда ташлап калдырдың?!» – дип, елый-елый урамга атылып чыкты. Урам буш, анда кеше-кара күренми иде.

Зөләйха кабалана-кабалана йөк бәйләгән бауны чишәргә кереш­те. Бауны чишеп алгач, беләк юанлыгы гына коры наратларны җиргә төртеп төшерде дә күчәргә, чорналган дилбегәне чишеп, атның башын урамга таба каерды, барган шәпкә үзе дә арбага менеп утырды. Кытыгы басылып җитмәгән холыксыз айгыр, дилбегәнең кем кулында икәнлеген сизеп, кушаяклап сикерә-сикерә, тузанлы юлдан авыл башына таба томырылды. Арба күчәре юл читендәге  баганаларга ышкылып узды, юлда чүпләнеп йөргән тавык-чебеш пырылдашып кырыйга сибелде. Зөләйха куркуыннан чытырдатып күзләрен йомды. Берзаман айгыр шып туктады, кыз чак кына ат аягы астына мәтәлеп төшмәде.

Кемдер аның кулыннан дилбегәне йолкып алды. Кыз күзләрен ачты. Янәшәсендә Йосыф басып тора иде.

– Ни булды? – диде ул.

– Әти белән әнине урманда бәреп калдырган, ахры, – диде кыз, сулкылдый-сулкылдый.

Йосыф арбага сикереп менде.

– Син кал, үзем барам!

– Юк, мин дә синең белән!

Егет атны бер якка борды да дилбегә башы белән сугып алды. Борын тишекләрен киергән холыксыз айгыр ачулы күзләре белән артка борылып карады да томырылып алга чапты. Аннары, дил­бегәнең нык кулларда икәнен тоеп, адымнарын акрынайтты.

Зөләйха ике куллап Йосыфка ябышты. Кулларын ычкындырса, беренче сикертмәдә үк төшеп калыр кебек тоела иде.

Дәвамы бар

Зиннур Хөснияр

Комментарий юк