Логотип
Блоги

Зөләйха кыйссасы (сигезенче өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/10942.html Дәвамы Зөләйха да елмаясы килеп баш какты һәм, аның сүзенә җавап булсын дигәндәй: – Онытмагансың икән әле. Исемемне дә хәтерлисең, – дип куйды....

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/10942.html

Дәвамы

Зөләйха да елмаясы килеп баш какты һәм, аның сүзенә җавап булсын дигәндәй:

– Онытмагансың икән әле. Исемемне дә хәтерлисең, – дип куйды.

– Нинди оныту ди ул, Зоечка! Сине алай тиз генә онытып буламы соң?

– Нәрсә, Лена янына мине эзләп баруың идеме әллә?

Роберт бермәлгә югалып калды, аннары акланырга кереште:

– Әйе... юк... менә Эдик видеофильмга билет алган булган, Лена белән барырга җыенганнар икән дә... Минем баруымны үтенгән иде...

Кыз көлемсерәп куйды. Егет, теге вакытта күргән оялчан кызның йөз-кыяфәтендәге үзгәрешләрне күреп, бермәлгә аптырап калды: күз карашы бүтән, сөйләшүе, үз-үзен тотышы башка.

– Алайса, мин сине шатландыра алам. Кеше кызларын кинога алып барудан котыласың – Лена өйдә юк, – диде ул, бераз кылана төшеп.

– Шулаймыни? Соң, алайса әйдә, икәү киттек!

– Киттек!

...Авылга җитәрәк ярты чакрым кала, урман кырыенда Зөләйха Якубка туктарга кушты.

– Булды. Кайтып җиттем. Калган араны тәпи-тәпи генә, – диде ул егеткә һәм, ишекне ачып, машинадан төште. Якуб та, аптырап, машинасыннан чыкты һәм:

– Соң, авыл эченә хәтле кертеп куйыйм инде, – диде.

– Юк, юк, моннан гел җәяү кайтам мин, шулай күнегелгән.

Бу сүзләр, билгеле, егетне ышандырып бетермәде, әллә кызыйның бүтән уйлары бармы икән дип, якынрак килде.

– Юл хакын бирмәсәң дә ярый, Зөләйха...

Зөләйха аңа вәгъдә ителгән акчасын сузды, икенче кулы белән тагын бер бишлек өстәп:

– Якуб, син, зинһар, Чакматаш ашханәсе каршында калган балалы яшь хатынны авылга кайтарып куй инде, – диде һәм, сумкасын кулына алып, кызу-кызу атлап, авылга таба китте. Бераз баргач, борылып, үзе артыннан аптырап карап торган шофёр егеткә:

– Тик, зинһар, мин кушканны белдерә күрмә инде, – диде.

Егетнең урыныннан купкан йөрәге тынычланып бетә алмаган иде әле, ачулы тавыш белән:

– Белдерсә ни була соң? – дип кычкырды.

Зөләйха сумкасын юл кырыендагы чирәмгә куйды да йөгереп егет янына килде һәм аны-моны уйламаган егетне кочып, битеннән үбеп алды.

– Әйтмә дигәч, әйтмисең инде.

Бу хәлдән аптырап калган егетне иреннәр кайнарлыгы шундук һушына китерде, бер кулы белән Зөләйха биргән бишлекләрне чалбар кесәсенә тутыра-тутыра, икенчесе белән кызны эләктереп, үзенә тартты һәм, каерып, иреннәреннән үпте.

Каршылыкка очрамагач, икенче кулы белән капшана, сыпырына башлаган иде, кыз җәһәт кенә читкә тартылды,

– Ярый, Якуб, мин әйткәнне тыңла, зинһар. Теләсәң, Казанда күрешербез, – диде ул аңа һәм борылып китеп барды.

Ялгызы гына калгач, бик озак машинасын кабыза алмыйча азапланды Якуб...

Авылына якынлашкан саен, кызның бит алмаларына кунган кызыллык куера башлады. Ул туктап ял итте, көзгесен чыгарып карады, йөзендәге кызыллыкны сүндерергә теләп, пудра да якты, ярдәм итмәгәч, аны кулъяулыгы белән сөртеп, ике бит алмасын куллары белән томалап торды. Беркавымнан кызыллык үзеннән-үзе сүрелде.

Бит алмаларының ни сәбәпле кызаруын аңлады кыз. Бу аның кылган эшләре өчен туган авылыннан, шунда яшәп яткан әти-әнисеннән, Йосыфтан оялуы иде. Шәһәрдә ул берәүдән дә оялмый, кызармый. Кайчаннан бирле шулай соң әле бу? «Умырзая»дагы фаҗигадән соңмы, әллә Роберт белән оятсыз фильм караган кичтән соңмы?

Робертның «видеофильм» дигәне «Ләззәт» кооперативы күрсәтә торган оятсыз фильм иде. Зөләйха аны ахырына кадәр битараф күңел белән генә карап утырды ул чакта. Аннан соң Роберт кызны үз өенә чакырды. Бардылар. Зөләйха кунарга калды. Төн йокысыз үтте. Иртәгесен Роберт, кызның баш очында шыгырдап торган өр-яңа иллелек калдырып, эшкә китте. Бер бүлмәле фатирда ялгызы гына калган кыз торып киенде, акчаны алып, кулында бөгәрли-бөгәрли байтак вакыт шыгырдаган тавышын тыңлады, аннан соң, кеше-кара күрүдән курыккандай, тиз генә бәләкәй сумкасының эчке кесәсенә яшерде.

Зөләйха өенә кайтып кергәндә, әтисе белән әнисе ат җигеп урманга киткән, сеңлесе Зөлхиҗә берьялгызы караватында ята иде. Кыз, апасын күргәч, шатланып, карават кырыена тотына-тотына торып утырды. Куанычын яшерә алмыйча:

– Апа, мин синең кайтасыңны белдем! Бүген төштә күрдем, әнигә дә әйткән идем, ул ышанмады, бу атнада кайтмас әле, диде. Мин кайта, дидем. Менә дөрес әйткәнмен бит! Әни ышанмаган иде. Менә кайттың бит, кайттың! – дип сөйләнде гарип кыз.

Зөләйха, сеңлесенең кырыена утырып, башын күкрәгенә кысты да яшь аралаш:

– Кайттым, сеңлем, кайттым. Дөрес күргәнсең, төшең рас булган, – диде. Аннары ул, тиз генә урыныннан торып: – Сиңа бер нәрсә алып кайттым бит әле мин. Хәзер, хәзер, – дия-дия, күз яшьләрен сеңлесенә күрсәтмәс өчен, кухняга чыкты, сумкасын актара башлады.

Сеңлесенә дигән күчтәнәче өр-яңа «Адидас» маркалы туфли иде. Зөләйха, кайткан саен диярлек, сеңлесенә төрле-төрле аяк киемнәре алып кайта. Бу Зөлхиҗәнең үтенече иде. Аякка басуына һаман да өметләнеп яшәгән кыз бала моннан ярты ел чамасы элек апасына шул гозерен әйткән иде. Кызлар бу сөйләшүне әти-әниләренә сиздермәделәр. Шуннан бирле Зөләйха авылга төрле-төрле аяк киемнәре ташый. Баштарак әнисе: «Юкка акча әрәм итәсең бит, балам», – дисә дә, хәзер бу хәлгә күнде инде, сүз әйтми.

Яңа туфлиләр Зөлхиҗәгә бик ошады. Ул аларны, күкрәгенә кысып, курчак кебек озаклап сыйпап утырды, аннары баш очындагы урындыкка алып куйды, һәр яңа туфли, икенчесе кайтканчы, шул урындыкта тора...

Дәвамы бар

Зиннур Хөснияр

 

Комментарий юк