Логотип
Блоги

Зөләйха кыйссасы (җиденче өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/10285.html Дәвамы Зөләйха хәзер шуны исенә төшереп көлеп куйды. Ул вакытта, егеткә мондый кыюлык кайдан килде икән дип, шаклар каткан иде кыз. Соңыннан гына...

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/10285.html

Дәвамы

Зөләйха хәзер шуны исенә төшереп көлеп куйды. Ул вакытта, егеткә мондый кыюлык кайдан килде икән дип, шаклар каткан иде кыз. Соңыннан гына төшенде: Йосыфның, Казандагы иң затлы ресторанда туй ясар өчен, акчасы байтак җыелган икән. Үзе шулай диде. «Бу атнада авылга кайткач әйтәм, шаяртам гына, бернинди ресторан да кирәкми, туйны авылда уздырабыз да авылда яшәп калырбыз», – дип. Затлы ресторан, имеш! Шаярта, янәсе! Их, шундый шаяру була димени инде! Акылсыз кыз!

Зөләйха, үзен тирги-тирги, тротуар буйлап атлый бирде.

Тулай торакны узып шактый ара киткәч, шикләнеп кире борылды. Авыл турында уйлагач, күңеле дә урынына утырып, Марлен «тарихы» да сыеклана төшкән иде инде.

Шулчак караңгылык эчендәге таш коймалы бакча эчендә утырган йорттан ниндидер тавышлар ишетелде.

Кыз адымнарын тагын да кызулатты, баягы тавыш янә кабатланды. Бакча эченнән ундүрт-унбиш яшьлек ике малай атылып чыкты да:

– Коткарыгыз! Иптәшебез үлә! Әллә ни булды! – дип, кызга таба йөгерә башладылар.

– Кайда? Нәрсә? – диде кыз, куркып калып.

– Апа, апа җаным! Коткарыгыз! Әнә тегендә, бакча эчендә, иптәшебез калды. Эчен тотып егылды. Без «ашыгыч ярдәм» чакырабыз!

Зөләйха бакча ишегалдына йөгереп керде. Анда «Умырзая» дип аталган балалар бакчасы барлыгын белә иде ул. Керде дә кайсы тарафка атларга белмичә, бермәл аптырап басып торды, шулчак ыңгырашкан тавыш ишетелде. Бакча ишеге төбендә үк бер яшүсмер бөгәрләнеп ята иде. Кыз аңа таба иелде.

– Ни булды? Кай җирең?

– Эчем! Эчем!

Зөләйха, җирдә ятмасын дип, аны янәшәдәге эскәмиягә илтеп яткырмакчы булды, ләкин күтәрергә көче җитмәде. Шулвакыт авыруның иптәшләре дә йөгерешеп килеп җитте.

– Апа, бина эченә кертеп салыйк. Врачлар хәзер килеп җи­тә, – диде аларның берсе, үзе исә җирдә яткан иптәшенең баш очына иелде. – Бакчаның ишеге ачык. Минем әти аның каравылчысы. Үзе әле өйгә кайтып киткән иде.

Авыруны эчкә алып керделәр. Малайларның берсе өстәл лампасын кабызды. Зөләйха бүлмә эченә күз салды. Рәт-рәт булып караватлар тезелеп киткән, почмактагы шкаф-тартмаларда йөнтәс аю малайлары, ерык авызлы маймыллар. Алар, йокыдан уятуларына үпкәләп, боегып утыралар шикелле тое­ла.

Кайчандыр үзе дә балалар бакчасында эшләгәнлектән, бүлмә эчендәге манзара кызга таныш һәм якын иде.

Авыру малай, каты ыңгырашып, караваттан идәнгә тәгәрәп төште. Зөләйха аның янына килде һәм, ни эшләргә дә белмичә, кулын малайның маңгаена куйды. Шулвакыт кинәт кенә аның күз аллары караңгыланып, сулышы кысыла башлады, ул, чүгәләгән урынында тора алмыйча, артка ауды. Малайларның икесе кулларын каерды, «авыру» яшүсмер сикереп торды да, шкафтан бер курчак алып, кызның авызын томалады. Зөләйха бар көченә тибенде, торып басмакчы булды. Ләкин яшүсмерләр көчле иде, кыймылдарга да ирек бирмәделәр. Күз ачып йомган арада, плащының төймәсен чишеп ыргыттылар, кофтасын, итәген аерып төшерделәр...

Шкаф тартмасы эчендә утырган курчак кызы идәнгә мәтәлеп төште...

Ул аңына килгәндә, яшүсмерләрнең эзләре суынган иде инде. Төнге Казан күгенең иң якты йолдызы атылды, ап-ак нурлар биектә-биектә чак кына эленеп тордылар да аннары аларны караң­гылык өреп сүндерде...

* * *

Чакматаш ашханәсе каршында машина көтеп торучылар арасында кулына яшь бала күтәргән авылдашы Санияне күргәч, Зөләйха каушавыннан чак кына кычкырып җибәрмәде. Аннары тиз генә исенә килеп, тәрәзәдән күренмәс өчен, утыргычка сеңде. Якуб, кул күтәреп торучыларга игътибар итмичә, ашханә яныннан выжылдап узып китте. Санияне утыртырга кирәк иде канә! Теге чакта Зөләйхага күпме изгелек эшләгән изге күңелле Сания бит ул!..

Юк... үзенең Казан тикле җирдән машина яллап кайтуын Саниягә дә белдерәсе килмәде кызның. Күрсәләр, шундук авыл халкының «тегермәнендә» әйләнә башлаячаксың...

Саниянең Маркс белән аерылышканын ишеткән иде ул. Бервакыт авылдашының хәлен белеп кайтырга да җыенды, әмма әллә нигә аяклары тартмады, бармый калды. Лена Саниягә Зөләйханың серләрен чишкәндер дип курыкты.

Казан күгендәге иң якты йолдызларның берсе атылган каһәр суккан төннән соң Зөләйха бер атна хастаханәдә ятты. Эшкә чыгуына, аны милициягә чакырттылар. Ул кичне «Умырзая» балалар бакчасыннан туксан тугыз сумлык әйбер урланган икән, милиция дөнья бетереп каракны эзли. Сизгер тикшерүчеләрнең шикләре Зөләйхага төшкән иде.

Теге малайларны да эзләп тапкан милиция. Аларның сөйләве буенча, кич белән «Умырзая» янында уйнап йөргәндә, ниндидер шикле «апа»ның йөгерә-йөгерә шул тирәдән узып киткәнен күргәннәр, имеш.

«Умырзая»дагы вакыйгалар Марленга да барып ишетелде. Ул, кызны кабинетына дәшеп, йомшак кына башыннан сыйпады, әмма бер сүз дә әйтмәде. Төштән соң кызны тагын кабинетына чакырды, утырып торырга кушып, урын тәкъдим итте. Беркавымнан кабинетка милиция подполковнигы белән теге «сизгер» тикшерүче керделәр.

Марленның йөзе бик кырыс иде, алар белән исәнләшеп тә тормады, урын да тәкъдим итмәде.

– Әгәр дә мәгәр сезнең аркада шушы кызның башыннан бер генә чәче төшә икән, соңыннан миңа үпкәләмәгез! Ә теге маңка малайларның җинаятьләрен суд карарга тиеш! Үзем контрольдә тотачакмын! Ярый, минем сүзем бетте, – диде Марлен аларга һәм ишеккә таба ишарәләде.

Шул кичне хәсрәтеннән кая барып бәрелергә белмәгән Зөләйха Лена фатирына китте.

Лена өйдә юк иде. Кыз беравык ишек төбендә таптанып торды да кире урамга чыкты. Тукталышка җитәрәк ашыга-ашыга Лена яшәгән йортка таба килүче Робертны күреп, аңа каршы китте. Миллион кешелек шәһәрдә үзен ялгыз хис иткән кызның кем белән дә булса аралашасы, сөйләшәсе килә иде. «Умырзая» вакыйгасы вакыт-вакыт исенә төшеп, йөрәге жу итеп куйса да, кыз хәзер бу фани дөньяга битараф иде, хәзер ул чын күңелдән шатлана да, кайгыра да алмый иде кебек. Егерме бер ел буе йөрәк астында яшәгән үз җаны күккә ашып, аның урынын ниндидер чит, бүтән җан биләде сыман.

Роберт, таныш кызны күргәч, чамадан тыш көчәнеп елмайды да, кирәгеннән артык төчеләнеп:

– Кемне күрәм мин! Зөләйха туташ! Әле генә синең хакта уйлап бара идем. Менә бу ичмасам очрашу! – дип, сак кына кыз­ның беләгеннән алды.

Дәвамы бар

Зиннур Хөснияр

Комментарий юк