Логотип
Блоги

Зөләйха кыйссасы (өченче өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/9910.html Дәвамы Сания бүлмәсендә иде. Зөләйханы шатланып каршылады ул, чәйнеген тотып, кухняга да чыгып керде. Аның тышкы кыяфәтендәге үзгәрешне күрүгә үк с...

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/9910.html

Дәвамы

Сания бүлмәсендә иде. Зөләйханы шатланып каршылады ул, чәйнеген тотып, кухняга да чыгып керде. Аның тышкы кыяфәтендәге үзгәрешне күрүгә үк сизгән иде Зөләйха. Моңарчы иннек-кершәннең дә ни икәнен белмәгән кызның коңгырт кашлары каралган, керфекләре буялгангамы, озын булып күренә.

Сания моннан бер айлап элек икенче эшкә күчкән иде. Танышлык белән урнашканын Зөләйха да белә иде. Эше дә җиңел, акчасы да байтак иде. Зөләйханы урнаштыру хакында да сөйләшеп карармын дигән иде. Барып чыктымы икән? Аннан соң Санияне шул рәвешле үзгәртә алган нинди эш икән ул? Зөләйха, кызыксынып, авылдашын тыңларга әзерләнде.

– Кияүгә сорыйлар бит әле, малай! – диде ул, кухнядан әйләнеп кергәч. – Казан егете. Кооперативта эшли. Өч бүлмәле фатирлары бар. Бер бүлмәсе моныкы гына. Маркс исемле. Киләсе атнада әти-әнисе мине сорарга авылга кайталар.

Менә нәрсә үзгәрткән икән Санияне! Ярый, бәхете белән! Аңа егерме биш инде, кузгалырга вакыт, бик вакыт. Тик ул егет белән танышканнарына бары бер генә ай икән. Кияүгә үк чыгарга иртәрәк түгелме? Ашыкмыймы аның Сания атлы изге күңелле авылдашы? Хәер, акылсыз түгел ул, белә торгандыр, уйлагандыр.

Зөләйха бу турыда Саниягә әйтмәде, билгеле.

Китәр алдыннан гына, ул аңа үз хәлләрен сөйләде. Әмма бөтенләй үк ачылып бетмәде, бабайның фатир хакын арттырырга исәпләве турында гына әйтте.

– Акчасы аз бит, китәргә кирәк сиңа ул эштән, – диде Сания, тагын авылдашының хәленә кереп.

– Әйе, заводка урнашыргамы икән әллә? – диде Зөләйха аның сүзенә каршы. Шундый теләге булса да, кайда һәм ничек урнашачагын үзе дә белми иде әле кыз.

– Соң... әйдә алайса, кооперативка, Маркслар янына, – диде Сания. – Үзем сөйләшеп карармын. Акчасы күп аның. Теге карунга кырык кына түгел, илле сум да түләп тора алырсың.

Авылдаш кызы Зөләйхага канат куеп җибәрде. Чыкканда, вахтёр хатын да алай ук килбәтсез тоелмады, тулай торак ишеге төбендә очраган комендант белән дә исәнләшеп узды.

Әле ярый изге җанлы авылдашы бар! Рәхмәт яугыры! Кулыннан килсә, Зөләйха да аңа бүген үк, менә хәзер үк бик зур яхшылык кылыр иде...

Кыз, әлеге уйларыннан күңеле булып, Саниягә нинди изгелек эшләү турында хыялланырга кереште. Менә озакламый бәйрәм җитә, шуны сәбәп иткән булып, берәр кыйммәтле бүләк сатып алса?

Тик бүләк турындагы уе кызның кәефен генә төшерде; кесәсендә нибарысы ун сум акчасы калды; шуңа тагын атнадан артык яшисе, киләсе шимбәдә авылга кайтырга күчтәнәч аласы да бар.

Авылга кайткач, әтисе һәрвакыттагыча: «Кызым, акчаң бармы?» – дип сорар соравын. Зөләйха һәрвакыттагыча: «Бар, бар, үземә җитә», – дияр. Әнисе дә, сүзгә кушылып: «Тилмереп йөри күрмә. Булмаса яшермә, әйт, – дияр һәм: – Яле, яле, күпме ак­чаң калды?» – дип сорау алыр. Их, ни йөзе белән алардан ярдәм таләп итә алсын инде ул, киресенчә, үзе булышырга тиеш бит!..

Казанга килеп җиткәч, йә сумка кесәсеннән яки күчтәнәчкә дип төрелгән тәм-том арасыннан һәрвакыт ун-унбиш сум килеп чыгар. Гел шулай була. Ана кеше моны кызына сиздермичә генә эшли.

Әнисенең сандык исе килеп торган шул кәгазен учына алып, бик озак яшь түгә кызый.

Саниягә кыйммәтле бүләк алу турында уйларга да ярамый. Бе­рәр җае чыкмасмы әле, кооператив дигәннәрендә дә эшли башласа...

Зөләйха, бара торган юлыннан кырт борылып, икенче якка китте. Үзе яшәгән фатирга кайтасы, майлы күзле хуҗага күренәсе килми иде кызның. Кичәге хәл исенә төшүгә, бөтен гәүдәсен суык алгандай була, туңа, калтырый башлый.

Ул юл чатында туктап калды. Каршыдагы тугыз катлы йортның тәрәзәләрендә утлар балкый. Ишекләре шап-шоп ачыла да ябыла. Кешеләр керәләр, чыгалар. Кыз тротуар кырыенда үсеп утырган юкәгә сөялде дә зур йортның тәрәзәләренә текәлде. Бәхетле кешеләр! Үз өйләре бар, җылыдыр, рәхәттер, кайгы-хәсрәтләре юктыр...

Шаулап-кайнап торган борынгы кала! Шушы бер гөнаһсыз, ярдәмчесез кызны үзеңә сыендыра алмыйсыңмыни соң? Нигә чит итәсең?! Ник ялгыз башын караңгы урамнарың буйлап каңгырап йөрергә мәҗбүр итәсең?! Сиңа зур өметләр белән килде бит ул! Хәзер авылына да кире кайта алмый. Әйтерләр, көләрләр, бармак төртеп күрсәтерләр: «Галиулла кызы шәһәрне ташлап кайткан, юкка гына түгелдер бу!» – диярләр. Изге күңелле, ләкин шактый каешланган авыл халкының теленә керсәңме?!

Зөләйха бер кулы белән юкәнең салкын кәүсәсен кочаклады. «Мин синдә яшәргә тиеш! Син мине барыбер кабул итәрсең әле, барыбер, барыбер... И Казан!..»

Каршыдагы йорттан унбиш-уналты яшьләрдәге ике кыз чыкты. Беркавым ишек төбендә чырык-чырык көлешеп тордылар да туп-туры Зөләйхага таба атладылар.

Зөләйха кузгалырга уйлаган иде инде, кызларның берсе аннан:

– Спичек не найдётся? – дип сорады.

Зөләйха башын селкеде.

Кызлар тротуар буенча тәмәке пыскытып килгән бер ир-атны туктаттылар.

Зөләйха Леналарга таба китте, үзе яшәгән фатирга аягы тарт­мады.

Лена каядыр чыгып китәргә әзерләнә иде, ахрысы, курчак кебек киенеп куйган, көзге алдында иннек-кершән савытлары сибелеп ята. Шулай да кунак кызга караңгы чырай күр­сәтмәде.

– Беркая да бармыйм мин, егетем килә, шуны көтәм, – диде Лена.

Ленаны күрүгә үк, Зөләйханың бар кайгы-хәсрәте юкка чыккандай була, күңеле мамык кебек җиңеләеп кала; шул кызга эчендә җыелып килгән борчу-мәшәкатьләрен түкми-чәчми бөртекләп, җентекләп сөйләп бетерәсе һәм бушанасы килә аның.

Лена бу тормышта җиңел, бик ансат яшидер сыман. Дөрес, элек бергә яшәгәндә дә шушы ачык йөзле, мәңге кайгы-борчу күрмәс сыман тоелган Ленаның иртән торгач, күз яшеннән манма су булып чыланган мендәрен күргәне бар Зөләйханың: сәбәбен сорарга курыкты ул, узар, кеше күңелендә ни булмас дип уйлады. Аннары кайчакта Ленаның көчәнә-көчәнә гамьсез, ваемсыз булып күренергә тырышканын да сизгәли иде. Ләкин гамьсезлек Ленага килешә дә кебек. Ул кайгырырга, борчылырга тиеш түгел, табигать аны шуның өчен яратмаган, Лена – бу җиһанның иркә кошы...

Зөләйха үз-үзенә юаныч, җиңеллек эзләп тартыла бугай алтынсу чәчле, ачык зәңгәр күзле бу чибәр кызга.

Лена, Зөләйханың йөзенә күз ташлап алуга, борчуы барлыгын сизде.

– Нәрсә, Зоечка, борыныңны болай салындырдың әле? Алай караңгы чырай белән йөрмә, юкса барлык егет халкын куркытып бетерерсең, – диде ул.

Зөләйха әүвәл: «Юк, юк, болай гына», – дигән иде, аннары түзмәде, апасы шикелле якын күргән бу кыз алдында үксеп елап җибәрде һәм ни булганын сөйләп бирде.

– Тфү! Карт тәре! Шул сасы урыс сиңа күз кыздырамы?!

Лена картны сүкте-сүкте дә аннары, сүз арасында гына әйткән кебек:

– Сине дә әйтер идем инде. Шуның өчен генә күз яшеңне түгеп утырмасаң! Караса тагы, карасын! Күзе чыкканчы карасын, карт б...! – диде.

Ленага килешә, нәрсә генә дип әйтсә дә килешә аңа. Әгәр ул аңа: «Син шул карт белән ятып йокла», – дисә дә, Зөләйха аптырамас, гаҗәпләнмәс иде.

Ул борынын тартып куйды да яшьле күзләре белән Ленага карады.

– Әй, синең урыныңда мин булсаммы! Их, Зоечка! – диде Лена, көлә-көлә. – Мин булсаммы?! Сәгатьләр буе шул шәлпе­рәйгән карт каршында шәп-шәрә килеш басып торыр идем! Күз бәбәкләре атылып чыксын иде! Барыбер берни эшли алмый ич инде ул. Селәгәенә тончыгып дөмегер иде шунда!

Ул, шырык-шырык көлеп, Зөләйханың муеныннан кочты.

– Тапкансың кайгырыр нәрсә, әй Зоечка!

Зөләйха үпкәләгән кыяфәттә аны читкә этәрде. «Сиңа кызык, үзең андый хәлгә тап булмагач... Авылга кайтам да китәм. Сөйләрләр, сөйләрләр дә, арыгач, бер туктарлар әле. Миндә кешенең ни эше бар! Бәлкем... әллә... берәр заводка урнашыргадыр?.. Тулай торактан урын да бирсәләр?.. Яшиләр бит әле».

Ул соңгы уен Ленага да әйтте. Ләкин тегесе шундук нәфис борынын җыерды.

– Заводта эшләп карадым мин. Бер ел. Ләкин ул тулай торакта күпме яшәп була? Хәзер исемә төшсә, тәннәрем чемердәп китә. Ничек яшәгәнмендер. Теләсәң бар, эшләп кара. Син әле яшь, биш елга түзә аласың. Аннары кияүгә дә чыгып куйсаң... – диде дә, – тукта! Син кооператив дидең түгелме соң? Әүвәл шунда барып кара син, Зоечка.

Егете киләсе булгач, бүген Ленада куна калып булмый иде. Зөләйха, шуны уйлап, кайтырга кузгалды. Ни әйтсәң дә, Лена белән күрешү аңа шактый җиңеллек биргән иде. Бәлкем, бар нәрсәне дә күңелгә шулай якын алмаска кирәктер? Җайланыр, рәтләнер...

Озата чыкканда, Лена ни өчендер ярым пышылдап:

– Борыныңны төшермә син, Зоечка. Берәүдә синдәге чибәрлек, матурлык булса, әллә нишләр иде әле! Егетләрнең аңын алыр иде. Синнән әле һаман авыл мокытлыгы чыгып бетми. Хәер, элек мин дә шулай идем. Өйрәнерсең әле син дә яшәргә. Менә миңа да бу фатирны берәү дә бушка китереп тоттырмады, үзем сатып алдым. Ачуымны бик китерсәләр, ярты шәһәрен дә сатып алырмын! – диде.

«Берәүдә миндәге чибәрлек булса, нишли генә алыр иде икән соң?» – дип баш ватты Зөләйха. Әнә авылдашы Йосыф аңа муеннан гашыйк. Сизенә, белеп тора кыз. Тик Йосыф – бозау. Клубтан кайтканда да унбиш метр артка калып сызгырып кайтудан ары уза алмый.

Кыз фатирга кайтып керде дә тавышсыз-тынсыз гына үз бүлмәсенә узды. Юлына хуҗа карт очрамады, вакыт та шактый соң инде, йоклагандыр.

Зөләйха пәлтәсен салды да телевизорны кабызды, аннары урын җәяргә кереште. Инде ияләшеп, күнегеп беткән бу йорт, айдан артык үзенә сыендырып торган бүлмә кичәге көннән бирле әллә нинди шомлы да, шыксыз да шикелле. Ул, бүлмә ишеген эчке яктан бикләп, ачкычын телевизор өстенә куйды. Аннары ашыкмыйча гына чишенергә кереште.

Кыз гомерендә беренче мәртәбә көзге каршында шәрә килеш озаклап басып торды. Акылының бер читендә Ленаның ягымлы тавышы сакланып калган. «Бу матурлыгың белән бөтен шәһәрне үз аяк астыңа сала аласың син, Зоечка!»

«Әллә нинди генә кеше син, Лена. Нигә алай дисең инде?»

«Зоечка, ачуланма миңа, яме! Күралмыйм мин бу тормышны, яратмыйм. Шуңа күрә энәләрем гел тырпайган килеш минем. Яратмыйм мин бу дөньяны, үземне дә күралмыйм... шушы дөньяга килгәнем өчен... шушында яшәргә мәҗбүр булганым өчен... яратмыйм! Аңлыйсыңмы?! Төкердем дөньясына! Үч алып яшим мин аннан! Көлеп, төкереп яшим! Шул кирәк аңа!.. Бу матурлыгың белән син дә үч ала аласың аннан!»

«Кит, Лена, кит, кит! Дәшмә миңа, сөйләшмә минем белән!»

Кыз көзге алдында шәп-шәрә килеш калды. Күпне күргән борынгы көзге, бу мизгелне мәңгегә хәтеренә сеңдерергә теләгәндәй, бик озак текәлеп карап торды-торды да, беркавым күзләре чагылып, әлеге гамәле өчен оялган сыман тоныкланып китте, парланды. Аннары көзгедә тагын бер сурәт шәйләнде. Борыны белән тәрәзә пыяласына төртелгән сурәт-йөзнең битләре буенча шыбырдап яшь ага, сирәк тешле авызы исә чамадан тыш зур булып ачылган иде.

Кыз почмактагы ут сүндергечкә таба ташланды. Аннары шундый ук җитезлек белән юрган астына чумды. Гәүдәсе бизгәк тоткандай калтыранды, дер-дер килде, тешләре тешкә бәрелде, мендәре яшькә чыланды. Үзе генә белгән сере таланган, мәңге кире кайтмаслык булып урланган кебек тоелды. Ул хәзер оялмыйча-курыкмыйча, шәп-шәрә килеш кешеләргә, бу йорт урысына күренеп йөри алыр шикелле иде. Яшерер, саклар сере калмады... Бетте...

Бераздан, мендәре манма су булып, гәүдәсенең калтыравы сүрелгәч, кыз үзен бөтенләй бушап калгандай хис итте. Күзләрендә сыңар тамчы да яше, аңында уе, җанында җылы әсәре калмаган шикелле булды. Болай җиңелрәк, болай рәхәтрәк тә сыман. Хәтта гәүдәсе, тәне дә үзенеке түгелдер кебек иде инде.

Аны көрәк сакаллы урыс картлары чолгап алган. Ул алардан качарга тели. Үзенә үрелгән кулларны тешли, тырный да ычкынып китә; аны тагын куа башлыйлар. Тау башында әтисе белән әнисе басып тора икән. Кыз шуларга таба чаба, каршысында тагын көрәк сакаллы картлар пәйда була. Әти-әнисе янында Йосыф та бар икән ләбаса! Нишләп Зөләйханы коткарырга килми соң ул? Кыз, кулларын болгый-болгый, Йосыфны үз янына чакыра, кычкырып та карый, әмма тавышы чыкмый. Әнә Йосыф аны күреп алды. Йөгерә, Зөләйхага таба чаба. Әтисе дә йөгерә, кулында утын яра торган балта икән. Көрәк сакаллы карт­лар шулхәтле күп, һәммәсе дә кыз артыннан куа. Менә берсе күлмәк итәгеннән эләктерде. Кыз тартыла, чәбәләнә, тырнаша. Менә өстендәге күлмәген тартып алдылар, ул шәп-шәрә килеш калды. Тирә-юнь яктырып китте, бу яктылыктан көрәк сакаллы картларның күзләре сукырайды. Алар йөзтүбән җиргә капландылар. Әмма, мүкәли-мүкәли булса да, һаман кызга таба киләләр әле. Бар көченә тауга таба йөгергән кызны кинәт упкын алды. Дөм караңгы, төпсез упкын, ул аска таба оча. Өстә аз гына яктылык шәйләнә. Упкын кырыенда кешеләр басып тора. Араларында Йосыф та бар. Алар бау ыргыталар, упкын төбенә җитеп барган кыз бауның очыннан эләктермәкче булып талпына.

...Бауны эләктерәм дигәндә генә Зөләйха уянып китә...

Дәвамы бар

Комментарий юк