Логотип
Блоги

Зөләйха кыйссасы (бишенче өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/9986.html Дәвамы «Авылдан килүгә үк, берәр заводка урнашасы калган икән, их! – дип көрсенде ул. – Бүтәннәр шулай итә бит, туп-туры баралар да керәләр. Ә мин....

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/9986.html

Дәвамы

«Авылдан килүгә үк, берәр заводка урнашасы калган икән, их! – дип көрсенде ул. – Бүтәннәр шулай итә бит, туп-туры баралар да керәләр. Ә мин... Боламык... пешмәгән. Шул Сания сүзенә ышанып!..»

Урамга чыккач, кыз гарьлегеннән елап җибәрде. Елый-елый трамвайга утырды, елый-елый фатирына кайтты. Урамдагы кешеләрдән дә, трамвайдагылардан да яшермичә елаган иде шулчакта. Ул хәзер бу шәһәрне дә, аның кешеләрен дә хөрмәт итми, алардан уңайсызланмый, тарсынмый иде. Күңеленә таш утырган кыз шуңа күрә күз яшьләрен дә яшерә алмады.

Фатирга кайтып, бераз тынычлангач, бүтән эш эзләп кабат чыгып китәргә уйлады. Шәһәр читендә урнашкан тагын бер завод эшчеләр чакыра, ул да тулай торактан бүлмә бирә дип укыган иде.

 Икеле-микеле уйлар эчендә утырганда, бүлмә ишеген шакыдылар. фатир хуҗасы Михайлович рөхсәтсез-нисез килеп керде дә:

– Өч көн вакыт сиңа, балакай. Акчаңны түләмәсең, бүлмәне бушатырга кирәк булыр, – дип сүз башлады. – Фатирга керер­гә теләүчеләр бик күп. Түләүне дә бер ел алдан биреп куябыз, диләр.

Зөләйха тиз генә урыныннан сикереп торды да чәч-башын төзәткәләде.

– Яңа эшкә урнашып йөри идем, Михайлович. Аз гына көтә алмассыз микән? Зинһар өчен!..

Кыз сүзен әйтеп бетерә алмады, күзләренә килеп бөялгән яшьләр сытылып чыкты.

– Яңа эшкә урнашып йөрим дисеңме? – Карт карават янындагы табуреткага килеп утырды. – Ниндиерәк эш инде ул, мәсәлән?

Зөләйха яшь аралаш:

– Заводка, – дип кенә әйтә алды һәм янә елап җибәрде. Карт алдында бу рәвешле елап, сытылып утыру килешми иде. Кыз моны яхшы аңлады. Карт, чынлап та, хаклы бит, алдан түлә дисә дә, берни кыла алмыйсың. Ул – хуҗа, фатир аныкы. Тик нишләсен, күңеленең мөлдерәгән, ташып чыгарга җитешкән чагы шул. Кыз тыела алмыйча елады да елады.

Карт аның күз яшьләреннән куркып калдымы, әллә өлкән кешенең күңеле йомшарып, жәлләргә булдымы:

– Чү, чү, кызым. Елама, елама, – дип юатырга кереште, карават башындагы сөлгене кызга алып бирде, кытыршы куллары белән башыннан сыйпарга кереште.

Зөләйха тынычлана төште.

Шулвакыт ишектә – нәкъ вакытында ярдәмгә килә торган изге җан! – Лена күренде. Карт читкәрәк тайпылды.

Лена кычкырып исәнләште дә туп-туры Зөләйха янына килде, аптыраган тавыш белән:

– Абау, Зоечка! Ни булды? – дип, кызны кочаклап алды һәм колагына пышылдады: «Бар әле, бар, чыгып тор. Тиз генә кермә».

Күзләрен мелт-мелт йомып торган карт аның кем икәнлеген шундук таныган булса да:

– Сез кем буласыз? – дип сорады.

– Исәнмесез, Михалыч! – диде Лена, кыланчыкланып. – Зоечка, үләм, тамагым кипте, бар әле, чәй куй. Кибеттән берәр тәм-том алып керсәң дә ярый.

Зөләйха чыгып китте. Лена аның артыннан ишекне бикләде. Шуннан соң ни булганын Зөләйхага ул үзе сөйләде.

Лена тиз генә пәлтәсен салып элгән дә карт янына килгән һәм: «Нәрсә катып торасың!» – дип, аны караватка төртеп утырткан. Теге исенә-һушына килә алмый, ди. Шуннан Лена джинсы костюмын, аның артыннан кофтасын салып ташлаган. Чалбар белән лифчиктан гына калган алма кебек кызга карап ни еларга, ни көләргә белмичә күзләрен түгәрәкләндереп тик утыра ди карт шайтан! Лена: «Тиз инде, тиз бул!» – дип, карт янына килеп утырган да шәрә беләкләре белән муеныннан урап алган. Акрынлап карт та аңына килә башлаган. Җәһәт кенә торып, куфайкасын салган, чалбар каешын ычкындырырга керешкән. Шулчак Лена аны туктаткан да: «Йөз сум! Хәзер үк!» – дигән. Теге имгәк, аның нәрсә дигәнен аңламыйча, өзек-өзек сулап тик басып тора, ди. «Син нәрсә, Михалыч, бушка дип уйлаган идеңме әллә? Йөз сум алып кер, хәзер үк, бар, тиз бул!» Карт абына-сөртенә чыгып йөгергән һәм беркавымнан унлыклар тотып килеп тә кергән. Үз артыннан ишекне бикләгән дә әле кулындагы акчаларга, әле ярым шәрә кызга карап, күзләрен мелт-мелт йома-йома, ни кылырга белмичә аптырап тора, ди. Лена акчага үрелгәч, кулын ялт кына артка яшергән һәм: «Алдамассыңмы соң?» – дигән. «Һи, нишләп алдыйм соң инде! Алдасам, син карт пәри каршында шушы тиклем чишенер идеммени?» – дип көлгән Лена. «Алайса, тегесен дә сал», – дип, карт иблис кызның күкрәкләренә ишарәләгән. «Син үзең алдарга маташасың бугай, шушылай чишенгән өчен әүвәл егерме сумыңны бир!» Карт, учыннан ике унлык алып, калтыранган куллары белән үзе кызга суза, ди, үзенең карашы акчалы кулы артыннан ияреп бара, ди. «Тагын чишен», – дигән карт. «Анысы өчен тагын егерме сум? – Карттан акчаны алгач, аңа арты белән борылып баскан да: Үзең чиш!» – дип боерган. Теге дерелдәгән куллары белән импортный каптырманы чишә алмыйча азаплана икән, ди. Тәмам алҗып беткән, хәлдән тайган. Кулы белән тарта башлагач, Лена: «Өзәсең бит инде, карт пәри! Булмый икән булмый. Үзеңә үпкәлә!» – дип, каптырманы үзе ычкындырган да, лифчигын картка тоттырып, тиз генә киенә башлаган һәм аның соңгы акчаларын алып, ишекне төбенә кадәр каерып ачып куйган. «Хәзер Зоя кайтып керәчәк. Ул сизсә, эш харап, иремә ишетеләчәк. Икебезнең дә муенны борыр, бик көнче адәм», – дигән Лена һәм пәлтәсен алып кигән.

Карт, дер-дер килгән кулларында әле генә күргән «төшенең» бердәнбер истәлеген тоткан килеш, тораташ сыман катып калган...

Лена Зөләйханы:

– Җыен, китәбез моннан. Сиңа менә дигән эш таптым. Яшәр урыны да бар, – дип, көлә-көлә каршы алды.

Көлешә-көлешә, Зөләйханың бер чемоданга сыеп бетәрлек ки­рәк-ярагын, киемнәрен җыйдылар. Чыгып китәр алдыннан, Лена:

– Әйдә, ачкычны тапшырыйк, алыш-бирешне бетерик, – диде.

Кызлар чемоданны коридорга чыгарып куйдылар да бер бүлмәдән фатир хуҗасын эзләп таптылар. Карт, аягындагы киез башмагын бәрә-бәрә, йонлач мәчесен куып йөри иде. Кызларны күргәч, мәчегә томырырга әзерләгән сыңар башмагын югары күтәргән килеш хәрәкәтсез калды. Күзләреннән зәһәрлек бөркелә, йөзе комачтай кызарган, авызы чалшайган иде.

– Зоя моннан китә инде. Сыендыруың өчен рәхмәт, – диде Лена, берни булмагандай. – Мә, фатир хакы, нәкъ ике ай өчен.

Карт кулындагы башмагын ачу белән карават астына кереп поскан мәче тарафына томырды да, авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана, Лена кулыннан акчаны йолкып алды.

Лена тапкан эш шәһәрдәге бик атаклы оешма башлыгында сәркатип урыны иде.

Яше илледән узуга да карамастан, чем-кара чәчле, пәһлевандай озын буйлы башлык Марлен Альберт Габдрахманович Зөләйханы эш тәртибе белән таныштыруны вакытлыча сәркатип вазифасын алып барган өлкән яшьтәге ханым Динара Петровнага тапшырды да үзе ниндидер киңәшмәгә китеп барды.

Зөләйханы иң өркеткәне сәркатип өстәлендәге төрле төстәге телефоннар булды. Алар йә чиратлап, йә барысы берьюлы бик еш шылтырап торалар. Динара Петровна, аларның барысын да берьюлы диярлек алып: «Альберт Габдрахманович киңәшмәдә!» – дия-дия, шундый ук оста хәрәкәтләр ясап, кире куя иде.

Динара Петровна кызны бүлекләр белән таныштырып чыкты. Зөләйха үзенең вазифасын аңлаган кебек булды.

Татар авылында үсеп, шул мохиттә тәрбияләнгән кыз әүвәл урысчаны такы-токы белүеннән дә шүрләгән иде. Ни дисәң дә, тел белмәсәң, шушындый атаклы оешмада бер генә көн дә эшләп булмастыр кебек иде. Бәхет дигән нәрсә бер килсә, ишелеп-ишелеп килә, диләр, Зөләйхага андый куркыныч янамады. Телефоннан Альберт Габдрахманович Марленны сораган кешеләрнең барысы да, әйе, барысы да татарча сөйләшергә тырыша иде. Казан урамнарында татар сөйләмен меңгә бер генә ишетергә туры килгән Зөләйхага бу хәл бик гаҗәп тоелды. Әйтерсең язмыш кызны теге чакта вакытлыча гына сынаган да, менә хәзер, бер михнәтнең бер рәхәте дигәндәй, аның өчен тел мәсьәләсен дә җайлаштырып куйган иде. Зөләйха эчтән генә куанса да, бу күренеш барыбер сәер, бик сәер иде. Чөнки бу тел фәннәре белән шөгыльләнүче оешма түгел, бөтенләй башка юнәлештә эш алып бара.

Төрле михнәтләргә дә күнегә алган кыз рәхәт тормышка исә тагы да тизрәк ияләнде. Өч көн дигәндә, аны якында гына урнашкан тулай торакка урнаштырдылар, шундук паспортын теркәделәр. Тулай торакта ике генә кешелек бүлмәгә эләгү исә бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Ниһаять, Казан артындагы татар авылыннан шәһәр кызы булырга дип чыгып китеп, күп газап­лар кичергән Зөләйха атлы кыз да кулында бәхет кошын тотып тора!

Көннәре төштәге кебек кенә үтә торды. Кыз үзе башкарырга тиешле эшне тиз төшенеп алды, һәр эшен җиренә җиткереп, төгәл үти торган булды.

Альберт Габдрахманович аз сүзле кеше иде. Сәркатибенә эшкә кагылышы булмаган бер генә җөмлә дә әйтмәде, әмма үзе кызның сөйләгәнен тыңларга ярата иде кебек. Чөнки Зөләйха аңа ул югында кемнәр шылтыратканын, нинди сүзләре булганын сөйли башлауга, Марленның күз карашлары үзгәрә, кырыс бушлык йомшара, эреп китә, югалып кала кебек иде.

Әлеге оешмада тагын бер сәер хәл күзәтелә. Хезмәткәрләр, аз гына буш вакытлары чыгуга, китапка капланалар, кайберләре, онытылып китеп, кулларын айкый-айкый, үзалларына сөйләнә­ләр, ниндидер китаптагы ниндидер тылсымлы сүзләрне, җөмләләрне хәтерләрендә калдырырга тырышалар кебек иде. Тора-бара Зөләй­ха яшел тышлы ул китапларның татарча-русча сүзлек икәнен белде. Маңгай чәчләре коелган күзлекле абзыйларның әле генә буразна арасыннан чыккан авыл кызыннан кайбер сүзләрнең мәгънәсен яки әйтелешен соравы Зөләйхага сәер дә, кызык та тоела иде. Зөләйха әлеге фән кандидатларына «акыл сатарга» әүвәл бик кыенсынса да, тора-бара «мөгаллимлек» шөгыле аның үзенә дә ошый башлады: сакаллы сабыйларга ул теләп ярдәм итте.

Марленның хезмәт көне иртәнге сәгать җидедә башланып, көн саен кичке җиделәрдә генә тәмамлана иде. Иртәнге җидедә, белгечләрне җыеп, ярты сәгатьлек кенә киңәшмә уздыра, аннары кичен кулы җитмәгән хатлар-язулар белән таныша, телефон аша күрсәтмәләр бирә, делегацияләр кабул итә, төштән соң исә төрле киңәшмәләргә чыгып китә дә алардан сәгать бишләрдә генә бушап, янә кабинетына кереп бикләнә.

Бүген төштән соң башлык, гадәттәгечә, киңәшмәләргә чыгып китмәде. Зөләйхага машина чакыртырга кушты. Зөләйха телефон­нан шылтыратып шофёрга әмерне әйтеп бетерергә өлгермәде – Марлен үзе дә килеп чыкты һәм:

– Зөләйха, минем белән барырсың әле. Бүген минем Идел буендагы бакчага зур кунаклар килә, шуларны сыйларга булышасы иде, – диде.

Кыз, берсүзсез буйсынып, Марлен артыннан иярде.

Альберт Габдрахманович, елкылдап торган кара «Волга»ның алгы ишеген ачып, шофёр янындагы урынны кызга тәкъдим итте, ә үзе арткы утыргычка кереп чумды. Машина, тавышсыз-тынсыз диярлек кенә, бала бишегедәй йомшак тирбәлеп кузгалып китте. Зөләйханың беркайчан да мондый затлы машинага утырып йөргәне юк иде. Шуңа күрә ул әүвәл бик нык каушады, кызарды, йомшак утыргыч аңа каты булып тоелды. Шофёр егет магнитофонны кабызды, аннан Илһам Шакиров башкаруында «Карурман» җыры агыла иде. Кайчан да булса кара «Волга»да борынгы татар халык җырын тыңлап барырга туры киләчәге кызның төшенә дә кереп карамас иде. Шулай да бу хәл аңа сәер тоелмады. Әйтерсең барлык кара «Волга»ларда да бары тик «Карурман» көе генә яңгырый иде сыман.

Илһам Шакировның тавышы аны тынычландырды, ул җиңел сулап куйды. Аннары, кызыксынып, тәрәзәдән шәһәр урамын күзәтергә кереште. Менә алар утырган машина трамвайларны, троллейбусларны, калтырча «Запорожец» машиналарын бер-бер артлы узып китте. Урамдагы кешеләр Зөләйханы күрәләрдер, аннан көнләшәләрдер кебек тоелды. «Теге чакларда минем дә сезгә көнләшеп караган вакытларым күп булды ич! Миңа алай усал итеп карамагыз инде, йә, Казан кешеләре... Мин сезне ачуланмадым, каргамадым бит!..» – дип уйлады кыз, үзенең шушы хәлен акларга теләгәндәй.

Машина Казанны чыгып, киң асфальт юлдан урман арасына барып кергәч, кызның күңеленә шом иңде. Ул курка, борчыла башлады. Арткы утыргычта дәшми-тынмый гына магнитофоннан татар җыры тыңлап барган Альберт Габдрахманович та аның бу халәтен сизде, ахрысы.

– Боровое Матюшино якларында, Идел буйларында булга­ның юктыр, Зөләйха? Хәзер менә шунда җитәбез, – дип куйды.

Шофёр егет тә, аның сүзен җөпләгәндәй:

– Җәннәтнең үзе инде, – дип сүзгә кысылды. Аннары Альберт Габдрахманович шофёр белән җыен юк-бар турында сөйләшә башлады. Шулай итеп, килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. Идел буендагы бу бакчаларны көне-төне уяу милиционерлар саклаганын һәм бакча хуҗаларының ниндирәк кешеләр булуын, бил­геле, Зөләйха уена да китерә алмады. Ул мондагы матурлыкка, затлы йортларга, искиткеч гүзәл табигатькә бары соклана гына алды. Сагызлары агып торган юан нарат бүрәнәләрдән салынган, ике катлы, көн яктысында елык-елык килеп торган ак калай түбәле йортларның юан имән агачы янындагысы Марленныкы иде. Шулчак аларның артыннан ук диярлек йорт янына кечерәк автобус та килеп туктады, аннан ак халатлы кызлар, апалар төште һәм барысы да кырмыскалар кебек кайнаша, хәрәкәтләнә башлады.

– Кызларга табын әзерләргә булышырга кирәк иде, сең­лем, – диде Марлен Зөләйхага һәм йорт эченә кереп китте.

Марлен булышырга дип нигә сәркатибен дә чакыргандыр – кызлар үзләре дә табынны күз ачып йомган арада әзерләп куйдылар.

 

Комментарий юк