Логотип
Блоги

Ул татарның моңы иде

Муса Җәлил шигърияте белән рухланып иҗат иткән “Чишмә җыры” исемле вокаль-симфоник поэмасын һәм “Язгы җыр” исемле вокаль квартетын музыкаль җәмәгатьчелек яратып кабул итә. Студент елларында язган Кы...

Муса Җәлил шигърияте белән рухланып иҗат иткән “Чишмә җыры” исемле вокаль-симфоник поэмасын һәм “Язгы җыр” исемле вокаль квартетын музыкаль җәмәгатьчелек яратып кабул итә. Студент елларында язган Кыллы квартетын тыңлап, Татарстан Композиторлар берлегенең дүртенче пленумына килгән Дмитрий Шостакович: “Бу малай бит тумыштан симфонист!” – дип, соклануын белдергән. “Атаклы композиторның бу сүзләре мине бөтен музыкаль җәмәгатьчелеге алдында бер башка күтәрде, иҗатка дәртемне үстерде”, - дип әйтә Ф.Әхмәтов. 23 майда композитор Ф.Әхмәтовның тууына 80 ел тула.

Композитор Ф.Әхмәтовның музыкабыз тарихына кереп калган әсәрләренең берсе - 1969 елда иҗат ителгән “Фәрит Яруллин истәлегенә” симфоник поэмасы. Әмма 1975 елда гына бу әсәр турында зурлап сөйли башлыйлар, чөнки нәкъ шул елда татар композиторларыннан беренче буларак Ф.Әхмәтовка М.Глинка исемендәге РСФСР Дәүләт премиясен бирәләр. Бу мәртәбәле бүләккә композиторны Казан түгел, Мәскәү тәкъдим иткән була. Һәм Ф.Әхмәтовка бу премияне күп кенә танылган совет композиторларыннан, аерым алганда күп еллар буе СССР Композиторлар берлеге идарәсенең беренче секретаре булып торган Т.Хренниковка караганда да алданрак тапшыралар. Әйтергә кирәк, Ф.Яруллинга багышлап әсәр язу үзе зур кыюлык сорый, чөнки ул елларда сәләтле яшь композиторны сугыш утына тыгып харап иткән җитәкчеләр дилбегәне үз кулларыннан ычкындырмаган була әле.

Ә бервакыт Ф.Әхмәтовка 1976 елда булган Казанның 800 еллыгына әсәр иҗат итәргә заказ бирәләр. Симфониянең беренче ике өлеше әзер булгач, заказ бирүчеләр килеп тыңлап карый, бик канәгать кала һәм әсәрне бәйрәмчә тәмамларга кушып китә. Әмма композитор аны үзенчә язып бетерә. Татар халкының үз дәүләтчелеген югалтуына шатлансынмыни инде композитор?! Бәхетенә, 800 еллыкны бәйрәм итмәскә, дигән дәүләт карары чыгарыла. Шулай да бу симфониясе өчен шактый вакыт Ф.Әхмәтовның җанына тияләр, аны милләтчелектә, татарларны рус халкына каршы котыртуда гаеплиләр. “Шулай беркөнне мин, гадәттәгечә, консерваториягә эшкә килдем, - дип искә алып сөйләгән бервакыт композитор Мирсәет Яруллин. – Килү белән миңа: “Сезне Нәҗип Гаязович чакыра!” – дип хәбәр иттеләр. Мин, дәрескә кереп тормыйча, ректор кабинетына уздым. Анда Н.Җиһанов белән миңа таныш булмаган бер ир-ат утыра иде. Нәҗип Гаязович миңа кабинетка узарга тәкъдим итте. Теге кеше Фасил Әхмәтовның “Казан” симфониясенә кагылышлы сораулар бирә башлады. Сөйләшә торгач, шунысы аңлашылды: Фасил турында КГБ органнарына яңа Симфониясен тәнкыйтьләп кемдер хат язган. Ә миннән әсәргә гадел бәя бирүемне көтәләр. Мин, әлбәттә, Симфониянең татар музыкасы өлкәсендә яңа ачыш булуын кат-кат әйттем. Җиһанов, минем җавабымны куәтләп: “Күрәсез бит! Сез килгәч, без М.Яруллин белән күрешмәдек, шушы мәсьәлә турында телефоннан да хәбәрләшеп, аралышып алырга өлгермәдек. Мин дә шул ук Мирсәет Заһидуллович фикерен сезгә әйткән идем!” – диде. Мин шикаять язучының кем булуын сорадым. “Үзегезнең якын кешеләрегез арасыннан эзләгез, ул кеше сездә кунакта була”, - дип җавап кайтарды “кунак”.

Композитор Ф.Әхмәтовка драма театры спектакльләренә иҗат ителгән музыкалары да шактый популярлык китерде. Ул дистә ел дәвамында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры заказы буенча ел саен бер-ике спектакльгә көйләр, җырлар иҗат итте. “Диләфрүзгә дүрт кияү” (Т.Миңнуллин), “Язгы моңнар” (Ә.Гаффар), “Талак, талак” (Х.Вахит), “Ак тәүбә, кара тәүбә” (Т.Миңнуллин), “Мин – синеке, син – минеке” (А.Гыйләҗев), “Сөйгәнемнең туган көне” (И.Юзеев) һ.б. күп кенә спектакльләр театр сөючеләрнең күңелләренә кереп калгандыр.

Җыр җанры – композитор Ф.Әхмәтов иҗатында үзе аерым сәхифә. Аның “Таң йолдызы” (М.Ногман), “Гашыйк бул син миңа” (Р.Харис), “Күңелемдә ике яз” (Р.Гаташ), “Ташлама мине” (Ф.Яруллин), “Аккошлар” (Р.Фәйзуллин) һ.б. күп кенә җыр һәм романсларын халкыбыз яратып тыңлый.

Композитор Ф.Әхмәтов бүтән жанрларда да бик уңышлы иҗат итә. Опера яза, аны сәхнәдә күрергә хыяллана. Әмма М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының җитәкчелеге аңа теләктәшлек күрсәтми, гомумән, Европа буйлап акча куып йөргәнгә күрә, аларны милли композиторларның иҗаты бик кызыксындырмый бугай.

Табигать-Ана биргән сәләт үссен, камилләшсен өчен, шартлар кирәк, билгеле. “Без нәселебез белән музыкаль, нечкә күңелле, хисле кешеләр, - дип язган үзенең бер истәлегендә Ф.Әхмәтов. - Әтием Әхмәт тә тирә-якта данлыклы гармунчы иде. Әнием Бибисара бик матур, моңлы итеп халкыбызның борынгы озын көйләренә җырларга ярата иде. Ә менә әтинең энесе Нургаян абый гармунчыларның да гармунчысы булган. Аның кебек уйнаучы бөтен Татарстанда юк, дип әйтә торган иде әткәй. Без үзебез биш туган үстек. Бишебез дә гармунчылар. Алты-җиде яшьләр тирәсендә инде мин дә гармунда уйный идем. Клубта кичәләр үткәрер өчен дә авыл яшьләре мине чакыра торган булдылар. Алар мине күтәреп кенә йөртәләр иде, чөнки мин өч яшемдә полиомелит белән авырып аяксыз калдым, гел кулда тәрбияләндем. Клубка да күтәреп алып баралар, кышын – чанада тартып. Яшьләр әнидән килеп сорыйлар: “Бибисара апа, Фасилеңне бүген кич гармун уйнарга биреп тор әле?” – дип. Мине клубка күтәреп китәләр китүен, тик кире кайтарып куярга оныталар. Чөнки кичә беткәч, кызлар тизрәк өйләренә ашыга, ә егетләр – алар артыннан. Клубта берүзем утырып калам. Төн җиткәндә генә әни Вәкил абыйны йә Рәһинә апамны мине алып кайтырга җибәрә. Абыйның бер дә клубка барасы килми, мине алырга килгәч тә бер-икене биргәләп ала. Мин юри генә елаган итәм, ә үзем эчтән генә шатланам: авыл яшьләре миннән башка яши алмый ич! Менә шулай авылның беренче гармунчысы булып үстем...”

Туганнары Фасилгә утырып эшли торган эш әйбәт булыр дип, аны Казанның учет-кредит техникумына алып килә. Егет имтиханнарны уңышлы тапшырса да, күңеле тартмаган уку йортына бармаска була. Күңеле исә музыка училищесына тарта. Ул чактагы директор И.Әүһәдиев, талантын күреп алып, егетне баян бүлегенә укырга ала. Әмма аяклары зәгыйф кешегә баян күтәреп йөрү авыр була, моны сизгән И.Әүһәдиев, егетнең җырлар язуын да белеп алгач, аңа теория-композиторлык бүелегендә көчен сынап карарга тәкъдим итә. Монда Ф.Әхмәтов педагог А.Леман җитәкчелегендә уңышлы иҗат итеп китә. Училищены тәмамлагач, шул ук А.Леман классына консерваториягә укырга керә.

Композитор Ф.Әхмәтов тормыш сынавын лаеклы үтеп, зур иҗат калдырган, иҗатта үзенең фикер-карашын ачык белдергән кыю шәхес булып күңелләребездә мәңге калачак.

Комментарий юк