Сыңар канатлы фәрештә (беренче өлеш)
Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/9763.html Бу нәрсәне инде күптәннән авызына да алып караганы юк иде Сабирулланың. Бүген инде сихәтләнгәч, берәр чәркә тотып карау зыян итмәс, дәрт кенә өстәр...
Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/9763.html
Бу нәрсәне инде күптәннән авызына да алып караганы юк иде Сабирулланың. Бүген инде сихәтләнгәч, берәр чәркә тотып карау зыян итмәс, дәрт кенә өстәр дип уйлады.
– Әйдә, маташтыр. Әнә стаканнар тегендә.
Шәрәф акбашның бөкесен тартып алды да стаканнарга койды. Сабирулла ике генә йотып куйды, үтмәде. Аның каравы Шәрәф, йөзен дә сытмыйча, салганын эчеп бетерде.
Шешәгә бүтән кагылмадылар. Шәрәф тә урындыгын читкәрәк алып утырды. Күзе идән уртасында җыелып яткан чүпкә төште. Бая Алтынбикә идәнне себереп бетермәгән иде.
– Кызны җибәрермен, җизни, өеңне җыештырып китәр, – диде Шәрәф.
Сабирулла дәшмәде. Шәрәф аңа күз салды. Әле үткән җәйдә генә егетләр кебек йөргән җизнәсе шактый бетерешкән иде. Авыру шулай иткәнме, йөзе зәңгәрләнә башлаган, пәке белән тигезләп кырылган башына җыерчыклар кунган. Бары кечкенә зәңгәр күзләре генә һаман шул: аларга карап, җизнәсенең ачулымы, кәефлеме икәнен белеп булмый, аларга мәңгелек томан иңгәндер сыман.
– Их, җизни, балаларыгыз юк. Ичмасам, картайган көнеңдә ярдәмчеләрең булыр иде.
Караватта оеп утырган Сабирулла башын күтәрде, күзләрендәге зәңгәр томан сыеклана төште.
– Синеке дүртәү бит, ярдәм итәләрме соң?
– Һы, дүртәү шул. Тик аларның ярдәме кирәкми әлегә.
– Ике малаеңның берсе төп нигездә калдымы соң?
Аракы тәэсиреннән кайнарланган Шәрәф, җизнәсе алдында гайрәтләнеп, малайларын яклады.
– Укыган бит алар. Авылда нишләп ятсыннар? Син ишетмәгәнсеңдер, олы улым Исрафилга орден бирделәр. Бик кирәкле машина уйлап тапкан. Кичә зур нәчәлникләреннән карчык белән минем исемгә рәхмәт хаты килде.
Шәрәф, үзе дә сизмичә, күкрәгенә сугып алды. Гүя орденны аның түшенә такканнар иде.
Сабирулла дәшмәде. Шәрәф тә бераз сүрелә төште. Аннары, капылт кына кузгалып, бишмәтен киде дә, бүреген кулында әүмәкли-әүмәкли:
– Ни, җизни, күрше авылда берәү бура сата икән, шуны белешеп кайтып килә идем. Исрафил дача салам, ди. Тик минем акча җитеп бетми. Ярдәм итеп тормассың микән? Малай шимбә көнне кайта, китереп бирер, – диде.
Сабирулла, беренче тапкыр күргәндәй, каенесенә озак карап торды.
– Миндә андый акча юк.
Җизнәсенең холкын Шәрәф яхшы белә иде. Шуңа күрә артык сүз көрәштереп тормады, ишеккә юнәлде.
Шәрәфнең акча соравы Сабирулланың күңелен күтәреп җибәрде. «Дүрт бала үстереп, минем янга теләнергә килгән. Балалар, балалар дип, тормышның рәхәтен дә татымый кала. Малайлары хәйләкәр, һаман аталарын суыралар, һы, шул кирәк, шәп булган. Телим икән, минем бүгеннән ун малай үстерерлек рәтем бар. Акча бөтенесенә дә баш шул», – дип уйлады ул. «Ун малай... Хәзер кайдан аласың инде аларны, элегрәк булса иде ул...»
* * *
Әнисенең вафатыннан соң яңа йорт-җир җиткерсә дә, өйләнергә ашыкмады Сабирулла. Туйга җитәрлек акчасы калды калуын. Әмма бер тәмен сизгәч, тагын да ишәйтәсе килде. Чәер исе аңкып торган нарат өйнең ишек-тәрәзәсенә иске такталар кадаклады да, күрше-күләннән йортка күз-колак булуны үтенеп, яңа сәфәргә юл тотты.
Кабат авылына кайтып төшкәндә, Сабирулланың яше утыз белән бара иде инде.
Егетнең башына өйләнү уе керде. Мал кадерен белгән, йорт җанлы кыз эзләде ул. Шулай йөри торгач, янә өч ел үтте. Әмма бер көнен дә бушка уздырмады. Акча бик аз төшә торган колхоз эшеннән ничек кирәк алай тайпылып, ике-өч иптәше белән балта эшенә кереште. Байлыгы арткан саен, Сабирулланың күзе кыза гына барды. Югыйсә элек акча аңа, яңа йорт салып, әнисен кадер-хөрмәттә яшәтү өчен генә кирәк иде. Шул исенә төшкән вакытларда, ул үзенең комсызлыгына үзе дә шаккаткалый иде. Тора-бара, байлык ишәйгән, акчасы күбәйгән саен, аптырау-гаҗәпләнүләр онытылып бетте.
Өйләнүенең икенче көнендә үк Сабирулла хатынын йорт-җир белән таныштырды да: «Малны арттырмасаң, үзе артмый ул. Бүгеннән башлап бу эшкә икәүләп керешәбез», – дип, колагына киртләп куйды.
Моңарчы апасыннан калган киемнәрдән башканы күрмәгән Маһитап, Сабирулланың байлыгына телен шартлатты да, җиңен сызганып, ире әйтмешли, бу байлыкны тагын да үрчетү эшенә тотынды.
Ул башта өч ел буе балага уза алмый йөрде. Үз авылларындагы фельдшер хатын, шәһәргә барып зур врачларга күренергә, дәваланырга киңәш итсә дә, Сабирулланың бу эшкә акча түгәсе килмәде. Бары өч ел узгач кына, язгы бер көндә, Маһитап үзенең күкрәк астында күптән көтелгән җан иясенең тыпырчынуын сизде. «Сыерчыклар безгә бәхет алып килә», – диде ул иренә.
Балалары булмаганга моңаеп, кимсенеп йөрсә дә, яз башында хатынының шундый хәбәр әйтүе Сабирулланы артык шатландырмады. Чөнки алда җәй, көз, эшнең нәкъ кайнаган чагы. Печән җыясы бар, утынын әзерләргә кирәк. Кыр эшләре беткәч, мунча салырга да уйлаганнар иде. Бурасы череп утыра. Мондый эшләрдә Маһитап – иренең төп ярдәмчесе, уң кулы.
Печәнен дә җыйдылар, күп итеп утын да әзерләделәр, июль аенда ук мунчасы да салынды. Көз кергәндә, Маһитапның билләре шактый түгәрәкләнгән иде инде. Ләкин ире аның өйдә генә ятуын өнәмәде. «Әниләр авырлы килеш урак та урганнар әле, бернәрсә булмаган», – дип уйлады.
Көз буе кача-поса колхоз басуыннан бәрәңге ташыдылар. Кыш көне алар ул бәрәңгене сата иделәр.
Беркөнне бәрәңге салынган капчыкны күтәргәч, Маһитапның эчендә нәрсәдер шартлап өзелгән кебек булды. Шул көнне Сабирулланың хатыны дөньяга үле бала китерде.
Әлеге хәлләрдән соң Маһитапның күкрәк астына бүтән бернинди җан иясе дә ояламады.
Инде менә Маһитап та юк, бала таба алмавына гаҗиз булып яшәде-яшәде дә каен астына кереп ятты. Көздән бирле Сабирулла ялгызы гына гомер итә һәм теге сыңар канатлы фәрештә...
* * *
Ачык тәрәзәдән кергән күбәләк стеналарга, түшәмнәргә куна-куна фырылдап очып йөрде дә, эңгер-меңгер иңә башлаган өйдә күңеленә хуш килерлек нәрсә тапмагач, кире тәрәзәгә таба атылды һәм пыялага сыланып тынып калды.
Сабирулла караватында ята иде. Күбәләкне күргәч, күңелен биләп алган шатлык картның авырудан алҗыган гәүдәсен җиңеләйтеп, савыктырып җибәргәндәй булды. Карават тимере шыгырдаган тавышка күбәләк өркемәсен дигәндәй, ул акрын гына торды да, бер аягында оекбашы юклыкны да онытып, тәрәзәгә таба атлады. «Килдеңме, газизкәем. Карчыгымның җаны булып килдеңме?» Карт, шулай сөйләнә-сөйләнә, рам читенә борыны белән кадалган күбәләккә үрелде. Әмма күбәләк, фырылдый-фырылдый, тәрәзә пыяласы буенча шуып йөрде дә, юл табып, урамга очты.
«Үпкәләгән. Сөйләшәсе дә килмәде», – дип пышылдады Сабирулла. Һәм, авыр сулап, кире караватка барып утырды. «Ник кенә бардым соң шул җен хатыны янына. Нинди шайтаннар котыртты! Әнә Маһитап та үпкәләгән».
* * *
Беркөнне, үзе ясаган ояга сыерчыклар килгәнне күреп, балаларча шатланып йөргән иде ул. Күрше-күләндә дә күренми әле сыерчыклар. Сабирулланыкына иң беренче булып килгәннәр. Шуннан соң ул мунча түбәсенә дә оя ясап куйды. Әмма бу оясы буш калды. Анда ара-тирә чыпчыклар гына кереп чыккалыйлар иде.
Сабирулланың иңбашына бу төнне сыңар канатлы фәрештә яңадан әйләнеп кайтты. Моңарчы фәрештәнең үз хуҗасы белән беркайчан да сөйләшкәне юк иде әле. Бүген сыңар канатын кагып алды да: «Язганнарымны укып күрсәтимме?» – дип, Сабирулланың колагына кайнар сулышын өрде. Сабирулланың бөтен гәүдәсе ут кебек кызыша башлады. «Куркасыңмы? – диде сыңар канатлы гарип фәрештә. – Курыкма, моннан соң мин синең яныңа көн дә килермен. Хәзер якын инде, мунча түбәсендәге сыерчык оясында гына яшим. Синең иңбашыңда миңа эш юк, бик күңелсез. Шулай да киләм. Мин синең яннан китәргә дә тиеш түгел. Эш булмагач, нишлим соң? Ә язганнарымны укымыйм. Укырлык берни дә юк. Әнә, бик теләсәң, сул иңбашындагы фәрештә укысын. Аның кара дәфтәре бик калын. Минем сиңа бер сорау гына бирәсем килә: үлгәндә, байлыгыңны кемгә васыять итәргә җыенасың? Кирәкми, җавап бирмә. Син аны үзең дә белмисең бит! Шуны онытма: мине син гарип калдырдың». Үзендә фәрештәгә каршы сүз әйтерлек көч сизепме, Сабирулланың да теле ачылды: «Гарип, имеш. Син гарип булсаң, мин япа-ялгыз әле монда! Менә берүзем, бер башым ятам!..»
Сабирулла шабыр тиргә батып уянды. Таң беленеп килә иде инде. Ул беркавым селкенмичә ятты. Күзгә күренми торган сыңар канатлы фәрештә төш белән бергә эреп юкка чыккан. Әмма уң колагы ут кебек кызыша.
Сабирулла киенеп тышка чыкты һәм мунча түбәсендәге сыерчык оясын колга белән җиргә бәреп төшерде. «Өйләнергә кирәк! – дип уйлады ул, ояның такталарын сүтә-сүтә, – бүген үк Җәүһәрия янына барам!..»
Җәүһәрия әллә ни карышмады: шул көнне үк, төенчеген күтәреп, Сабирулла йортына килде. Әмма Җәүһәриянең ирдән бәхете булмаган икән. Сабируллада бер көн яшәде, ике, өченчесендә, җиде төн уртасында сикереп торып, үзе белән күтәреп килгән төенчеген җыйнаганнан соң, стенага таба борылып яткан хуҗаны төртеп уятты:
– Китәм, Сабирулла абзый. Хәтта сандык тулы алтының булса да, кызыгып яшәр хәлем юк. Кияүнең менә дигәнен табам әле мин. Ә арка җылытыр өчен генә син башка кеше эзлә инде. Карт-коры бетмәгән, – дип чыгып китте.
...Аягы туңа башлагач кына, сыңар оекбашы юк икәнен искәрде Сабирулла. «Тәмам аңгырайдым, ахрысы», – дип сукранды ул. Инде савыгып кына киләм дигәндә, йөрәгенең тагын хәле юк. Моның сәбәбен үзен хур иткән Җәүһәриядән генә күреп, хатынның тетмәсен тетте. «Бар, гомерең буе, дуадак каз шикелле, ялгыз йөр шунда, бетле хәерче. Ул төенчегең белән генә ерак китә алмассың әле. Сандык тулы алтының да кирәкми, имеш. Эләксә, алай димәс идең әле. Миңа димәгәе...»
Сабирулла лып итеп караватына утырды. «Сандык, дидеме?! Нинди сандык? Каян белә? Әллә?..» Ул, хәлсез икәнен дә онытып, җәһәт кенә оекбашын киде дә сөртенә-сөртенә ишеккә таба йөгерде. «Тапкан! Чормадагы сандыкны тапкан. Кичә көндез югалып та торган иде, денсез хатын! Чормада мәче йөриме дип уйласам...»
Сабирулла, егетләрчә җитез хәрәкәтләр белән ике-өч баскычны бер итеп, чормага үрмәләде. Туфраксага күмелгән кечкенә тимер сандыкта гүя аның бу гөнаһлы дөньяда дәрт-дәрман бирерлек бердәнбер иманы, соңгы куанычы һәм газап белән яшәгән гомере бикләнгән, карт шуларны уйлап, дегеткә буялган ата каз муены шикелле ялгызы тырпаеп утырган морҗа янына китте.
Сандык күмелгән туфракса өстендә ят эзләр, шикле билгеләр күренмәде. Сабирулла карт бермәлгә урынында тынсыз калды, үпкәсе бугазына килеп тыгылдымыни. Бераз хәл алгач, туфраксаны актарырга кереште. Сандык урынында иде. Сабирулланың йөзенә алсулык йөгерде. Ул, тынычланып, сандык янына чүгәләде.
Җәүһәрия кыек атып туры тидерде: чыннан да, сандыкта картның алтыннары бар. Акчага гына ышанып ятмады ул. Акча кәгазь генә бит, аны күсе дә кимерә ала. Алтын балдаклар, алкалар, беләзекләр исә яхшы саклана. Шуңа күрә Сабирулла аның чарасын алдан ук күреп куйган иде.
Түбә ярыкларыннан, тәрәзәгә эленгән пәрдә кырыеннан чормага утлы сызыклар сузылган. Маһитаптан калган кер бавында хатын-кыз кирәк-ярагы эленеп тора. Сабирулла, шуларны күргәч кенә, Җәүһәриянең чормада нишләп йөргәнен аңлады. Эчке киемнәрен кибәргә монда элгән икән. «Ишегалдына чыгарга уңайсызлангандыр инде, яшь килен булып төшкән иде бит».
Ул сандыкны ачты да, чүпрәкләрен тезеп, алтыннарын берәм-берәм санап чыкты, һәммәсе дә урынында, югалмаган, төп-төгәл. Сабирулла аларның исәбен биш бармагы кебек белә.
Сабирулла, алтыннарын учларына алып, йөзенә якын китерде. Түбә ярыгыннан сузылган көн яктысында ялт-йолт итәләр. Матурлар, авырлар, салкыннар... Һәм җансызлар... Карт аларны сандыкка кире салды да элекке урынына күмеп куйды. Сандыкны күрү шатлыгыннан туган ләззәтле хис тоныкланган, авырайган кебек булды. «Байлыгыңны кемгә калдырасың? Кемгә?! Кемгә?!» Картның кәефе кырылды. Ул, аякларын өстерәп, чорма баскычына таба юнәлде. «Байлыгың белән нишләргә уйлыйсың, нишләргә?! Нишләргә?!» Сабирулла баскычтан көч-хәл белән генә төште дә өенә керде. Алҗыган гәүдәсе түшәккә яткач таралып китте. Урамнан узган трактор тавышына уянып күзләрен ачканда, төш вакыты авышкан, кояш хәзер ишегалды ягына караган тәрәзәдән күренә иде. «Тәрәзәне юарга кирәк икән, – дип уйлады ул. – Алтынбикә дә күренми. Башка кермәс тә инде». Ләкин, шулай уйласа да, Алтынбикәнең керүен хәзер үзе үк теләми инде. Күңеле кайтты. Сәер кеше. Мә, ал, дип торганда, бушка килгән байлыктан баш тарталармыни инде!.. Алтынбикә шулай кыланса кылансын, әмма Сабирулла аңа барыбер ышанмый. Исе китмәгәнгә генә салына ул. Күрүен күрсә, күзләре тонар иде... Бәлкем, ул Сабирулланың сандыгын урларга план корып йөридер әле!
Бу уйлары картны бераз шүрләтсә дә, Алтынбикәнең үз чормасында мүкәли-мүкәли сандык эзләп йөрүен күз алдына китерү аның күңеленә рәхәтлек бирә иде. Менә Алтынбикә, Сабирулла алдында картның байлыгыннан йөз чөергән, баш тарткан булып кыланган күрше хатыны, сандыкны тапты, ди. Үзе курка, як-ягына карана, хәтта чорма тәрәзәсенә кунган күбәләктән дә шикләнеп, дерт итеп куя. Ә үзенең сандыкны шундук ачып, эченә күз саласы килә, тартып-каерып карый. Тик сандык капкачы селкенми дә. Ә Сабирулла аны читтән генә күзәтеп тора. Хатын, капкачны ача алмагач, нишләргә дә белмичә аптырап тора. Сандыкны итәге белән каплый. Шулчак морҗа артыннан Сабирулла пәйда була. Куркуыннан дәшми-нитми дерелдәп торган хатын янына килә һәм күлмәк итәген күтәрә. Башка чак булса, Алтынбикә аны төртеп җибәрер иде җибәрүен, әмма хәзер кыл да кыймылдатмый. Сабирулла аңа: «Нәрсә, әллә алтын кирәк булдымы, күрше?» – диячәк. Андый чакта Алтынбикә ни дисен инде, авызын да ача алмас, сандыкны да бирәсе килмәс үзенең. Тарткалашыр, тырнашыр... Моны сыңар канатлы фәрештә дә күрми калмас, әлбәттә. «Уң иңбашында утырам», – ди бит. Шуннан соң әйтер аңа Сабирулла, авызын томалар: «Күрдеңме? Кешеләрнең һәммәсе дә комсыз! Ә син миңа каныгасың», – дияр.
Өйалдында нәрсәдер дөбердәп идәнгә төшкән тавыш мизгел эчендә Сабирулланы айнытып җибәрде. Башыннан шомлы да, ләззәтле дә бер уй узды. «Алтынбикә! Чормада! Эзли!..»
Алтынбикәдән ни рәвешле көләчәген уйлап, хыялланып, өйалдына чыккан Сабирулла, чорма баскычыннан төшеп килгән Җәүһәрияне күреп, өнсез калды. Хатынның кулында эчке күлмәккә төрелгән керләр иде. Сабирулла җиңел сулыш алды.
– Мин ием әле бу. Әйберләремне онытып калдырганмын. Өеңә кереп сине борчырга кыймаган ием.
Сабирулла аңа каршы ни дип әйтергә дә белмәде. Җәүһәрия чыгып киткәч, өйалды ишеген шартлатып бикләде дә чайкала-чайкала өйгә керде. Аннары, бәрәңге бакчасындагы тупылда кошлар чыр-чуы ишетеп, тәрәзәгә капланды. Әгәр дә рамы булмаса, тәрәзә пыяласы гәүдә авырлыгыннан шартлап ватылачак иде. Егылып китмәс өчен, соңгы көчен җыеп, тәрәзә төбенә таянды. Кошлар тавышы сыерчык оясы яныннан килә иде. Оядан ерак түгел генә лапас түбәсендә йоннары тузгыган соры тилгән утыра. Ә эчтә, куркыныч сизепме, сыерчык балалары чырылдаша. Сабирулла ачудан кулын йомарлады һәм шунда гына ул үзенең чынлап та хәлсез икәнлеген тойды, чөнки бармаклары оешып каткан кебек – бик авырлык белән генә аның ихтыярына буйсындылар. «Көш-ш-ш!..» – дип, тәрәзә аша гына тилгәнне кумакчы булды ул, әмма аның пышылдавыннан пыялада безелдәп йөргән чебен дә өрекмәде. Карт, моңа үчекләнеп, тәрәзә кагарга теләде, үзе хәлсез булса да, йодрыгы хәйран саллы төште, ахрысы: пыяла шартлап ярылды. Аны тигезләп куярга дип тырыша торгач, бөтенләй үк чәлпәрәмә килде.
Шулчак каяндыр ояның хуҗалары – ике сыерчык пәйда булды. Алар тупыл яныннан йөрәк өзгеч тавыш белән бер-ике әйләнделәр дә, бу гына тәэсир итмәгәч, кошларның берсе, уктай атылып, лапас түбәсендә утырган тилгән яныннан ук очып узды. Соры тилгән, канатларын иренеп кенә җилпи-җилпи, һавага күтәрелде.
Офыкка якынлашып бара торган кояш картның күз алдында әллә ничәү булып сикерешә башлады. Аяк буыннары йомшарды. Ул, хәлсезләнеп, караватка ауды.
Уң иңбашындагы фәрештә сыңар канаты белән шапылдатып колагына сукты. Каяндыр пәйда булган кызыл канатлы күбәләк өй эченнән фырылдап бер әйләнде дә ватык тәрәзәдән урамга очты.
Түбә кыегындагы чыпчыклар чыр-чуын, инде тынычланып, бәрәңге бакчасындагы тупылда сузып-сузып сайраган сыерчыклар тавышы күмеп китте...
Дәвамы
-
“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”
-
Укыдыгызмы?
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
-
Бездән җыр - сездән видео!
-
«Һөнәр» XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале
Комментарий юк