Мәдинәгә медаль бирәләр

Зиннур Хөсниярның «Мәдинәгә медаль бирәләр» повесте

ТАССРның 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллык олуг юбилейларына багышлыйм.

Шулай ук әсәрем хәбәрсез югалган дәү әтием Шәйхи Гыймадиев, сугыш елларында һәм аннан соң да гомер буе колхозда “таяк”ка  хезмәт итеп,  гарипләнеп, ачлык-юклык елларында шул хәлендә ике ятим кыз үстергән дәү әнием Рәхилә рухына дога булып  барсын! Әле дә әтиләренең кабере кайда икәнен белмичә яшәгән, аны гомер буе сагынып-өзелеп көткән әнием Һәдия белән бертуган сеңлесе Зәйтүнә апама шул рәвешле чиксез мәхәббәтемне, аларның рухи көченә соклануымны белдерәм.  Ходай Тәгалә озын гомер бирсен үзләренә! Ватан өчен канлы орышта шәһит киткән каһарманнарга, хәбәрсез югалган батырларга, ветераннарга, шул авыр елларда һәм  аннан соң да тылда үзләрен аямыйча хезмәт иткән ватандашларга мәңгелек дан!

Дөнья – каты чикләвек.

Ваткан идек  җилкәнеп:

Эче тулы корт икән –

Анда безнең йорт икән –

Яши торган ил икән...

Дәү әнинең еш кабатлый торган такмагыннан.

Автор

Тупылдагы козгын

Иртәдән бәрәңге бакчасындагы карт тупыл ботагында тагын теге козгын кычкырды.

Мәдинә, яткан җиреннән капылт башын күтәреп, мендәрен әйләндерде һәм, калай тартманың урынында икәнен белгәч, тынычланып, җиңел сулады. Уф... исән икән, тимәгәннәр... Моңарчы аны мендәр астына ук яшереп тормый иде. Соңгы көннәрдә, урлап китәрләр, дигән шөбһәсе бермә-бер артты, шуңа күрә дә уяу булырга тырышты.

Иртә таңнан карт тупылда козгын кычкыра әнә.

Әүвәл, кемдер, урам тәрәзәсе ягыннан: «Мәдинәгә мидәл бирәләр, кәҗә мидәле бирәләр!» – дип, кычкырып узды. Бөек җиңүнең олуг юбилее алдыннан сугыш  ветераннарын медаль белән бүләкләү гадәти хәл. Ә менә Мәдинәгә кайсы рәхмәт төшкересе мидәл тапшырырга уйлады икән? Әллә әтисенең кабере табылганмы?!. Әтисенә дигән мидәлдер әле!

Хәер, бу юлы ул «кәҗә мидәле» дигәнне ишетмәде. Әлеге җөмлә, хәтерендә яңарып, еллар кайтавазы кебек кенә яңгырады бугай. Әллә анысын миһербанлы Вакыт үзе төшереп калдырган инде?..

Бәйрәм иде шул бүген. Кич буе телевизордан аттылар, урамда да ниләрдер шартлаттылар. Әллә җил тегермәне дә  авып төште инде бу хәтле дөбердәүгә?! Урамда җилнең әсәре дә юк шикелле, югыйсә, бәрәңге бакчасындагы тупылның шаулаганы колакка керер иде...

Баксаң, җиңү бәйрәме уңаеннан салют бирәләр икән! Телевизорда әлеге салютны төнге күккә туплардан чөйделәр, урамда исә  малай-шалай пугач  белән шаярды...

Ә козгын иртәдән бирле кычкыра. Шул карт тупылны көчле давыл чыгып аудармаса, йә кисеп атмасаң, китмәс инде ул. Шунсыз котылып булмас аңардан...

Мәдинә бу уйдан кинәт сискәнеп китте: ә тупыл ауса?! Тупыл ава калса баш бетә бит, Ходаем! Әтисе кайтканчы ава гына күрмәсен! Аның төбенә дә хәзинә күмелгән ди, шундук табып алулары бар...

– Йә лә, кычкырсана шунда! Кычкыр, кычкыр, козгын!.. Тупыл гына аумасын. Әти киткәннән бирле гел шулай бер килеп, кычкырып китәсең инде син, – дип куйды Мәдинә. «Әтиең кайткач, туктый ул, кызым, коркылдап тик утырсын шул тупылында!» – дия торган иде әнисе.  Күпме яши икән соң бу козгыннар?

– Әй дим, ничә яшь инде сиңа?

Козгын Мәдинәнең телен аңлый иде, шулай да җавап бирәсе килмәде.

– Үпкәләде тагы...

– Сиңа үпкәләп буламыни! – диде козгын. Күп инде миңа, күп, Мәдинә сеңел!

– Мин сиңа сеңел тигәч, шактыйдыр инде алайса?

Ул тәрәзәне ябып куйды:

– Шул берүк козгындыр инде син, әти чыгып киткәндә тупылда утырып калган  Аллаһ кошыдыр? Нигәдер ул көнне кычкырмады ул... Утырды утырды да, зур канатларын җилпи-җилпи,  очып китте.

Телевизорда шартлаган тавышларны козгын ишетмәде. Телевизор өй эчендә, ә козгын – бәрәңге бакчасындагы тупыл башында иде. Күрше Габдулла булса: «Хәзер тилибизорында да козгыннар кычкыра башлады», – дип көләр иде. Теге чакта шулай күп теленә салынса, алып ук китәрләр иде Габдулланы.

Мәдинә, шайтан сурәтләреннән туеп, телевизорны сүндерде. Аның арткы ягына тоташкан чыбыгыннан колакчан кебек нәрсә сузылган. Оныгы Тимербулат нидер маташтыра инде. «Без генә аларны түгел, алар да без әйткән сүзне ишетсен өчен телефон уйлап таптым, шуны урнаштырам!» – ди. Үз телевизорларын бозарга әтисе рөхсәт бирми, дәү әнисенеке белән рәхәтләнә Тимербулат. Әйдә, кыландырып карасын инде, яшьләр хәзер туганда ук ун класс бетереп туа.

Телевизорда, салютка кадәрле, ветераннарны тезеп, медаль өләштеләр. Менә монысы сиңа, Нурихан, бу медаль – Галәүгә... Чү, туктале, әтисе Шәйхигә дигән медаль бөтенләй үзгә түгелме соң? Нурихан белән Галәүнекенә караганда матуррак, ялтыравыгы да бүтәнчә, күрәсең, чын алтыннан коелгандыр. Гыймадиев Шәйхигә чын алтын медаль тиеш, дип уйлаганнардыр... 

Козгын тагын коркылдап куйды. Бу чукынчык козгын да матур хәбәр алып килсә килер икән, әнә бит нәрсә ди: “Мәдинәгә мидәл бирәләр!” Бу юлы  «кәҗә мидәле» димәде... Әллә Нәфи тавышы иде инде? Әллә козгын күптән гүр иясенә әйләнгән Нәфи тавышына охшатып кеше  шикелле сөйләшә башлаган? Ишетә бит ул кешеләрнең сөйләшкәнен. Һәр әйткәнне, тутый кош кебек үк булмаса да, ятлап, томшыгына чорнап утыра торгандыр әле...

Медаль Мәдинәнең үзенә түгел, әтисенәдер. Кайтып кына җитсен, Мәдинә аны әтисенең түшенә тагачак. Кәчтүме әнә, инде ничәмә ел шкафта эленеп тора. Көя төшеп, ничә мәртәбә яңасына алмаштырдылар.

***

Дөньяда «Хәбәрсез югалды» дигәннән дә авыррак, ачырак хәбәр бармы  икән?! Каберенең кайда икәнен дә белмә инде... Җитмеш биш ел диген! 1941нче елның 20нче маенда хәрби йөрәнүләргә алганнар иде. «Хәбәресез югалган» дигән тамгалы кәгазе генә әйләнеп кайтты... Авылдашы, дусты Нәфи белән бергә киткәннәр иде, югыйсә. Өч елдан артык Нәфи дә хәбәрсез югалып торды, аннары пылт итеп кайтып төште. Түш тулы орден-медаль. Түбән оч Хәбри тугыз елдан соң кайтты. Менә шундый солдатлар авылда тагын күренә башлагач, әнисенең дә, ятимә ике кызның да сүрелә башлаган өметләре янә кабынган иде. Күрешү өмете. Татлы өмет... Тора бара исә, өмет әтисенең кабере кайда икәнлеген белү, аны эзләп табу, шул хакта берәр хәбәрнең читен генә дә булса ишетү хыялына әйләнеп калды.

Әнисе Рәхимә дә шундый татлы хыял белән гомер кичерде. Мәмдәл хастаханәсендә дөньядан үтеп барышлый, кызы Мәдинәнең күзләренә сораулы карашын төбәп, җан бирде: «Әтиеңнең хәбәре юкмы?» – дигән мәгънәне тотты Мәдинә.

Әнисе Рәхимә күзләрен йомгач, сеңлесе Зәйнәп тын гына елап: «Күрешкәнсездер инде, әни, анда баргач... безнең турыда да сөйләрсең әтигә, яме», – дип пышылдады. Күрешкәннәрдер инде, үзенең хәлләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләгәндер әтиләре. Бу көнгә тиклем кайларда йөргәнен дә әйткәндер. Ә кызлар һаман берни белми... Кызлар аның каберен эзләп табу өмете белән яши. Өмет дигән нәрсә сүнми... Менә, әле дә, инде ничәмә ел узгач, Мәдинә төш аралаш бала чагына кайтып, каһарман әтисе түшенә медаль тагарга хыялланып яши...

***

Намаз вакыты җитеп килә икән. Мәдинә, бар шартын китереп, тәһарәтен алды да, намазга утырырга җыена башлады. Намазны урындыкка утырып укый ул хәзер, тез башлары авырта, йөргәндә дә берьюлы ике таякка таяна. Кем әйтмешли, дүрт аякланды. Тәсбихын эзләргә кереште, анысы куйган җирендә юк иде.

– Әй дим, кая югалдың инде шул арада?

Өстәлдә яткан догалар китабы астыннан тавыш килде:

– Бу хәтереңне  әйтер идем инде, Мәдинә абыстай! Үзең күз алдында торсын дип куйдың, үзең шул арада онытып та өлгергәнсең.

– Кая соң син?

– Өстәлдә бит инде, догалык астында. Әнә бер мәрҗәнем чыгып та  тора.

Ул,  тәсбихны күреп, көлеп җибәрде:

–  Әй лә, тавык баш, оныткамын да ни ара.

– Тәһарәт алырга онытмагансыңдыр бит?

Мәдинәнең үзе белән «сөйләшә» башлаган тәсбихенә үпкәлисе дә килде:

– Аны оныталармы соң, Алла язмаганны!

– Үпкәләмә инде, исеңә генә төшерүем.

Мәдинә алдына намазлык җәйде, килештереп яулыгын ябынды һәм урындыкны җайлап куйды да, намазга кереште.

Кайнатасыннан калган зур өстәл:

– Намазыңны Алла кабул итсен, Мәдинә, – дип пышылдагандай тоелды.

– Амин! – диде ул эчтән генә.

Мәдинә абыстай әнисе Рәхимә кебек һәр нәрсәне җанлы дип кабул итә, алар белән «сөйләшеп» рәхәтләнә иде. Биш бала, кайната белән кайнана, иренең сеңлесе, әле өстәвенә карт әби бергәләшеп яшәгән алты почмаклы  өйдә, кайсылары дөнья куеп, балалар исә оядан очкан кошлар кебек төрлесе-төрле якка таралышып, ялгыз башың калгач, сөйләшми ни хәл итәрсең?! Бу шөгыленнән тәм таба иде ул. Хәер, әнисенә охшагандыр инде:  ул да гомер буе кәҗә бәтиләрен, песиләрне тиң күреп, шулар белән кеше кебек сөйләшеп, гәпьләшеп гомер кичерде. Хәтта кәҗәләренә печән ташыганда уфалла арбасын да дусты итеп “сөйләшә” иде.

Тагын бер гадәте бар иде әнисенең: гел үз эченнән берәр көй көйләп йөрде. Ишетелер-ишетелмәс, ниндидер бер гаҗәеп көй иде ул. Мәгәр ул көй өзелеп тора икән, димәк, әнисенең хәле авыр, кәефе юк. Андый чакта Мәдинә курка-курка гына: “Әни, нишләп җырламыйсың син бүген?” – дия торган иде. Бу сүзләрдән Рәхимә аптырап кала, нинди җыр ди ул, янәмәсе? Аның беркайчан да җырлаганы юк бит! Аларның сөйләшүен тыңлап торган нәни Зәйнәп – бик тапкыр, тере кызчык, шундук эләктереп ала – ул нарасый барысын да белеп тора икән! – «Әни, апа, авыз эчеңнән шыңгырдап йөрүеңне әйтә ул!” – дип чатнатып җавап биреп куя. Рәхимә һәрвакыттагыча яңгыратып көлеп җибәрә дә: “Ә, аны әйтәсез икән...» – ди. Тик бу юлы көй ялганмый. Арыгандыр әниләре, алҗыгандыр. Фермада берьюлы берничә эштә эшли: сыерлар янында да ул, атлар да карый. Ир-ат калмагач, һәммә эш тә хатын-кыз җилкәсендә иде шул. Тик күпләр атларның янына килергә дә курка, син булдырасың, син батыр хатын, дип, күңелен күрә-күрә, мал табибы Мөхәррәм ул эшне Рәхимәгә йөкли. Тегесе чыннан да, батыраеп: «Курыкмыйм, ник куркып торыйм! Суслонгердагы кылыч борынлы әфисәрдән дә курыкмадым әле!» – дип куя. Күрше Мөхәррәм хатынның Суслонгерга ире янына барып йөрү маҗараларын белә иде, кабатлап сорамый. Әле ярый сорап, вакыт уздырып тормаган Мөхәррәм: озак та үтми аның үзен дә Суслонгер лагерена хәрби йөрәнүләргә алып киттеләр...

Көй турында иде бит әле уйлары... Әнисе аны үзе «моң» дия торган иде. «Һәркем моңлана инде ул. Кеше генә түгел, әнә, тупыл да моңланып утыра анда. Козгыным күптән күренми, ташлап китте ахры мине, дип, моңлана торгандыр, бахыр». Ә Мәдинә уенча, бәрәңге бакчасындагы тупыл моңланмый, бары шаулый гына. Анда да каты җил чыкса гына. Җил булганда авыл башындагы тегермән канатлары да шаулап әйләнә башлый.

Әтиләре киткәндә алар авыл башындагы шул җил тегермәне янына чаклы озата барды. «Мин кайтканчы исән-сау торыгыз. Мин озак тормам. Әниегезнең сүзен тыңлагыз», – дигән иде әтиләре, кызлары белән саубуллашканда. Биш яшьлек Мәдинә: «Ишән-шау кайт, әти!» – дип, кабатлады да кабатлады. Шулчак капылт исеп куйган җил тегермәннең канатларын кузгатты, алар, авыр шыгырдап, хәрәкәткә килде. Әйтерсең, тегермән канатлары нарасыйның сүзләрен эләктереп алып, җилгә кушып әйләндерә иде: «Ишән-шау... ишән-шау... кайт, әти, кайт, әти...»

Мәдинәнең Мәктәптә укыганда җиңү бәйрәме өчен әтисе хөрмәтенә җыр отып кайтканы исенә төште. Ул шулай тәрәзә каршысына килеп баскан да, җыр шыңгырдап маташа. Әнисе кинәт өйгә килеп керде дә, аны тыңлый, күзәтә. Мәдинә исә, ул кергәнне абайлаганын сиздерми, җырлавын белә.

Җилләр искән саен тәрәз ачам –

Сәлам килер кебек ерактан.

Хәбәрсез ул! – дигән сүзләреннән

Болай да бит инде җан каткан...

Шул чакта әниләре күз яшьләрен тыя алыйча, чоланга атылып чыгып, үзе белән бергә бу йортка бирнә булып килгән сандыкка чүмәшеп, шыпырт кына озак итеп елаганы да хәтерендә Мәдинәнең. Бу мизгелдә ул әнисен юатырга сәләтсез иде. Әниләре, күңеле тулганда, гел шулай, кеше күзенә күрсәтмичә, хәтта балаларына да сиздерми генә елый торган иде. Әнисенең авыз эченнән генә көйләп йөри торган җырларының да берсе шушы җыр булды.

Әнисе, моңлы гына түгел, уен-көлкеле дә, хәтта чит кешегә кайчак исәррәк кебек тә күренгәндер. «Безнең тупыл гайбәтче ул. Тегермән канатларына җил ташыган гайбәтне тыңлап утырудан башка эше юк аның!» – дип, кызларын да көлдерә иде... Ничек көләселәре килгәндер ул чакта аларның?! Алмашка кияргә күлмәгең булмасын, әтиләре киткәннән бирле бер телем ипи күрмә – көлеп утыр инде җүләр кебек...

Мәдинә, шуларны уйлап, елмаеп куйды, ирен чите белән генә көлемсерәү гадәте дә аңа әнисеннән күчкән иде, күрәсең...

Чыганак: Казан утлары

Теги:
247
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Үзем язам, үзем ышанмыйм!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте