Логотип
Блоги

Кичү

Үзара шаярышып, бер-берсе белән уйнаган төсле генә күренгән кара сыртлы дулкыннар, килеп җитәрәк сыртларын тагын да кабартып, дәррәү ярга ташланалар. Комлы яр, һәр яңа дулкын өере килеп бәрелгән саен,...

Үзара шаярышып, бер-берсе белән уйнаган төсле генә күренгән кара сыртлы дулкыннар, килеп җитәрәк сыртларын тагын да кабартып, дәррәү ярга ташланалар. Комлы яр, һәр яңа дулкын өере килеп бәрелгән саен, сыкранып-сыкранып кына артка чигенәдер, дулкыннар аны авызларын чапылдата-чапылдата, кабаланмыйча, тәмен белеп кенә ашыйлар, кимерәләрдер төсле тоела. Су чәчрә­гәнгәме, әллә чарасызлыктанмы, ярның маңгае юешләнеп, тирләп чыккан кебек.

Яр буенда баш сөякләре таралышып ята. Адәм башлары, бу рәвешле аунап ятуларына хурлангандай, ярга бәрелгән дулкынга ияреп, эчкә тәгәриләр. Чираттагы дулкын аларны кире кагып чыгара.

Мөхәммәт атлы малай яшәгән әлеге диңгездәй зур суның аргы ягында да баш сөякләре бик күп. Аларны җыеп зиратка илтеп күмә торалар. Ләкин алар һаман пәйда була тора, башларны җыеп бетерә торган түгел...

Өстенә кыска соры кожан кигән, тәбәнәк буйлы, җыерчыклы, ләкин чиста, күркәм йөзле карттан кала яр буендагыларның берсе дә аунап яткан баш сөякләренә игътибар итми кебек. Карт, баш сөякләренең әле берсенә, әле икенчесенә озаклап карап тора-тора да, авыр көрсенеп, карашын югары төби, аннары су кырыена ук килеп, буш кулын каш өстенә куйган килеш, Зур Су өстен күзли.

Картның аркасында соры киндер капчык. Нәрсә тутыргандыр – капчык хәйран авыр күренә, карт аны авырлык белән генә бер иңбашыннан икенчесенә күчерә. Җиргә генә куйса инде канә!

Мөхәммәт атлы малай, шул турыда әйтергә теләгәндәй, аңа таба тартыла. Ләкин кулыннан әтисе кысып тоткан, җибәрми.

Капчыклының яр буендагы көймәче карт янына килеп аңа нидер әйтәсе дә килә шикелле. Менә ул көймәчегә таба борылды, хәтта аңа таба бер-ике адым атлап та куйды, тик бармады, арырак яткан баш сөякләрен карарга кереште.

Мөхәммәтләр монда килгәндә, әлеге карт теге көймәче белән ни хакындадыр кызу-кызу сөйләшә иде. Кешеләр килгәч, сүзләре бүленде, ахрысы, туктап калдылар.

Көймәче аңа:

– Кит әле, кит. Комачаулама! – диде. Ачуланып әйтмәде, болай гына, үз итеп кенә куалады.

Көймәче карт көймәнең моторын кабызып азаплана. Мөхәм­мәт атлы малай яшәгән кырык йортлы авылның барча сыерына да берьюлы башак болгатып бирерлек агач тагарак хәтле бу көймәнең кузгалып киткәнен тагын өч кеше түземсезләнеп көтә. Икесе – ак якалы, галстуклы, күн тужуркалы кырык-кы­рык биш яшьләрдәге пеләш маңгайлы абыйлар. Өченчесе – Мөхәммәтләр белән бергә килгәне – кәләпүшле, түгәрәк ак сакаллы карт. Мулла бабай.

Көймәче карт мотор бавын бар көченә тарта. Мотор төчкер­гәндәй итенә дә тагын тына. Күн тужуркалы абыйлар көймә хуҗасын ашыктыралар, берсе, өлкәнрәк күренгән түгәрәк корсаклысы, әледән-әле сәгатенә карый, янә көймәчене ашык­тыра.

Бу абыең шушы җирләрнең, бу Зур Суның хуҗасы, ди әтисе Мөхәммәткә һәм үзе аңа сүз кушарга, аның белән сөйләшергә бик теләсә дә, кыюлыгы җитми, уңайсызлана, читтәрәк торырга тырыша. Аның район башлыгына әйтәсе сүзе бар. Колхозга кайткач, яңа тракторга председатель тагын үз туганының киявен утыртмакчы. Югыйсә чират Мөхәммәтнең әтисендә иде.

Хуҗаның кәефе юклыгы йөзенә чыккан. Аскы ирене кысылган. Ул кулындагы сәгатенә еш-еш карый. Тиздән аның районына Мәскәү кешеләре, Казан җитәкчеләре килеп төшәчәк. Әүвәл алар Зур Суның бу ягына килергә тиешләр иде, хуҗага кунакларны бирге ярда көтәргә кушылган иде. Районның барлык җитәкчеләре дә таң тишегеннән үк бу ярга җыелды. Ныклап, зурдан кубып кунакларны көттеләр.

Ярты сәгать элек кенә яңа хәбәр ирештерделәр: җитәкчеләр әүвәл теге ярга, райүзәккә киләселәр икән.

Моннан теге якка күпер аша әйләнеп чыгу өчен өч сәгатьлек юл үтәргә кирәк. Җитәкчеләр исә сәгать унбердә, ягъни нәкъ бер сәгатьтән райүзәктә булачаклар. Самолётка күпер кирәкми, ул туры юлдан оча. Моторлы көймәдә исә Зур Суны кырык минутта кичеп чыгып була. Хуҗа кеше үзенең ярдәмчесе белән иң ышанычлы көймәне сайлаган иде. Каһәр суккан мотор һаман кабынмый!..

Теге карт капчыгын җиргә куеп, авызын чиште дә, иелеп, яр буеннан бер адәм башы сөяген алды һәм капчыгына салып куйды. Ул баядан бирле шул баш сөягенә текәлеп карап тора иде. Хуҗадан кала бу хәлгә игътибар итүче дә булмады. Тирә-юньдәге кешеләрнең яр буеннан адәм башлары җыеп йөрүләре хәзер табигый хәл иде. Моннан бер ел элек байтак авыллар зиратлары белән бергә Зур Су астында калды. Яр буенда калган каберлекләргә Зур Су тынгылык бирми.

Кешеләр, бәләкәй генә елгадан Зур Су ясаганда, аны бу кадәр үк зураер, киңәер дип башларына да китермәгәннәр иде.

Мөхәммәт атлы малай өчен дә гадәти күренеш иде инде бу. Чөнки аларның мәктәбендә адәм башы сөякләрен җыеп яңа урынга күмү буенча ярыш оештырылды.

Мәскәүлеләр килер алдыннан, Хуҗа «Яр буенда бер генә баш сөяге дә калдырмаска» дигән әмер биргән иде. Бу эшне оештыру янәшәсендә басып торган ярдәмчесенә кушылган иде. Хуҗа, тотып ашардай булып, ярдәмчесенә карады. Тегесе куырылып килде, кечерәеп калды, аның борын очына тикле тирләп чыкты.

Хуҗаның нерв җепләре өзелердәй булып киерелгән иде, ярдәмчесен әрләп яки баядан бирле көймә койрыгында маташкан картны сүгеп берәр сүз әйтсә, ул җеп өзеләчәк һәм аннары ни кылачагын, моның ахыры ни белән бетәчәген ул күз алдына ачык китерә иде. Шуңа күрә бар ачуын эченә җыйды.

Көймәче тагын мотор бавын тартты. Мотор төчкерде-пошкырды да янә сүнде. Хуҗаның түземлеге төкәнде. Көймәчене дорфа гына бер читкә этәрде дә бауны үз кулына алды. Бер аягын көймәгә терәде, икенчесен арткарак шудырды һәм бар көче белән тартып җибәрде. Мотор төчкереп алды да тырылдап эшләргә кереште. Хуҗа кулыннан ычкынып киткән бау бөтерелеп читкә очты һәм капчыклы картның муенына килеп уралды.

Көймәгә беренче Хуҗа сикереп менде, аның артыннан ярдәмчесе үрмәләде, аннан соң Мөхәммәтләр утырышты.

Мотор кабынуга, муенындагы бауны кулына тоткан килеш, ашыга-ашыга, капчыклы карт та килеп җитте һәм капчыгын көймәгә куймакчы булды. Көймәче аны читкә этәрде:

– Кит, дидем бит инде. Әйләнеп узам, бүген дә бармыйм. Күрәсең ич, көймәдә бала бар, – диде. Ул бу юлы да җикеренеп, ачуланып түгел, бик якын кешесенә яхшы киңәш биргәндәй әйтте.

Карт капчыгын көймәгә салып өлгергән иде инде, көймәченең сүзенә колак салмады. Аларның сөйләшүен тыңлап торган Мөхәммәт атлы малай, күзләрен кыса төшеп, борынын тартып куйды.

Көймә кузгалып китте, йөзләргә эреле-ваклы тамчылар чәч­рәде, дымлы җил, киемнәрне салдыргандай итеп, тәннәрне кы­тыклады.

Яр да, баш сөякләре дә артта калды.

– Турыдан, түлке турыдан гына! – дип әмер бирде күн тужуркалы Хуҗа.

Көймәче, сүзен әйтер алдыннан, әүвәл күккә күз ташлады, аннары аның карашы көймәдән читкә чабышкан дулкыннар өстен­нән сикереп узды. Зур Суга ияләнмәгән, күнекмәгән кешегә аның холкын белү кыен иде. Кайчандыр көймәче, Зур Суның киңлегеннән куркып, үзе дә көймәнең шактый зурын ясаган иде. Аның әле һаман Зур Суның табигатенә төшенеп җитә алганы юк. Ул янә күккә карады. Болытлар бик тиз хәрәкәт итә, күктә Зур Судагы дулкыннар чагыла. Зур Су өстеннән торып күкнең дә «телен» аңлый алмады көймәче карт. Күкне аңлау өчен, аяк астында җир булуы кирәк иде аңа.

– Турыдан ярамас. Чоңгылны әйләнеп үтәргә кирәк. Җил көчәя, шуңа әйтүем.

Хуҗа нидер әйтергә җыенган иде – дәшмәде, килеште, ахрысы. Алайса, үзең кара дигән кебек, урынына җайлабрак урнашты, аякларын сузып җибәрде.

Иксез-чиксез Зур Су, яшькелт сыртлы җитез дулкыннар аны сәламлиләрдер кебек. Әнә теге чыелдавык су өсте кошлары бу Суның, бу биләмәләрнең хуҗасы хөрмәтенә очалардыр сыман. Әлеге Зур Су монда аның көче белән барлыкка килде. Шушы диңгезне өстәгеләрнең әмере белән аның кулы һәм йокысыз төннәре ясады.

Бүген аның зур эшен күрергә Мәскәүнең үзеннән үк киләчәкләр. Аны тагын да югарырак күтәрелү көтә. Шул изге эш хакына үзенең туган нигезен дә Зур Су астында калдырды ул. «Адәм баласы кайда яшәсә – нигезе шунда», – дип уйлый иде Хуҗа.

Аның ата-бабалары гомерләре буена Зур Су күрмәгән. Алар күрмәгәнне балалары күрсен. Суның алыптай көче миллиардларча сукыр лапмалар уты белән чагыштыргысыз яктылык бирәчәк, хезмәт куячак.

Хуҗа бөек уйларыннан капылт кына аерылырга мәҗбүр булды. Бер көйгә генә тырылдап эшләгән көймә моторы йөткереп алды да шым булды. Барысы да койрыкта утырган көймәче картка таба борылдылар. Көймәче, берәүгә дә игътибар итмичә, акрын гына күтәреп, моторның капкачын ачты, башын чайкый-чайкый беркавым карап торды да кире япты. Аннары, кабызгычына бау урап, кисәк тартып җибәрде – өмет күренмәде. Тагын тартты, тагын юк. Каушап калган көймәче карт Хуҗага гаепле караш төбәде:

– Бетте бу. Кабынмый. Күптән эшләткәнем юк ие. Мин шул ишкәкләр белән генә ие...

Хуҗа урыныннан кузгалып өлгергәнче, Мөхәммәтнең әтисе, үзе ярдәм сорап барачак җитәкчегә яхшатланыпмы, җәһәт кенә мотор янына килде дә бауны уң кулына урады. Көймә чайкалып китте, мотор сәер тавыш чыгарып пырхылдады, Мөхәммәтнең әтисе кулындагы бауны кире чорнады, янә аны үзенә таба йолкыды, әмма мотор кабынмады. Мөхәммәтнең әтисе исә моторга күкрәге белән капланды да башы белән суга чумды.

Бу көтелмәгән хәл көймәдәгеләрне өнсез итте, бик нык кау­шатты. Мөхәммәт, шырыйлап кычкырып, әтисен коткарырга дип, көймә кырыена менеп атлангач кына аңнарына килделәр. Хуҗа кеше малайны кырыйдан каерып алды, аның ярдәмчесе белән көймәче карт Мөхәммәтнең әтисенә көймәгә менәргә булыш­тылар.

Көймәче карт ишкәкләрне алып ике якка беркетте. Бары капчыклы карт кына, капчыгын тез өстенә утыртып, берни булмагандай, ирен читләре белән елмаеп утыра бирде.

– Синең нигезең монда иеме әллә? – дип сорады ул, беркавымнан Мөхәммәтнең әтисеннән.

– Нинди нигез?

– Авылың, дим, шушы урында ие мәллә? – диде капчыклы карт, суга таба ымлап.

Мөхәммәтнең әтисе су астында калган элекке авылының кайда икәнлеген тәгаен генә белми иде, күрәсең, иңбашларын гына сикертеп куйды.

– Алай... – дип сузды капчыклы карт. – Нигез чакыра ми­кән әллә дигән ием.

Мулла бабай көймә төбенә тезләнеп күзләрен күккә төбәде, авыз эченнән медер-медер дога укырга кереште.

– Нишлисең, Алла ялчысы? Безне кемнәргә саныйсың син! Тукта! – дип җикеренде Хуҗа, аннары, борылып, ачу белән суга төкерде.

– Мулла бабай бит ул! Мулла бабай! – диде Мөхәммәтнең әтисе, исем кушучы бабайның бу кыланышын акларга теләгәндәй.

Дәвамы бар

Зиннур Хөснияр

Комментарий юк