Логотип
Блоги

Күкеле сәгать

«Имеш, җәйнең нәкъ уртасында төнге уникедә абага чәчәк ата икән. Кара урманга барып, шуны табып авызыңа капсаң, кеше күзенә күренмисең икән...» Марат китапны ачып әкиятнең ике генә җөмләсен укырга өл...

«Имеш, җәйнең нәкъ уртасында төнге уникедә абага чәчәк ата икән. Кара урманга барып, шуны табып авызыңа капсаң, кеше күзенә күренмисең икән...»

Марат китапны ачып әкиятнең ике генә җөмләсен укырга өлгерде, сеңлесе Ләйсән тагын чәрелди башлады. Марат башта аның елавына игътибар итмәскә уйлаган иде, тик кухня якта кайнашкан әнисенең уклавы шап итеп идәнгә төшкәнне ишеткәч, китабын бер кырыйга этеп, урындыгыннан сикереп төште дә Ләйсән янына килде.

– Тагын нигә авызыңны сузасың инде? – диде ул һәм идәнгә чүгәләде, аннары, әнисенә охшатырга тырышып: – Бер дә балавыз сыкмыйча гына тора алмый, ахры, бу бала! – дип, сеңлесен әрли-әрли, ишелгән шакмакларны тезәргә кереште. Сеңлесе «әйем» дип, кулларын селтәп алды:

– Әйем, алай итмә, – диде ул.

– Алайса, нишләп елыйсың?

Ләйсән идәндә яткан курчагына төртеп күрсәтте:

– Әнә Алсу Лилия белән уйнамыйм, ди. – Ул күзләрен мөлдерәтеп абыйсына карады. «Әйт әле шул Алсуга, Лилия белән уйнасын», – ди иде аның карашы.

– Уйнар, уйнар, нишләп уйнамасын, уйната белмисеңдер әле.

– Уйната беләм, беләм, – дип үз киресен тукыды Ләйсән. – Мин аны Лилия янына бастылып куям да юли егылып китә, мин бастылып куям да егылып китә.

Марат, Алсуны кулына алып әйләндерә-әйләндерә караганнан соң, аның бер аягы кәкрәйгәнне күреп, тартып турайтты да Лилия янына бастырды.

– Менә тора бит.

– Кәзел тола инде.

Марат аягына торып басты.

– Бүтән еламыйсыңмы соң? Булдымы?

Кыз, абыйсы белән килешкәнен аңлатып, башын какты да:

– Еламыйм, булды, – дип, янә курчаклары белән мәш килә башлады.

Малай, әнисенең кухня якта таба чыжлаткан тавышын тың­лый-тыңлый, кабат өстәл янына китте. Әнисе янына барып берәр кабартма эләктерсә дә яхшы булыр иде булуын. Әнә тәмле кабартма исе бөтен өйгә таралган. Тик әнисе андый чакта аяк астында чуалып йөргәнне яратмый шул. Бая сеңлесе кайнар табага бармагын пешерде инде. Ул кабартмаларны алар, әтиләре эштән кайткач, барысы бергә табын янына утырып ашаячаклар.

Малай яңадан әкият укырга кереште. Абаганың чәчәген тел астына салсаң, имеш, күренмәс кешегә әйләнәсе, ди. Ул төшен укыды инде. Абага чәчәген тел астына салып, кеше күзенә күренми башлагач, үзең барысын да күрәсеңме икән соң? Аннары өстендәге киемнәрең дә кеше күзенә күренмиме икән? Әгәр дә Марат шул абага чәчәген тапсамы, иң беренче эш итеп күрше урамда яшәгән җәлпәк борынлы Наил янына сиздермичә генә килер иде дә аның шул борынын туйганчы кысар иде. Әй чәбәләнер иде соң аннан Наилең! Башка масаеп та йөрмәс иде. Дөрес, посёлок кырыендагы күлгә алар коенырга өчесе бергә йөриләр йөрүен. Аннары автобуска утырасы килсә дә, хәзер Марат янына килеп җитә ул. Маратның әтисе автобус йөртә бит. Алар посёлогыннан шәһәргә кешеләр ташый ул. Кайчакта Марат белән аның дусларын да утырта. Менә шундый чакта Наилең дә майлап куйган шикелле. Хәер, ничек кенә булса да барыбер, абага чәчәген тапса, иң беренче эш итеп Наилнең җәлпәк борынын кысар иде Марат. Башка масаеп йөрмәскә яхшы булыр.

Кухня якта май чыж-чыж килә. Әнисе кайнар майга яңа кабартмалар салды бугай. Шуның артыннан ук өйгә тагын тәмле ис тарала, борыннарны кытыклый ул, авыздан сулар китерә. Хәзер әтисе кайтса ашый да башларлар инде. Бәйрәм көн бүген, әниләр бәйрәме. Әтисе кичә, әнисенә бүләккә дип, матур ваза да алып кайтты. Сырлы-сырлы бәллүр ваза. Чәй кашыгы белән суксаң да, тырнак очы белән чиртсәң дә чың итеп тора. Маратның сервант өстендә торган бәллүр вазаны алып, аны сыйпап, сыпырып карыйсы, тагын бер генә мәртәбә булса да чиртеп зыңгылдатасы килде. Юк шул, әтисенең бүләге, төшереп ватса, әнисенең уклау таягы кул астында гына. Әнисенә үзе дә бүләк әзерләп бирде ул. Шома, каты кәгазьгә төсле карандашлар белән күп итеп чәчәкләр ясады һәм астына «әниемә» дип язып куйды.

Кухня якта тагын таба чыжлады, тәмле ис янә бөтен өйгә таралды.

Тик әтисе генә һаман күренми дә күренми. Гадәттә, әтисе эштән кайтыр алдыннан, әнисе аны каршы алырга да җибәргәли иде. Марат тукталышта әтисенең автобусын көтеп тора да, аңа утырып соңгы рейска барып кайткач, автобусны гаражга куйганнан соң, икесе бергә өйгә кайталар. Кайвакытта әтисе малайны тукталыштан ук кайтарып җибәрә, гаражда эшем күп, мин соңрак кайтырмын, ди.

Малай әкиятне тагын бераз гына укыды да, китабын ябып, өстәл уртасына этеп куйды. Әтисе кайткач укып күрсәтер әле. Андый гына әкиятләрне яттан да белә ул.

Сеңлесе тыныч кына утыра. Бармагын пешергәч, кухня якка да чыгасы килми, елап абыйсын да борчымый. Курчаклары белән ниндидер телдә мыдыр-мыдыр сөйләшә, ачуланып та ала.

Марат кухня якка чыкты да урындык башындагы курткасына үрелде һәм, әнисенә ишеттерерлек итеп кенә:

– Әни, мин әтине каршы алырга барам, – диде.

Әнисе, эшеннән аерылып, башын күтәрде. Эсседәндер инде, аның бит алмалары алсуланып тора, маңгаена аз гына корым да тигән.

– Эш сәгате бетә инде, хәзер әтиең үзе дә кайтып җитәр, чыгып йөрмә, улым, – диде ул, аннары беләген битенә тигезеп алды. Бер бит алмасында тагын нечкә генә сызык булып корым юлы калды.

– Урамга чыгып көтеп торам мин әтине, яме, әни?

– Ярый, бар, ерак китмә, – дип, әнисе янә үз эшенә ке­реште.

Әгәр өйдә тәмле кабартма пешмәсә, шундый көндә Марат өйдә утырыр идемени! Көннең матурлыгы! Урам буйлап аккан гөрләвекләрнең челтерәве ишегалдына кадәр ишетелә. Ян бакчада чыпчыклар чыр-чу килә. Җәй көне булса, ул чыпчыкларның тавышына колак та салып тормас иде Марат – туйдырып бетерә алар. Тик менә хәзер озын, салкын кыштан соң андый авазлар күңелгә тансыкмы, әллә яз көне чыпчыклары шулай матур чыркылдаша инде.

Марат, көчәнә-көчәнә, авыр, зур капканы ачты да урамга чыкты. И шул гомергә тикле майлы кабартмага кызыгып өйдә утырмаса соң! Наил белән Айдар урам уртасыннан аккан гөрләвектә көймә агызып уйныйлар. Марат, әти күренмиме икән дип, гаражлар ягына күз салып алды да малайлар янына ашыкты.

Наил белән Айдар өянке кайрысыннан кечкенә көймәләр эшләгәннәр һәм тырыша-тырыша шуларны ярыштырып маташалар иде. Наил монда да хәрәмләшкән – аның көймәсе аккан гөрләвек киңрәк, Айдарның көймәсе исә, бәрелә-сугыла, тар канаудан ага. Икесенең дә кулларында тал чыбыгы, терәлеп калган көймәләренә шуның белән төртеп-төртеп алалар. Наилнең бер кулында кайры кисәге. Аны пәке белән юнып очлап җибәрсәң, тагы бер көймә килеп чыгачак. Марат алар янына килеп җитүгә, Наил әлеге кайрысын аңа сузды.

– Мә, син дә көймә яса.

Марат, моңарчы саранлыгы белән даны чыккан малайга бик үк ышанасы килмичә, алыргамы, юкмы икән дип икеләнебрәк калды. Бир дип кулыңны сузсаң, кире тартып алып, тешләрен ыржайтып көләргә дә күп сорамас ул. Айдар, Маратның икеләнеп торуын күреп, кесәсеннән ике япьле кечкенә пәке алды да аңа сузды.

– Мә, очлап җибәр дә өч көймәне узыштырырбыз, – диде ул, «мин чынлап әйтәм» дигән кыяфәттә, Маратка карап. Аннары куртка җиңе белән йомшара башлаган борынын сөртеп куйды.

Марат Наилдән кайры кисәген, Айдардан пәкесен алып, үзенә көймә ясарга кереште. Кайры үзе дә көймә кебек озынча иде. Бары тик башын гына юнып җибәрергә кирәк. Бераз азаплангач, көймә ясалып та бетте. Марат аны гөрләвеккә төшерде. Тик Наил үз көймәсен кулына алды. Айдар да канаудагы көймәсен чыбыгы белән кар өстенә тартып чыгарды. Марат «Әллә сез уйнамыйсызмы?» дигән кыяфәт белән малайларга карады. Малайларның күзләрендә ниндидер сер бар кебек иде. Марат ни дип тә уйларга белмичә, үзенең агып киткән көймәсе артыннан күзәтте. Наил, ниндидер гаебе бар кеше сыман кыяр-кыймас кына:

– Марат, синең әтиең Сафурага кереп китте, – диде.

«Тагы үчекләргә кереште бу җәлпәк борын!» Марат шулай дип уйлап, «Ялганлый бит ул, әйеме? Чын дөресен син әйт» дигән сурәттә Айдарга карады. «Әйт инде, үчекли ул, диген, үзенең әтисе аларны ташлап киткәч, башкаларның әтиләре булганга кызыга, юри әйтә ул аны, диген. Әйт инде, шулай диген... Әйт инде...»

Ләкин Айдар дустының ни теләгәнен аңламадымы, әллә чынлап та Наилнең сүзләре хак идеме – Маратка күтәрелеп тә карамыйча, башын түбән иеп, кулындагы чыбыгы белән кар өстендә яткан кайры көймәсен әле болай, әле тегеләй әйләндерде.

Күршеләрендә генә очраган саен котыртып, теңкәгә тия торган бер абый бар. Рифкать исемле. «Әтиеңне марҗалар алып кит­кән, акча бирсәң, марҗа әтиеңне җибәрәм, ди икән. Бар, йөгер тиз­рәк, әниеңнән акча сора!» – дип үчекләп күзеңне ачырмый ин­де. Беркөнне Наил белән икесе, Рифкатьнең эштән кайтканын сагалап торып, аны алдавыч бәкегә төшерделәр. Ә үзләре чаттан карап тордылар. Күп телеңә салынсаң, тагын да тирәнрәк алдавыч ясарбыз әле дип, бармак янадылар шулчакта Рифкатькә. «Һе, хәзер менә Наил үзе, Рифкатьтән күреп котыртмакчы була», – дип уйлады малай.

Наиле үчекләвен дәвам итәр, әтиең бүтән сезгә кайтмый инде, син дә минем кебек әтисез калдың дип, телен шомартыр дип көткән иде ул. Алай-болай канына тоз салырга керешсә, җәлпәк борынына күз салып, йодрыкларын да әзерләп куйган иде. Кулындагы көймәсен ул йөгереп аккан гөрләвеккә куйды да агызып җибәрде, артыннан да бармады. Аннары, тезенә куеп, кулындагы тал чыбыгын урталай сындырды һәм, Марат ягына карамыйча гына:

– Әйдә, Сафураны кызык итәбез, – дип куйды. Айдар да кар өстендә яткан көймәсен канауга төртеп төшергән иде.

– Ничек? – диде ул, Наилгә таба карап.

– Тәрәзәсенә таш бәрәбез!

– Әти барыбер өйгә кайта ул. Сафурада калмый.

Наил, әйттем исә кайттым, әйтеп кенә бактым дигәндәй, иңбашларын сикертеп куйды. Әмма малайның тел очында тагын ниндидер сүзе бар иде әле. Әйтмәсә дә, күзләреннән, кыланышыннан сизелеп тора. Һәм ул берьюлы ташып чыкты:

– Әнә минем әти кайтмады. Әни әйткән иде, безне куркыта гына ул, сыер да ашаган җиренә кайта, кайтыр әле, дигән иде. Беләсең килсә, кайту түгел, хат та язмый. Исендә дә юк. Сафураның тәрәзәсен ватмасак, синең әтиеңне дә җибәрми ул.

Марат бар көченә кизәнеп кулындагы көймәсен читкә ыргытты да, янә бер мәртәбә лыш итеп борынын тартып куйганнан соң, ачу белән:

– Мин сине әтинең автобусына утыртып йөртмим! – диде. Айдар кулындагы тал чыбыгын кырыйга ыргытты.

– Әтиеңне Сафура җибәрмәсә? Өегезгә кайтмаса?.. – диде ул, чак кына ишетелерлек итеп.

– Әйттем бит мин сиңа. Әйдә, тәрәзәсенә таш бәрәбез!

– Әйдә, алайса, – диде Марат Наилгә каршы, күзенә килеп бөялгән яшьләрен көч-хәл белән тыеп.

Ташны әллә кайдан барып эзләп йөрисе юк иде. Әнә генә ул, кибет артында күче белән өелеп тора. Малайлар, бердәм сүз куешкандай, туп-туры шунда таба киттеләр.

– Ул Сафураны беләм мин. Шәһәр кибетендә эшли. Кибетенә дә кергәнем бар, морожный саталар анда, – дип сөйләнде Наил.

Шулчак Айдар иптәшләренә таба карап алды:

– Өч тәрәзәсен дә ватабызмы, әллә берсен генәме?

Марат:

– Бөтенесен дә! – диде.

Наил:

– Башта берсен генә ватыйк, – дип куйды.

Посёлокның үзәк урамындагы таш кибеттән бераз арырак киткәч, аралары бер-берсеннән әллә ни ерак булмаган өч тык­рык бар. Посёлок халкы телендә дә ул «Өч тыкрык» дип атала. Сафураның өе икенче тыкрыкта урнашкан, кибет ягыннан санаганда өченче йорт. Шушы тыкрыктан посёлокның малай-шалае һәм кыз-кыркыны җәй көне тау астындагы күлгә су коенырга йөри.

Яз кояшында эреп юкарган карны таш өеме өстеннән аягы белән генә этәреп, Наил кулына кечерәк ике таш алды һәм аларны куртка кесәсенә салды. Иптәшләренә дә шундый ук күрсәтмә бирде.

Дәвамы бар

Комментарий юк