Логотип
Блоги

Иҗат кешесе ул - көрәшче...

Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссёры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев белән әңгәмә

Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссёры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, М.Сәлимҗанов һәм Д.Сираҗиев исемендәге премияләр лауреаты Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиевка 2020 елның 27 августында 60 яшь тулды. Үзенең хезмәт юлын Минзәлә театрында сәхнә эшчесе булып башлаган 17 яшьлек егет, әлеге сәнгатьнең бөтен баскычларын узып, үз эшенең остасына әйләнә. Түбән Кама театрының нигез ташларын салудан башлап, аның алыштыргысыз җитәкчесенә үсә, театр коллективы белән төрле фестивальләрдә зур җиңүләргә ирешә. Түбәндә редакция кунагы Рөстәм Галиев белән әдәби тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

– Рөстәм, гомереңнең зур һәм мәгънәле, көчле һәм актив чорын театрга биргәнсең, үкенгән вакытлар булмадымы?

– Бу сорауга күпләр артистланып, «мин үземне бәхетле сизәм!» дип җавап бирә. Төчеләнәсем килми, шулай да үземнең эш-гамәлләремә үкенмим. Бу яшемә җитеп, нәрсәгә дә булса ирешкәнем, кемнәргәдер тәэсир итеп, ниндидер бер хәрәкәт бирә алганмын икән, шуннан канәгатьлек алам. Мин – пошмас җаннарга, йоклап йөрүчеләргә комачаулаучы. Шулай яшәдем, бервакытта да яраклашмадым, ниндидер кысаларга кермәдем. Тукайның «Безнең халык үлгәнме, әллә йоклаганмы?» дигән соравына гомерем буе җавап эзләдем һәм йокыга киткәннәрне кытыкладым да әле. Моның белән кемнәрнеңдер ачуын да китерә идем. Әмма әлеге позициям белән күпләрнең уй-фикерен, хис-тойгыларын үзгәртергә мәҗбүр иттем, моны сизеп шатланам. Эшләгән эшләр байтак икән. Алар җәмәгатьчелек каршында, күз алдында, шуңа санап торасым килми.

– Театрның баш режиссёры буларак, син аның юнәлешен билгеләүче...

– Баш режиссёр вазифасын башкарып килсәм дә, аны аңлап бетермим, чөнки үземне беркайчан да җитәкче итеп куймадым һәм аны тотмадым. Театр сәнгатенең милли аһәңе, милли җисеме булырга тиешлеген тирән аңладым. Моннан башка тамашачы белән уртак фикергә, эчкерсезлеккә барып булмый, чөнки милли театр нечкә кылларга корылган: халык моңы, рухы, акылы – барысы да эчендә. Шушы милләтнең баласы буларак, милли театр эчендә яшәү – бернәрсәгә алыштыргысыз әйбер ул. Безнең рухыбыз милли театр эчендә калырга тиеш. Кызганыч, театр дөньясында үзебезнекеннән баш тартып, читләр үрнәгендә эшләтергә теләү күзәтелә. Иярү дигән әйберне мин кабул итмим, ул бик куркыныч күренеш. Без болай да байтак әйбер югалттык инде, кайберсен бөтенләйгә. Миңа кайвакыт: «Үзебезнең милләт эчендә генә барып булмый», – диләр. Мин әйтәм: «Була!» Милләт эчендә әллә нинди матур әйберләр тудырып, бөтен тирә-юньгә чәчәк итеп сибәргә була. Милләтне яшәтү, аны күрсәтү-таныту өчен бөтен нәрсәбез бар.

– Түбән Кама театрының соңгы еллардагы эшчәнлеге күз алдында, уңышлар да мулдан. Мактаулар күп булса да, аерым спектакльләр тәнкыйтькә дә дучар булды. Мактау һәм тәнкыйть артистка, режиссёрга ни дәрәҗәдә кирәк ул?

– Театр тәнкыйте гаять катлаулы өлкә, ул тирән белем һәм әлеге сәнгать үзенчәлекләрен махсу сөйрәнүне таләп итә. Шуңа да театр тәнкыйтьчеләре күп түгел. Кайберәүләрнең, үз урынын белмичә,
театр дөньясына килеп, нәрсәдер өйрәтергә, дөресрәге акыл сатарга тырышулары гаҗәпләнү хисе уята. Театр сәнгатен тирәнтен аңламаган кешенең  алу, системага буйсындыру дип саныйм. Спектакльләрне тәнкыйтьләп язылган фикерләргә карап, бернинди үзгәреш керткәнем юк. Белгеч буларак спектакльне анализларга һәркемнең хакы бар. Режиссёр тапкан чараларны, эшләгән мизансценаларны яисә артистларның ролен ачып, аларны бәялисең икән, без моңа бик рәхмәтле. Әмма мин тәнкыйть өчен генә мәкалә язуны кабул итмим.

– Мәдәният – милләт сагында торучы терәк багана ул. Соңгы елларда мәдәни хәл-торышыбыз да тәнкыйтьләнә...

– Татар халкының гаҗәеп матур яшәү рәвеше, үзенә хас дөньясы бар. Читләргә охшарга тырышып, син аннан китәсең икән, димәк, үзеңне югалта барасың дигән сүз. Әлеге читләргә охшарга тырышсаң да, тырышмасаң да, алар сине үз араларына алмыйлар. Безгә Т.Миңнуллин тормышы, иҗаты үрнәк була ала. Татар тормышы турында татарча шәп итеп һәм татар өчен язды – бүген дә мөкиббән китеп укыйбыз, пьесаларын куябыз. М.Сәлимҗанов Туфан абыйны шуның өчен хөрмәт итте һәм үзе дә татарны татар итеп, әмма үз заманы таләп иткәнчә күрсәтте. Мәсьәләгә киңрәк карыйбыз икән, халык күңелендә урын алган К.Тинчурин, С.Сәйдәшев, М.Сәлимҗанов, С.Садыйкова, И.Шакиров, А.Гыйләҗев һ.б. шәхесләребез иҗаты татарлыкны яклау һәм саклау белән бәйле. Шикләнмим, аларга да башкача эшләгез, мәскәүлеләр теләгәнчә языгыз, танылу алырсыз, диючеләр булгандыр. Әмма үз асылларына, татар рухына тугры булып калганнар һәм шуның белән хөрмәт уяталар. Эстрадада мөмкинлекләр күбрәк, җырчы билгеле бер рамкаларга кертелмәгән. Ә менә театр белән эш катлаулырак. Без финанс ягыннан бәйле булганлыктан, күрсәтмәләргә буйсынып яисә яраклашып эшлибез.

– Татар театрының бүгенге хәленнән син канәгатьме? Уңышларыбыз булса да, тамашачы җыю авырлаша бара. Бу җәмгыятьтәге үзгәрешләр белән бәйлеме, әллә гаеп «атта да, тәртәдә дә» бармы?


– Татар театрларының иң йомшак урыны – читләргә иярү, аларга охшарга тырышу. Икенче мәсьәлә милли кадрлар әзерләүгә карый. Безгә театр училищесы белән бергә «театр мәктәбе» дә кирәк. Артистлар, режиссёрлар һәм театр хезмәткәрләре әзерли торган югары уку йортының сыйфатын бермә-бер күтәрү сорала. Мәскәү яисә Петербургта белем алуга шикләнеп карыйм. Аларда милли театрларга түбәнсетеп карый торган кешеләр эшли һәм үзләренә хас идеологияне безнең яшьләргә дә сеңдерәләр.

– Син чит ил авторлары, пьесалары белән артык кызыксынмыйсың. Андый әсәрләрдә еш урын алган пычраклык, кан-яшь, үтереш һ.б. читләшү кирәк дип саныйсың. Әмма бит еш кына кешегә йомшак, ягымлы сүз барып җитми, аңа бары усаллык, ямьсезлек кенә тәэсир итә, дигән фикерләр бар. 

– Дөнья классикасы белән яхшы таныш, аны зурлыйм, бәялим. Әмма мин үз җирлегем турында уйлыйм. Әгәр әлеге дөнья классикасы татарның рухи ихтыяҗына җавап бирми икән, нигә аны куярга тиеш мин. Театр бит ул теге яисә бу идеологияне үткәрү урыны да. Кара, совет чорында никадәр зур игътибар бирелде. Хәтта авыр сугыш елларында СССР да 300 ләп театр ачылган, шул исәптән 1944 елда Әлмәт театры. Совет хөкүмәте театрның халыкка йогынтысын яхшы аңлаган. Кешегә явызлык, курку-куркыту, җенси тормыш күбрәк тәэсир итә. Кемнәрдер шуннан көч-энергия ала. Телевизордагы сериалларны кара син – күбесендә җинаятьчелек белән бәйле күренешләр урын алып тора. Шекспирда да король властен яклаган идеология чагыла. Аларга бит сәхнәдә кеше «үтерү» берни түгел. Мин моны кабул итә алмыйм.

– Сезнең театр репертуары ничек оеша? Үзегезгә хас принциплар бармы? Үзебезнекен куярга телибез,  дигәндә, үз казаныгызда гына кайнау була түгелме?

– Мин репертуар сайлаганда җәмәгатьчелекне борчый торган проблемалар күтәрелгән әсәрләрне эзлим. Иҗат кешесе ул көрәшче булырга тиеш. Милләтнең сакланышына зыян китерә торган әйберләргә каршы чыгам, спектакльне дә шуңа хезмәт иттерәм. Соңгы вакытта М.Гыйләҗевнең «Гафу итегез, мин үләм» коме-
диясен әзерлибез. Комедиячел күренешләр артында гаять җитди мәгънә ята. Ф.Достоевскийның «Идиот»ын сәхнәләштерергә телим. Достоевскийдан этәрелеп китеп, бүгенгебездә Идиот эзлим. Хәзерге җәмгыятьне үзгәртерлек идиотлар бармы? Минемчә, бу гаять җитди сорау.

– Режиссёр буларак сине нәрсә борчый? Остазларыңнан нинди киңәш сорар идең?

– Хәзерге вакытта ике спектакль әзерлим: «Каз канаты» һәм «Идиот». К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» трагедиясен яңа алымнар белән баетып, «Каз канаты» исеме белән тамашачыга тәкъдим итәбез. Ә инде Достоевскийның «Идиот»ы турында байтак еллар уйланып йөрдем. Режиссёр буларак әйтер сүзем булып «Идиот» тора. Мине аңларлар дип уйлыйм. Ә инде остазларым һәрчак күңелдә, мин аларны сагынып яшим, еш искә алам, шул чор хатирәләре бүген дә көч бирә. «Әлдермештән Әлмәндәр»не остазларым, беренче чиратта, М.Сәлимҗанов рухына багышлап иҗат иттек. Т.Миңнуллиндагы олпатлыкны, кайгыртучанлыкны, кешегә җылы мөнәсәбәтне ничек онытып булсын. М.Әгъләмне сагынам, аның бик күп шигырь юллары йөрәккә үтеп кереп, шунда урын алды:

«Тарту безнең нәселдә юк иде,
ә мин, җүләр,
байтак көйрәттем...
Илне яклап көрәшмәгәннәргә,
илне тарту хәрам:
МИН ӘЙТТЕМ!»

Тагын бер мисал:
«Кан җибәргәч җиңел
була, энем», –
Табиб шулай диеп акыл сата.
Мин, ышанып,
кан тамырын кистем,
Исем китте... –
Шигырь агып ята».

Болар ничек онытылсын?..

– Авылда йорт торгызып, умарта үрчетүеңне беләм Бу гади кызыксынумы, әллә берәр сәбәбе бармы?

– Яшь вакытта еш авырый идем. Ул авыру үземне эзләү булган икән. Эштән-иҗаттан аерыла алмыйча газап чигәм, торсам да, ятсам да уйда шул гына. Ә ул психологик тотнаксызлыкка китерә, депрессия башлана. Шундый вакытта туктап торырга урын кирәк икән. Мине умартачылык коткарды. Умарта кортлары янында үземә тынычлык табам. Ни өчен нәкъ менә умартачыкка килүне аңлату кыенрак. Умарта корты бер- туктаусыз эшли, 14 көн яшәп, үзен-үзе «ыргыта». Үземнең яшәешемне дә умарта кортына охшатам, күрәсең, шул этәргеч биргәндер. Умартачылыкта табигать белән тоташам. Аның мең төрле мәшәкате сине үзенә тартып ала. Табигать кешене үзгәртә, хисләрне баета, нечкәләндерә. Урмандагы бар нәрсәгә башка күз белән карый башлыйсың. Хәтта аяк астындагы еланнар да «дустыңа» әверелә. Элек ишетеп кенә белсәм, хәзер инандым: елан бервакытта да үзе башлап сиңа тими, ә адәм баласы бер-берсен «чагарга» гына тора.

– Гаилә синең өчен нинди урын алып тора?

– Гаилә иҗат кешесенең авырткан ноктасы, чөнки гаиләгә вакыт калмый, шуның белән якыннарын бәхетсез итә. Иҗат кешесен аңлавы кыен бит, гәрчә күпләр аңлаганга сабышса да. Эчке дөньяда ниләр барын үзем генә беләм, дөресрәге, анда җәһәннәм бит! Иҗатчы һәр мизгелдә уйланып, борчылып яши ул:

«Җәһәннәмдә күпме
җаннар шаһит ята,
Күпме каннар,
күз яшьләре кайнап ята.
Җәһәннәмнең
иксез-чиксез төпләрендә
Иң гаепле илаһи зат –
кеше ята».

Иҗатчы җанында җәһәннәм тудырып, шунда яши һәм үлеп тә кала. Театрда һәр кеше иҗатчы, шуңа да гаделсезлекне бик авыр кичерә. Режиссёр буларак һәрберсенең язмышына тәэсир итәсең. Минем зур гаиләм – театр. Хатыным, балам шуңа кушылып китә. Бөтен барлыгым һәм иҗатым
театр белән бәйле:

«Кендек каным тамган нүеш,
Бөтен барлыгым шунда.
Йөри-йөри арып талгач,
Мин дә калырмын шунда».

– Юбилей алдыннан нинди халәт кичереп, нинди уйлар белән яшисең? 

– Миндә һәрвакыт җәмгыять мине аңламас дигән курку яши. Бу курку еш кына алдалап җавап бирергә мәҗбүр итә. Янәсе, мине укырлар да дөрес аңламаслар. Ул әдәп төшенчәсе белән бәйле. Бу карашны җимерергә кирәк. Мин бу яшемне көттем, чөнки уеннан чыгасым килә. Тормышта чын күңелем белән яшәдем, уйнап яшәмәдем. Артык зур, купшы сүзләр сөйләмим.  Минем хәзер тулган күңелемне бушатырлык, аралашырлык кешеләрем юк. Мин үткәннәрне сагынам. Гаҗәеп олпат, эчкерсез, зур шәхесләр белән тыгыз аралашып яшәдем. Алар максатлары, теләк-омтылышлары белән бөек иделәр. Минзәлә, Әлмәт, Тинчурин, Камал театрында бергә эшләгән яисә якыннан аралашкан шәхесләрнең якты образы мине гомер буе озата бара. Алар бер зур буын, көчле буын иде. Ул буын китте, хәзер башка заман, башка буын мәйдан тота. Бу чорда үзеңне тотып бару бик авыр. Театр сәнгатенә хезмәт итүче әлеге яңа буынга иҗат уңышлары телим!

– Рөстәм, кызыклы һәм мәгънәле әңгәмә өчен зур рәхмәт. Юбилеең белән ихластан котлыйбыз, сәламәтлек, уңышлар теләп калабыз!

Комментарий юк