Логотип
Блоги

«Бермәнчек» бәйрәме

Керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамбле «Бәрмәнчек» тарафыннан Г.Камал театры бинасында агымдагы елның 13 гыйнварында күрсәтелгән «Гөргөри кияүләре+» дип аталган театраль тамаша республика мәдәни тормышында үзенчәлекле вакыйга төсен алды...

Керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамбле «Бәрмәнчек» тарафыннан Г.Камал театры бинасында агымдагы елның 13 гыйнварында күрсәтелгән «Гөргөри кияүләре+» дип аталган театраль тамаша республика мәдәни тормышында үзенчәлекле вакыйга төсен алды. Сәбәбе әлеге кичәгә Татарстанның дистәләгән шәһәр-районыннан тамашачы җыелу гына түгел, гәрчә монысы да һичшиксез игътибарга лаеклы факт, бәлки ансамбльнең сәнгати эзләнүләрендә җитди алгарыш ясавы буларак, тамашачының олы мәхәббәтен яулавында булды.

Яңа гасыр башында беренче адымнарын ясаган «Бәрмәнчек» 2008 елдан дәүләт ансамбле статусында чыгыш ясый. Кыска гына вакыт эчендә ул максатчан, әзерлекле коллектив буларак танылу ала, күпсанлы фестивальләрдә, конкурсларда җиңүләр яулый. Коллективны туплау-оештыруга, аның сәнгати үсешенә зур өлеш керткән Г.Макаров, шулай ук Э.Кашапова, О.Дмитриева, С.Абрамова, Л.Миронова, Д.Мишкина, Г.Заһидуллин, К.Байбиков, Э.Камалова, Э.Чавлинов һ.б. тырышлыгы белән «Бәрмәнчек» ансамбле керәшен этник төркеме сәнгатен торгызуга һәм халыкка кайтаруга зур көч куя. Әлеге белгечләргә ярдәмгә яңа буын килеп, бүгенге көндә аның вокаль төркемен Э.Камалова, музыка кораллары төркемен Э.Чавлинов, бию төркемен Р.Шәйхетдинов җитәкли. Оста оештыручы ансамбль директоры Артур Поляков һәм сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова җитәкләгән коллектив алга зур максатлар куеп, үзләре башкарган эшнең әһәмиятен тирән аңлап, яңа омтылышлар белән халкыбызга хезмәт итә.

Татар халкының керәшен этник төркеме үзенең йола-гадәтләренә, традицияләренә гаять игътибарлы булып, аны бөтен матурлыгында яңа буыннарга җиткереп килә. Әлеге йолаларның нигезен тәшкил иткән җыр-биюләр, әйтем-такмаклар үзләрендә төркилек, кыпчаклык, нугайлык сыйфатларын чагылдырып, гаҗәеп үзгә яңгыраш бирә. Т.Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» пьесасында чагылыш табып, 1995 елда театр сәхнәсенә чыгарылган әлеге йола-гадәтләр халык күңеленә шулкадәр якын булып, әлеге комедия бүген дә сәхнәдән төшми уйналып килә. Әсәрдәге вакыйгалар бирелеше исә аның дәвамын сорап тора. Ниһаять, бу эшкә Илгиз Зәйниев алына. «Гөргөри кияүләре+» театральләшкән тамаша, программада әйтелгәнчә, Туфан ага пьесасындагы «хәлләрнең дәвамы турында хыялланудан туган әсәр» һәм ул туй йолаларына корылган. Без таныш геройларны яңа шартларда күреп, аларның гыйбрәтле эш-гамәлләре белән очрашабыз.

Режиссёр Радик Бариев, рәссам Сергей Скоморохов, хормейстер Эльвира Камалова, дирижёр Эрдни Чавлинов тәкъдим иткән тамаша һәртөр уен-көлкегә, сүз уйнатуларга бай булып, керәшен халкының ачык йөзен, рухи матурлыгын үзенчәлекле төсмерләрдә ачып бирә. Үзәктә, билгеле, борынгы керәшен йолаларының туй күренешенә бәйле булганнарын заманча итеп күрсәтү, аларны киң җәмәгатьчелеккә таныту һәм якынайту максаты тора. Ә инде моның театрлаштырылуы тамашачы игътибарын җәлеп итә, үзгә бер җылы мохит тудыра. Шуңа да тамаша барышында залда утыручылар да үзләрен әлеге туй йолаларында катнашучылар итеп сизгәндер дип уйлыйм. Төп вакыйга исә Гөргөри дәйнең (Николай Дунаев) кызы Үринә (Регина Павлова) белән кияве Микуш (Александр Игнатьев) туен үткәрү белән бәйле. Н.Дунаев герое, Т.Миңнуллин әсәрендәгечә, авылның олпат ир-аты, үз сүзле, кирелеге дә бар. Иң мөһиме, керәшен йолаларын саклап, шуны яшьләргә җиткерү теләге белән яшәүче ул. Никадәр генә беркатлы булып күренмәсен, Гөргөри дәй тапкырлыгын һич тә җуймаган. Килешенү буенча Җаграпка ярты капчык акча бирергә тиеш булса да, иске совет акчалары белән аны да төп башына утырта. О.Дмитриева Анук роленә матур җырлавы өчен билгеләнгәндер кебек, һәрхәлдә тамашачы күңелендә ул шуның белән калды. А.Игнатьев Микушы йомшак, беркатлы, хәтта «пешмәгән» кияү булып ачылды. Гәрчә Үринә өчен көрәштә җиңеп чыгучы буларак, аны «булдыклы» итеп күрсәтү сорала. Р.Павлованың Үринәсе матурлыгы һәм чая-үткен, үз сүзен сүз итүче кыз булып ачылды, ул шуның белән аерылып та тора.

Спектакльдәге ике герой аерым игътибар сорый. Җаграп ролендәге Илнур Әхәтов күпләр өчен яңача ачылгандыр. Ул бию осталыгы, сүзгә тапкырлыгы, үткенлеге белән җәлеп итә. Автор һәм режиссёр максатчан рәвештә алгы планга тамада – кумышка сонучы буларак нәкъ менә Җаграпны чыгаралар. И.Әхәтов әлеге образны бөтен тулылыгында ачуга иреште. Аның тарафыннан яңгыратылган гыйбарә кимәлендәге фикерләрдә («Җегетләр, кеше итәм мин сезне»; «сезнең өчен корбан итәм үземне»; «капкадан ерак китмәде бу кияү, бүген түшәккә кадәр барып җитмәс» һ.б.) үзенең осталыгыннан бигрәк, халык тапкырлыгын күрсәтә. Ә инде Елена Григорьева уйнаган Палый әбей образы – чын мәгънәсендә матур табыш. Артистка әлеге җөзьяшәр әбейне шулкадәр табигый, гади-гадәти итеп ачты ки, ул һәр керәшен авылында булган үткен, тапкыр, сүзгә беткән, «хәтерсезлеге» белән дә башкалардан күбрәк белүче карчыкны бөтен тулылыгында күз алдына бастырды. Аның «Сандык сату» күренешендәге уены, «Пошёл боткасы» таратучы буларак сәхнәгә чыгуы – иң уңышлы мизансценалар буларак хәтердә уелып калды.

Спектакльдәге «тукталышлар» максатчан рәвештә «Бәрмәнчек» ансамбленең җыр-бию осталыгын ачуга буйсындырылган иде. Тамаша дәвамында яңгыраган җанлы музыка беркемне дә битараф калдырмагандыр. Монда төрле гармун-баяннарда уйнау, курай-кубызлар, шулай ук борынгы уен коралларыннан саз, сорнай, думбыра, гөслә һ.б. – барысы да булып, борынгы йола җырларын үз матурлыгында һәм нәфислегендә җиткерүгә хезмәт итә. Аерым көйләрне татар мелизмнары яисә рус халык җырлары мотивлары белән баету музыкаль ансамбльне төрләндереп җибәрде. Дөрес, «урысчалату» белән мавыгу күбрәк түгелме дигән фикер калды.

«Бәрмәнчек» ансамбленең нигезен тәшкил иткән җырлар һәм биюләр башкарылу осталыгы белән күңелне җәлеп итә. Башкаручыларның үз эшен яратуы, тырышлыгы нәтиҗәсе буларак, һәр номер профессиональ югарылыкта яңгырый. Хормейстер Э.Камалова, балетмейстер Р.Шәрәфетдинов туплаган коллектив, җырларны әзерләгән Г.Макаров, Э.Камалова, Ю.Туктарова, Э.Кашапова, Е.Григорьева, Н.Әлмиева, Л.Миронова; биюләрне куйган О.Каваленко, Д.Үмәров һ.б. тырышлыгын күрми мөмкин түгел. Артистлар чыгышындагы техник төгәллек, җыр һәм биюләрнең асылын тоемлау, аларның форма һәм стиленә игътибар итү – һәр номерның тамашачы тарафыннан яратып кабул ителүенә китерде. Ансамбль репертуары байлыгы, тулылыгы, моңа кадәр киң танылу алган әсәрләр янында яңа эшкәртмәләр булуы белән дә җәлеп итә.

Артистларның костюмнары турында аерым әйтү кирәк. Төрледән төрле кием үрнәкләре, тәңкәле ювелир әйберләрдән тамакса, дәват, яка чылбыры, беләзекләр, муйтомарлар, шулай ук күлмәк һәм баш киеменең күп төрләре керәшен халкының йола байлыгын ачуга, аңлауга хезмәт итә. Күз явын алырдай әлеге киемнәр җыр-биюләрне мәгънәле, бөтенлекле итә, тамашачыга эстетик йогынты ясый.

Болар барысы да максатчан эзләнүләр нәтиҗәсе, шуның бер чагылышы булды. Гаҗәеп бай җыр-биюләрнең вакыйгалар тукымасында эзлекле чагылышы, яңа күренешләр, мизансценалар аша тамашаның бербөтен спектакль булып оешуы режиссёр Р.Бариевның җитди уңышы булып тора. Спектакль-концерт белән «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, исеменә салынган язгы яңарыш символына тугры калып, үз тарихының яңа бер битен ачты. Әнә шундый яңа битләр киләчәктә дә булып торсын дигән теләктә калам.

Галерея

Комментарий юк