Логотип
Хәбәрләр

Зиннур Хөснияр: “Сафлык, гыйффәтле булу “сейчас не модно!”

Быел Зиннур Хөсниярның журналистика өлкәсенә килүенә  40 ел, әдәби эшчәнлегенә ярты гасыр.

             

   Быел Зиннур Хөсниярның журналистика өлкәсенә килүенә  40 ел, әдәби эшчәнлегенә ярты гасыр.

 Язучы эшләгән “ТАТМЕДИА” оешмасына 15 ел.

Ул нигез салган  “Салават күпере” инде 30 елдан артык  татар телендә иң популяр балалар басмасы исәпләнә.

Хөсниярның шәхси журналы буларак туган “Сәхнә” мәдәният һәм сәнгать басмасына 20 ел.

Күптән  түгел Зиннур Хөснияр идеясе нигезендә яңа мәдәният һәм сәнгать радиопрограммасына нигез салынды.  “Сәхнә ФМ” дип аталган әлеге проект җир шарында яшәгән татарлар өчен әзерләнә.

Әлеге уңайдан без булдыклы мөхәррир  һәм күп идея-проектлар авторы, 60 яшендә укучыга 6 роман тәкъдим иткән күренекле әдип белән әңгәмә кордык. Шунысы игътибарга  лаек, әлеге романнарның барысы да әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан вакыйга буларак кабул ителде, 6 нчы зур әсәр - “Хур кызлары” романы исә бүгенге көндә иң популяр милли  романнар исемлегендә.

Минем тормышка язмыш гел үз төзәтмәләрен кертеп торды

- Зиннур әфәнде, 40 һәм 50  ел күпме ул, азмы?

- Аз дип әйтим әле, чөнки журналистика өлкәсендә  дә, әдәбиятта да планнар, кыласы эшләр байтак икән. Алар хакында  җентекләбрәк әңгәмә барышында сөйләргә исәп.

- Алтмыш яшендә 6 роман язган татар әдибе бүтән юк бугай?

- Мине шуны барлап утыра дип уйлыйсыңмы? Белмим... Хәер, элегрәк Г.Әпсәләмов үз гомерендә 8 роман иҗат иткән дип язалар иде. 6 нчы романын язганда  Габдрахман абый ничә яшьтә булганлыгын әйтә алмыйм, исәпләгәнем юк. Анысы әдәбият галимнәре эшедер, мөгаен.

- Алайса,  әүвәл журналистика хакында. Ике шәхси журналның популяр басмаларга әверелеп китүе дә вакыйга! Моннан 40 ел элек татар журналистикасы ничек иде дә, хәзер эшләр кай тирәдә?

- Кызык икән ул язмыш дигәнең. Моннан нәкъ 40 ел элек, дүртенче курсны тәмамлаганнан соң,  мин хәзерге  “Татмедиа” бинасының 9 нчы катында “Ялкын”журналы редакциясендә эшли башлаган идем. Язмыш шуклыгымы: бүген дә журналда хезмәт итәм. “Сәхнә” мәдәният һәм сәнгать журналында, ә “Ялкын” редакциясе күршедә генә... Бу хакта күптән түгел генә башка килде, пенсия яше җитәр алдыннан, артка борылып караган идем дә... Күзләр маңгайга менә язды! Нәкъ шул ук бина һәм шул ук 9 нчы кат!.. Язмыш үз кысасына этеп керткән, димәк...

- Чыннан да, язмыш шуклыгы икән шул. Сез пенсиядәме инде?

- Кая ди әле! Рәхмәт Путин абыйга, яшьне “озайтты”! Татар журналистикасы, татар журналлары дигәннән... Ул вакытта татарча журналлар бик аз иде. Берничә генә. Журналистика факультеты бүгенгегә караганда кадрларны күбрәк чыгара, шуңа күрә редакцияләрдә урын юк иде. Бәхетемә күрә, мин студент килеш дәрәҗәле журналга тулы штатка эләктем. Баш мөхәррир Роза апа Хафизовага, язучы Хәйдәргә (җаваплы сәркатип)  рәхмәт, студент малайны эшкә алдылар (июль аенда урнаштым, хәзер уйлыйм, бәлки, җәйге айларда гына алып торгандыр да, булдырмаса, көзгә укуына китеп барыр дип уйлагандыр редактор; соңыннан да  китәсең димәделәр, укый-укый эшләдем),  ул чакта институт деканатында хезмәт куйган әдип һәм күренекле галим Фоат абый Галимуллинга рәхмәт – каршы килмәде, ягъни әле  бишенче курсны укыйсың бар бит димәде.

Шуннан соң редакциядә эшләп калдыгыз инде?

- Озакка түгел. Ике елдан соң, язучы кеше тормышны белергә тиеш дигән уй белән (ул чакта шундый сүз йөри иде  язучы халкы арасында: тормышны үзең күреп өйрәнеп белү һәм эшче,нефтьче темасына язу)  үзем гариза язып,  армиягә китеп бардым ( Акыллы  диген инде син мине!) Журналистика хакында мин беренче тапкыр мәктәп укытучым күренекле балалар язучысы Лалә апа Гыймадиева авызыннан ишеткәнмендер, ул журналистика факультетын тәмамлап, безнең Битаманга укытырга кайткан иде. Өстәвенә бу укытучымны бик яратам. Журналист хезмәте хакында матур итеп сөйли иде Лалә апа. Ләкин минем журналист буласы килмәде, бөтен уй язучы булу иде,  шуңа күрә  пединститутның әдәбият бүлегенә барып  кердем. Әлбәттә, укытучы да буласы килмәде, ләкин язмыш тагы кызык итте, менә гомерем буе балалар өчен эшлим, башта “Салават күпере” дип әвәрә килеп йөрелгән, хәзер дә мәктәп балалары өчен “Сәйяр” театр фестивале уздырабыз.

Синең сорауга һаман җавап биреп булмый әле. Журналистика дигәннән әйтүем инде. Ул чакта газета-журнал, ягъни матбугат сүзе бик абруйлы иде. Мәгәр матбугатта берәр оешма, яки җитәкче тәнгкыйтьләнсә, ул зур вакыйга иде. Хөкемдарлардан да кырысрак иде матбугат сүзе! Хәзер яздың ни, язмадың ни, әллә ни исләре китми түрәләрнең, колак җоннары да селкенми.  Ул вакытта тиражлар зур, халык укый. Матбугат сүзе, әйткәнемчә, бер яктан үтемле булса, икенчедән, бик тәмле дә иде, рәхәтләнеп укый идек.

-  Нишләп шулай дип уйлыйсыз? Замананың дилбегәсе бушаганмы?

 

-  Моны элеккеге хәленә кайтару бик җиңел, бары зур түрәнең матбугат сүзе әһәмиятле сүз! Матбугатта даның чыга икән, үзеңә үпкәлә, “агайне”, дип, сиздереп кую гына  кирәк! Бәлки, шуның белән матбугатның социаль челтәрләргә караганда  дәрәҗәсе тагын да  арта төшәр иде. Социаль челтәрләргә кереп баттык бит инде,  пәрәвәз оясына килеп эләккән черки кебек безелдибез. Шагыйрь әйтмешли, акылыннан яза яза бар кеше дә яза.

 

-Быел Татмедианың  юбилей елы. Аңа кадәр, болгавыр 90 нчы елларда,  матбугат йөген кайсы оешма тартты?

- Интертат электрон газетасының да юбилей юлы канә. Хәер, оешмалар дисәк дөресрәк булыр. Мин “Салават күпере”н оештырып йөргәндә Госкомиздат, аның җитәкчесе Әдип Миңдубаев дигән әйбәт абый икәнлеге истә калган. Әдип Сәхиповичны Шамил Хамматов алыштырды. Ааннан соң матбугат министрлыгы оешты һәм беренче министр Ислам Әхмәтҗанов дигән шәп егетебез булды. Әле берара элемтә министрлыгында да тордык. Министр Ренат Гыйниятович Җәләлов матбугатка бик җылы карашлы егет булды, ул бернинди чикләү мазар ясамады, киресенчә, татар матбугатына бик ярдәм итте. Шуннан менә 2002 нче елда Татмедиа оешты инде. Матбугат министры булган чакта,  Зилә Вәлиева, бу саның аеруча шәп килеп чыккан дип, хәтта өйгә шалтырата иде. Шундый министр була аламы тагы?..

- Кысаларга кертмәдеме соң матбугатны хөкүмәт? Тәртә арасына...

- Һич юк! Беренчедән, мин хәзер әлеге оешмага нигез салышкан бердәнбер баш мөхәррир, әле тагы Эльвира Фәнисовна Әхмәтова бар. Татмедианы бергә оештырдык! Беренче директоры Марат Моратов үтә дә креатив, искиткеч талантлы егетебез булды.  Мондый формат әле яңа бит. Марат Яшәровичка да җиңел булмады! Шулай да ул “матбугат елгасын” бер эзгә сала алды. Өстәвенә М. Моратов һәр яңалыкны иҗади кабул иткән җитәкче ул. Рәхмәт аңа!

- Шуннан соң эшләр хөртиләнә башлагандыр инде, М. Моратов башка эшкә күчкәч диюем?

- Юк ла! Агенстсво җитәкчесе булып шулай ук бик булган егет Ирек Миңнәхмәтов килде. Яңалык, үзгәреш ярата торган җитәкче. Урыны оҗмах түрендә булсын! Ирек әйбәт эшләде Татмедиада! Мин аның әбисе Шәмсүнә апаны да яхшы беләм, әтисе Җәүдәт хакында әйткән дә юк, хәтта аның ярдәме белән теге болгавыр елларда балалар өчен дин китабы да чыгардык!

- Форсаттан файдаланып, әлеге оешманы таркатмаган, димәк, татар матбугатын саклап кала алган егетләребез хакында җентекләбрәк сөйләсәгез иде?

- Исем-фамилияләр санарга яратмыйм бит инде... Кайбер әдәби тәнкыйтьчеләр шулай итә. Берәр язучы иҗаты хакында каләм тибрәтә башласак, язманың яртысы исем-фамилияләр белән тула, рәттән тезеп китәбез,  хәтта махсус әзерләнгән, каткан трафарет буенча, кем артыннан кем икәнлеге әллә кайчан язып куелган була!

- Сүз татар матбугатын саклап калучы егет-кызлар хакында бара лабаса! Тарих өчен кирәк булыр бу?Аннан соң юбилей, бәйрәм дә бит инде!

- Аларның берсе дә эшкә зыян салмады!  Иректән соң  дилбегәне үз кулына алган Айрат Зарипов күптән “үзебезнең” кеше иде. Ул яшьтән шәһәр мэриясендә шул өлкәдә хезмәт куйды.”Салават күперен”нә нигез салып йөргәндә дә үсендереп торучы кешеләрнең берсе  Айрат Ренатович булды.  Бик кече күңелле, эш өчен янып торган шәхес. Аның белән искиткеч матур эшләдек. Ә бүгенге җитәкче Айдар Сәлимгәрәев белән Татмедианың акционерлык җәмгыятендә бергә идек, яңа кысаларда эшләргә бергә өйрәндек. Ул башта генераль директор урынбасары, аннан соң үзе генераль директор булды. Без турыдан-туры Татмедианың акционерлык оешмасына буйсынабыз бит, генераль директорга. Сергей Журавлёв, Фәрит  Шаһиәхмәтов генераль директорлар иде. Аларга минем шәхсән рәхмәттән башка сүзем юк. Андрей Кузьмин генерал директор булганчы исә күп еллар Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе булып торды, аның белән шул чактан ук яхшы таныш идек. Фәрит Илдусович белән “Сәхнә” журналының рәсми проектын бергә ясадык, ул чакта ул хөкүмәттә хезмәт куя иде. Бик нык ярдәм итте, шәп киңәшләр бирде. Эчендә кайнагач яхшы беләм, бу егетләргә җиңел булмады, хак сүз: болгавыр заманнарда алар барысы да татар матбугатын саклап калдылар! Мин бу сүзем өчен җавап бирәм! Һәр яңа җитәкче оешмага яңа сулыш, яңа идеяләр белән килде. Менә Шамилне генә карагыз сез! Үзе җитәкче, үзе чын иҗат кешесе булган шәхесне каян табасың тагы?!! Шамил Мөхәммәт улы Садыйков бүгенге көндә татар матбугатының бәхете ул! Һич арттырмыйча әйтәм моны!.. Аллага шөкер дибез! Терекөмеш кебек инде ул: үзе дә тынгысыз, кешегә дә тынгылык бирми!..

         Ашаган белми, тураган белә диләр. Безнең әле директорлар советы бар, бөтен эштә юлны ул яра. Чын милли егет бүген аның рәисе, җитәкчесе, үзебезнең Әсгат Сәфәров. Күрше районнан булгач, “үзебезнеке” дип әйтәм инде, безнең әтиләр мари ягындагы Морки мал базарына бергә йөргән; авылдан мари урманы аша барасы анда, Ә. Сәфәровларга да бик якын. Әтнәләрне яхшы беләм, каты куллы, ләкин искиткеч гадел һәм тырыш кешеләр анда. Безнең ярты авыл Әтнә ягы киленнәре, барысы да авылыбызның йөзек кашлары инде! Әсгат Сәфәров бүгенге көндә журналистларның иң якын кешесенә, таянычына әйләнде. Аңа мин шулай ук рәхмәтләр укыйм, чөнки болгавыр заманда ул матбугатның бетүенә юл куймады. Матбугат бит ул айсберг кебек, аста ни бары гади кешегә күренми. Мәсәлән, хәзер Татарстан матбугатына дотация бирелә, ә Мәскәүдә басылган матбугатны дәүләт кайгыртмый дибез дә... Соң, мин әйтәм,  урысча укучы күп бит ул, милли укучының чагыштырмача азрак булуына татар да, чуваш та гаепле түгел. Шуңа да кармастан, мин бик яраткан “Театр” басмасының тиражы бер меңгә тулмый, шулай ук шәп журнал “Петрбургская театральная жизнь” мең данә тирәсе генә нәшер ителә. 140 миллион укучы-халкы булган илдә шулай бу! Ярым-йорты  ун миллионга тулмас татарның сәнгать журналы “Сәхнә”нең тиражы аларның икесенә караганда да күбрәк! Ярата инде татар мәдәният-сәнгатьне, укый инде безнең татар – күз тимәсен! Мәдәният-сәнгатьне үз иткән халык беркайчан да юкка чыкмаячак! Монысы аксиома булсын!

Сәбәпләре күп инде аның. Җитәкчеләр ярдәм итә матбугатка. Мин шуңа сөенеп бетә алмыйм, элегрәк хезмәте белән матбугат, китап сүзеннән, үзе әйтмешли,  бераз ераграк торган Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов чын “рухи атабыз”га әйләнде! Шулай ук, үзе әйтмешли, “үз башыма төшкәч кенә журналистларның, матбугатның бик кирәкле өлкә икәнлеген аңлый башладым”, диюен ди дә ул, әмма аның басма сүзгә искиткеч җылы, уңай мөнәсәбәте һәрчак зур  эшләргә илһам бирә. Бар өлкәдә, һәр кешедән үзе кебек томырылып, җиренә җиткереп эшләүне таләп итә. Россия регионнарында аның кебек креатив, тынгысыз һәм булдыклы Лидер тагын бар микән?! Минем туган районым Биектауда хакимият башлыгы булып  эшләгәндә үк шундый максатчан, бик эшлекле иде дип сөйли якташлар, хәзер дә бар кеше аны сагынып искә ала, дистә еллар узса да, “безнең Рөстәм” диләр Биектауда. Мин дә искә алам ул вакытларны, беренче күрешкәндә, мин,  язучы, шул хакта язарга килдем әле, Рөстәм Нургалиевич, дигәч: “Әәә, язучымыни син? Кыяфәтеңә караганда,  мин сине колхоз председателе дип торам!” - дип көлдергән иде. Әйтәсе калган шунда, әйдә, алайса, “перси” итеп куй, колхозыңны дөньяга танытам, мин идеяләр генраторы, - дип. Ә ул әйтсә әйтә инде, эшкә тотынса, тимерне өзә. Күрәсең, чын лидер шундый булырга тиештер. Өстәвенә мин шулай ук бик хөрмәт икән Минтимер Шәймиев мәктәбен узган кадр бит әле.

Булды, җитте! Үз холкыма хыянәт итеп,  күп фамилияләр санадым бугай. Ни әйтсәң дә, алдан ук юбилей бит дип килешкән идек, андый зур юбилей вакытында чишелеп китү ярый да торгандыр инде ул, дип юатыйк үзебезне. Аннан соң, Татмедианың эш тәҗрибәсен өйрәнергә бар Россиядән агылдылар, әле дә киләләр дип ишетеп беләм. Димәк, фамилияләр бер дә артык булмаган, һәр шәхес лаек бүген мактауга! Сүз уңаеннан әйтип китик инде: безнең “Салават күпере” редакциясенә тәҗрибә уртаклашырга Мәскәүнең “Мурзилка” журналы баш мөхәрирре җитәкчелегендә төркем килде! Ишеткәннәр, күргәннәр... Ходай Тәгаләгә рәхмәт инде, Татарстанга күп нефть һәм талантлы җитәкчеләр биргән, юкка гына андый креатив егетләребезне Мәскәү үзенә “чүпләп”  тормый торгандыр.

- “Салават күпере” журналын Зилә дәвам итә!

 

- Мин бу темага таралып китеп сөйләшергә бик яратмыйм, чөнки яшьләр заман таләпләре кимәлендә эшли, без генә түгел, алар да булдыра! Һәм шәп булдыра! Безнең балалар шәбрәк булдыра дисәң дә ярый торгандыр!..

 

Безнең үзебезнең татар  әдәби тәнкыйть мәктәбе бар

 

- Ярый, хуш, алайса... “Кайбер әдәби тәнкыйтьчеләр” дигән җөмлә эленеп калды колак яфрагында. Тәнкыйть дигәннән, гомумән,  тәнкыйть, мәсәлән, әдәби тәнкыйть бармы соң ул бездә? Югыйсә, аларны дөньяга чыгарырлык басмаларыбыз күп дип сөйләшеп утырабыз?

 

-Тәнкыйть бик көчле хәзер, социаль челтәрләрдә гел тәнкыйть белән генә шөгыльләнәбез, сүгәбез, яманлыйбыз кемнедер, кемнәрнедер. Ләкин эшлекле тәкъдимнәребез генә бик аз. Тәнкыйтьлисең икән, сиңа нидер ошамый икән, ни кылырга кирәклеген үзең тәкъдим ит! Чишелеш юлын күрсәт! Тәнкыйтьләп утыру гына бик җиңел ул! Шул сәбәпле социаль челтәрләрдәге ыгы-зыгыны бик үк өнәмим. Әдәби тәнкыйтькә килгәндә, монда гыйбрәтле һәм шул исәптән кызыклы, мактаулы хәлләр бар. Бүгенге татар әдәби тәнкыйть гыйлемендә яңа мәктәп, ул да булса, “Дания Заһидуллина әдәби тәнкыйть мәктәбе” эшли! Яшьләрнең, аналитик фикер итә белүче кызларыбызның күбесе шул мәктәп шәкертләре! Алар бик күп! Күп булгач, димәк, чын мәгънәсендә, мәктәп була!.. Болар Фәрваз абый Миңнуллин, Рифат Сверигин, Фоат Галимуллин,  Тәлгать Галиуллин һәм башкаларның затлы традицияләрен дәвам иттерүче талантлы буын! Дания Заһидуллина үзе алынса, проза хакында да, шигърият турында да саллы сүзен әйтергә сәләтле галимә. Шәкертләре  дә шундый креатив! Татар язучысының бәхете инде бу!..

Бу нисбәттән мин дә бәхетле язучы, чөнки мин академик Рүзәл Йосыпов, Фоат Галимуллин, Рифат Сверигин мәктәбен уздым! Студент чактан ук! Мирфатыйх Зәкиев, Шәрифҗан Асылгәрәев, Роза апа Асылгәрәева, Мәдинә апа Җәләлиева, Зөһрә Вәлиуллина, язучы Әбрар Сәгъди улы, Марат Сәгыйтов, Клара апа Зиннәтуллина -  минем укытучыларым,  остазларым! Рүзәл абый белән, - шулай ук Казан арты, безнең Әтнә ягыннан чыккан булдыклы шәхес, зур галим,  -  институттан соң да байтак аралаштык.Ул ректор чакта “Таһир-Зөһрә” дигән күптиражлы матурлык, әхлак газетасы нәшер иттек! Олуг рәхмәтем аңа, риза булды, ярдәм итте, гамәлгә куючы булу өстенә шәп язмалар да язды. Рүзәл абый, гомумән, кызыклы шәхес. Татар мәгърифәтенең атасы дисәк тә була торгандыр. Болгавыр заманнарда пединститутны җитәкләгән чагында татар мәгариф һәм мәдәни учагы булган югары уку йортын “йолыккаларга” ирек куймады. Әле дә хәтерлим, миңа аның әдәбият өлкәсе белән бергә тормыш киңәшләре дә күп булды. Бик якын булдык, тыгыз аралаштык. Искиткеч талантлы галим, кече күңелле шәхес ул! Бертуган абыең да аның кебек кадерле була алмастыр. Сүз уңаеннан әйтик, бүгенге җитәкче Рәдиф Җамалетдинов белән без бер заманда укыдык Рүзәл абыйда, гомумән, әлеге укытучыларда. Егетнең креатив һәм эшлекле булуы юктан гына түгел, димәк.

 Рифат Хәсәнович Сверигин беренче курстан әдәбиятка кулдан тотып алып керде. Шулкадәр зирәк, зәвыкле тәнкыйтьче ул, бүген дә аның киңәшләре белән иҗат итәм! Фоат абый Галимуллин Казанга килгәч тә (16 яшь!) беренче очраткан, аралашкан язучым булды! Искиткеч итагатьле булу өстенә шактый “тирән сөрә торган” әдәбият галиме, әдәби тәнкыйтьче Фоат абый! Әдип буларак та каләме “тәмле” аның. Тәнкыйтьче генә түгел ул, галим генә түгел, йөгерек каләмле прозаик та. Минем укытучыларым, остазларым, чын мәгънәсендә, кешелеклелек үрнәге!

Мин дә хәзер яшь кеше түгел, ташларны җыяр вакыт дим үземә. Ә ташлар гади генә түгел, алар асылташлар булып чыкты! Радиода эшләгәндә дә зур тормыш мәктәбе узылган. Радионың  баш мөхәррире Рим Кәримовның якын дусты, мәшһүр әдибебез, зур галим Мөхәммәт Мәһдиев, әтием кебек якын шәхес Фәрваз Миңнуллин, күренекле татар шагыйре, акыл иясе Зиннур Мансуров, искиткеч талантлы җитәкче Тәүфикъ Сәгыйтов, безнең күрше авыл Бәрәскә агае, “аяклы энциклопедия” Госман Әхмәтҗанов, якын дустым, нечкә шагыйрь Рөстәм Фәйзүш (Акъегет) болар һәрчак минем теләктәшләрем һәм остазларым булды. Мин яшь чакта бер фикерне яратып кабатлый идем: “Тәүфикъ Сәгыйтов мәктәбен (радиода аның кул астында эшләдем) узган кеше ул да утта янмый, суда да батмый!” Бүгенге көндә, -хәер, күптән инде, 40 ел буе!- Равил Фәйзуллин дигән затлы шагыйрь белән киңәш-табыш итеп яшибез. Элегрәк ул мин яшь язучыны бик нык әдәби иҗатка рухландыра иде. Тагын бер күренеш хакында әйтеп китмичә булмастыр.  Бездә шулай бит, мәгәр җитәкче булабыз икән яисә “исем калка” башлый икән,  язучылар арасыннан кинәт кенә нидер искә төшкәндәй,  яшьләрне эзләргә керешәбез. Яшьләргә ярдәм кирәк, яшьләргә фәлән-фәсмәтән дип, сүз саен, адым саен чаң кагабыз. Әлбәттә, яшьләргә ярдәм кирәк, мин үзем дә яшь иҗатчы дусларыма карата һәрчак хәер-хаклы. Миңа карата да шулай булды өлкәннәр. Тик ул яшьләрнең берәрсе әдәбиятта бераз “күтәрелә” башласа, аны шундук “онытабыз”,  тагын тырыша-тырыша,   яңа “яшьләрне” эзли башлыйбыз... Ә теге яшьләргә сарыф ителгән энергия һәм вакыт әрәм булсын мыни?! Нишләп аларны “күрмибез” соң? Татарлык, дөресрәге, татарча хөсетлекнең бер чагылышы инде бу. “Миннән дә зуррак язучы юк һәм булырга тиеш түгел!”.. “Тавык” дип язабыз, “тауык” дип әйтәбез, яшәү рәвешебез дә шундый, - кебегрәк килеп чыга инде. М.Әгъләм заманында бу хакта бик дөрес әйткән.

Президентыбыз татар әдәбияте үссен  дип, күпме финанс ярдәмнәре ясый, затлы шәхесебез Марат Әхмәтов җитәкчелегендә хәттә махсус комиссия эшли! Марат абый җаны-тәне белән тырыша!..Марат Готыф улы татарның бәхете ул! Кемнәр белән эшлисен белә безнең Рөстәм Нургалиевич, командага һәрчак креатив шәхесләр җыя. Кадрлар мәсьәләсендә дә искиткеч талантлы Лидерыбыз, Аллага шөкер! Ярый хуш...Җитәкчеләр әдәбиятне күтәрергә, Рәсәй күләменә булса да чыгарырга тырыша. Ә без нишлибез! Бер-беребезгә төрсәк белән төртешүдән уза алган юк!..Мескен, җирәнгеч адымнар ясала тора...Мәгәр “әдәбият түрәсе” үзенең хөсетлеген җиңә алмый икән, андыйның поты бер тиен! Ул гына да түгел, бу бәндә Президент сәясәтенә каршы килә, каршы эшли дигән сүз бит!..Димәк, ул тулаем алганда да зыянга эшли!..

 

Сафлык, гыйффәтле булу “сейчас не модно!”

- Әлбәттә, сез беренче чиратта язучы. Быел юбилей өстенә юбилей икән, әдәби эшчәнлегегезгә дә 50 ел ич!Күптән түгел дөнья күргән “Хур кызлары” романыгызны әдәби җәмәгатьчелек яратып кабул итте. Гаяз Исхакыйдан соң (“Кәләпүшче кыз”, “Теләнче кызы”)  татар кызлары язмышы хакында укучының бәгыренә тиярлек әсәрләр юк шикелле. Хәер, аның алдыннан гына  язучы Зинур  Хөснияр укучыны үзенең яңа “Доктор Байчурин”,  “Парлы бию” кебек новелллары  һәм “Мәдинәгә мидәл бирәләр” бәяне белән укучыны сискәндереп алды түгелме?

- Сорауларга бер тәртип белән җавап бирү максатында, “Хур кызлары” хакында гына бер-ике сүз. Хәзерге вакытта “Хур кызлары” романы буенча районнарда китап укучылар конференциясе бара. Китап укучылар конференциясе дигән чара яшьтән үк минем җанга кереп калган, мин мәктәптә укыганда була торган иде андый очрашу-аралашулар. Әдәбиятны пропагандалауның, әдипнең  укучы белән аралашуының иң камил ысулы иде ул. Ләкин 90 нчы еллар аны безнең көндәлек тормыштан алып ташлады, оныттык без аны. Менә мин шуны яңартып җибәрдем. “Хур кызлары” буенча үткәрелә торган конференцияләр зур проектка репетиция генә. Кем әйтмешли, монысы баласы гына әле. Бу фикергә мине Биектауда, Кукмарада һәм Арчада булган очрашулар этәрде бугай. Шулай бер очрашудан соң,  татар кызларының рухи һәм физик гыйффәтлелеге хакында сөйләшәбез, 11 нче сыйныф укучылары килеп: “Зиннур абый, без бүген моннан күп нәрсәне аңлап китәбез!” - диделәр. Бу язучы өчен иң зур бәя инде! Өстәвенә Кукмарада чакта шушы ук фикерне яшь кызларыбыз райондагы "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншинага да әйткәннәр! Бик креатив һәм һаман да шул булдыклы кешеләр ягы,  Әтнә ягы кызы Зөмәрә ханым. Хәтта ул шулай дигәч, очраклы хәл түгел икән бит, дип уйладым мин, күңелнең шатлык “күз яшьләрен” сөртеп. Әле тагы Арчада бер кызыклы фикер дә ишеттем.  Рамил Данилович командасында эшләүче  бик актив һәм үтә дә сизгер җанлы тәрбияче ире белән бергә гомерләрен мәгарифкә багышланган гаиләдән - Энҗе атлы актив кызыбыз бар. Энҗе Мостафина мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары. Шул сөйләде, очрашудан соң, унберенче сыйныф кызлары: “Апа, без сафлыкның кыз балага Алла тарафыннан бирелә торган зур бүләк икәнен аңладык! ”- дигәннәр. Әйткәнемчә, Арча мәгариф җитәкчеләре искиткеч булдыклы шәхесләр! Рамил Данилович белән дә озаклап сөйләшеп утырган бар, аның һәр күзәнәгендә милли мәгариф! Хәер, Арчада эшләгәч, шулай булырга тиештер инде. Илшат Нуриев командасында ләбаса ул! Ә ул җитәкче һәрчак булсын дип йөри. Һәм менә озак еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән Энҗе ханымның да бик күңеле  булган, язучының үзенә барып әйтегез дигән ул аларга. Оялабыз дип җавап кайтарган тегеләре. Монысы да миңа бик ошады. Чөнки сабакташлардан ишеткән бар иде (укытучылар), сафлык турында авыз ачуга, “это сейчас не модно!” дип авызны каплыйлар, ди.  “Хур кызлары”н укыгач,  моның “модно” икәнлеген үзләре үк берсүзсез  аңлыйлар шикелле.  “Хакимият башлыгы” дигән аерым бер түрәләр катламы бар. Татар мәдәниятенең язмышы, рухи тәрбия мәсьәләсе күп очракта  шулардан тора. Алар бармак күрсәтмәсә, районга хәтта чыпчык та очып керми. Шунысы куанычлы: бу егетләр барысы да Президентыбыз “көенә” эшли. Безнең Президентның эш көе нинди икәнлеген чамалыйсыз инде: эш аты ул, үзе дә, командасы да шундый.

 

- Ә урындагы хакимият җитәкчеләре аңлыймы соң? Мондый чараларны оештыру өчен фатыйха өстенә, теләктәшлек тә кирәктер бит?

 

-  Бәхеткә күрә, шөкер, аңлыйлар! Конференция алдыннан Биектау, Арча,  Кукмара, Буа, Тәтеш, Апас  хакимияте җитәкчеләре белән очрашырга туры килде. Бер сүздән аңлаштык, чөнки сүз балаларыбызның бәхете хакында бара бит. “Дөньяда татар кызы дигән матурлык бар!” Бу  бит хак нәрсә. Кем каршы килсен ди. Тагын: “Кызларыбызның әхлагы ул милләтнең киләчәге дә” дигәне аеруча үтемле. Һәркемнең баласы бар бит инде, моңа төшенү өчен “Капитал”ны укып чыгу мәҗбүри түгел ләбаса!.. Какимият башлыгымы ул, министрмы, яки  тагын да зуррак җитәкчеме,  үз баласының бәхетле булуын кем теләми! Яшәүнең бар мәгънәсе дә шул балалар бит инде канә!.. Тәүфикъле булсын, бәхетле булсын балам дип үстерәбез бит. Моннан да зуррак максат юк тормышта, икътисади проблемалар торабара хәл ителер ул, ә менә баланы бәхетле итәсе килү теләге һәркемнең җан авазы!

 

- Ул китапларны бушка өләшәсезме?

 

- Андый очрак та булды. Шулай бер җирдә бушка тараткан идек, ике айдан соң конференция уздырырга дип килсәк, укырга өлгермәгәннәр! Хакимият башлыгы көлә, бездә бушка килгән әйбернең кадере юк инде аның, ди, татарның психологиясе инде бу, ди. Ярты бәһасенә тараткач,  капланып укыйлар тагы... Чөнки аңа аз булса да акчасын сарыф иткән бит ул. Укый һәм, бәхеткә, ник укыганына үкенми, баласына укыта, танышларына тәкъдим итә.

 

- Сез бер әнгәмәгездә “Хур кызлары” романын бастыру өчен кредит алдым дигән идегез? Кызып кителгән чакта гына әйтелгән сүз булгандыр инде бу, әйеме?Адәм ышанмас моңа, танылган әдип Зиннур Хөснияр шул рәвешле китап чыгарсын инде?

 

- Хак сүз бу. Чынлап та, “Хур кызлары”н китап бастыру өчен бик зур кредит алдым. Әле дә түлим шуны. Чөнки ул елны нәшрияттә саллы гына китабым дөнья күрде, мин генә түгел бит, башкаларның да китапларын чыгарасы килә...Хәер, бер язучының икешәр китабы чыгу безнең практикада бармы соң әле?..Хәер, бар бугай. Элегрәк депутатларның чыга дип сөйли торганнар иде, кем әйтмешли, депутатязучыларның... Моннан “йөз ел” элек язылган хикәясенең исемен үзгәртә дә, менә сиңа “яңа” китап!

 

- Ә новеллалар? Бу жанр заман рухына бик тә туры килә бит?

 

- Әйе, һәр көнебез үзе бер новелла кебек хәзер. Көтелмәгән хәлләрдән тора яшәеш. Бу урында аеруча басым ясап әйтеп китим әле, Марат Әхмәтов министр чакта авыл тормышын тасвирлаучы әсәрләргә бәйгеләр оештыра иде. Аның бер сүзе гомергә истә калган: миңа авыл хуҗалыгындагы агротехник чаралар турында язуыгыз кирәк түгел. Җир фәлсәфәсе турында языгыз, дигән иде ул. Бу фикер мине сискәндереп җибәрде! Бер җөмлә белән ничек көчле әйтелгән! Алайса, бездә ни турында язсак та , шул “агротехник чаралар” хакында сырлау гадәте бар. Кызык түгел, укырга яраклы әсәрләр булып чыкмыйлар. Ата каз турында язасыңмы син, Кеше турындамы, беренче чиратта, язганның фәлсәфәсен, бу очракта әдәби фәлсәфәсен бирү, тасвирлау зарур.

 

- “Мәдинәгә мидәл бирәләр” бәянен йөрәге сау булмаган кешегә укырга тәкъдим итмәгез дигәнне ишеткәнем бар?

 

- Дөресен генә әйткәндә, мин аны үзем дә каткат укый алмыйм, елата ул... Каты бәрә йөрәккә. Ил язмышы дәү әнием, әнием язмышы аша күрсәтелгән булуын башта үзем дә уйламадым. Әле тагы күп кеше, минем бабам да булган ул Суслонгерда, минем әбием дә барган дәү әтием янына, диде. Барганнар инде, нишләсеннәр, ирләрен, балаларын күрә торып ачтан үтерәселәре килми бит. Безнең авылдан ерак түгел ул, Арча яклары да, әтнәлеләр дә Суслонгерга җәяү йөргәннәр.

 

-Бүген Рәсәй күләменә чыгарырлык әсәрләре бармы татар прозаикларының?

 

- Сорау кызык. Әйдә, җентекләбрәк сөйлим әле бу хакта. 19 нчы гасыр патша Россиясен күз алдына китерик. Тарихка күз салыйк, теге чакта чагышырмача күптән түгел крепостное праводан арынган (әле дә арынып бетә алмый психологиясе белән, дөресрәге, ашау байдан, үлем Ходайдан фәлсәфәсеннән!) Рәсәй сугыш чукмары булса да, артта өстерәлүче, популяр булмаган бер ил. Ләкин Көнбатыш аның белән исәпләшкән, дәрәҗәсе бар. Сәбәбе ни дисеңме, төп сәбәбе “гениальный” язучылары булган! Пушкин, Толстой, Чехов, Достоевский һәм тагы башка күпләр дөнья күләмендә зур бәһа алган әсәрләр иҗат итәләр. Нәкъ менә шулар аркасында да Рәсәйне хөрмәт итәргә мәҗбүр булган дөнья җәмагәтьчелеге! Әдәбият дип кенә карамагыз, шәп әсәрләр алар илнең йөзек кашы, алар милләтне, илне күккә чөеп күтәрергә, данларга, бүгенге тел белән әйтсәк, мәсәлән, Республикага инвестицияләр алып килергә сәләтле көчле фактор! Безнең бүген дә татарда бар андый әсәрләр. Әлбәттә, мин бүгенге буын иҗатын күз алдында тотам.

 

-Дөньяви кризис чорында әдәбият турында уйланмый торыйк әле. Менә бетәр кризислары да, дөньялар да тынычланыр. Аннан соң, җиң сызганып, бу өлкәдә дә эшкә керешербез? Алла боерса диик инде.

 

- Алла бабай иртәгә боермаска да мөмкин, мондый форсатны безгә нәкъ менә бүген бирә ул! Көнбатышның бозык кыйммәтләрен тиз арада үзебездәгеләр белән алыштырырга,тегеләрне кысраклап чыгарырга кирәк! “Колбаса”, тамак  кризисы узар, ә менә әдәбирухи кризис, бер башланса, аны  тиз генә туктатырмын, эшләрне җайлармын димә!.. Кабатлап әйтәм, тәрбия мәсьәләсе Донбасстагы хәрби операциянең тәмамланганын көтеп тора алмый ул!.. Аннан соң мин тик тора алмыйм бугай инде, тагын яңа идеяләр белән яшим. Шуларның берсе үземә аеруча ошый, без “Сәхнә” журналы каршында яңа татар милли мәдәни һәм сәнгать “матбугат” чарасы ачарга йөрибез, инде эш башланды, тик әлегә серне чишеп бетерәсе килми, чөнки күз тияр дип куркам.

 

- Барып чыгар дип уйлыйсызмы?

 

- Уйламыйм, бары эшлим генә. Тәҗрибә бар ич инде. “Салават күпере”нә нигез салганда, “булмый ул, татарда  рәссамнар юк!” дип кырт кисте күпләр, дәшмәдем, тыныч кына йөрдем, килеп чыкты. Әлбәттә, ул чактагы язучылар лидеры Ринат Мөхәммәдиевнең ярдәме зур булды. Журналист һәм  эшмәкәр Солтан Сәлимҗанов ярдәм күрсәтте. Солтан Шәүкәтовичның авыр туфрагы җиңел булсын, затлы күңелле егет иде. Чын интеллегент. “Таһир-Зөһрә”не чыгара башлаганда да каршы фикерләр ишеттем, “Спид-инфо” кебек газетадан да туйган халык, булмый ул диделәр. Дәшмәдем, тыныч кына эшләп йөрдем. Дүрт газета 10 ел буе 60 мең тиражда, -чагыштырмача искиткеч  зур тираж! - белән нәшер ителде. “Сәхнә”не башлаганда да аяк чалырга теләүчеләр булды инде. Көлделәр хәтта. Мәрхүм Марсель абый Сәлимҗанов та, Шамил Закиров та ышанып җитмәде, ләкин бу ике шәхес чын күңелдән теләктәшлек итте. Берничә саны чыккач, Марсель абый да, Шамил абый да ихластан ярдәм иттеләр. Калганнар әле һаман сагаеп карадылар. Менә аңа да быел 20 ел икән бит инде! Һәр яңа эш Минтимер Шәймиев хәер-фатыйхасы белән эшләнде. Әле тагын безнең Илгиз Хәйруллин дигән гаҗәеп акыллы һәм кешелекле вице-премьер бар иде, шундый зур дәрәҗәдәге түрәнең ярдәме дә аеруча кирәк була иде.  Озын гомер аларга! Мин бүгенге вице-премьер  Васил Шәйхразиев белән бары бер генә мәртәбә күрешеп сөйләштем, шулай ук шәп фикер калды. Хәер, акыллы җитәкчеләр белән эшләү үзе рәхәт бит ул.

 

- Кайлардан вакыт табасыз?

 

- Вакыт бигүк юк шул. Җайлашам инде шунда. Иртән  бердә, икедә эшкә утырам. Тургай бит мин табигатем буенча. Алтыга кадәр эшләгәч, берәр сәгать ял итәм дә хөкүмәт эшенә барырга  әзерләнә башлыйм. Аллага шөкер, инде байтак еллар иртән баш авыртып уянылмый...

 

- Сезне берәү дә шундый тынгысыз кеше дип уйламас...

 

- Аңладым инде тел төбеңне. Әйе, мине белмәгән кеше ваемсыз, акрын, “тормоз”, тыныч кеше дип уйлый. Чаңгыда йөрим, эшкә 20 чакрым  велосипедта барып кайтам, кыш буе бассейнда йөзәм дигәч, ышанмыйлар, шикләнеп карыйлар. Элек ИС 100 дигән трактор бар иде. Бу тау хәтле тимер олавы кузгалып китә алмас инде дип уйлыйсың, ә ул бик җитез, кузгалып китсә, таулар җимерә! Шуның кебектер инде. Өстәвенә бакыр самавыр кебек, гел кайнап торам. Үземнең дә эч поша бу хәлгә. “Тормози инде, малай!” - дим.Тик нишлим, табигатем шундыйдыр инде. Мәдәният министрлыгына да яңа проектлар тәкъдим итәм әле менә. Безнең Ирада Әюпова үзе дә тынгысыз, бик креатив шәхес бит ул. Гел яңалык, яңа эш алымнары хакында уйлый. Министр урынбасары булып эшләгәндә дә шундый иде инде ул, мәдәният-сәнгатьне яхшы белә, һәр мәсьәләнең төбенә төшә. Кадрлары да искиткеч. Айрат Фәйзрахманов кебек “милли канлы” , акыллы егетләр булганда зур нәрсәләр башкарып була, әлбәттә. Киңәшчеләре үзе кебек креатив шәхесләр.

 

- Шулай да теге яңа проект хакында бик беләсе килеп кала инде. Бәлки, серне чишәрбез, ә?

 

- Соң... алайса, ярар инде, әйтеп китәм. Хәер, менә “Сәхнә”гә бу хакта бер аңлатма, таныштыру кереш сүзе язган идем. Шуның берничә җөмләсен урнаштыр әңгәмәгә.

 

- Рәхмәт, бик мантыйклы булыр бу.

 

- ”И каләм!.. Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр... ник төшердең безне?” Тукайның бу сүзләрен укыгач, хәтта Каләм дә сискәнеп китә! Моннан бер гасыр элек Тукай язып калдырган бу сүзләрне!.. Бүгенге вәзгыятькә дә ничек туры килә алар!  Көнбатышның әхлаксыз кыйммәтләре белән саташулар моннан йөз ел элек тә булган икән! Моннан нәкъ утыз ел элек тә шундый хәл башланды дибез.  Шул рухи кыйммәтләргә өстенлек бирмәкче идек. Шундый максатларда “Сәхнә” мәдәният һәм сәнгать журналы яңа радиопрограмма ачып җибәрә, ул “Сәхнә ФМ” дип атала һәм татарның мәдәни авазын бөтен татар дөньясына ишеттерергә исәпли. Ни өчен журнал каршында радиомы? Дистә миллионга якын татарның күпчелеге туган телендә укый алмаса да, шөкер, әлегә сөйләшә, аңлаша үз телендә. Димәк, ишетә,тыңлый да. Менә нәкъ шул сәбәпле эфир дулкыны, нәкъ шул сәбәпле радио. Әлбәтә, о л у г  максатларның тагын берсе, ул да булса,  гасырлар буе нәсел-нәсәб кодын  күзәнәкләрендә саклап килгән милләттәшләрнең канын яңарту, мәдәният һәм сәнгать сүзе аша, Көнбатышның әхлаксыз рухи кыйммәтләреннән арындырып, үз асылларына кайтару. Моның нәтиҗәсе якын киләчәктә күпмилләтле илдә көчле, яңа вәзгыятьле, ягъни милли үзенчәлекләрне, гореф-гадәтләрне, туган телләрне  санлаган, мәктәпләрдә туклысынча укыткан  дәүләт, үзенең нәкъ менә мең төсмерле халыклары белән куәтле дәүләт төзү эшендә күренәчәк. Безгә калса, Америка һәм Көнбатыштагы “русофобия” федераль хөкүмәткә сабак була ала торгандыр. Ул дәүләт нык булырга тиеш. Анда безнең, Алтын Урда варисларының,  аерым һәм дәрәҗәле урын булырга тиеш. Өметсез шайтан гына булган кебек татар тагын ышана инде...Октябрь инкыйлабы вакытында ихластан ышанды, 90 нчы елларда да янә бер “ышанып” алды, хәзер менә тагын...Хәрәкәтләник, эзлик, табыйк мәсләген.  Шагыйрь әйткән бит: 

Кайда дәүләтнең ташлары,

Кайда бабам нигезе -

Ничә гасыр бу татарның

Ү з е н  эзләп йөреше...

- Искиткеч шәп идея!  Рәхмәт! Зиннур әфәнде, укучыларыбызга тагы бер кызылы фикер әйтәсе килә шикелле тоела?

 

- Элегрәк, Брежнев бабай чорында, бер мәзәк йөри иде. Имеш, “Брежнев кем дигән сорауга энциклопедиядә язылган булачак: Брежнев это правитель в эпохе Аллы Пугачевой!” Шуның кебек килеп чыкмаса дип бик борчылып яшим. Җитәкчеләргә мәдәният өлкәсендәге проблемаларны беренчел итеп куярга вакыт. Дәүләт эшчәнлегенә бәһа биргәндә беренче чиратта аның мәдәниятенә игътибар итәләр. Шундый шундый Идарәче, фәлән-фәлән Лидер вакытында татарда әдәбият, мәдәният һәм сәнгать бик зур үсеш алган дип язылуын телим энциклопедияләрдә!..

 

- Сәламәтлек, иҗат уңышлары Сезгә, Зиннур әфәнде!

 

- Барчабызга да шулай булсын!..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк