Логотип
Хәбәрләр

"Здесь был Кай"

"Здесь был Кай"

Казан яшь тамашачылар театры "Здесь был Кай" премьерасын тәкъдим итә. Спектакль режиссеры Артем Устинов сүзләренчә, әлеге спектакльгә режиссер буларак чакыру алгач, тәкъдимне кабул итмәскә дигән уй да булган. Г.Х.Андерсенның барыбызга да таныш "Снежная Королева" әкиятен тагын ничек интерпретацияләргә мөмкин? Кай белән Герда хакында тагын ниләр сөйләп булуы турында озак уйландым, ди Артем Устинов. Шуннан режиссер аны башкарак юнәлешкә борырга булган. Көндәлек тормышта балалар югалу, якыннарыңны югалту темасы актуаль. Нәни тамашачылар игътибарын шул тарафка юнәлтү яхшырак булмасмы, дигән идея килә аңа. Югалган балаларны эзләү белән шөгыльләнүче "Лиза Алерт" ирекле кешеләр төркеме белән фикерләшкәннән соң, алар бу теманы сәхнәгә алып чыгарга карар кыла... Шулай итеп, "Здесь был Кай" спектаклен детектив жанр дип атасак та, ялгышмабыз.

Гел Яңгыр ява торган кечкенә генә Төньяк шәһәрчегендә  малай югалган. Елга буенда сыңар аяк киеме табылганчы, аны бөтен шәһәр эзли. Тик малайның сеңлесе Герда энесенең табылачагына ышана — аны бит Ак тун кигән бер хатын-кыз алып кына киткән...

24,25 июнь көнне премьерага рәхим итегез! +12

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк