Логотип
Хәбәрләр

"Уяв" - Әлкидә

Хузангай авылы Татарстанда туризм үзәкләренең берсенә әверелергә мөмкин

Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясы Советының башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев Чуваш халкының милли бәйрәме «Уяв» быел республика күләмендә Әлки районында узачагын әйтте.

«Уяв» бәйрәме 10 июльдә Әлки районы Хузангай авылында узачак. Бу чара районга киләчәктә туристлар җәлеп итәргә этәргеч бирәчәк», - диде Константин Яковлев ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Константин Яковлев сүзләренчә, Хузангай авылы Татарстанда туризм үзәкләренең берсенә әверелергә мөмкин. Табигать сөючеләр өчен аның урыны әйләнә-тирәдәге күлләре белән уникаль икән.

«Күл янында кунак йортлары төзелде, суда сигез пар аккош яши. Анда уникаль балык үрчетү хуҗалыгы бар. Читтән килүчеләр балык тота ала. Ул урында зур замок төзелә, ТАССРның 100 еллыгы исемендәге парк ясау планлаштырыла. Паркта Гагарин һәм Николаев бюстлары белән зур ракета булачак. Анда тиздән Президент күпере дә ачылачак», - диде Константин Яковлев.

Уяв — яз-җәй айларында уздырыла торган бәйрәм. Ул «үтәү» дигәнне аңлата. Аны чувашлар язгы уҗымнар, чәчелгән культуралар шытып чыккач, ягъни 19нчы июньнән соң бәйрәм итә башлый. «Уяв» бәйрәменең нигезен уеннар, җыр-бию, әйлән-бәйлән уйнау кебек мәдәни күңел ачулар тәшкил итә. Электән килгән бу бәйрәмне җомга яки якшәмбе көнне үткәргәннәр. Яшь егет һәм кызлар, кулга-кул тотынышып, учак тирәли җырлап әйләнгән.

Бу хакта татар информ яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк