Логотип
Хәбәрләр

Университет студентлары - стажировкада!

«Без булачак маркетологларга ярдәм итәбез»: Казанның маркетинг агентлыгы КФУ студентларына стажировка оештырды

Ике ай дәвамында студентлар реаль клиентлар белән эшләячәк, ахырда рәсми документ алачак.

Яшьләр маркетинг һәм брендинг юнәлешләре буенча стажировка узачак. Аерым алганда, бренд платформасы һәм коммуникация стратегияләрен булдырачак, шулай ук диджитал-маркетинг өлкәсендә дә эшләячәк. Бу мөмкинлекне студентларга мәгълүм маркетинг агентлыгы тәкъдим итә.

Шунысын да билгеләп үтик, агентлыкка нигез салучыларның берсе Тимур Бадакшин үзе дә КФУны тәмамлаган һәм хәзер дә университет белән элемтәне өзми.

«Мин үзем дә КФУ студенты булдым, һәм безгә уку вакытында практика узу кирәк иде. Хәзер, маркетинг агентлыгының оештыручысы буларак, бүгенге студентларга шундый мөмкинлек бирә алам. Стажировка дәвамында алар, әле вузда гына укуларына карамастан, чын тәҗрибә алачак. Университетны тәмамлагач, әлеге студентларга үзләренең һөнәри потенциалын күрсәтергә һәм эшкә урнашырга җиңелрәк булачак», – дип билгеләде Тимур.

Агентлыкка нигез салучыларның икенчесе Азат Шәмсевәлиев сүзләренчә, стажировка дәвамында һәр студентның остазы булачак. Укучы аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.

«Бу – безнең агентлык өчен мондый стажировкалар уздыруның беренче тәҗрибәсе. Шулай итеп, без булачак маркетологларга һөнәр үзләштерүдә ярдәм итәбез, шул ук вакытта студентлар арасында эш юнәлешебезне тагын да популярлаштырабыз, – дип сөйләде Азат. 

Стажировка идеясен КФУның 3 курс студенты Лам Уен Александрова тәкъдим иткән. Нәкъ менә ул үзенең курсташлары өчен стажировка оештырырга булышкан да инде.

«Сәясәттә реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр» дисциплинасын узганда, 5 студенттан торган командабыз уйлап чыгарылган сәяси персонажның – Азия эшмәкәренең «cәяси кампаниясен» оештырды. (Мин үзем тумышым белән Вьетнамнан). Аның дәвамында без студентларның эшкә урнашу мәсьәләсен хәл итәргә теләдек. Шуңа да «маркетинг агентлыгына чын стажировка уйнаттык», – диде Лам Уен. 

Студент сүзләренә караганда, стажировка өчен нәкъ менә әлеге агентлыкны сайлау биредә SMM, маркетинг һәм брендинг буенча эш алып барылу белән бәйле. Ә студентлар өчен практика вакытында төрле юнәлештәге күнекмәләр алу аеруча мөһим.

Нәтиҗәдә, стажировка узу мөмкинлеген КФУның 3 нче курс студентлары Елена Галанина һәм Салават Мотыйгуллин откан.

«Мин бик гаҗәпләндем һәм шул ук вакытта шатландым. Әле күптән түгел генә стажировка узу турында уйланган идем. Мөгаен, бу язмыш биргән мөмкинлектер. Мин маркетинг һәм диджитал өлкәләрендә практик белемнәр алырга, soft һәм hard күнекмәләрен яхшыртырга, көндәшлеккә сәләтемне арттырырга телим», – дип сөйләде Елена.

КФУның җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм гамәли политология кафедрасы доценты Эльмира Зыятдинова эш белән тәэмин итүче партнерлар белән үзара хезмәттәшлек алып баруга ачык булуын белдерә.

«Стажировка барышында студентлар алга таба эшләр өчен күнекмәләр ала, үзләрен җитди һөнәри юлга әзерли. Без моны хуплыйбыз, ләкин уку беренче чиратта булырга тиешлеген искәртәбез. Без хезмәттәшлеккә ачык һәм студентларның һөнәри киләчәге өчен мондый агентлыклар белән элемтә булдыруыбызга шатбыз», – диде КФУ доценты.

Исегезгә төшерәбез, маркетинг агентлыгы апрель азагында Казан Кремлендә маркетинг буенча бушлай белем бирү конференциясен оештырды. Чара 100дән артык катнашучыны җыйды, алар арасында КФУ студентлары да бар иде. +16

Фото: Студпроф

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк