Логотип
Хәбәрләр

Түрәләр читтән торып эшләүгә күчә...

Хезмәткәрләр читтән торып эшләүгә күчә

Казан Мэриясе хезмәткәрләренең бер өлеше читтән торып эшләүгә күчерелә. Җитәкчеләргә хезмәткәрләрнең 50% ын дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим иткәннәр. Халыкка хезмәт күрсәтүдә һәм шәһәрнең тормыш-көнкүрешен тәэмин итүдә катнашучылар урында кала. Эпидемиологик хәл начараю сәбәпле, бер атна элек Россия премьер-министры Михаил Мишустин  персоналны мөмкин булганча читтән торып эшләүгә күчерергә чакырды. Әгәр хезмәткәрләр традицион форматта эшли икән, эш бирүче коронавируска тест уздыруны тәэмин итәргә тиеш, дип белдерде премьер-министр. Берничә көннән соң Мишустин вице-премьерлар, министрлар Кабинеты аппараты, шулай ук федераль министрлыклар һәм ведомстволар, аларның территориаль бүлекчәләре һәм ведомство буйсынуындагы оешмаларның киңәшмәләрен 21 гыйнвардан дистанцион форматка күчерүне йөкләде.

Фото: пандемия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк