Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театрында «Могҗиза»!

Пьесаның төп идеясе − үз эчләренә ябылып, Интернет дөньясында яшәүче балаларның реаль тормышта күрешеп яшәргә өйрәтү, чынбарлыкның матурлыгын күрсәтү.

Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикле балаларның «Могҗиза» студиясенең «Миһербанлык» спектакле бик уңышлы узды, зал шыгрым тулы иде. Спектакленең төп максаты – сәламәтлеге чикле балаларның иҗади мөмкинлекләре чиксез булуын күрсәтү.

Анель, Алсу, Айрат һәм Әмир интернет челтәрендә «Ялкынлы шәһәр» уенында танышып, якын дусларга әйләнәләр. Әмма, ни кызганыч, тормышта берсенең генә дә чын дусты юк. Төрле язмышлы, тормыш авырлыкларыннан интернет дөньясына чумган балаларны, кинәт кенә ут бетү яшәешкә чыгара. Алар үзләренең чынбарлыгы белән күзгә-күз очраша. Әмма «Ялкынлы шәһәр» уеныннан килгән «бүләкләр» аларга тормышка башка яктан карарга ярдәм итә. Урамга алып чыга. Тере дуслар белән таныштыра.

Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссёры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль «Во благо вместе» инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнде. Спектакльнең иганәчесе «Могҗиза» студиясенең алга таба да яңа спектакльләр әзерләячәген, төрле фестивальләрдә катнашачагын белдерде.

Спектакльне карарга килүче тамашачылар арасында яшь актёрларның әти-әниләре, әби-бабайлары гына түгел, мөмкинлеге чикле балаларга теләктәшлек белдерергә килгән гади тамашачылар да күп иде. «Могҗиза» студиясе Тинчурин театрын тагын да нурландырып җибәрде. Әлеге студия күпме балага хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итеп, Татарстан мәдәниятенә үз өлешен кертә, дип рәхмәтләрен җиткерде әти-әниләр.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов театрның яңа алымнарга мөрәҗәгать итүен, үзенчәлекле проектлар эшләвен искә алып, «Могҗиза» студиясенең заманча татар мәдәниятенең бер өлеше булуын әйтеп узды.

«Сәхнәдә гадәти һәм сәламәтлекләре чикле кешеләрнең спектакль куя алуы – үзе зур могҗиза. Кешеләрне төркемнәргә аермау, һәркемгә үсештә булырга мөмкинлек бирү – җәмгыятьнең зур казанышы», − дип чыгыш ясады Фәнис Мөсәгыйтов.

Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча оеша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерәләр. «Могҗиза» театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова.

Театр студиясе оешканда бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 15кә җитте. «Могҗиза»ның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда: укытучылар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли.

Тинчурин театры матбугат үзәге

 

Илфак Хафизов, «Миһербанлык» спектакленең пьеса авторы:

− «Могҗиза» студиясенең эшчәнлеге турында күптән ишеткән идем. Бик мәгънәле һәм кирәкле эш башкаралар. Электән үк Тинчурин театрында берәр театр студиясе булдырып, киләчәк буын үстерү хыялы бар иде. Ә менә бу сәламәтлекләре чикләнгән балаларга дип ачылган студиянең кыйммәте икеләтә зур. Студиянең эшләрен күзәтеп бардым, ләкин минем һәрвакыт драматургиягә эчем пошты. Гел классикларга барып тоташабыз. Алар К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ыннан өзек куйганнар иде, Г. Камалның «Беренче театр»ын сәхнәләштерделәр. Белүебезчә, болар җырлы-биюле әсәрләр, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бик туры килми. Бу куелышлар да, кеше үз пәлтәсен кимәгән кебек сәеррәк тоела иде. Бүгенге заман таләпләренә туры килгән, сәламәтлекләре чикле балаларның проблемаларын ача торган берәр спектакль күрсәтәсе килә иде. Әйтик, «Сүнгән йолдызлар» кая да, ул балаларның эчке дөньясы кая? Шушы үзенчәлекле балаларның эчке дөньясын ачасым килде.

Безнең театрда шундый күркәм традиция бар, язын-көзен арабыздан киткән артистларның каберләрен карап, чистартып кайту. Шунда барганда Зөфәр абый Харисов студиягә әсәр сайлау мәсьәләсен кузгаткач, мин шушы актуаль темага берәр әсәр язып карарга тәкъдим иттем. Зөфәр абый кемгә мөрәҗәгать итәргә, ниндирәк темага тукталырга икән дип сорагач, күптән уемда йөрткән фикерем белән бүлештем. Хәзер бөтен балалар компьютер дөньясында, виртауль тормышта яшиләр. Шушы проблеманы нигезгә алып, балаларны онлайн дөньядан реаль тормышка чыгарырга дигән фикер туды. Зөфәр абый бу фикерне күтәреп алды. Берничә герой алып, һәрберсенең күңелендәге хыялын ачыкладык. «Миһербанлык» спектакле нигезендә виртауль тормыш кына түгел, аның асылында һәрбер баланың хыялы ята. Мәсәлән, Айрат очучы булырга хыяллана, Анэльның журналист буласы килә, тагын бер героиня рәсем ясарга ярата, аның дизайнер булу хыялы бар иде. Шушы рәвешле пьесаны язарга алынганчы, балалар белән сөйләшү эшләре алып бардык. Остазлар балалар белән сөйләшеп, хыяллары турында белешкәч, миңа язып җибәрделәр һәм мин аларны шушы 4 геройдан торган сюжетка берләштердем. Һәрберебез балачактан ук берәр көчле дусты булу турында хыяллангандыр. Без үзебез дә Терминаторны карап үскән буын бит. Шундый көчле супергерой килеп ярдәм итәр дә, безнең проблемаларыбыз юкка чыгар кебек иде. Бу пьесада да шушы алымны кулланып, компьютер уенындагы көчле геройларны балаларга ярдәмгә җибәрергә булдым. Ләкин чынбарлыкта безнең проблемаларны көчле геройлар хәл итми, безгә ярдәмгә якын дуслар килә. Шуңа күрә әкият ахырында әлеге 4 герой бер-берсен табып, дуслашып калалар. Пьесаның төп идеясе − үз эчләренә ябылып, Интернет дөньясында яшәүче балаларның реаль тормышта күрешеп яшәргә өйрәтү, чынбарлыкның матурлыгын күрсәтү. Мондый эш минем үзем өчен дә яңалык иде, тик бу хыял минем күңелдә күптән яшәде. Шушындый мөмкинлек булгач мин бу эшкә зур теләк белән алындым. Кызганыч, выездга китү сәбәпле спектакльнең премьерасын карый алмадым. Балаларны яклау көне уңаеннан аны кабатлап күрсәттеләр. Дөресен әйтим, мин бик тетрәндем. Ни өчен нигәндә, без, артистлар, сәхнәгә автор сүзе сөйләячәгебезне аңлап чыгабыз, театр училичесында өйрәнгән алымнар белән алдалап, үзебезчә яраклаштырып уйныйбыз. Кайда ышанып уйнаганыбызны, кайда алдаганыбызны да аңлыйбыз, тамашачы аны аңлап бетермәскә мөмкин. Ә монда балалар роль уйнамый, алар үзләрен уйный, үз тарихларын, хыялларын тасвирлый. Әйтерсең, сәхнәдә спектакль түгел, ә шушы балаларның чын тормышы. Шушы бик тә әһәмиятле һәм саваплы эшне башкаруда катнашкан һәрбер кешегә ихлас рәхмәтемне белдерәм!

 

Салават Хәбибуллин, «Могҗиза» театр студиясенең сәхнә хәрәкәте укытучысы:

− «Могҗиза» театр студиясе белән эшли башлавы җиңел булмады. Әлеге балаларны беренче күргәч, күңелдә билгеле бер шик туды, тамакта төер барлыкка килде. Ничек эшләрбез, ничек өйрәтербез икән дигән борчулар булды. Ләкин эш барышында, үзебезне дә, балаларны да тоеп алдык. Әлеге балалар белән эшләгәнне күргән хезмәттәшләребез, әти-әниләр һәм башка читтән килгән кешеләр бу эшкә гаҗәпләнеп һәм сокланып карап тордылар, чөнки мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүнең билгеле бер авырлыклары бар. Сәламәт балалардан аермалы буларак, мөмкинлекләре чикле балалар синең һәрбер әйткән сүзеңне күңеленә сеңдереп, йотып баралар. Икенчедән, алар беркайчан да үзләрен жәлләргә кушмыйлар, һәм жәлләгәнне алар шундук сизә. Менә шушы авырлыкларны җиңеп, без бу балалар белән эшләп киттек һәм ул безнең даими көндәлек эшебезгә әйләнде. «Миһербанлык» спектакленең авторы театрыбыз артисты Илфак Хафизов, әсәрне сәхнәгә Татарстанның халык, Россиянең атказанган аристы Зөфәр Харисов куйды. Әлеге студиядәге балаларны сәхнә теле буенча Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова укыта. Ә мин балалар белән сәхнә хәрәкәте, пластика буенча шөгыльләнәм. Быел «Могҗиза» студиясе үзенең кечкенә генә юбилеен билгеләп үтә, безгә 5 ел. Шушы вакыйганы барыбыз да түземсезлек белән көтәбез. Шуңа күрә юбилей уңаеннан 5 нче театраль сезоныбызны премьера белән ябарга ниятлибез. Антуан де Сент-Экзюпериның «Маленький принц» әсәре репетицияләре башланып китте. Р. Вәлиев тәрҗемә иткән текст буенча спектакльне сәхнәгә студиянең сәнгать җитәкчесе Зөфәр Харисов куя.

«Могҗиза» студиясендә шөгыльләнүче балаларга, аларның әти-әниләренә аерым рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Без алар белән 2-3 сәгать кенә күрешәбез, әти-әниләре аларга тәүлекнең 24 сәгатен һәм гомерләрен багышлый. Бу изге күңелле кешеләрне Аллаһы Тәгалә ярдәменнән һәм рәхмәтеннән ташламасын иде. Әле алдагы сезоннарда да бергәләп яңа спектакльләр чыгарырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк